
6 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +15..+20˚, көнчыгыш районнарда +25˚ градус.
Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.
Бакча җиләген эшкәртергә була. Үсемлекләргә минераль ашламалар сибәргә кирәк. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңай вакыт.