Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның язгы хәләл концерты: «Безнең илдә ике әйберне сорау килешми...»

16-17 март көннәрендә Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның «Язгы концерт» дип исемләнгән тамашалары үтте. Татар эстрадасында иң тыйнак җырчы, фәхеш концертлар һәм мунчага җыенган Данир Сабиров турында - «Интертат» язмасы.

news_top_970_100
Айдар Галимовның язгы хәләл концерты: «Безнең илдә ике әйберне сорау килешми...»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Соңгы тапкыр Айдар Галимов Казанда концертларын 2022 елда куйган булган. «Нәкъ 2 ел элек шул ук көннәрдә Казанны гөрләткән идек», – дип искә алды ул үткән тамашаларны. Быелгы концертлары да аншлаг белән үтте. Яраткан тамашачылары концерт буе җырчыга бүләкләр, чәчәкләр бирде.

«Агыйдел яры моңга уралган,

Сәлам Уфадан, Сәлам Уралдан», –

дип сәламләде җырчы үзенең яраткан Казан тамашачысын. Башкорт һәм татар милли киемнәренә киенгән кызлар аңа кушылып биеделәр.

– Сәлам Уфадан, сәлам, Казан, язгы Казан. Бүген бик җылы атмосфера. Гади генә вакытта очрашмыйбыз бит, бер карасаң, изге Рамазан аенда очрашу – үзе бер гомер, үзе бер бәхет. Рамазан аенда очрашырга кирәк, бер-беребезгә күзгә-күз карашып, әйтәсе теләкләрне җиткерергә кирәк. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен. Сәхнәдә басып торгач, искә төшерәм әлеге зал белән бәйле вакыйгаларны – нәкъ 2 ел элек 16-17 мартта мин Казанда үземнең концертым белән чыгыш ясаган идем. Ул вакытта юбилей концерты иде. Ул вакытта юбилей булса, быел да бик гади генә көннәр түгел, изге аебыз, шуннан соң илебездә барган сәяси процессны да урап үтеп булмый. Сайлаулар бит ел саен булмый. 2 ел килмәгәнбез, тагын 4 ел килмәгән булсак – тулы бер президент срогы була иде. Шуннан бер фикер килде башка – безнең илебездә ике әйберне сорау килешми. Беренчесе – президент срогын, икенчесе хатын-кызның яшен. Әлеге җыр сезнең өчен, гүзәл хатын-кызларыбыз, яз – сезнең бәйрәм, димәк, безнең бәйрәм дә, – дип җылы сүзләрен җиткерде Казан тамашачысына.

Шуннан соң «Хатын-кызның яшен сорамыйлар, Гүзәллек һәм сөю – мәңгелек» дип, гүзәл затларыбызга җыр башкарды.

«Бердәнбер эксклюзив концерт»

– Программа «язгы концерт» дип атала, бу – бердәнбер эксклюзив концерт. Әлеге программа белән без башка бер җирдә дә булмабыз, моңа кадәр дә булмадык, моннан соң да бу форматта инде концерт булмаячак. Чөнки яз бит ул гел булып тормый, эссе җәйләр бар, мул көзләр. Язгы концерт булгач, уйлый башладык – нинди җырлар җырларга? Санап чыктык та, шушы 35 ел эчендә 700дән артык җыр яздырылган. Шуларның барысын да җырлыйммы, дип сорасагыз, анысын да санап чыгардык. 700дән артык җырны, шушы «УНИКС» залыннан чыкмыйча, бүген җырлый башласак, мартның 26ларына тәмамларбыз концертның беренче өлешен...

Халык дәррәү килеп кул чапты. Ни дисәң дә, Айдар Галимов халыкны кызыктырып, матур итеп, ипләп сөйли белә инде. Була шундый артистлар – 2 җыр арасында «бәхетле яшәгез, исән-сау булыгыз» дип «дежур фразаларын» әйтә дә җырлый. Әлеге концертта төрле темага багышлаганган бик күп аерым-аерым монологлар булды. Айдар Галимов көлдерде дә, елатты да, җырлатты да.

«Фәхеш яки хәләл концерт»

«Язлар» җырыннан соң, сәхнәгә Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов күтәрелде. Ул, бик кызыклы итеп, фәхеш һәм хәләл концертлар турында сөйләде:

Айдар абый чыгышында бик мөһим теманы кузгатты. Концерт Рамазан аенда бара, моңа бәйле мин күптән түгел бер хәзрәткә сорау биргән идем «Рамазан аенда концертлар куярга ярыймы, җырларга ярыймы?». Ул уйлады-уйлады да: «Ярый, тәртипле, матур җырлар булса, ярый», – диде.

