Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабугада янгында ике бала һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Бүген, 15 мартта, төнлә Алабуга шәһәренең Истәлек урамында урнашкан 2 катлы шәхси йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә 12 яшьлек үсмер кыз һәм 3 яшьлек малай һәлак булган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

news_top_970_100
Алабугада янгында ике бала һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды
Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Йортта 4 балалы гаилә яшәгән була. Янгын чыккан төнне әни кеше бер баласы белән өйдә булмый. Бу төнне өйдә гаилә башлыгы 3 бала белән берүзе каршылый.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, 29 яшьлек ир-ат, 8 яшьлек улын ияртеп, йорттан мөстәкыйль рәвештә чыга. Аларны тән тиресе пешү җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр.

Янган конструкцияләрне тикшергәндә, 12 яшьлек үсмер кыз һәм 3 яшьлек малайның мәетләре табыла.

Фото: © ТР буенча Россия тикшерү комитеты

2 катлы йорт, ихатада торган 10нчы модельле «Лада» һәм «Suzuki Grand Vitara» машиналары тулысынча янып бетә.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Янгын сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100