Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус театрында татарин Дамир Сәлимҗанов яки һәр Сәлимҗановның үз Әҗәле

Удмуртиянең Глазов шәһәрендә рус театрын җитәкләүче Дамир Сәлимҗанов - легендар режиссер Марсель Сәлимҗановның туганы.

news_top_970_100
Рус театрында татарин Дамир Сәлимҗанов яки һәр Сәлимҗановның үз Әҗәле

Удмуртиянең Глазов шәһәрендәге “Парафраз” муниципаль театры репертуарында “Вино из одуванчиков” спектакле бар. Бу спектакльне карамый мөмкин түгел. Чөнки аны легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Дамир Сәлимҗанов куйган һәм төп рольне – 12 яшьлек Дугласны да үзе уйнады. “Вино из одуванчиков” – Рэй Брэдбериның шул исемдәге повесте буенча куелган трагикомик фантазияләр. Спектакльнең жанры шулай билгеләнгән.

  • Бу спектакль "Буа: диалог киңлегендә" халыкара фестивалендә катнашты. 

  • "Россиянең кече шәһәр театрлары" фестивалендә Дамир Сәлимҗанов Дуглас роле өчен "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә лауреат булды.

  • Дамир Сәлимҗановның “Вино из одуванчиков” спектакле Театр критиклары ассоциациясенең махсус призына лаек булды.

Таныш булыгыз: Глазов татары Дамир Сәлимҗанов

Дамир Сәлимҗанов – Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Удмуртиянең Глазов шәһәрендәге “Парафраз” муниципаль театрының сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры. Ул Марсель Сәлимҗановның туганы. Әмма алар беркайчан да күрешмәгәннәр. Камал театрының өлкән буын артистлары аларны охшаган дип әйтәләр. Без Татарстанда Сәлимҗанов фамилиясен Салимжанов дип тәрҗемә итсәк һәм безнең Марсель Хәкимович рус телендә Марсель Салимжанов булып яңгыраса, Дамир Сәлимҗанов рус дөньясында Салимзянов булып киткән. Мин Дамир Сәлимҗановтан:

- Сезне татар режиссеры дип язарга ярыймы? – дип сорадым. Минем аны татар режиссеры итеп күрәсем килде. Бик килде.

- Татарстанга килгәли башлагач, мин бу хакта уйлана башладым, - диде ул. - Минем менталитетым биредәге татар менталитетыннан аерыла. Тел фикерләүне формалаштыра, тел менталитетны формалаштыра. Ә миндә урыс менталитеты, мөгаен, мин татар чыгышлы урыс режиссерыдыр.

-  Димәк, әле сезнең тирәндә күмелеп калган татарлыгыгызны уятасыбыз була?

- Татар менталитетын Буада өйрәнәм. Еракта калган татарлыгымны тоям, - диде Буа дәүләт драма театрында ике спектакль куйган режиссер. – Буа театрында мин телне дә өйрәнә башладым. Әти ягыннан бөтен туганнарым татарча сөйләшә. Әмма шулай килеп чыкты – мин урыс тирәлегендә тәрбияләндем.

- Ә сезне бит Глазовта барыбер гомер буе «татарин» дип атаганнардыр? Мин дөрес әйтәмме?

-  Әйе, Глазовта мине «татарин» диләр. Шаяртып. Миңа бу бик ошый. Әни дә ачуы килгәндә «татарин» дия иде. Артистлар да шулай ди. «Татаринны репетиция алдыннан ашатырга кирәк, ул йомшара», диләр.

 Дамир Сәлимҗанов үзе җитәкләгән театр коллективын гастрольләргә йөртергә яратмый. Ул Удмуртиядә театраль туризм алга китүе һәм театралларның спектакльләр карау өчен “Парафраз”га махсус килүләрен сөйләргә ярата. 

 Сәлимҗановча Брэдбери

“Вино из одуванчиков” повестеның һәм спектакльнең төп герое - Дуглас Сполдинг. 12 яшьлек малай. Әсәрдә һәм спектакльдә – аның бер җәйдә булган фәлсәфи ачышлары, Грин-таун шәһәрчегендә Дуглас һәм аның туганнары белән дуслары тирәлегендә булган вакыйгалар.

1997 елда әсәр буенча дүрт серияле фильм да төшерелгән. Фильм Иннокентий Смоктуновскийның соңгы роле – ул бөтен тарихны үзенә сыйдырган полковник Фрилей ролен башкара. Аны Сергей Безруков тавышландырган. Фильм теләсә нинди аудиториягә дип адресланса да, спектакльнең тамашачысын Дамир Сәлимҗанов 16+ дип билгеләгән.