Алай гына түгел, әгәр татар җыр сәнгате тарихына күз салсаң, бәхәсләр күптән булган. 100 ел элек тә «татар җыры нинди булырга тиеш» дигән сораулар булган. 100 ел элек – Тукайлар, Фатыйх Әмирханнар заманында да – җырчыларга бәя биргәннәр. Ул заманда «фәхеш җырлар», «фәхеш концерт» дигән терминнар булган. Тәртипсезрәк, оятсызрак, кабакларда, трактирларда җырлый торган җырларны «фәхеш җырлар» дип атаганнар. Ә затлы, сыйфатлы, зыялы җырларны – «хәләл җырлар» дигәннәр. Барыбыз да беләбез, Айдар абыйның җырлары – барысы да сыйфатлы, затлы, зыялы җырлар. Димәк, Айдар Галимовның концерты ул, һичшиксез, хәләл концерт. Изге Рамазан аенда бик тә фарыз концерт, – диде ул һәм Айдар Галимовка Ваһапов фонды логотибы төшерелгән пакет сузды.

– Хәләл, матур теләкләрегез өчен рәхмәт, эшегез өчен рәхмәт. «Ваһапов фонды» чынлап та зур эш алып бара, алар эшләрен эчкерсез, чын күңелдән алып баралар. Мин куркып та куйдым инде, җырларны барлый башладым, кайсысы хәләл, кайсысы – юк... Белмим инде, корректировкалар кертәсе була, ахры, программага, – дип шаяртты Айдар Галимов.

«Наз» витамины һәм «Ямьле» төркеме»

Концертта, Айдар Галимов белән бергәләп, чакырылган кунаклар да чыгыш ясады. Җырчы аларны бик үзенчәлекле итеп – «коллаборация» эшләгән артистлар, дип игълан итте. Алар арасында – беренче татар кавер-төреме «MINGAZOV», «Ямьле» төркеме һәм пародияләр остасы Алсу Фаракшина. Беренче булып «Ямьле» төркеме чыкты.

– Яз дигәч бит «авитаминоз» дигән төшенчә дә килеп баса. Мин беләм, яз көне «N» витамины җитмәскә мөмкин, «А» витамины, «Z» витамины турында әйтәләр. Барысын бергә кушсаң – «наз» килеп чыга. Менә «наз» дигән төшенчә – безнең өчен зур төшенчә. Назның зур концентрациясе безнең хатын-кызларда. Яз темасын дәвам итеп, алдагы кызларыбызны чакырасым килә, монда бер генә түгел, 3 кыз, концентрация зур, куркып булса да чакырам – «Ямьле» төркеме!

Сәхнәгә ялтыравыклы костюмнар кигән ямьле кызлары чыкты. Алар, Айдар Галимов белән бергәләп, «Юлларда кешеләр язмышы» җырын башкардылар.

Өч Айдар чыгарган җыр: «Туган итә белик туганны»

Җырчы шаяру, мәзәкләр белән генә чикләнмәде. Бүгенге көндә кирәкле булган мөһим темаларга да фикер йөртте. «Туган итә белик туганны» җырын башкарыр алдыннан әйтелгән сүзләр аеруча да тамашачыны уйландырды:

– Бүген җырлар белән кайбер уй-фикерләремне җиткерәсем килә. Шундый заманда яшибез – бая «Адашканнар» дигән җыр җырладым, бүген барыбыз да адашканнар кебек. Ниндидер бик җитеш заманда яшибез, дөнья куабыз, чабабыз, йөгерәбез. Кайвакыт якын кешеләребез турында онытып җибәрәбез. Сүзем туганнар турында бара. Алдагы җырны бик яратып башкарам, Айдар Минһаҗев – сүзләрен, Айдар Тимербаев көен язды. Башкаручысы да Айдар. Өч Айдар чыгарган җыр, дип кабул итәрсез. Җырда бик актуаль тема күтәрелә – туганнарга булган мөнәсәбәт. Сез уйламагыз, бу хәзер үгет-нәсыйхәт сөйли башлар инде, дип. Мин моны үземә дә әйтәм, үзем дә уйланам. Бу җырны алганда, мин уйлап алдым. Чынлап та, туганнарга минем мөнәсәбәт ничек соң? Барысын да беләмме мин аларның, барысы белән дә элемтәдәме мин, тигез күрәмме барысын да. Әлеге җырны җырлаган саен баштан төрле-төрле уйлар үтә. Ә бит ата-бабаларыбыз безгә «берүк туганлыкның кадерен белегез, бер-берегездән аерылмагыз» дип әйтеп калдырган. Рамазан аенда бер хәдисне әйтсәк тә артык булмас – «Кем туганыннан аерыла, ул Аллаһның рәхмәтеннән киселә».

