Татар эстрадасы совет чорына кайтачакмы? Экспертлар фикере

6 Февраля 2018

Укылган: 1629 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татар эстрадасын тәртипкә салу өчен Татарстан Республикасында эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет төзелә.

Татар эстрадасында глобаль реформалар дәвам итә. Мәдәният министрлыгының быелгы коллегиясе эстрада турында уйлаучыларга һәм шул исәптән журналистларга да тагын бер җим бирде. Татар эстрадасында тәртип урнаштырырга тиешле эксперт-консультатив совет төзелә. Аның мәдәният министрлыгы канаты астында булуы мәгълүм, дәүләт органы буламы ул, иҗтимагый башлангычларда эшләрме – монысына министр чыгышында ачыклык кертелми.

Министр үз докладында эстрада проблемалары дип түбәндәге проблемаларны атады:

1. Җырчыларның уртача вокаль мөмкинлекләре;
2. Вокаль мәктәбе һәм культурасы булмавы;
3. Репертуарның начар булуы;
4. Аранжировкаларның начар сыйфаты. 

Министр үзе күзаллаган чишелеш юлын да бәян итте. Ул – продюсерлар, шоу-бизнес оештыручыларның профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлектә "Татарстан Республикасында эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив совет" төзелә. Проект әзер. Исемлек, әзер диярлек. Әмма әлегә бу темага ачыклык кертергә теләүче юк.

Бу Советның “Барс-медиа” ширкәте белән бәйле булуы мөмкин. Әгәр Президент бу ширкәткә килеп, аның эшчәнлеге белән танышкан икән – моның логик дәвамы булырга тиеш иде бит инде. 

Без Марат Гәрәевтән Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында оеша торган Эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив советның эшчәнлеге, анда “Барс-медиа”ның роле турында сорадык. Төрле продюсерлык үзәкләре белән хезмәттәшлек итмәгән татар эстрада җырчыларына нинди ярдәм күрсәтелергә мөмкинлеге турында белешәсе идек. Югары вокаль мәктәбе белән аерылып тормаган, әмма тамашачы яхшы кабул иткән җырчыларга Советның нинди ярдәм күрсәтә алуы турында белергә теләдек. Хәзерге вакытта концерт-фестивальләр оештыру эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр әзерләнүе билгеле. “Бу эстрадага кагылышлы концерт-фестивальләр Совет рөхсәте һәм ярдәме белән үткәреләчәк дигән сүзме?” дип “маңгайга терәп” сорадык. Татар телле талантлы җырчыларның чыгышларын федераль югарылыкта оештыру мәсьәләләре буенча да мәгълүмат аласы килгән иде. Әлбәттә, Советның “Үзгәреш җиле” фестивален үткәрү эшендә дә катнашу-катнашмавы кызыклы. Әлегә ширкәт әлегә бу мәсьәләләргә ачыклык кертүдән баш тартып, сорауларыбызга җавап бирмәячәге хакында белдерде.

Эстрада реформасы: экспертлар фикере

Эстрада реформасы Татарстанда күптән башланды. Аның беренче олы һәм кыйммәтле адымы – сыйфатлы эстрада моделенең стандартларын булдыру иде. Ул булдырылды диярлек. Һәрхәлдә, “Үзгәреш җиле” - шуңа зур омтылыш. Фестивальдә татар эстрадасы вәкиле яхшы вокал белән яхшы аранжировка кулланып, яхшы репертуар җырлый, димәк, стандартлар әзер. 

Инде бөтен татар эстрадасын шул стандартларга утыртасы гына калды. Ә монысы, аңлавымча,  яңа оештырылып килгән органга – Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында оеша торган Эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив советка тапшырыла.

Эстрада башкару сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт-консультатив советы министр билгеләп үткән эстрада проблемаларын - җырчыларның уртача вокаль мөмкинлекләре, вокаль мәктәбе һәм культурасы булмау, репертуарның һәм аранжировкаларның начар сыйфаты мәсьәләсен ничек хәл итәр? Әлеге пунктларга туры килмәгән, әмма үз тамашачысы булган җырчы белән нинди эш алып барыр? Болары билгеле түгел. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев әйтмешли, монополягә генә китермәсен.

Министрлыкның эстрада экспертлары исемлегенә кемнәрне кертүе мәгълүм түгел. Шунлыктан мин үз “экспертлар исемлегемне” төзергә мәҗбүр булдым, аларның кайберләренә шалтырата да алдым. Минем экспертларның фикерләрен ишетеп карыйк.

