Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Илгиз Зәйниев: “Әгәр берәр вакыт татар халкына инкыйраз булса, монда татар халкы гына гаепле булачак”

Илгиз Зәйниев - "шәһәрчеләр"нең театрдагы хәзинәсе. Күпкырлы һәм күп эшләүче иҗатчы: талантлы драматург һәм режиссер буларак билгеле.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Илгиз Зәйниев: “Әгәр берәр вакыт татар халкына инкыйраз булса, монда татар халкы гына гаепле булачак”

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.


Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер. Эш урыны - Камал театры һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры. Татарстанның күп театрларында спектакльләр куя. Узган сезон премьералары - Камал театры, Казан яшь тамашачы театры, Әлмәт театры, Чаллы курчак театры. Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниев куйган "Сак-сок" спектакле белән "Алтын битлек" театр премиясе номинанты булды. Бу - Илгиз Зәйниевның курчак театрында дебюты иде. Быел драматургның балалар пьесалары тупланган "Бәби" исемле  китабы басылды.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Илгиз Зәйниев белән без Иске татар бистәсендә – Каюм Насыйри урамында сөйләштек.

Илгиз, син ниндидер урыннарның иҗат кешесенә илһам-рух бирүенә ышанасыңмы? Бүген монда – Яңа татар бистәсенә килдек. Яшәгән урының Аккош күлендә Мөдәррис Әгълам иҗат иткән урыннар.

- Чынлап торып ышанам дип уйламыйм, ләкин һәр кешегә үзенә җайлы, рәхәт булган җирләр бардыр. Мин институтта укыганда без бер бүлмәдә алты кеше яши идек, шунда да утырып яза идем. Театрның базасы дип атала иде инде ул. Тукай урамында XIX гасырда төзелгән йорт иде. Анда ничектер рәхәт иде. Фикер җебен эләктереп алсаң, кайда да эшләргә була: автобуста да, гримеркада да, сәхнәгә чыгар алдыннан да язган бар. Ә болай, килешәм, инкарь итмим. Руслар әйтмешли, “намоленное место”, космос тарафыннан нидер төшкән, юллар ачык булган урын. Син туры шул порталга эләгәсең дә, эшләргә җиңелрәк була, дигәндәй. Театр кешесе булгач, театраль әйберләргә ышанам һәм ул миңа кызык.

-  Ә Аккош күле – татар язучыларының совет чорында зур әсәрләре туган урын илһам бирәме?

- Мохит дигән әйбер бардыр инде. Анда яшьләрнең аз булуы гына кыенрак. Элек бит инде ойма да булмаган, бөтенесе йөрешеп яшәгәннәр. Хәзер язучылар янында яшәсә дә, һәр кеше аерымрак яши. Ләкин монда Мөдәррис Әгълам йөргән, монда Хәсән Туфан яшәгән дигән уй ничектер күңелне җылыта.

Илгиз Зәйниев иҗади берлекләрнең киләчәген продюсерлык белән бәйли

Язучылар темасын дәвам итеп, иҗади берлекләр темасына сөйләшик. Ул берлекләр хәзерге заман кешесенә ни дәрәҗәдә кирәк һәм идеалда син аны ничек күрәсең?

-  Бу авыр сорауга мин генә җавап бирә ала торган булса, аны күптән хәл иткән булырлар иде. Бүгенге көндә берлекләр Совет заманы калдыгы кебек кенә кабул ителә. Күпчелек очракларда ул шулай булып кала да. Мәсәлән, мин ике Берлектә торам. Аның берсе - Театр әһелләре берлеге, икенчесе – Язучылар берлеге. Язучыларныкы – Татарстанныкы, Театр әһелләре берлеге Россиянеке санала. Яшьләргә ярдәм итү ягыннан караганда, Россия акчасы белән җиңелрәк эшләнә һәм мөмкинлекләр күбрәк. Ә икенче яктан караганда, Татарстанда яшьләргә мөмкинлекләр күбрәк – мин чынлап әйтәм, бер ялагайлану юк. Мәскәүдә бу яктан сине санга суга башлаганчы картаеп бетәргә кирәктер, миңа калса. Бездә 18, 19, 20 яшьлекләрнең китаплары чыкты, минем спектакльләр куелды. Ә грантлар, стипендияләр мәсьәләсендә, әлбәттә, Театр әһелләре берлегендә эш яхшырак. Киләчәктә ничек булу мөмкинлеген күз алдына да китермим. Алар продюсерлык функциясен үзенә алса, бәлки, дөресрәк булыр иде. 

Бездә бит хәтта китап бастыру мәсьәләсендә конкуренция юк. Татарстан китап нәшрияты - монополист. Элеккеге заманнардагы кебек автор өчен сугышу юк. Ул ике яклыдыр инде: бәлки, без – авторлар, сугышырлык әсәр иҗат итә алмыйбыздыр. Китап бастыру бездә бизнеска корылмаган. Ә бит Достоевскийларны, безнең Тукайларны да, алдан гонорар биреп куеп, язарга этәргәннәр. Кайбер бөек әсәрләр шулай язылган. Автор акчасын алдан алгач язарга тиеш булган, чөнки акчаны кире кайтара алмаган. Достоевскийның “Игрок” романы, мәсәлән, шулай язылган. Бурычлары булмаса, ул аны язмас та иде, бәлки. Тукайлар чорында да көчле булган ул. Бизнеска корылгач, нәшрият үзе акчаны кайтарып алырлык әйбергә генә түли. 

Зифа апа Кадыйрованы һәм башкаларны еш кына сүгәләр. Ләкин мин китап индустриясендә, русча әйткәндә, чтиво булырга тиеш дип саныйм. Булырга тиеш андый китаплар: аларны вакыт үткәрү өчен укыйсың. Мин моны кимсетеп әйтәсем килми, аның жанры шундый, аны бернишләтеп тә булмый. Детектив жанры, мәхәббәт романнары... Ул булырга тиеш, кеше шуннан башлар да, бәлки, тирәнрәк әдәбиятка керер. Бөтенесе дә беренче көннән утырып Шопенгауэрны, Маркесларны укырлар дип уйламыйм. Бәлки күп кешегә ул кирәкмидер дә. Китап укыган кеше күпмедер тәрбия ала һәм начарлык кылырга сәләтсезләнә, миңа калса.

Димәк, безгә әдәби һәм мәдәни менеджерлар кирәк.

- Әйе, миңа калса, шулай. Кеше укымый дип әйтеп булмый бит. Зифа апаны укыйлар. Башкортстанда язучы Айгиз Баймөхәммәтовның да тиражлары зур - укыйлар. Марат Кәбировны укыйлар. Зөлфәт Хәкимнең китаплары чыкса – таралып бетә. Нәбирә Гыйматдинованы яратып укыйлар. Димәк, уку бит бар.

Бу функцияне дәүләт үз өстенә алырга тиеш дип саныйсыңмы? Әллә коммерция структуралары, ниндидер шәхесләр барлыкка килергә тиешме?

- Миңа калса, ул китап бастыру бизнесы булырга тиеш.

-  Без моны дәүләт өстенә аса алмыйбызмы?

-  Дәүләт ул социаль як белән шөгыльләнергә тиеш, минемчә. Аллага шөкер әле, дәүләт кайбер функцияләрне үз өстенә ала. Дәүләт акчасы ул беркемнең дә акчасы түгел дип санала бездә, нишләптер. Андый акча ул коррупциягә дә, башка әйбергә дә бирешә дип әйтергә кирәк. Бизнес акчасы булса, ул минем акчам икән, мин инде аны уйлыйм кемгә бирергә икәнен, мин моны бастырсам, сата аламмы, сата алмыйммы. Яки мин аңа әйтә алам: болай төзәтсәң – мин бастырам, болай төзәтмәсәң – мин бастырмыйм. Сыйфат өчен ул яхшырак. Ә дәүләт карамагында булганда, ул “галочка” өчен генә эшләнергә мөмкин кебек.

Илгиз, ә безнең бизнесменнар кызыгырлык бизнес ясап, татар китабы чыгарып, аны укырлык сандагы халкыбыз бармы әле? Татар әдәбияты бизнес була аламы?

-  Аудитория кечерәк инде. Рус китабын татар да, чуваш та - Россиядәге ничә миллион халык укый ала. Хәзер татар күпме санала ул – белмим дә инде - шуның 10-20 проценты укыса да, бу ниндидер тормышны алып барырлык бик үк зур булмаган бизнес булырга мөмкин. Әйбәт әсәр булса, аны бит тәрҗемә итәргә дә мөмкин. Безнең Язучылар берлегенең Россиянекеннән аерылуының бер начар ягы бар – без конкурент мохитен кечерәйткәнбез һәм үзара гына көрәшәбез. Башка көчле авторлар белән көрәшү юк. Ул азрак ялкауландыра.

Илгиз Зәйниев татар булырга теләгәннәрне генә татар итеп санау яклы

-  Гел бирелә торган сорау инде: рус телендә язучы татар кешеләрен без үз язучыларыбыз дип саный алабызмы? Аларны үзебезгә якынайту өчен нишли алабыз?

- Минем карашларым бүтәнчәрәк. Бу хакта әйткәнем дә бар инде. Мәсәлән, мин үземне татар кешесе дип саныйм һәм ул миңа проблема түгел. Мин балаларымны да татарча тәрбияләргә тырышам һәм минем балаларым киләчәктә татарча сөйләшерме дип бик борчылам. Безнең хәлебез шундый инде: милләтне саклап калырга тырышабыз. Андый кыенлыклары булмаган милләт ул гел милләте турында уйлыйдыр дип уйламыйм. Инглизләр өчен инглизнең инглиз телен белүе - гадәти әйбер. 

Мин кемнедер мәҗбүр итеп татар ясауны, гомумән, аңламыйм. Татар үзен рус дип атый икән, рус булсын. Нәрсәгә безгә андый кеше?! 

Кемдер татар телен белми икән, тормышына шулай туры килгән – нишләтәсең, рус мәктәбендә укыгандыр, мохите шулай булгандыр, вакытында уйлап бетермәгәндер, кирәксенмәгәндер, ләкин кеше телне белмәгән очракта да үзен татар дип саный икән, миңа калса, ул кеше татар. Һәр кеше үзе хәл итә: бүген мин үземне яһүд дип атыйм икән, мин яһүд, димәк. Минемчә, шулай. Ә көчләп казып чыгарып, Куприн да татар булган, теге дә татар булган, бу да татар булган дию нәрсә бирә безгә?! Болай да җитәрлек үзләрен авыз тутырып татар дип атарлык булмаганнар. Нәрсә беренчел булырга тиеш: мин – татармы, мин – кешеме? Әгәр син татар икән, әмма яшәешең буенча, гомумән, кеше түгелсең... Кем әйбәтрәк: кешелекле русмы, әллә җирбит татармы? Әлбәттә, без хәзер шундый хәлгә куелган – төрле ысуллар белән, кайчагында абсурд дәрәҗәсенә җитә торган ысуллар белән, татарлыкны исбатларга тырышабыз. Ләкин һәрвакыт кеше булуыңны онытмаска кирәк. Башка милләтләр уйлап чыгарган әйберләрне дә куллануыңны онытмаска кирәк. Кешелек дөньясына нәрсәдер бирергә тырышырга кирәк. Шуның белән син үз милләтеңә күбрәк бирәчәксең. Үз профессияңдә чын мәгънәсендә дөньякүләм оста булырга кирәк. Шул вакыт кешеләр: “Бу кем икән соң?” дип Википедиядән кереп карарлар. “Илгиз Зәйниев татар, родился там-то, там-то, - дип. - Кызык халык икән бу татар”, дип. Шуннан татар халкының дәрәҗәсе күтәрелә дип саныйм мин үзем. Бәлки, хаклы түгелмендер.

Синең өчен нәрсә ул инкыйраз? Бер егетебез инкыйраз таймеры да ясап куйды бит инде. Интернет киңлекләрендә эшләп тора, 85 ел вакыт күрсәтә.

-  Инкыйраз үлү, бетү дигән мәгънәдә – дөрес аңлыйм бит, әйеме? Әгәр берәр вакыт татар халкына инкыйраз булса, монда татар халкы гына гаепле булачак. Ничек кенә бу сүзләрне әйтү авыр булмасын (ишеткән кешегә дә җиңел түгелдер) ләкин без үзебез гаепле булачакбыз. Безнең әле беркем дә татарча сөйләшмә дип авызыбызга сукмый. Менә бит, татарча сөйләшеп утырабыз, беркемнең дә килеп әйткәне юк. Совет заманында трамвайларда татарча сөйләшергә ярамаган, алай да кешеләр сөйләшкәннәр. ХХ гасыр башына кадәр рус телен өйрәнү кяферлек саналган – шуңа белмәгәннәр икән алар. Махсус өйрәнмәгәннәр. Рус телендә укыган кешегә шайтан булыша дип санаганнар. Үзеңне басып алган халыкның телен өйрәнү түбәнлек саналган. Мин моны бер китаптан укыдым да, шаккаттым. 400 ел рус янында яшәп, ничек өйрәнә алмадылар, дип аптырый идем, юк, махсус өйрәнмәгәннәр икән. 

Татар теленә беренче чиратта үз балаңны өйрәтергә кирәк. Бәлки, тормыш алып бару өчен, тамагын туйдырырга ул аңа кирәкмәс тә. Ләкин ул аңа кеше буларак кирәк булырга тиеш. Ул үз телен белмәсә, тулы шәхес һәм тулы кеше була алмый, минемчә. Шул сеңсә – барысы да белерләр иде. Үзебез бит баланы рус садигына илтеп бирәбез, бала русча әйтсә, русча җавап бирәбез. Үзебез бит! Безгә моны беркем дә килеп эшләми. Безгә шулай җиңелрәк. Бала мультиклар карый, алар татарча булса, күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк тә булыр иде. “Шаян ТВ” каналын ачмакчы булалар. Җитәрлек дәрәҗәдә әйбәт итеп эшли алсалар, телне саклау өчен зур эш булачак. Бер көндә генә бездә мультик төшерергә өйрәнә алмаслар анысы. Чит ил мультфильмнарын сатып алып әйбәт дубляж эшләсәң дә, ул инде зур эш булачак.

Илгиз Зәйниев каты итеп әйтә: милләт бетсә үзебез гаепле

Илгиз, моңарчы татар дөньясына татар телле татарларны авыл бирде. Хәзер бу чыганакның саегып баруын күрәбез. Авыллар да бетеп бара, булганнарында да балалар русча сөйләшә башлады. Синең киләчәк авылына өметең бармы?

- Мин үзем күптән түгел генә кайткан идем. Урам буйлап үттем. Ике-өч төркем балалар үтеп китте – үзара русча сөйләшәләр. Бездә дә русча сөйләшү бар иде. Ләкин ул Үзбәкстаннан кайткан дустыбыз булган өчен иде, без аның белән аралашып русча сөйләшергә өйрәндек, ә ул биш-алты ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәнеп җитә алмады. Ләкин ул булмаганда без татарча сөйләшә идек. 

Тагын бер сәбәп - Ана капиталы. Татар авылларында башка авылларга караганда йортлар әйбәтрәк. Әбиләр-бабайлар үлгәч, йорт бушап кала, ул әле яшәрлек була, бүтән милләт кешеләре ана капиталына шул йортларны сатып алалар. Алар киләләр һәм авылны инде чиста татар авылы дип атап булмый башлый. 

Интернетның җайлы һәм җиңел килеп керүе, кызыклы контентның рус телендә булуы да үз ролен уйный. Хәзер инде авыл белән шәһәрнең аермасы зур түгел, минемчә. Киләчәктә тел проблемасы авылда да булачак һәм аны хәл итү юлы бер гаиләдер инде.

-  Димәк, син гаиләгә генә өмет баглыйсың?

-  Әйе, гаиләгә һәм кешенең үзенә.

-  Ләкин бит бөтен гаиләнең башлыгы да Илгиз Зәйни, Батуллалар түгел. Без бөтен татар гаиләсенә дә өмет баглый алабызмы соң?

- Менә каты итеп әйтәм. Әгәр дә без баглый алмыйбыз икән, әгәр дә моны һәр кеше үзе эшли алмый икән, бөек майя цивилизацияләре дә үлгән, нишләп татар гына яшәп калырга тиеш?! Без кем шулкадәр? 

Әгәр ул безнең үзебезгә дә кирәкми икән, ул нигә башка бер кешегә кирәк булырга тиеш? Менә шул гына – бетә икән, бетә инде – нишләтәсең?! Шуңа әйттем бит: үзебез генә гаепле булачакбыз. Барысы да безнең кулда. Пирамидалар төзегән халыкларның да милләтләре беткән. Нишләп безне генә тарих саклап калырга тиеш?! Без кем шул кадәр? Безнең үзебезгә кирәк булса, ул әле сакланырга мөмкин. Ә каяндыр ниндидер абзый килеп аны саклап калмаячак. Дәүләт кенә тыгылып та, саклап калмаячак. Дәүләт ул күбрәк акча белән эш итә. Кешенең ашарына булуын кайгырта. Аның беренче чираттагы эше шул, миңа калса. Черчилльнең сугыш елларындагы бюджетны каравы турында сөйлиләр бит әле. Сугышка, сәламәтлеккә, мәгарифкә күпме акча биреләсе язылган. Черчилль карый да: “Ә мәдәният кайда?” ди. “Нинди мәдәният инде, сугыш бара бит”, диләр. “Әгәр дә мәдәният булмаса, нәрсәгә сугышып торырга?!” ди ул. Аларда шулай, аларның тамаклары күптән тук, алар мәдәният турында да уйлый алалар. Ә без әле тамагыбызны туйдыра алмыйбыз.

Сәнгать милләтне саклый аламы? Театр, кино...

- Минем балаларым бүгенге көндә төрекчә мультик карыйлар. Төрекләр үзләре төшергән дә түгел бугай әле, төрекчәгә дубляж ясалган. Ләкин аларга ошый – музыкасы матур, алар аны төрекчә җырлап йөриләр. Инглизчә, русча да карыйлар. Шундыйлар татарча булса, бүтән милләтләр дә караячаклар. Телне аңламасалар да, караячаклар. Без бит инглиз телендәге җырларны тыңлыйбыз. Бөтенебез инглизчә беләбезме әллә?! Музыка буларак тыңлыйбыз. Аннары монда нәрсә язылган икән дип, текстын кереп карарга мөмкинбез. Языгыз шундый җырны татар телендә – бөтен дөнья тыңлап, аңламаса да, җырлап йөрсен ул аны!

Ә без аны яза алабызмы?

- Ә нишләп? Безнең ике кулыбыз, ике аягыбыз бар, башыбыз бар - өмет әле юк түгел. Бөтенесе дә милләтне саклауга эшли. Аерым китап кына, аерым кино гына, яки аерым театр гына саклап кала ала димибез. Бөтенесе бергә эшләргә тиеш – миңа калса, шулай.

Халыкта һәрвакыт үз фикерен әйтә һәм аның фикере җәмгыятькә кызыклы булган шәхесләр була. Ил агасы, аксакаллар... Аяз Гыйләҗевлар бар иде, Туфан абыебыздан сорый идек. Хәзер безнең – журналистларның, фикер сорардай кешесе дә юк. Андый кешеләрне – ил агасы булырдай татарларны без табып бетерә алмыйбызмы, әллә алар калмадымы? Бәлки, инде яшьләрдән сорар заман җиткәндер?

- Миңа калса, һәр өлкәдә аерым кешеләре бардыр. Ә бөтен кеше өчен авторитет булган кешеләрнең соңгысы Туфан абый булгандыр.

Ә андыйларның булмавы нәрсәгә бәйле?

- Инкыйразның сәгатен эшләтеп җибәргәннәр бит инде. Теләсә нинди мәсьәлә буенча барып киңәш сорардай кеше юктыр, мөгаен. Әдәбият өлкәсендә булса, мәсәлән, Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать итәм. Драматургиядә минем өчен 1нче номер – Зөлфәт Хәким.

Театр елыннан татар театры һәм татар артисты нәрсә көтә ала? Без аннан “үз кисәгебезне” алып кала алабызмы?

- Парклар елында парклар төзелде – нәрсәдер алып кала алдык. Театр еланда да булыр инде. Ялгышмасам, анда Фәрит Бикчәнтәев тә комиссиягә кертелгән бугай. Бик әйбәт. Фәрит абый Татарстан өлешен кайгыртыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә Татарстанда берничә театрга бина кирәк. Чаллыда бер театрның да юньле бинасы юк. Түбән Камада... Казанда Рус ТЮЗының бинасы авыррак хәлдә. Миңа калса, иҗатка тыгылмыйча, шул якны кайгыртсалар яхшырак булыр иде. Ләкин киресенчә, иҗаттан башларга мөмкиннәр. Анысы куркыныч.

Синең өчен теләсә кайсы чордагы иң бөек татар шәхесе.

- Һәр кешенең үз бөек шәхесе була, миңа калса, йогынты ясаган шәхес. Тукайны атыйммы инде?! Тукай атасаң да Тукай инде, атамасаң да... Ул чорны алсак, миңа калса, Фатыйх Әмирхан бәяләнеп бетмәгәнрәк шәхес. Тукай үз тирәсенә халыкны җыеп нәрсәгәдер рухландыра торган кеше булмаган. Фатыйх Әмирхан бөтенесен, Тукайны да, үз тирәсенә туплап, рухландырган. Ул әйдәп баручы булган. Ә Тукай ул бөек булган, ләкин рухландыручы булмаган. Бәлки, белеп тә әйтмимдер. Ул гений, ләкин үзе генә. Ул бердәнбер Сүнчәләй белән әйбәт хатлар алышкан. Билгеле, ул иҗаты белән йогынты ясаган, әмма яшьләр лидеры буларак түгел. Фатыйх Әмирхан онытылганрак шәхес. 

Безнең бөек дин галимнәребез дә бар. Бәлки, аларны мөфтият кайгыртырга тиештер. Дин галимнәренең хезмәтләрен гамәлгә кертү җитми. Алар бит хатын-кыз кешеме юкмы дип кенә уйлап утырмаганнар, җитдирәк мәсьәләләрне дә кайгыртканнар. Муса Бигиевны, мәсәлән, Төркиядә күбрәк яраталар. Ул бит дәреслекләр язган кеше. Гарәп илләрендә аның дәреслекләре буенча укыганнар. Без Куприннан татар ясарга тырышабыз, ә Муса Бигиев татар кешесе гарәпләргә гарәп теле укыту буенча дәреслек яза. Бүген кешедән чыгып сора – аның кем икәнлеген дә белмиләр. Без аннан “Коръәннән хата тапкан”, дип Тукай көлгәнне беләбез. Ә бит ул, чыннан да, тапкан, Коръәннең үзеннән түгел, басмасыннан хата тапкан - бер хәрәкәнең дөрес куелмавын исбат иткән. Безнең шундый дәрәҗәдәге кешеләребез булган. 

Ә минем үзем өчен иң бөек кеше ул – Шамил абый. Шамил Закиров. Ул ХХ гасыр башындагы матур үрнәкләрне дәвам иткән кеше. Безнең капустникта “Есть подозрение” дигән бер шаяру бар иде. “Есть подозрение, что Шамил Зиннурович дед мороз, только его новый год – круглый год”.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100