«Хатын-кызлар розалар кебек алар, кайвакыт чәнчеп-чәнчеп алалар»

– Яз темасын дәвам итәбез. Башыма бер уй килде әле. Залда ир-атларыбыз бар бит, сорау сезгә. Хатын-кызлар күбрәк инде, кичә тагын да күбрәк иде әле алар. Чәчәкләр темасына күчеп китсәк, менә тормыштан, күп кенә ир-атлар белән аралашканнан чыгып әйтәм. Ир-атлар өчен бер чәчәк бар, ну, ике. Берсе – розалар, икенчесе – әнә-әнә теге чәчәкләр. Менә миңа да 10 роза тагып чыгардылар әле (костюмы турында). Кара розалар, кызыл булса, артык җете булыр, дип уйладым, шуңа күрә әлегә кара, аны үзгәртеп тә була, – дип сөйләп тора иде җырчы, залдан, бар халыкка ишетерлек итеп, бер апаң «Лучше» үзгәрт!» дип кычкырып куйды. Айдар Галимов та югалып калмады:

– Әй, ник әллә кайчан күрешеп булмады икән сезнең белән. Менә бит, бик кирәк «замечание» бу. Кайтып, тегүчеләремә әйтермен. Соңрак тагын бер костюм киеп чыгам әле, анда нәрсә әйтерсез – белмим. Анда нәрсә алыштырырбыз, – дип шаяртты.

– Розалар күңелгә кадерле, якын. Хатын-кызлар үзләре дә розалар кебек инде алар, кайвакыт чәнчеп-чәнчеп алалар. Сез хәзер нинди җыр буласын белеп торасыз инде... Менә юк шул! «Кышкы чәчәк» дигән яңа җырым.

Яз турында тагын бер җыр «Зәңгәр чәчәк – миләүшә»не башкарганнан соң, сәхнәгә Айдар Галимовның дусты, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров менде:

– Мунчагызны җиткердегез дип ишеттем, «внешний разведка» әйтеп бирде. Хәзер шул мунчага эләгәсе килә инде. Менә шуңа әзерләнеп килдем, апрельдә Уфада булам, гадәттә, минем концертларны калдырмыйсың, рәхмәт, – диде ул һәм җырчыга бүләккә бер кәрзингә җыйган мунча себеркеләре сузды.

– Бүген мин булып сөйләшмисеңме әллә? – дип сорады Айдар Галимов.

– Мин хәзер үзем булсам да сезгә кереп китәм бугай инде, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Миләүшә инде ул бөтен коллективны ярата. Менә минем хатын-кызлар бөтенесе Айдар абыйга гашыйк, шуңа күрә миңа да еш кына Айдар булырга туры килә.

– Болай булгач, мунчага беренче булып исемлеккә сине язам, – дип вәгъдә бирде Айдар Галимов.

«Син бәхетле, чөнки сине халык ярата»

– Тарихка әйләнеп кайтсак, армиядән кайткан елны мин бер шәхес белән очраштым, һәм ул минем язмышымны бөтенләй икенче якка борып җибәрде. 1988 елны Башкортстанда Татарстан сәнгать әһелләре көне булды, мин Татарстан белән Башкортстан күпере янында, гармун тартып, кунакларны каршы алып тордым. Шунда уйнап җырлаганнан соң, яныма Татарстанның халык артисты, бөек остаз Миңгол абый Галиев килде. Ул – бүген минем кадерле кунагым, залда утыра, – дип сөйли башлаган иде җырчы, сәхнәгә, йөгереп, быел 82 яшен тутырган Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев күтәрелде:

– Хәтерлим ул көнне. Баян белән җырлап җибәргән иде. Шуннан соң мин: «Айдар, синең тавышың бик матур, Казанга укырга кил безгә», – дидем. Ул: «Юк, Миңгол абый, мин юрист булырга плланаштырам», – диде. Юрист булды, аннары күпмедер вакыт үтте дә, Айдарга «Башкортстанның атказанган артисты» исемен бирделәр.

Шуннан соң берзаман шалтырата: «Миңгол абый, без сөйләшкән идек, Казанга укырга киләм», – диде. Казанга килеп, музыка факультетын икенче белем итеп укып чыкты. Сез аның экзамен биргәнен белсәгез – татарча җырлады, башкортча җырлады, баян тотып җырлады, русча җырлады – «отлично» булды. Шуннан соң безне «Татарстан» ресторанына алып төште, – дип, шаяртып истәлекләр белән уртаклашты ул.