Венера Ганиева Эксперт советына үз кандидатурасын тәкъдим итә


“Мин министр сүзләре белән һич кенә дә килешмим. Бу дөрес бәя түгел”, - диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Үзгәреш җиле” фестиваленең “анасы”, татар эстарада җырчыларының остазы, профессор Венера Ганиева. Ул коллегиядә яңгыраган “как правило, средние вокальные данные певцов, отсутствие вокальной школы...” дигән сүзләрне күздә тотуын әйтте.

“Эстраданың түбән дәрәҗәсе дигән сүз өч ел элек Президентыбыз тарафыннан яңгыраган иде. Шул елны “Үзгәреш җиле” туды. Анда безнең эстрадабыз йолдызлары катнашты. Оркестр белән җырларлык дәрәҗәдәге җырчыларыбыз бар икән – эстрадабыз зәгыйфь түгел. Татар эстрадасының 70 процентын безнең җыр кафедрасы әзерләгән җырчылар алып тора. Вадим Захаров, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйховлар рәхәтләнеп үз концертларын бирәләр. Аларны түбән дәрәҗәдә дип әйтеп буламыни? Зур кунаклар кабул ителгән хөкүмәт концертларына да безнең җырчыларны чакыралар. Эстрадабыз түбән дәрәҗәдә булгач, нишләп министрлык безгә мактаулы исемнәр бирә?”

Венера Ганиева экспертлар комиссиясенә үз кандидатурасын тәкъдим итте. “Тәҗрибәле шәхесләр анда утырырга тиеш”, - диде ул һәм сыйфатлы эстрада рецептын да әйтте. Венера Әхәтовна эстраданы реформаларга түгел, ә бәлки Казан мәдәният институтын база итеп алырга кирәк ди. Уку йортында  “Җырлый торган талантлы яшьләрне кабул итеп, яңа буын эстрада җырчылары тәрбияли башларга кирәклегенә” басым ясыйалды.

Зәйнәп Фәрхетдинова: Примадоннаның рецепты бар, әмма эксперт итеп чакырмасалар, моны беркем белмәячәк


“Әгәр без Зәйнәп белән бу Совет экспертлары исемлегенә керәбез икән – конкрет фикерләребез, төгәл рецептларыбыз бар – без бик рәхәтләнеп катнашырга әзер”, - диде Зөфәр Билалов. 

Әлегә бу мәсьәләдә алар белән киңәшүче булмаган.

Фирдүс Тямаев эксперт советына сыер савучыларны кертергә кирәк дип саный


Татар эстрадасының иң күп касса җыючы популяр артистларының берсе Фирдүс Тямаев та экспертлар советында эшләргә каршы түгел. Ул экспертлар советына министрлык вәкилләре һәм кассалы җырчылар белән бергә халык вәкилләрен – сыер савучыларны, шоферларын кертү яклы.

Ә инде министр әйткән теге “средние вокальные данные”га килсәк, Фирдүснең катгый фикере бар. “Тарихка керсәк, кайсы легендар җырчы вокал белеме алган? Барысы да Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талант белән халык күңелен яулаган. Вокалдан кала кешенең энергетикасы да була, - диде ул. - Татарстанга килгәндә, мин бездә көчле вокалистлар бар димәс идем. Рус эстрадасын алыйк, Газмановта вокал бармы? Мин, мәсәлән, Кузьмин фанаты. Аны, вокалына карап, начар җырчы дияргәме? Яхшы вокал урыс эстрадасында Басковта гына бардыр ул”.

Фирдүс Тямаев безнең аранжировкалар да начар булмавын, безнекеләрнең дә “шул ук Америка программалары буенча” эшләвен әйтте. Танылган аранжировщик Марат Мухинга Мәскәүдә дә мөрәҗәгать итүләрен әйтте.

“Без хәзер җанлы яңгыраш дия башласак, концерт билетлары бәясе 3000 булырга тиеш. Урыс эстрадасының андый мөмкинлеге бар, безнең юк. Менә Лепсны республика чыгыш ясарга чакырса, ул 12 миллион сум тора, ә Тямаевны чакырсалар – 70-80 мең сум, әле аны да вакытында түләмичә интектереп бетерәләр. Без бүгенге көндә үзебезне һәм тагын төркемдәге 14 кешене ашатабыз, аренда түлибез, клуб директорына түлибез... – дип зарланып алды ул. -  Ул совет белән миңа нәрсә эшли аларлар икән? Телевидение-радиога кертмәсәләр генә..." 

