Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Театрда аны өнәмәүчеләр дә булгандыр – мин моны беләм". Тинчурин театры ТР халык артисты Тәслимә Хәләфнең ел ашын уздырды

Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина моннан бер ел элек - 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Тинчурин театры коллективы биредә 40 ел уйнаган актриса Тәслимә Фәйзуллинаны искә алып, аның ел ашын уздырды. Актрисаның сәхнәдәшләре, укучылары һәм дуслары, Театр музеенда җыелып, истәлекләр яңартты.

news_top_970_100
"Театрда аны өнәмәүчеләр дә булгандыр – мин моны беләм". Тинчурин театры ТР халык артисты Тәслимә Хәләфнең ел ашын уздырды

Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллинаның вафатына бер ел булды. Казан театр училищесына җыйган студентларын курс җитәкчесе буларак, ул бер генә ел укытып өлгергән. Авыруын белгәч ул үз куллары белән «балаларын» укучысына - Раил Мөхетдиновка тапшырган. Ә берничә айдан ул якты дөньядан китеп тә барды.

Тамашачы Тәслимә Фәйзуллинаны Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Туфан Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига рольләре аша хәтерли. Ә Тәслимә Хәләф псевдонимы белән ул җырлар, инсценировкалар яза иде. Хәния Фәрхи репертуарының иң матур, популяр җырлары да – Тәслимә Хәләфнеке ("Соңгы сөю", "Сагынырсың әле Дим буйларын" - Урал Рәшитов көенә иҗат ителгән җырлар).

Күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинова: «Без Тәслимә белән дуслар идек. Аны югалту миңа бик авыр булды. Әниемне югалткан кебек, якын дустым булган Туфан Миңнуллинны югалткан кебек... Тәслимә театрны һәм биредәге артистларны ярата иде. Мин бу театр артистлары турында бик күп яздым. «Әйдә, сине языйк», дигәнемә карамыйча, сәхнәдәшләрен яздырта иде. 

Тәслимә ул бик горур кеше иде. Театрда аны өнәмәүчеләр дә, яратмаучылар да булгандыр – мин аны беләм. Ул әйтәсен кешенең артыннан түгел, алдында әйтте. Ләкин ул сезнең бөтенегезне яратты. Берегез турында да начарны сөйләмәде. Ул минем әсәрем буенча «Утка очкан күбәләк» инсценировкасын язган иде. Аны театрда куйдыртасы килеп шулкадәр өзгәләнгәнен белсәгез иде. Ул куелмый калды. Алга таба да язмышы билгесез. Бәлки, моңа шәкертләре – сез алынырсыз! Ә бит аның кичәсен зур сәхнәдә уздырырга мөмкин иде – алга таба бу хакта уйларсыз әле. Мин хәзер героиняма Тәслимә исеме биреп әсәр язам. Ул героиня горурлыгы белән дә, үзсүзлелеге белән дә Тәслимәгә охшаган. Миңа бик авыр. Уйламаган көнем юк. Сез аны яратсагыз да, яратмасагыз да, ул театрда бар иде. Ул шәкертләр калдырды. Аның һәр укучысы талантлы. Сез аның белән 40 ел эшләдегез. Күңелегездә нәрсәдер калган булса - кичерегез сез аны!»

Казан театр училищесы педагогы Раил Мөхетдинов: «Тәслимә апа кырыс иде. Дәресләрне каш астыннан гына карап үткәрә иде. Без аны гел шулай усал дип уйлый идек. Әмма шушы уку дәверендә аның безнең өчен бик борчылганы аңлашылды. Ачлык заманасы... Туксанынчы еллар. Кибетләрдә ризык юк. Ул безне өенә алып кайтып ашата иде. Аның Гүзәл Гайнуллина белән Гөлчәчәк Хафизова өчен борчылганнары әле дә күз алдында. Һәрберебез өчен борчылды. Ә дәрескә килгәч, кырыслана иде. Тормышта балалары шикелле кадерләде һәм кеше итте. Соңгы көннәрендә ул мине янына чакырып алды. Ул миннән «балаларын» алуымны сорады. Мин аңа «Сез терелеп җиткәнче генә алып торам», дидем. «Ярар», диде. Бу аның соңгы әманәте иде. Мин аның төркемен алдым. Аның ризамы-юкмы икәнен дә белмим. Уйларга да куркам. Мин Тәслимә апага һәрвакыт дога кылырга тырышам».

Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина: «Тәслимә Хәләфовнаның иң күп серләрен белгән кеше миндер. Мин аңа кызы кебек идем. Ул мине ашарга пешерергә дә, кер үтүкләргә дә өйрәтте. Ул ризыкны ресторандагы кебек матур итеп тезеп куя белә иде. Эстет иде. Мин дә шулай зур тәлинкәгә матур итеп салып бирергә өйрәндем. Нинди генә эшкә алынса да, талант иде. Һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләде: яратса, җанын биреп яратты, җыештырса, җимертеп җыештырды, дус булса, ярты бәгърен кисеп дус булды. Уникаль шәхес иде. Ул: «Минем табигатем кабул итте сине, шуңа мин синең белән дус», дип әйтә иде. Табигате кабул итмәгән кешеләрне якын җибәрмәде. Аның белән зур рухлы, талантлы кешеләр генә дус була ала иде. Аларга гына шундый мәртәбә бирелә иде. Ул безгә больницага керер алдыннан бала табарга да өйрәтә иде. Ул һәрберебезгә беренче булып тәмле әйберләр алып килә иде. Бала карарга да, ир тәрбияләргә дә, әнием булмагач, ул өйрәтте. Ул минем әнием урынына калган кеше булды. Ул бит безгә авыруын белгертмәскә тырышты, яшерде. Чөнки ул Тәслимә! Ул шулай китмәсә, Тәслимә булмас иде! Тәслимә булганга, шулай китте.

Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова: Аның остазлыгы һәр ролемдә һәм тормышымда. Бала табарга чыннан да барыбызны да өйрәтте ул. «Бала тапканда тулгак вакытында карават башындагы тимергә тотын, җиңелрәк була», - ди. Шул мизгелгә килеп җиттем, караватымның башы агач. «Дөрес түгел бит бу, нишләргә миңа?!» дим. Тәслимә апа кушты бит! Торып китәм. «Йөрмә!» диләр. «Миңа шулай кирәк», дим. Тотынырга торба эзләп коридорга чыгып киттем. Җылыту торбасына тотындым. Керергә кирәктер дип керә башлыйм да, тагын тулгагым башланып, торбага ябышам... 

Соңгы вакытларда еш шалтыратты ул. Ул миңа киңәшләр бирә иде, сораша иде. Ә ул вакытларда аның үзенең хәле хәл булган икән. Борчылып тормасыннар дигәндер. Таланты ачылып бетмичә китеп барган шәхес. Бүгенге көндә театрыбызга ул җитми.

Тинчурин театры актеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов: Тәслимә белән безнең арадагы дуслык егет белән кыз арасындагы дуслык кебек түгел иде. Арада рухи җеп бар иде. «Бер тамчы ярату» спектаклендә миңа Габдерәхим роле бирелгәч, мин аңа: «Синең белән мәхәббәт уйный алмыйм, сине яратмыйм», дидем. Ул моңа бик гарьләнде, ачуы чыкты. Ул миңа туган абыем кебек иде. Бер тапкыр бергә кайтканда: «Без мәгънәле, иманлы балалар тәрбияләгәнбез икән. Шуның өчен шатланып бетә алмыйм», диде. Остаз өчен шәкертләре – аның горурлыгы. Аның укучылары барысы да артист булмаса да, тормышта әхлаклы, мәнле кеше булдылар. Улы Булат та бик мәгънәле булды».

Кариев театры артисты Булат Гатауллин: Без Тәслимә Хәләфовнаның соңгы чыгарылышы. 21 кешене сөйрәп барды ул. Авыр чаклары да булгандыр. Ул 21 кешенең барысы да сәхнәдә басып торырга тиеш түгел иде. Ләкин ул һәммәбезне дә яратты. «Укырга килгәнсез икән – мин сезне ахырга кадәр алып барырга тиеш», диде ул. Хәзер дә «Болай эшләсәм, Тәслимә Хәләфовна нәрсә әйтер иде икән?» дип уйлыйм. Аның өчен ак яки кара гына бар иде, нормально дигән сүз юк иде. аның өчн фразасы күңелдә кала. «Кырлай урманында ни булмас?» дигән әкият язган иде курсыбыз өчен. Шунда ул миңа русчалап: «Ты моя золотая рыбка», диде. Аннары берсендә – «Асылъяр»ны уйнаганда «Герой-барахло», диде – начар эшләгәнмендер инде. бер тапкыр «Булат 99 процент», диде - 100 булмагандыр инде. Ул иң кадерле кешебезнең берсе иде.

Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова: «Без былтыр 14 августта эшкә чыктык. Ул да төштән соң гына килеп китте. Бу аның соңгы килүе иде инде... Октябрьдә ул китеп барды...»

Кичә ахырында Хәния Фәрхинең «Соңгы сөю» җыры (Урал Рәшитов көе) яңгырады. Җырның сүзләрен Тәслимә Хәләф язган иде.

Коръән ашында мәрхүмә рухына догаларны аңа укучысы һәм педагог буларак дәвамчысы Раил Мөхетдинов укыды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100