Җыр сәнгате «сагында» торучылар Салават Фәтхетдиновны күралмыйлар иде | intertat.tatar

Җыр сәнгате «сагында» торучылар Салават Фәтхетдиновны күралмыйлар иде

Тамада, озак еллар «Татарстан» радиосында эшләгән Чулпан Гарипова Салават Фәтхетдинов һәм 90нчы еллардагы татар җырчылары турында яза.
Чулпан Гарипованың инстаграмыннан. Кайсы гына аккаунтны карасаң да, бар да Салават Фәтхетдинов фотосы белән тулды бу арада. Мин дә шул шаукымнан куюым түгел. Бергә төшкән фото да юк. Тик радио эшләгән кеше буларак, бераз хәтирәләр белән уртаклашасым килеп китте. Мин «Татарстан радиосы»на студент чакта — 1995 елда килдем. Башта фонотекада эшләдем. Фондта кайсы җырчының нинди җыры ята икәнен яттан белә идем. Мин эшләгән елны фонотеканы су басты, авылдан энекәшне китертеп, пленкаларны түшәмгә ташып киптердем. Андый хәлләр дә булды. Аннары «Яшьлек» студиясе редакциясендә эшләдем. Бу еллар Салаватның бик популярлашкан вакытлары. Без кечкенәдән Фирзәр абыйны тыңлап, аның җырларын җырлап үскән балалар. Казанга студент булып килгәч, Салават концертларын көтеп ала, һәр җырын үз тусовкаларыбызда табын җыры итеп җырлыйбыз. Ә радиода фонотекада аның бер җыры юк! Башта бик гаҗәпләнә идем. Аннары эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Җыр сәнгатенең «сагында» торучы редакторлар каршы гына түгел, баш имәс «авыл малаен» күралмыйлар иде. «Кем инде ул Салават, ул да булдымы җырчы?» — дип, летучкаларда аның җырын тапшыруда кулланган кешеләрне тәнкыйть утына тотканнары әле дә истә. Тәнкыйть утына тотучылары да шул бер үк кешеләр иде инде. Фонотекага җыр яздыру, җырларны фондка кертү алар кул астында иде. Ә без, яңалык артыннан барырга, халыкчан тапшыру эшләргә теләүче журналистлар, киләсе дүшәмбе «летучка»да тәнкыйть утына тотылачагыбызны белсәк тә, катушкалы кассетадан ленталы мотушкага Салават җырларын күчерә идек. (Ул вакытта компьютерлар юк әле). Әле аның андый переходниклары юк иде. Кайчак урлап кына Камил абый янына кереп чыгабыз. (Камил абый — Винера Ганиеваның иптәше бик күп еллар «Татарстан радиосы»нда тавыш яздыру студиясендә эшләде). Мәрхүм Камил абый бик яхшы кеше иде… Аннары килде бер заман — Салаватның радиода җырларын бик теләсәләр дә, Салаватка «Татарстан радиосы» кирәкмәде. Ул вакытта инде яңа, татарча тәүлек буе эшләүче «Курай», «Дулкын» радиолары барлыкка килгән иде… Менә бит нинди генә каршылыкларга эләксә дә, талант барыбер югалмады! Халык мәхәббәте зур шул ул! Радиода Айдар Галимов, Гөлдания Хәйруллина кебек җырчыларны да сөеп бетермиләр иде. Дөресрәге, алар «сәнгать сагы»нда торучы кешеләр өчен «шиңгән кикрикле әтәч тавышлы үзешчәннәр» иде. Тик нигәдер, бу үзешчәннәр Казанда яшәмәсәләр дә, Казан сәхнәләрен тутырып, берничә көн кассадан концерт бирде! Редакциябез җитәкчесе Рәкыйп абый бу яшьләрне (ә ул чакта алар яшьләр иде) радио киңлекләренә чыгарды. Шунда ук алар башкарган җырларны яңгыратуны сорап хатлар ала башладык. Бу ике шәхес белән дә Татарстан тамашачысы безнең редакция аша танышты. һәм тагын бер тарих… Рәкыйп абый Чаллыдагы «Сердәш» ансамбле җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин белән дус иде. Ул «Сердәш» ансамбле хакында тапшыру эшләде берзаман. Шунда мин бер