Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар шоу-бизнесындагы Ал Кәҗә образы милли кинематографка да сикереп менде!

Моннан ике ел элек татар интернетына Ал кәҗә образы килеп керде. «Исмай, кал» дигән клиптагы төп образларның берсе – Ал кәҗә иде. Ал кәҗә бәтие, үсеп җитеп, татар кинематографиясенә кереп маташа.

news_top_970_100
Татар шоу-бизнесындагы Ал Кәҗә образы милли кинематографка да сикереп менде!

Казанда төшерелә торган “Кире” комедиясендә төп геройның символы – кәҗә. Ал төстәге кәҗә башы реклама афишаларын да бизи...

Казан дәүләт университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Кире” фильмының “презентация версиясен”, ягьни, визуаль эчтәлеген тәкъдим иттеләр. 

Кем кире – билгесез

Киренең җәя эчендәге тәрҗемәсе – “Упертый”. Күренекле тел белгече Фоат Ганиев төзегән “Татарча-русча сүзлеге” “упереться” сүзен күчерелмә мәгънәдә “киреләнү, үҗәтләнү, кәҗәләнү, аяк терәп каршы тору” дип бирә.

Дөресен генә әйткәндә, “кире” - татар телендә тискәре мәгънәле сүз, “үз киресенә каткан”, “киребеткән”, “кирегә сукалый” кебек сүзтезмәләр дә шуның дәлиле. Ә инде уңай мәгънәдә кирелек турында сүз бара икән – монысы инде үҗәтлек була, җәмәгать.

Оештыручылар фильмда Киренең кем яки нәрсә булуын әйтмәделәр. Әмма интернет киңлекләрендә Камил Ларинның ал кәҗә белән фото-видеога төшергә азапланган ярты минутлык видеосын табарга мөмкин. Анда ул Кәҗәгә “Кире” дип дәшә. Кәҗә малы фильмга кайсы геройның образын ныгыту өчен кертелә – оештыручылар анык кына әйтмәделәр. Визуаль эчтәлектән дөрес аңлаган булсак, Мансурныкыдыр инде. Илсөяр Дамаскин “Без төп геройның нинди дә булса хайваны булуын теләдек”, - ди. Ә кәҗәне ал төскә Мансурның кызы буяган ди - монысын Мансур ролен башкарган Фәнис Җиһанша әйтте.

Нуу, җәмәгать, татарның хәлле гаиләсе гомер кәҗә асрамаган инде, авылда кәҗәне ялгыз әбиләр генә асрый иде ул. Казанда да “Кәҗә бистәсе” татарлар яшәгән бистә булмаган. Ә монда кәҗә имеш... Әмма продюсер Татьяна Ивашкина әйтүенчә кәҗәнең кинематографиягә үтеп керүе “чит илдә бик зур популяр тенденция”. Сценарист Дан Дамаскин әйтүенчә, кәҗә проектка сценарийның икенче вариантында килеп кергән.

Сюжет: Ал кәҗәле кире Мансур

Сюжет буенча, татарча затлы журналда эшләүче (журналист булса кирәк) Мансур Казан үзәгендә үз йорты белән яшәп ята. Фильмның пресс-релизларында күрсәтелгәнчә, төп герой традицияләрне агрессив яклый, гел матур әдәби телдә сөйләшә, катлаулы техниканы кабул итми. “И вознаграждением за такую упертость нашему герою сто бед в обед, красавицы и умницы в качестве жены, дочери, сестры и зять китаец. Чего ж тебе ещё надо? Ответ на все вопросы - в фильме "Упертый" (Кире)”, – дип кинопродуктны рекламалый оештыручылар.

Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. Аның хатынын Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева башкара. Мансурны йортын сатырга ризалаттыру өчен Мәскәүдән җибәрелгән риэлтор - манкорт татар ролендә Татарстанның атказанган артисты Камил Ларин. Фильмны төшерүчеләр башта риэлтор роленең эпизодик кына булса да, актер тәкъдиме белән шактый зурайтылуын әйттеләр.

Күренгәнчә, фильмның рекламасы рус телендә бара, сценарий русча язылган. Тәрҗемә авторы турында төгәл мәгълүмат юк. Бары тик Гөлназ Җиһангирова булуы билгеле. Фильмның ике режиссерының берсе – Илсөяр Дамаскин әйтүенчә, геройның текстын Фәнис Җиһанша үзе эшкәрткән.

Кире кәҗәнең сәясәткә катнашы бармы?

Фильмда сәясәт һәм телгә кагылышлы вазгыять юк, дип ышандыра оештыручылар.

