Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылган җаннар (Марина Абдуллаева)

news_top_970_100

Мәчетләр һәм храмнарны, тарихи биналар һәм заманча корылмаларны берьюлы үзенә сыендыра белгән Казан гүзәллеге белән таң калдыра. Безнең тарих шушында: үткәннәр белән бүгенге очрашкан – бер яктан элекке йортлар, ә икенче яктан – яңа төзелешләр, зур булмаган урамның кечкенә фатирында башлана.

Зөлфия һәм аның кызы Гөлнара 2 бүлмәле кечкенә «хрущевка»да көн күрделәр. Ягымлы булуы өстенә, авырлыкларны да җиңә белә торган әнисе тормышын кызына багышлады. Гөлнара – аның киләчәге, өмете, шатлыгы иде. Үзе ирешә алмаганнарга кызының ирешүен теләде, аңарда чиксез мөмкинлекләр күрде. Аларның тормыш-көнкүреше гади булса да, үзләренчә бик бәхетле яшәделәр: кечкенә аш бүлмәсендә киләчәккә планнар корып утыруларны гына әйт – җанга нинди бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирә, ләззәт өсти!

Дөнья буйлап

Еллар бер-бер артлы уза торды, Гөлнара хокук белгече һөнәрен үзләштерде. Тик аңа уңыш елмаеп тормады: яхшы түләүле эш табуы җиңел булмады, ә шәхси тормышы бөтенләе белән җимерелде. Уллары Айдар туып, ире белән аерылышкач, ул үзен капкында калган кебек хис итә башлады...

Беркөн килеп, ул бөтен тормышын төптән үзгәртте: Мәскәүгә күченеп, үзен дизайн өлкәсендә сынап карарга булды. Улын әнисе алып калды. Зөлфия бу аерылышуны бик авыр кичерсә дә, кызына каршы килмәде. Ул аңа ышанды һәм аның бәхете өчен барысына да әзер иде.

Мәскәүдә берничә ел эшләгәннән соң, Гөлнара яңа биеклекләр яуларга Төркиягә китте. Казандагы тормыш мәшәкатьләре, оныкны тәрбияләү барысы да Зөлфиянең нәфис иңнәренә төште. Гөлнарадан аз гына суммадагы сирәк-мирәк кенә күчерелгән акчалар җитми иде, ләкин ул зарланмады, кызын гаепләмәде. Телефон аша сөйләшкәндә дә, аның авызыннан шелтәле сүз чыкмады, берни дә сорамады.

Айдарга 7 яшь тулгач, Гөлнара Казанга кайтып төште. Зөлфия өчен бу искиткеч зур шатлык булды. Ул бу мизгелне бик озак көтте бит. Яңадан бергә булуларын күп тапкырлар күз алдына китергән ана фатирларының яңадан шатлык һәм көлке белән тулуын теләде.

Гөлнара зур планнар белән кайтты. Иң беренче, алар әнисенең фатирында ремонт эшләре башлап җибәрделәр. Фатирдагы бөтен әйбер мондагы тормышның җиңел булмаганын ачыктан-ачык сөйләп тора иде шул.

Гөлнара бөтен осталыгын һәм тырышлыгын җикте: яшәгән урыннары якты, җылы, заманча фатирга әверелде.

Зөлфиянең шатлыгының иге-чиге булмады, йөзләре балкыды, кызының уңышлары белән горурланды. Һәр килгән дус-туганны, таныш-белешне яхшы кәеф белән каршы ала торган булып китте. Аларны бүлмәдән-бүлмәгә йөртә, юыну, аш бүлмәләрен күрсәтә һәм кызының нинди уңган-булган икәнен сөйли...

Яңа мәхәббәт

Күп тә үтми, Гөлнараның тормышында зур үзгәрешләр башланды – ул Ильясны очратты. Яшь, үзенә тартып торган егет тирә-юньдәгеләргә уңай тәэссир калдыра белә иде. Беренче көннәрдән үк ул Гөлнарага игътибарлы булды, кыйммәтле бүләкләрне жәлләмәде. Иң мөһиме – бәхетле гаилә тормышына өмет уятты. Хәзер инде суыткыч тәмле ризыклардан өзелмәде, ә кичләрен яшьләр театрларда, рестораннарда яки кинода уздырдылар.

Зөлфия, сокланып, кызының чәчәк атуын күзәтте һәм Ильясның аларда яши башлавын, ә моның бәхетсезлеккә таба бер адым икәнен сизми дә калды. Элек бөтен гаиләне бер өстәл артына җыйган кичке ашлар сагынып сөйләргә генә калды. Яшьләр аерым ашады. Кунак бүлмәсенең ябык ишеге артында күңелле сөйләшүләр яңгырап тора, ә Зөлфия, эштән арып кайткач, тавыш-тын чыгармыйча, элек оныгы йоклаган кечкенә бүлмәсенә кереп китә торган булып китте.