җырчының үзенчәлекле тавышына гашыйк булдым. Ул әле шул чакта беркем дә белмәгән кызчык Резидә Шәрәфиева иде. 1996 елдан мин «Татарстан радиосы»ннан кала шимбә ялларымны икенче бер радио — яңа ачылган «Курай» радиосында эшли башладым. Резидәнең «Син миннән ерак киткән чакта» дип җырлаган җырын Рәкыйп абыйдан «урлап» күчердем дә, алып киттем «Курай»га. Атна саен җырлатам теге җырны. Үзем белән алып киләм. Үзем белән алып китәм. Берзаман халык сорый башлады бит моны. Ә җырны башкалар бар дип тә белми (ул вакытта коммерцияле радиода әле ротация һәм билгеле бер җыр җырлату тәртибе юк иде, бу мондый радиоларның формалашып кына килгән чоры). Шуннан миңа шалтырата директор. Ниндидер Резидә Шәрәфиеваны беләсеңме, ди. Беләм, мин әйтәм. Җырын бир әле, диләр. Китердем, алып кайтып китми торган булдым теге кассетаны. Ул вакытта җырны кассетадан куеш иде. Шулай итеп, Резидә Шәрәфиева популяр булып китте. Рафаэль абый Латыйповлар белән дә шулай. Якташларым бит. Миндә бер җырлары бар иде. Куя идем шуны. И, берзаман халык шуны сорый башлады бит! Аннары Рафаэль абыйлар китте популярлашып. Ул чакта инде «Татарстан» радиосында да борын кипмәгән студент буларак түгел, ә ныклы адымнар белән эшләүче дипломлы, җитди тапшырулар алып баручы журналист идем. Студиядән вакыт алып, буалы якташларымны тапшыруларда үз җыр студиябез язмалары белән катнаштыра идем. Равил Галиевләрне дә кертмәделәр, аны да үзешчән диделәр. Минем фикеремчә, ул чагында «Татарстан» радиосы үзе генә булса, башка радиолар булмаса, хәтта Салават та алай популяр була алмас иде. Кассеталар белән дә популярлашты алар, дөрес. Әмма аларның иҗатлары популярлашуга татарча радиолар барлыкка килү ярдәм итте. Булды инде… Өлкәннәр һәрберсенә кушамат тага иде. Айдар Галимовны «кәҗә тавышлы», Гөлдания Хәйруллинаны «әтәч тавышлы» дип кенә атыйлар иде. Без үз тапшыруларыбызда берәрсен бирсәк, «шуны әпәйт биргәннәр» дип, «летучкаларда» безнең тапшыру иң начарга әйләнә иде. Безне яклап беркем дә сүз әйтми, «өлкәннәрдән» куркалар. Без, үзебез яшьләр булгач, яшьләр шул җырчыларны тели дип әйтә идек. 2000 еллардан соң яшь режиссерлар килде, җайлырак була башлады. Яңа җырчыларны бирү җайлырак булды. Үзебез дә, дипломнар алгач, җитди тапшырулар алып бара башлагач, аяк терәп сөйләшә ала башладык. Ни өчен шулаймы? Элегрәк, «алтын фонд»ка яздырганда, татар эстрадасы дигәнне югары сәнгать әсәре дип күз алдына китергәннәрдер. Шуңа да «алтын фонд»ка ниндидер җырчылар гына эләгә иде. Кайда икән соң ул җырчылар, ишетелмиләр дә. Исемнәрен дә хәтерләмим. Ирле-хатынлы Закировлар, ире Динарт Закиров истә калган. Аларның җырлары «алтын фонд»та өелеп ятадыр инде. Хәзер радиолар аларның җырларын яңгыраталар микән? Фондта эшләүче Нәркиз апа — Ренат Еникеевның хатынын искә аласым килә. Ул музыкаль редакциядә эшләде, безгә хәерхаһлы иде. Бик әйбәт кеше. Югары сәнгать әсәрләре концертларын алып бара иде, беркемгә дә кысылмады. Менә шулай, кайчандыр радиога кертмәгән, типкәләнгән кешеләр ничә еллар узса да, халык мәхәббәтен югалтмады! Ә кайберәүләр ниндидер ярлык тагып аларны сәхнәдән төшерергә, халыкка тыңлатмаска маташса да… Бу гаделсезлеккә вакытында шундый йөрәгем әрни иде. Шуңа яздым әле…