Шунысы кызык, спектакльдә балалар ролен яше дә, гәүдәсе дә берничек тә баланы хәтерләтмәгән актерлар уйный. Дамир Сәлимҗановның үзенә, мәсәлән, быел 50 яшь тула. Дугласның 10 яшьлек энекәше Том ролен 57 яшьлек халык артисты Игорь Павлов башкара. Алар үз монологлары һәм диалоглары арасында “балалар болай күренми һәм болай сөйләшми” дип искәртеп куялар. Ә инде шәһәрнең иң карт кешеләре ролендә – япь-яшь, чибәр актерлар һәм актрисалар.

Менә 72 яшьлек миссис Бентли. Чынбарлыкта ул әлбәттә үз яшенә туры килгән җыерчыклы карчыктыр. Чөнки балалар аңа карап, аның беркайчан да бала булмаганын расларга тырышалар. Ә миссис Бентли үзенең балачагын һәм яшьлеген хәтерләткән әйберләрен саклап, хыялый үткәнендә яши. Аннары тартмаларындагы бар истәлекләрен балаларга таратып Әҗәл белән юлга кузгала.

 Әҗәл турында татарча фәлсәфә

Әйе, спектакльдә Дамир Сәлимҗановның Әҗәле бар. Моңарчы татар өчен театраль Әҗәл образы – ул Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов фантазияләрендә туган һәм сәхнәгә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев кыяфәтендә чыгып баскан иде. Ул көлке дә, сөйкемле дә Шәрәфи иде.

Ә Дамир Сәлимҗановның театраль Әҗәле кара күзлекле һәм иске чемоданлы. Ул сөйләшми. Әкрен генә үз корбаны янына килеп баса һәм алып та китә. Тегеләре дә бәхәсләшеп-сатулашып тормыйлар, безнең чын татар бабае Әлмәндәр карт түгел шул алар!

Татарның театраль Әҗәле шактый фырт киенгән, ә Дамир Сәлимҗанов Әҗәлне иске-москы җыючы итеп күзаллаган. Программада аның исеме «старьевщик» дип күрсәтелгән. Ул миссис Бентлины да, полковник Фрилейны да, мисс Лумисны да, Дугласның карт әбисен дә алып китә.

Спектакльнең иң романтик эпизоды - 90 яшьлек мисс Лумис белән яшь егетнең әңгәмәләре һәм хушлашуыдыр. Бу эпизод – күкләрнең ялгышы йә шаяруы белән төрле вакытларда туган ике кешенең очрашуы. “Син бик озак яшәмә инде, бер алтмышларда үпкәңә салкын тидерү ягын кара. Әле тегендә күпме тотачаклары билгесез – яңадан туасың бар. Мин сине көтәм”, - ди мисс Лумис яныда тавыш-тынсыз гына Әҗәле басып торганда. Без текст буенча аның карчык икәнен беләбез. Ә күз алдында яшь пар. Тамашачы аларның икенче гомерләрендә очрашачагына ышана. Дамир Сәлимҗанов безне шуңа ышандыра. Кыскасы, легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов Әҗәлне алдаштырырга өйрәтсә, аның туганнан туганы Дамир Сәлимҗанов Әҗәлнең алып китүе вакытлыча булуына ышандыра.

Әҗәл Дугласның карт әбисенә дә килә – ул оныклары белән хушлашып, мәңгелек юлга кузгала. Менә Дуглас якын дусты Джонны озата – алар гаиләләре белән башка шәһәргә күчәләр. “Нигә якын кешеләр китәләр?” дип тилмерә малай.

Спектакль бер антракт белән өч сәгатькә якын бара. Тамашачы Американың бөек язучысы әсәрен татар чыгышлы режиссер версиясендә тын да алмыйча карый. 

Урыс дөньясында үскән татарин Дамир Сәлимҗанов татар спектакле куярмы?

Дамир Сәлимҗановны Татарстан театрларында көткәннәрен беләм, Камал театры белән дә сөйләшүләр бара, Әлмәт театры да көтә. Бу хакта үзеннән сорадым. Тарихи ватаныңда алай көттерү килешми бит инде. “Минем бит үз театрым бар. Башка театрларга максимум елга ике тапкыр чыга ала. Минем 2020 елга кадәр расписание бар инде - Новосибирск, Таллинн, Мәскәү”.

- Ә татар театрында нәрсә куяр идегез икән?

- Без Фәрит Бикчәнтаев белән бу хакта сөйләштек. Камал театрында милли драматургия куелырга тиеш – мин аның белән килешәм. Камал театрында Сәлимҗанов фамилияле кеше куя икән – бу башкача була алмый. Без уйлашып мин үзем язганны куярбыз дигән фикергә килдек. Бу оригиналь драматургия материалы булачак. Мин гомумкешелек кыйммәтләрен күздә тотып язармын да куелыш барышында милли колорит өстәлер. Мин татарларга татарлар турында сөйли алмыйм. Әйе, мин – татар кешесе Дамир Хәлимович Сәлимҗанов. Әмма мин урыс тирәлегендә үскәнмен…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100