"Халыкка каршы килеп булмый бит. Без әкрен генә үсәбез. Мин җанлы тавыш белән баянга җырлыйм, гитарачы алдык, саксофончы алабыз, Уфадан курайчы кайтарабыз. Күп җырчылар фонограммага җырламый башладылар. Күпме чәйнәделәр бу теманы, ә бит бөтен җирдә тере тавыш белән җырлап булмый. Стадионнарда тере тавыш белән чыгыш ясый алмыйсың. Пирамидада, мәсәлән, видео матур чыксын өчен үз аппаратыбызны куйдырмыйлар. Без ыңгырашканыбыз да ишетелсен өчен үзебезнең ун колонканы тезеп куябыз – без шуңа өйрәнгән”.

“Бар укыган җырчылар, бар талантлы җырчылар. Вокаллы җырчылар бар – тамашачы кабул итми, димәк энергетика юк, изюминкасы юк. Тамашачы белән контакт юк икән – бернишләп булмый. Мин, димәк, кешене ни беләндер алганмын, - дип дәвам итте Фирдүс. – Мин вокал дәресләре алырмын дигән идем, бер акыллы кеше әйтте, “Вокалга йөрсәң харизмың бетәчәк, диде. Халык алдында югалтасың” диде. Ә безгә халык мәхәббәте кирәк”.

“Эксперт-консультатив совет реаль киңәш бирә торган орган булса ярый ул. Әмма “Барс-медиа” - бизнес компаниясе. Совет аларныкы булса, “Барс-медиа”да яздырылган җырлар гына дигән шарт куелырга мөмкин. Барс белән контракт булырга тиеш булса, бу инде монополиягә китә”, - дип борчылуын да белдерде популяр җырчы.

"Салават Миңнеханов үзе турында: "Салават Миңнеханов - это качество, мин кайчагында Барс белән дә киңәшәм"!


“Мин министрны бик хөрмәт итәм. Ул – креатив егет. Әмма ул эстраданы ничек фильтрлар икән? , - диде Салават Миңнеханов министр фикерләре һәм төзеләчәк Совет турында уйланып. – Айрат Миңнемуллович фильтр кертеп нишли ала? Кемнәрнедер радио-телевидениегә кертмиләр һәм республиканың мәдәният йортларына чыгармаячаклармы? Дөресен әйткәндә, тиздән телевидение белән радио бетәчәк, киләчәк – Интернетта”.

Салават Миңнеханов үз продукциясенең сыйфатлы булуы турында сөйләргә ярата: “Без үз продуктыбызга бик җитди карыйбыз. “Говоришь Салават Миңнеханов - подразумеваешь качество, говоришь качество – подразумевашь Салават Миңнеханов”, дигән фикер дә йөри башлады, - ди ул һәм җентекләп клипларны “Властелин колец”, “Трансформер”ны төшерә камералар белән төшерүен, шәләй-вәләйләр белән эш итмичә, Татарстанның иң текә аранжировщиклары, көчле монтажерлар белән эшләвен, Ютубта клипларын миллион - миллион ярым кеше каравын санап үтте.

“Барс-медиа” реаль шоу-бизнес ясый ала торган бердәнбер продюсерлык үзәге. Алар татар эстрадасын яхшы аңлыйлар. Мин кайчагында үзем дә алар белән киңәшәм. Алар бик компенентлы, - диде үзе дә кайчандыр “Барс-медиа” аша танылган Салават Миңнеханов. - Алардан тыш кем катнаша алсын инде? Алар монда кайныйлар. Тик объектив булсыннар иде. Үз артистларны гына алга үткәрмәсеннәр. Алар белән эшләмәгән артистларга нинди мөнәсәбәт булачак? Министрлык белән дә шул ук хәл. Билгеле бер артистлар кастасы бар. Алар төрле халыкара чараларда, чит илләрдәге сабантуйларда катнашалар. Ә башкаларга, әйтик, миңа нишләргә?”

Салават үзенең махсус музыкаль югары белеме булмаса да, вокаль буенча шәхси дәресләр алуын әйтте. “Диплом күрсәткеч була алмый. Күрсәткеч – профессионализм, тәҗрибә һәм омтылыш”, - диде ул һәм министрга уңышлар теләде.