«Айдар, син бәхетле, чөнки сине халык ярата, мин бәхетле, чөнки халык яраткан җырчыларым күп минем», – дип тәмамлады үзенең истәлекләрен җырчының укытучысы.

Концерт ахырында Айдар Галимов үзенең репертуарында иң популяр җыр – «Кызыл розалар»ны җырлады. Шуннан соң 90нчы елларда популяр булган «Мәхәббәт ачкычлары», «Син, син», «Бер генә күрдем» җырларыннан тезмә китте. Концертта алар яңа аранжировкаларда яңгырады. Иң шаккатырганы – русча башкарган «Бархатная ночь» җыры булды. Концерт Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Яшәргә икән, яшәргә!» җыры белән төгәлләнде: «Рәхмәт шундый җылылык өчен, алкышлар, эмоцияләр өчен. Әлеге җылылыкны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Рәхмәт чәчәкләр өчен, елмаюларыгыз өчен. Исән-сау булыйк. Без сезне яратабыз!» – дип саубуллашты Айдар Галимов.

Концерттан соң, Айдар абый белән әңгәмә корып алдым:

2 элек концерт куйган булгансыз, бүген дә Казан тулы заллар белән каршы алды. Ниндидер уңыш серегез бармы?

– Уңышның сере – тугры тамашачым бар. Аларга мин дә тугры булып калдым гомер буе, алар сизәләр, тоялардыр. Тагын ышанып килгәннәр – сере шул.

Нишләп нәкъ менә «Язгы концерт»?

– 2 елдан концерт белән килергә вәгъдә биргән идек, шуннан ниндидер тема уйлагач, язга тукталып калдык. Сүзләрне дә, сценарийны да шуңа китереп эшләдек. Уй, фикерләрне яз темасына керттек. Уңышлы гына килеп чыкты кебек.

Хәзер эстрада пиар куллану популярлашып китте, моңа ничек карыйсыз?

– Нишлисең инде, заманы шундый бит. Пиарсыз бернәрсә дә эшләп булмый хәзер, кем булсаң да. Әллә кем бул син, барыбер шул пиар, интернет киңлегендә ниндидер урын алып тормасаң, сине онытырга да мөмкиннәр. Шундый заманга килеп җиттек. Кем ул пиарны уңышлырак оештыра, шуның эше дә яхшырак бара. Аны да бит эшли белергә кирәк. Аның өчен дә белгечләр, профессионаллар кирәк. Беркемне дә гаепләп булмый, кем яхшы эшли – шуңа була инде.

Еш кына алдауга да барып тоташа...

– Анысы инде икенче мәсьәлә. Булмаган әйберне бар дип күрсәтү, кечкенә әйберне зур дип күрсәтсәләр, анысы матур түгел инде. Ләкин ул, барыбер, вакыт үтү белән фаш ителә, билгеле була. Вакыт күп нәрсәне үз урынына утырта, нинди генә пиар булмасын.

Вакыт узу белән иҗатыгыз ниндидер үзгәреш кичердеме?

– Үземнең стилем бар. Шул стильдән читләшәсе килми, ниндидер экспериментлар үткәрәсең инде. Барыбер үз юлым бар, шул юлдан барырга тырышам. Экспериментлар кирәк, ләкин аның да төрлесе була – уңышлысы, уңышсызы. Күңелгә, тәрбиягә хуш килгән җырлар сайлыйсы килә. Әллә кая китәсе килми, барыбер шул юлны алып барырга тырышабыз заманча ысуллар белән. Үсәргә тырышабыз, ничектер матурларга: биюләр белән булсынмы, аранжировка беләнме. Мин, барыбер, күбрәк, җырның сүзләренә игътибар итәм. Бөтен җыр да уңышлы булып бетә алмый инде, бөтен җыр да репертуарга да кереп бетми. Халык барлык җырларны да кабул итеп бетерә алмый. Шулар арасыннан 10 җырның 1се барып җитсә дә, ул инде уңыш әлеге заманда.

Күп кеше сезнең турыда еш кына «тыйнак кеше» дип әйтәләр, сез моның белән килешәсезме?

– Кешесенә карап. Тыйнак булмаган кешеләргә карата үзем дә башкача була алам. Нинди кеше бит, кешесенә карап, син дә шундыйга әйләнәсең. Кешене даирә ясый. Үземне мин шундый, мин тегенди дип әйтә алмыйм. Кешеләр әйтсен.