Көн артыннан көн үткән саен, ул үзенең фатирыннан читләшә баруын ныграк тоя башлады. Бу – аңа түзә алмаслык авырлык тудырды, ләкин ул үз-үзен әрләде, начар уйларны куарга тырышты. Ул яшьләргә катышмады. Ә үзен бу хәлнең вакытлыча булуына ышандырырга омтылды: Ильяс ияләшеп беткәч, алар яңадан бер гаилә булып, аш бүлмәсендә гөрләшеп утырачаклар әле! Атналар гына түгел, айлар да бер-бер артлы уздылар, ләкин берни дә үзгәрмәде.

Бәхәс

Бәхәс көтмәгәндә кабынды. Зөлфия һәрвакыт тәртип һәм чисталык яратты.

Ул элек тә кызы һәм оныгы артыннан еш җыештыра иде. Ләкин бу турыда зарланмады, бу хәлне бары тик кызының мәшәкатьле булуына гына сылтады. Әмма хәзер өйдәге даими тәртипсезлек һәм бар кеше артыннан, шул исәптән кияве артыннан да җыештырырга кирәк булуы аңа авыр тәэсир итә башлады. Кызы белән бу хакта сөйләшергә теләде, тик файдасы булмады.

– Әни, хәзер түгел! Күрәсең бит, мине көтәләр, соңрак сөйләшербез…

Чыннан да, җитди сөйләшер өчен җай чыгу кирәк иде...

Ул көнне Зөлфия фатирда ялгызы гына калды. Гөлнара ире һәм улы белән чыгып киткәч, идәннәр, керләр юды, тузан сөртте. Телевизор экранын сөрткәндә, бик озак эчкә җыйган ачуы, эчтән күтәрелеп чыкты. Ул, эчке бер ярсу белән, тузанлы өслеккә бармагы белән «дуңгыз» дип язды. Ләкин бу гади каршылык түгел – бу аның җан авазы иде.

Кичен Гөлнараның, әлбәттә, бу язу ачуын кабартты. Ул кабынып китте һәм әнисенең иң авырткан җиренә китереп бәрде:

– Син көнләшәсең! Минем, ниһаять, барысы да яхшы булуына көнләшәсең! Син булдыра алмадың, ә мин булдырдым, булдырачакмын!

Бәхәс көчле булды, кычкырулар бөтен өйне яңгыратты. Аларны Ильяс аерырга тырышты, тик соң иде инде. Арада дивар калыкты.

Гөлнара ачуыннан янды. Ул балачакта әнисенең назлы кулларына сыенып йоклап киткәнен, чәчләрен сыйпап, тынычландыра торган сүзләр пышылдаганын искә төшерде. Ә хәзер? Нигә хәзер аның бәхетенә шат түгел? Алар арасында салкын читләшү хакимлек итте. Ул, сөйләшмәсәләр, кире үткәннәргә кайтыр юл булмаячагын яхшы аңлый иде. Ләкин ачуын җиңә алмады.

Берничә көннән соң Гөлнара ире һәм улы белән ипотекага алган яңа фатирга күченеп киттеләр. Әнисе 2 бүлмәле фатирда ялгызы гына калды. Алар бер-берсе белән хәтта хушлашмадылар да...

Аерылу сагышы

Зөлфия сынмаска, тормышын дәвам итәрлек көч табарга тырышты. Ул эшләде, дуслары белән очрашты. Әмма фатир аңа артык иркен һәм буш күренде.

Кайчак төнлә уянып, кемнедер эзләгәндәй, икенче бүлмәгә керә. Анда, киштәдә, Айдарның онытылып калган сурәте ята – кояш, чәчәкләр һәм зур хәрефләр белән: «Әбием, яратам» дип язылган. Ул калтыранган куллары белән сурәт төшерелгән кәгазьне сыйпый, эчкә оялаган сагыш аны йотканнан-йота барганын тоя...

Кызы турында хәбәрләр, әлбәттә, аңа туганнары аша килеп ирешә иде. Гөлнара хәзер яхшы районда яши, кыйммәтле машинада йөри. Зөлфия аның өчен сөенсә дә, йөрәген кимерүче әрнүдән котыла алмады. Әйе, бу – аерылу газабы булып, аны әкрен генә эчтән ашый иде. Ә Гөлнара очрашырга да теләмәде. Ул үз бәхетен тапты, ләкин аны әнисе белән бүлешергә ашыкмады.

Вакыт узды. Зөлфия сагышын кайчак бер бокал шәраб, кайчак бер йотым аракы белән басарга тырышты. Ләкин ул беркайчан да кызы турында начар сүз әйтмәде.

Киресенчә, иреннәре: «Ул – минем горурлыгым, аның барысы да яхшы», – дип кенә кабатлый иде.

Җимерелү

Барысы да көтмәгәндә үзгәрде. Гөлнараның эше артка тәгәри башлады. Ильяс та эшсез калды. Кредитлар, ипотека, бурычлар – барысы да кар өеме кебек артканнан-арта барды. Ничек кенә тырышсалар да, яшьләр бу хәлдән чыга алмады. Ахыр чиктә, банк алардан фатирны да, машинаны да тартып алды. Калган акчалары бары тик республиканың ерак авылында иске йорт сатып алырга гына җитте. Нишлисең, башка юл калмагач, алар авылга күчәргә мәҗбүр булды.

