Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров ни өчен язучылар берлегенә алынмаган?

Татарстан Республикасы гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның тууына 95 ел. Бу дата уңаеннан шагыйрьне тантаналы чарада искә алдылар. Сез белә идегез микән: Татарстан гимны сүзләре Рамазан Байтимеровның вафатыннан соң гына, моннан нибары биш ел элек кабул ителде. "Әтинең исеме мәңгеләштерелгән көн – минем иң бәхетле көнем", - ди Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат.

news_top_970_100
Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров ни өчен язучылар берлегенә алынмаган?
Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров заманында Татарстан Язучылар берлегенә алынмаган. Чөнки аны үзешчән шагыйрь дип санаганнар. 2009 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан ике томлык “Әдипләребез” биобиблиографик белешмәлегендә дә Рамазан Байтимеров исеме юк.

Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Байтимерова инициативасы белән оештырылган “Очрашырбыз әле җырларда...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм аның беренче урынбасары Рәмис Аймәттән тыш тагын биш язучы катнашты. Болар - өч аксакал язучы - Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Марат Әмирханов һәм балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова. Тагын бер язучы – Лениногорскидан килгән, үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаучы Таһир Шәмсуаров. Башка язучылар килмәгән иде.



Ассызыклап язам: кичәне дә рәсми структуралар түгел, ә шагыйрьнең кызы Гөлшат Байтимерова оештырган, артистларны да үзе чакырган.

Гимн тарихы

Кырыклап драма әсәре, поэма һәм йөздән артык шигырь авторы Рамазан Байтимеров Татарстан һәм татар дөньясы тарихына республика гимны авторы буларак кереп калды. Дөрес, әлеге статуска шагыйрь вафатыннан соң гына һәм кызының тырышлыклары, активлыгы нәтиҗәсендә ия булды.

Язучылар тарафыннан үзешчән дип саналган шагыйрьнең Рөстәм Яхинга гимн булырлык көй язарга илһам биргән шигыре турында Гөлшат Байтимерова белән сөйләшәбез:



- Әткәй Рөстәм Яхинга гел шигырьләрен бирә иде. “Рамазанның шигырьләрен кулга алгач ук җыр туа”, дия торган булган Рөстәм Яхин. Рөстәм абыйның бу сүзләрен аның хатыны Хәлимә апа әйткәне бар. Чөнки әтинең шигырьләре - алар чын күңелдән язылган текстлар. Татарстанның 50 еллыгына багышланган ябык конкурска әткәй Рөстәм Яхин белән бергә “Туган ягым” дигән җырны яздылар һәм беренче урын алдылар. Ул җыр бик бәхетле язмышлы булды. Аны бөтен данлыклы артистларыбыз җырлады. Ул телевидениедә заставка булып барды, шул җыр сүзсез генә гимн булды, - ди Гөлшат Байтимерова.

“Туган ягым” җырының көе гимн буларак 1993 елның 14 июлендә кабул ителә. Татарстан гимны кабул ителгәндә, Рамазан Байтимеров инде вафат була. 1993 елның 23 ноябрендә инде Рөстәм Яхин да каты авырудан соң дөнья куя.


Гимн башта сүзсез була. 2012 елның гыйнварында Татарстан гимны текстына конкурс игълан ителә. Ел дәвамында конкурс комиссиясе берничә утырыш уздыра.

- “Туган ягым”ның шигырь сүзләре, әлбәттә, гимнга бармый иде, гимн өчен патриотик текст кирәк. Гимн сүзләренә конкурс игълан ителгәч, әтинең архивларыннан текстлар сайлап, мин “Батыр” дигән исем белән катнаштым, - ди Гөлшат Байтимерова.

2013 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында Конкурска йомгак ясалуы турында игълан ителә. Республика парламенты вице-спикеры Римма Ратникова сайлап алынган текстның шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыренең эшкәртелгән варианты булуын әйтә. Үз вакытында нәкъ менә Рамазан Байтимеров шигыренең композиторны Татарстан гимны буларлык көя язарга илһамландыруы билгеләп үтелә. Сайлап алынган текст камилләштерелә. Мәсәлән, депутат һәм шагыйрь Гәрәй Рәхим текстның эшкәртелгән күп вариантларын тәкъдим итә.


- Гимн текстын эшкәртү процессында күп кеше катнашты. Ниһаять, әтиемнең шигыре эшкәртелгән вариантта гимн сүзләре итеп кабул ителде. Әтинең исеме мәңгеләштерелгән көн – минем иң бәхетле көнем, - дип аңлата Гөлшат Байтимерова.

Сүз уңаеннан, Гөлшат Байтимерова ул шигырьнең авторлык хокукына ия түгел, ул бу хокуклардан баш тарткан.

  • 2013 елның 28 мартында Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашучы депутатлар ТРның Дәүләт гимнын беренче тапкыр җырлый.
  • Гимн, дөньякүләм практикада каралганганча, 2 минут 30 секунд дәвам итә.
  • Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Ул Татарстан Республикасы дәүләт - татар һәм рус телләрендәге бербөтен шигъри текст булып тора. Гимнның музыкасы – Рөстәм Яхинныкы, сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы.

