Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырны җырту ярыймы? Ретро җырны яңарткан Алсу Әбелханованы социаль челтәрләрдә шелтәлиләр

Зөһрә Сәхәбиева һәм Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында танылган “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын Алсу Әбелханова белән Филүс Каһиров дуэт белән тәкъдим итте. Тик бу пар җырны никтер үзгәртергә булган...

news_top_970_100
Җырны җырту ярыймы? Ретро җырны яңарткан Алсу Әбелханованы социаль челтәрләрдә шелтәлиләр

Кайчандыр Вафирә Гыйззәтуллина һәм Зөһрә Сәхәбиевалар башкаруында бәгырьләргә үтеп кергән “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” дип аталган гаҗәеп матур җыр кабат радиодан яңгырый башлады. Гел бер үк вакытта һәм еш яңгыравына карап, аның түләүле ротациядә булуын чамаларга мөмкин.

Җырның авторлары – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә  Гөлшат Зәйнашева белән Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган композитор Луиза Батыр-Болгари.

Җырны Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова белән Филүс Каһировлар яңартты. Яңартуын яңартты, дуэтны тамашачы гына кабул итмәде. Социаль челтәрләрдә  бу уңайдан фикер алышу бара. Төп претензия - Алсуга. Ул җырның икенче куплетын һәм кушымтасының көен бозып җырлый. Төп сорау - композитор әсәрен бозарга кем рөхсәт биргән?

Җырның ни дәрәҗәдә үзгәртелгәнен сез дә аңласын өчен, өч җырчының башкаруын бергә тупладык:

Социаль челтәрләрдәге бу уңайдан язылган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез:






Филүс Каһиров: “Халыкка бетереп атарга гына булсын!

Бу шелтәләргә җавап ишетү өчен, җырны "яңарткан" җырчылар белән элемтәгә кердек.

- Дуэт җырларга Алсу Әбелханова тәкъдим итте дә, җырны яздырдык. Мин аны Зөһрә Сәхәбиева белән Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында хәтерлим. Алсу җырны бик матур башкарды. Мин канәгать, - диде Филүс Каһиров.

- Безнең халыкка бетереп атырга гына булсын инде! – дип, халыкка претензия дә белдерде Филүс. 

Аның фикеренчә, халык әле рәхмәтле дә булырга тиеш:

- Онытыла башлаган җырларның башкарылуына сөенеп кенә торырга кирәк. Хәзер аларны чыгармасаң... Әйдәгез, алайса гел яңа җырлар гына җырлыйк – бөтен кеше канәгать булыр!

Филүс җырга клип та яздырылуын әйтте.

Бу клипны төшерүдән бер мизгел Алсу Әбелханованың Инстаграмында бар:

Алсу Әбелханова: “Кемгәдер ошамый икән, ничек кирәк - шулай җырлап күрсәтсеннәр!”

Алсу Әбелхановага исә, халык фикереннән бигрәк, белгечләр фикере кыйммәтрәк икән. 

- Җырны беренче тапкыр моннан ике ел элек Мәскәү Кремль сараенда - “Болгар премиясе” концертында башкардык. Казанда хөкүмәт концертларында да башкардык. Яздыруын яңа гына яздырдык. Луиза Батыр-Болгарның җырлары лаексыз онытылган дип саныйм. Без бу җырга аның үз рөхсәте белән алындык. Яздырып үзенә тыңлатып карадык, җырны ул яхшы бәяләде. Миңа коллегалар: “Бик матур булган”, диделәр. Миңа барыннан да бигрәк профессионаллар әйткән сүз һәм автор фикере кыйммәтле. Кемгәдер ошамый икән, ничек кирәк - шулай җырлап күрсәтсеннәр! - дип әйтте Алсу.