Зөлфия бу хакта ишеткәч, иң беренче теләге – кызы янына барып, ярдәм итү, юату, аны кочаклау булды... Тик кызы ничек каршы алыр соң, кабул итәрме?! Ләкин балалар өчен борчылу теләсә нинди шиктән көчлерәк икән. Ул туганнары аша аларның адресын белеште дә, күчтәнәчләрен җыеп һәм дулкынлануын җиңеп, авылга китте.

Кызы аны күреп шатланыр дип өметләнде. Хәзер инде үпкәләргә урын да калмаган кебек. Ул Гөлнараның аның кочагына ташлануын, хәтта елап җибәрсә дә, алар бу сынауларны бергәләп үтә алачагын күз алдына китерде...

Зөлфия урам буйлап атлады, ниһаять, таушалып беткән яшел буяулы койма янына килеп җитте. Капка бикле түгел икән, бу – яхшы билге, дип фаразлады ул. Өйдә кешеләр бар, верандада ут яна, ишек яртылаш ачылган... Тагын бер генә адым, һәм алар, ниһаять, күрешәчәк. Ул ничек кенә сагынган иде!

Гөлнара аны гаҗәпләнеп каршы алды. Ләкин Зөлфия аның күзләрендә шатлыкны да, анасына ашкынып килеп кочаклау теләген дә күрмәде – бары тик аптырау, арыганлык һәм күптәнге үпкәләрнең эзе генә иде аңарда. Ильяс исә, сәлам бирүгә, шундук чыгып китте, аларны икесен генә калдырды. Зөлфия югалып калды, өметсезлек йөрәген чеметте, ләкин ул-буны сиздермәскә тырышты.

Ә Айдар, әбисен күрүгә, аны кочаклап алды, булган бар җылысы белән аңа сыенды. Зөлфия аны, гомергә җибәрмәстәй итеп, кочагына алды. Ләкин, беренче чиратта, кызы белән аңлашырга кирәк иде. Ул еллар буе җыелган иң мөһим сүзләрне әйтергә әзерләнде. Ләкин алар боз сыман салкын карашка килеп бәрелделәр. Гөлнара тыңлаган кыяфәт чыгарды, ләкин берни дә ишетмәгәне, бәлки, ишетергә теләмәве, көн кебек ачык иде.

Зөлфия көне буе, араларны җылытырга тырышты. Ләкин бар да бушка булып чыкты. Кичкә таба ул монда кала алмаячагын аңлады. Соңгы автобус аны Казанга алып киткәндә, ул тәрәзәдән карап, уйларга батты:

«Без ничек моңа кадәр барып җиттек соң?»

Үткәннең шәүләләре

Ялгызлыкка күнегү җиңел булмады, ләкин вакыт узу белән, Зөлфия вак нәрсәләрдән дә шатлык табарга өйрәнде. Ул өендә уңайлыклар тудырды, җан дусты белән очрашып торды – ул аңа авыр уйлардан арынырга булышырга тырышты. Ләкин кайчак, аеруча кояш баеганда, ул тәрәзә янына басып, озак кына карап тора иде. Анда ул шәһәрне түгел, ә Гөлнара белән Айдарны барлады.

Бүген дә ул гадәттәгечә караңгыга төбәлеп, якыннарын шунда күрергә өметләнде. Ләкин пыяла артында бары тик җил искәне һәм тупыл агачларыннан төшкән караңгылыкны гына шәйләде.

...Шул ук вакытта, еракта, авыл өендә Гөлнара төнгелеккә ишекләрне бикләргә җыенып йөри иде. Җил ялангач агач ботакларын селкетә. Салкын һаваданмы, әллә эчендәге тирәнгә яшеренгән әрнү хисләреннәнме, Гөлнара калтыранып куйды.

Шунда ул эскәмиядә утырган ялгыз хатынны күреп калды. Әнисе! Гөлнара катып калды, караңгылыкка тагын да ныграк текәлде...

Әмма бу – бары тик агачларның шәүләләр белән уйнавы гына булып чыкты. Гөлнара кинәт кенә әнисен кочаклап аласы, нык итеп сыенасы, балачагындагы кебек аның назлы җылысына төренәсе килгәнен, бар кичергәннәрен сөйләп бирәсе килгәнен тойды. Ул белә: алар бер-берсен ярата, әле барысын да төзәтергә мөмкин. Кулы телефонга үрелде.

Ләкин күңелен тагын үпкә хисләре биләп алды, горурлык йөрәген кысты, сулыш алырга авыр була башлады. Гөлнара телефонын читкә алып куйды.

Зөлфия дә ятарга ашыкмый. Менә аның колагына телефон шалтыраган төсле тоела. «Кем булсын, әлбәттә, кызым! Трубканы тизрәк алып өлгерергә кирәк, өлгерергә!» Ул, абына-сөртенә, ишек янындагы иске телефон аппаратына атыла...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 апрель 2025
    Исемсез
    Ана кунеле балада, баланык далада, дип мен гасырлар элек эйтелгэн 😌
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100