"Рамазан Байтимеровны күрмәделәр, бәяләмәделәр, мөмкинлек бирмәделәр"

Рамазан Байтимеровның Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булмавы мәсьәләсенә язучы Марат Әмирханов ачыклык кертте:

- Рамазан абый мине якташ дип йөртә һәм Казанга килгән саен кереп сөйләшеп тора иде. Ул һәр сүзен уйлап сөйләшә торган, салмак кеше иде, - дип искә алды ул Рамазан Байтимеровны. - Соңгы елларында без Аяз Гыйләҗев белән якын аралаштык. Бер авырып киткәч, янына барган идем. “Марат, мин бу тормышта күп хаталар ясадым. Бер хатаны сиңа әйтим әле”, диде. “Мин Рамазан Байтимеровны язучылар берлегенә алырга һәрвакыт каршы булдым. Бу минем бик зур ялгышым булды”, - диде. Алар хәзер икесе дә вафат инде. Әмма бөек язучы, вафаты алдыннан, Рамазан Байтимеровны шагыйрь буларак танып, сүзен әйтеп калдырды. Шагыйрьләрнең кайсыларына үз вакытында танылу килә, кайсыларына соңарып... Рамазан Байтимеров шундыйлардан. Ул татарның зур шагыйре буларак, вафатыннан соң танылды. Ул күкрәк киереп йөргән бик күп шагыйрьләрне дә егып салды. Шигыре Татарстан гимны булып яңгырау аның өчен бик зур бәһа.



Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров – Рамазан Байтимеровның якташы. Ул шагыйрь белән танышкан-аралашкан елларын хәтердә яңарта:

- Мин Рамазан Байтимеров белән Лениногорскида 1975 елда таныштым. Аларның күчеп килгән мәле иде. Безнең Лениногорскида Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе эшли иде. Шунда “Рамазан Байтимеров кайткан” диделәр, “Килгән” димәделәр, нәкъ менә “Кайткан” диделәр. Ул зифа буй-сынлы ир-егет иде. Ул безнең җыелышка килде һәм беренче килүендә биш шигырь укыды. Шигырьне күп кеше сөйли ала, ләкин шундый кешеләр була – алар сөйләгәннәр баш мие аша уза... Без аның белән шулай танышып киттек. Ул язучылар җыелышларында безнең шигырьләргә бәяләмә бирә иде. “Татарда шагыйрьләр күп, син Таһир икәнсең, Таһирлыгыңны шигырьләрең белән расла”, - дия иде.

Ул, киңәшләр биреп, безне гел күз уңында тотты. Үләренә бер-ике ел кала ул мине үзенә кунакка чакырды. “Таһир энекәш, кил әле, сөйләшәсе бар!” – диде. Без төне буе сөйләшеп чыктык. Ул күренекле композиторлар белән эшләп тә, ил күләмендәге конкурслар җиңүчесе була торып та, ябык конкурс булгач, алар халыкка килеп ирешмәде. Аның әсәрләре басылмавы һәм халыкка ишетелмәве – аның фронтовиклыгы нәтиҗәсе. Ул фронтта өч тапкыр яраланган, ул десантчы булган, һәм аның шундый холкы бар иде – беркайчан да ялагайлана белмәде, туры сүзле булды, хыянәтне кичермәде. Бу аның иҗат юлында комачаулады, әлбәттә. Мин кемнәр комачаулаганын да әйтә алам - ләкин кирәк түгел. Аның китапларын бастырмадылар. Ул бик шәп драматург иде, аның кырыклап драмасы бар. Аның берничәсе дәүләт театрларында да куелды. Ләкин Камал кебек академия театрына аның әсәрләрен алмадылар. Ул гомере буе моны авыр кабул итте, - диде Шәмсуаров. 

"Таланты булып та, сугышта кан коеп та, ил өчен барысын да эшләп тә аны күрмәүләре, аны дөрес бәяләмәүләре, аңа мөмкинлек бирмәүләре аның иҗатында да чагыла. Аның заман үзгәрер, мине аңларлар дигән ышанычы бар иде. Ул аңа үзе өлгермичә калды. Еллар үтте, замана үзгәрде – Рамазан Байтимеров бар!" - диде Таһир Шәмсуаров.




Таһир Шәмсуаров Рамазан Байтимеровның йөзъеллыгы киләчәктә зурлап билгеләп үтәр дигән өметтә: “Җитәкчеләребез уйланыр, без дә тырышлык куярбыз – Рамазан Байтимеров белән бөтен татар халкы горурланыр”, - ди ул.

  • Рамазан Байтимеров 1923 елның 5 апрелендә Башкорстанның Авыргазы районында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1958 елдан гомеренең ахырынача Лениногорск шәһәрендә яшәгән. 1989 елда вафат булган.

Татарстан Республикасының Дәүләт Гимны тексты:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100