Кызыгыз Айгизә дә музыка белән шөгыльләнә. Аның белән әтиле-кызлы концерт оештыру теләге туганы юкмы?

– Киләчәккә безнең һәрвакыт уйлар, проектлар бар. Ләкин Айгизәнең үз юлы, минем – үз юлым, ул юллар бик кисешеп китә алмый әле. Сирәк булса да тырышабыз инде, аның стиль икенче. Шулай да, күңелебез белән, рухи яктан без бик якынбыз бер-беребезгә, бу – минем өчен бик мөһим.

Тагын концертларыгыз көтеләме?

– Мин көз айларында яңа программа өстендә эшләп, шул программа белән гастрольләргә чыгарбыз дип уйлыйм. Инде күптән зур турлар эшләгән юк, вакыт җитте, дип саныйм.

Концертта «MINGAZOV» кавер-төркеме солисты Ильяс Минһаҗев белән аралашып алдым. Аларның «Пирмида»да үткән концертында Айдар Галимов та чыгыш ясаган иде.

– Күптән түгел безнең төркемнең концерты булды, әлеге концерт алдыннан Айдар абый үзе шалтыратып: «Әйдәгез, шундый коллаборация ясыйбыз – мин сезгә киләм, сез миңа килерсез», – диде. Без бик шатландык, шулай танышып киттек. Бүген тамашачы бик җылы кабул итте, алда да Айдар абый белән концертларда ешрак күрешергә насыйп булсын. Безнең башкаруда Айдар Галимов репертуарыннан тамашачының иң яраткан җыры – «Син – минем җанымның яртысы», алга таба да тагын берничә җырын үзебезнең репертуарга кертергә исәп бар. «Кызыл розалар» җыры бик ошый, бәлки, әлеге җырны киләчәктә тамашачыларыбыз ишетер. Айдар абый – бик үзенчәлекле җырчы, ул халыкны нәрсә белән җәлеп итә – мин әледә әлеге сорауга җавап таба алмыйм. Мин үзем, әле яшь артист буларак, шундый җырчыларга сокланып карыйм. Айдар абый сәхнәдә басып тора, һәм халык үзеннән-үзе кул чаба башлый. Аның энергетикасы ташып тора. Ул бүген дә, кичә чыгыш алдыннан кулдан гына тота «уңышлар, Ильяс» дип, һәм син аның энергетикасын аласың. Үзеннән-үзе шулай талпынып китәсең, аның кебек кешеләр тормышта күбрәк булсын иде.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенең истәлекләре белән бүлеште:
– Айдар абый белән ничә ел дус икәнне инде санаган да юк. Мин аны күптәннән беләм, ул мине күптәннән белми (көлә). Минем үземнең концертларны башлаганга 13 ел була инде, танышканга 15 еллап бардыр. Хәзер инде якыннан беләбез бер-беребезне, шалтыратыша алабыз.
Яшь чакта аның җырларын тыңлый идегезме?
– Дөресен әйткәндә, аның иҗатына мәхәббәтне минем хатыным Миләүшә уятты. Ул Айдар абыйны бик ярата, аның җырларында үскән. Мин күбрәк Салават абыйга йөреп үстем. Миләүшә 9 яшеннән Айдар абыйга гына йөргән, ә мин Салават абыйга гына йөри идем. Ишетеп белә идем инде, шул «Кызыл розалар»ны гына алсак та. Хәзер бөтен
репертуарын беләм, кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың. Якынрак белгәч, мин аны җырчы гына түгел, кеше булак бик яраттым.
Нинди сыйфатлары белән яраттырды?
– «Конкретный» кеше ул. Бер әйтә һәм шул сүзен үти. Беркайчан да качып йөрми, вәгъдә иткәнен үти. Була кешеләр – баштан вәгъдә итә, аннан югала. Айдар абыйның минем хәтердә бернәрсә онытканы, сүзеннән чыкканы юк.
Сезнең пародияләрдә Айдар абыйга еш кына эләгә, ачу белдергәне юкмы?
– Юк. Гадәттә мин кешене ничек күрәм, ничек бар – шулай бирергә тырышам. Тик кайберәүләр шелтә белдергәне бар: «Нигә син Айдарны гел «няшка», яхшы итеп күрсәтәсең», – дип. Мин әйтәм: «Үзе шундый булгач, нишләтим соң инде», – дип. Кешенең үзен бирергә тырышасың бит, характерын. Айдар абыйның үзенең бер дә каршы килгәне юк.

Татарстанның hәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның «Язгы концерт»ыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100