“Мин университет телевидениесе журналистының “Бу фильм мәдәниятне көчләп тагып булмау турында”, дип стендап яздыруын күрдем. Фильм, чыннан да, мәдәниятне көчләп тагып булмау турындамы?” – дип сорады шагыйрь һәм үзенең уңышлы гына актерлыкта сынап караган Айрат Бик-Булатов. Оештыручылар “стенага терәп” соралган сорауга “әйе” яки “юк” дип җавап бирмәделәр. “Фильм күпкырлы”, - диде алар һәм фильмның комедия жанрында булуына басым ясадылар.

Кыскасы, кичә фильмның  визуаль эчтәлеген күргән кеше буларак, аның сәнгати кыйммәте турында фикер йөртмәстән, комедия жанрындагы татар фильмын прокатка чыгару максаты белән төшерелүен генә раслый алам.

“Мама, купи!”

Ә ни өчен журналистлар белән бу очрашу оештырылды? Очрашуның максаты бер – журналистны әлеге фильм турында язарга кызыктыру. Оештыручылар төрле форматтагы мондый очрашуларның алга таба да булачагына ышандыра. Проектның максаты - комедия жанрындагы региональ продукт була алганны һәм аның үзен аклый алуын исбатлау. Якутия прокатта үзен аклый торган фильм төшерә ала, «Похабовск. Обратная сторона Сибири» региональ комедиясе прокатка чыгып үзен аклаган. Уфа режиссеры Айнур Аскаров “Из Уфы с любовью” комедиясе грант акчаларын аклый алырлык дәрәҗәдә прокатта тора алган. Нигә Казан командасы андый фильм төшерә алмасын ди?! Без булдырабыз!.. Әлеге мисалларны фильмның пиар-менеджеры Альбина Нафигова үзенең презентация чыгышы вакытында китерде.

Альбина Нафигова – Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры, берничә ел “Татаркино” оешмасында эшләде, хәзер берничә Татарстан фильмы проекты буенче актив эш алып бара, проектларның пиар-менеджеры. “Время кино” дирекциясе җитәкчесе.

“Без һәр баланың баш миенә үтеп керәчәкбез, аның әнисе кинотеатрга килеп безнең фильмны карарга тиеш. Ул аны “фу” яки “не фу” дип әйтә икән – безнең өчен шул нәтиҗә әһәмиятле”, - ди Альбина Нафигова “Кире” фильмы буенча.

 Кыскасы, фильмны төшерүче команда тамашачы дип аталган “кирмәнне” теләсә нинди ысуллар белән алырга әзер. Нинди генә юллар белән булса да, тамашачыны кинотеатрга китермәкче алар.

Гафу итегез, Альбинаны тыңлагач, уенчык кибетендәге “Мамакупи” күренеше күз алдына килә. Ягъни, сабыйның әнисеннән яңа уенчык сорап мыжгып торганы...

Кемнәр продукты?

Фильмның режиссерлары икәү: берсе – Рөстәм Рәшитов. Аның фильмографиясендә - “Айсылу” фильмының беренче өлеше һәм “Тапшырылмаган хатлар” тулы метражлы фильмы. Рөстәм Рәшитов Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Институтның кинематография һәм телевидение факультетында укыта. Икенче режиссер – Илсөяр Дамаскин. Ул музыкаль тавыш режиссеры белгечлеге буенча Санкт-Петербург профсоюзлар гуманитар университетын тәмамлаган. “Тапшырылмаган хатлар” фильмында Илсөяр икенче режиссер буларак катнашкан иде. Бу юлы аның статусы үскән – Рөстәм Рәшитов белән икесе бертигез дәрәҗәдә режиссерлар.

Кем сата?

Әлеге кинопродуктны сату өчен продюсерлар да ялланган. Аларны “Мәскәүдән Дима белән Таня” дип таныштырдылар, ягъни, Дмитрий Паклин һәм Татьяна Ивашкина. Әлеге продюсерлар пары өчен бу проект - Казанга күпер. Алар Татарстанга үтеп кереп, биредә үз проектлары буенча эшләргә җыеналар. Оештыручылар социаль челтәрләрдә “Кире”не рекламалап мәгълүмат биргәндә Дмитрий Паклинның Ю.Мороз, В.Тодоровский, В.Грамматиков, Н.Лебедев кебек режиссерлар проектында катнашуын, Татьяна Ивашкинаның үз фильмын төшереп, берничә фестивальдә гран-при алуын, сериаллар белән эшләвен яза.

Бюджет - билгесез

Фильмның бюджеты һәм финанс чыганаклары турында төгәл мәгълүмат юк. 5 миллион сум белән 20 миллион сум арасында дигән мәгълүмат кына әйтелде. Һәм дәүләт өлеше булмавын әйттеләр.

Шунысы да мәгълүм – “Кире” – фильмның вакытлы исеме түгел. Ул прокатка нәкъ шушы татар сүзе белән чыгачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100