Бу урында никтер Әлмәндәр карт сүзе искә төште. “Мин җырлыймын шырдыйны, шырдый белән бырдыйны. Минем җырым ошамаса, үзең җырла шундыйны”, - дип җырлаган иде легендар артист Шәүкәт Биктимеров Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗановның үлемсез спектаклендә.

Ошамаган кешеләр җырлап күрсәтерме-юкмы – әйтә алмыйм, әмма “ничек кирәк – шулай җырлап күрсәткән” Зөһрә Сәхәбиева җыр тарихын сөйләп күрсәтте.

Зөһрә Сәхәбиева: “Без кемдер тарафыннан популяр булып киткән җырны яздырмый идек”

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева – әлеге җырны беренче тапкыр сәхнәгә алып чыгучы һәм радиога яздыручы.

“Бервакыт Луиза Батыркаева исемле яшь кенә кыз өебезгә килде. Әле Хәйдәр дә исән иде. Минем “Җидегән чишмә” җырының популяр чагы иде. “Минем дә шундый популяр җыр язасым килә. Җырларсызмы?” - диде ул. Мин аңа Гөлшат Зәйнашевага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдем. Беркадәр вакыттан ул шушы җырны алып килде. Шигыре миңа бик ошады. Шул җырга күңелемдә булганны да кертеп, аранжировка ясарга Марс Кашиповка бирдем. Радиога яздырдык. Ул еш яңгырый башлады, халык игътибарын җәлеп итте”, - дип җыр язылу тарихын сөйләде Зөһрә Сәхәбиева.

“Хәзер яшьләр сорап та тормыйлар. Без кемдер тарафыннан популяр булып килгән, халык колагында калган җырны яздырмый торган идек – бу җырчылар арасындагы бик гадел язылмаган закон бар иде. Тамашачы сораганда җырласак та, яздырмый идек”, - ди Зөһрә Сәхәбиева.

Ул Филүс-Алсу башкаруында бу җырны әле ишетмәгәнен әйтте. Сүз уңаеннан, Зөһрә Сәхәбиева кайчандыр Алсу Әбелханованы Казан консерваториясенә укырга алырга тәкъдим иткән булган.

Вафирә Гыйззәтуллина “Бу җырны тыңлагач, еладым да еладым", - дигән булган

Җырның икенче башкаручысы – Вафирә Гыйззәтуллина. “Вафирә композиторга: “Бу җырны тыңлагач, еладым да еладым, чыдый алмадым, җырлыйм әле”, дип килгән, - дип искә ала җыр тарихын Зөһрә Сәхәбиева. – Ул аны үзенчә, бераз җитезрәк темпта башкарды”.

Тамашачы “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын ике башкаруда да тигез һәм яратып кабул итте. Алар һәрберсе үзенчә яңгырады һәм бер-берсен кабатламады.

Исән булса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, татарның иң милләтпәрвәр җырчысы Вафирә Гыйззәтуллинага 13 февральдә 72 яшь тулган булыр иде. Ул 2001 елның сентябрендә юл һәлакәтендә һәлак булды. Әлеге җырны искә алуыбыз мәрхүмәгә дога булып барып ирешсен!

Луиза Батыр-Болгариның яңа язмага мөнәсәбәте билгесез калды  

Ни кызганыч, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгариның җырын яңа төрле көйгә башкаруга карата фикерен белә алмадык. Ул хәзер күпчелек вакытын Кытайда яши. Татарстан Композиторлар берлегендә аның Берлек әгъзалыгыннан чыкканлыгын да әйттеләр. Татарстанның атказанган җырчысы Алсу Әбелханова сүзләренә караганда, композитор җырның яңа версиясен уңай кабул иткән. 

***

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Сагышымны гына яңарта.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә:
Күкләр, җирләр, сулар, Иделләр.
Иделләргә агып китте — кире кайтмас
Синең белән узган гомерләр.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Синсез хатирәләр юк хәзер.
Өзелеп сөйсәң, йолдыз кебек сүнми икән,
Мәңгелек ут икән ул хәтер.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100