Ландыш Нигъмәтҗанова: Ярдәм булмаса, татар эстрадасы төшеп кала инде ул!


“Минем фикеремчә, әлбәттә, кирәк әйбер, - диде җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова. - Чөнки, минем аңлавымча, әгәр дә дәүләт татар эстрадасын үстерүгә көч куя икән, артист өчен җиңел була”.

“Татар эстрадасы төшеп калган, дибез... Әлбәттә, ярдәм булмаса, төшеп кала инде ул. Артист шәп чыгыш ясасын өчен аның йөзе генә түгел, киеме генә түгел, җыры гына түгел, бөтен нәрсәсе кирәк - сәхнә бизәлеше, бию. Шуңа күрә дәүләт бераз булышса, бәлки, ниндидер план куйса, артистлар өчен ярдәм булыр иде”, - ди ул.

Айдар Галимов: “Тегесен сызып ташласыннар, монысын кертмәсеннәр – андый орган булса, кирәкми!”


Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора. “Эстраданың хәле мактанырлык димәсәм дә, бетереп тә ташлыйсы килми. Яхшы яклары да, берникадәр төзәтәсе җирләре дә бар, - диде ул. - Конкуренция дә бар – анысы да яхшы. Техник ягы да карала. Эстрада шоу-бизнеска әйләнә, әмма шулай булмаса, ул үсә алмаска мөмкин – дәүләт җилкәсендә кала алмый бит. Шул ягы да бар – техник ягын камилләштерәбез дип, аранжировка, ут дип, тавыш дип, бизәлешләр дип, иң төп нәрсә җыр икәнлеген онытып ташлыйбыз”.

Айдар Галимов мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгышында яңгыраган эксперт-консультатив совет мәсьәләсенә бераз шикләнебрәк карый: “Ә кем була соң ул эксперт советында? Бәлки, авторитетлы экспертлар җыелыр. Әмма ул җәзалый торган органга әверелмәсме? Әйдәгез, тагын бер чиновниклар органы ясап куйыйк: тегесен сызып ташласыннар, монысын кертмәсеннәр – андый орган булса, кирәкми! Эстраданы алай төзәтеп булмый! Әгәр дә консультатив фикер була икән, юнәлтеп җибәрсәләр, киңәш бирсәләр, ярдәм итсәләр – бәлки кирәктер дә. Тик бюрократлыкка әйләнмәсен! Эстрада үзен-үзе төзәтергә тиеш!” – ди ул.

Альберт Исмаил: "Казан ул барыбер колхоз үзәге булып кала"


“Бу тулаем сафсата, - диде креатив музыкант Альбер Исмаил. - Беренче планда коммерция уңышын максат итеп куйган ширкәтнең бу эштә катнашмавы шарт. Нишләп әле ул дәүләт функциясен үтәргә тиеш?! Эстрадага бозыклыкны, зәвыксызлыкны кертүчеләр дә "Барс”лар үзләре бит. Министрның эстрадага тәртип кертәчәгенә ышанмыйм. Эстрадага тәртип кертүче кадрлар юк диярлек. Казан ул барыбер колхоз үзәге булып кала. Зур авыл. Бөтен нәрсәне акча белән генә хәл итеп булмый шул. Ул бит спорт түгел...”

Зөфәр Хәйретдинов: “Советтан совет чоры исе килә”


“Бу бит демократик хокукларны кысу. Кем ничек тели – шулай җырлый, кем ничек тели – шулай киенә. Моны калыпка салырга тырышудан “совет чоры” исе килә, - диде Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов. - Халык үзе хәл итергә тиеш. Халык кабул итсә – җырлыйсың, итмәсә – җырламыйсың. Шул гына! Син бу киемне кимә, бу җырны җырлама дип күрсәтү – цензура була. Мондый Совет кем белән берлектә төзелсә дә, хөкүмәтнең моның белән шөгыльләнүе бик начар".

Фикерләр








Мәдәният

Мирас: Муса Җәлилнең үз куллары белән туплаган альбомы һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотолары

Муса Җәлил музей-фатирындагы иң кадерле экспонат - герой-шагыйрь үз куллары белән төзегән мемориаль альбом. Әлеге тарихи ядкарь белән музей кунаклары таныша алмый иде. Тиздән альбомны теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты да әзерләнә. Интертат укучылары альбом белән хәзер үк таныша ала. Музей хезмәткәрләре “Татар-информ” өчен махсус әлеге альбом белән таныштыру оештырды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла