Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов хәйрия концертын уздырды: "Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел"

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларын башлап җибәрде. Филармония янындагы скверда кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары авыру балаларга акча җыю ниятеннән концерт куйды.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов хәйрия концертын уздырды: "Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел"

Филармония бакчасына халык концерт башланырга бер сәгать алдан ук килеп, сәхнә каршына куелган әрҗәгә акчасын әкренләп сала да башлады. Акча бертуган игезәк 12 яшьлек Артур һәм Альберт Мостафиннарга ярдәм максаты белән җыелды. Малайларда ДЦП диагнозы, өстәвенә күз нервлары өлешчә зарарланган. Аларга дәвалану курсы узу өчен 423 мең сум кирәк.

  • Артур белән Альберт 2006 елда Казанда дөньяга килгән. "Диагнозлары дөрес куелмаганга, тиешле препаратлар билгеләнмәгәнгә, өч айда ДЦП ачыкланды. Хәзер шуның җимешләрен татыйбыз. Без кабаттан Чиләбегә өч атнага “Сакура” медицина үзәгенә барырга җыенабыз. Беренче тапкыр дәвалану курсыннан соң нәтиҗәләрен күрдек: Артур кулга тотынып йөри башлады, Альбертның спастикасы, кул-аякларын чалыштыруы кимеде. Казанда инструктор алар белән гел шөгыльләнеп тора. Музыкага мөкиббән алар, өйдә дә гел тыңлыйбыз", - дип сөйләде әниләре Динара.

Филармония скверындагы хәйрия концертын 150 ләп кеше утырып караса, әкренләп агылган, басып караган халык исәбе белән, тамашачылар саны дүртләтә арткандыр. Концертны алып баручы “Салават” җыр театры артистлары Ядкәр Хәбибуллин һәм Таһир Гайнуллин акчаны кая саласын әллә ничә мәртәбә кабатлап искәртеп тордылар.

“Хәерле кич, җыр-моң сөюче һәм игелек эшләргә әзер торучы тамашачылар! Халыкның шундый әйтеме бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Шушы матур кичтә без, артистлар да, тамашачылар да, игелекле эш эшләргә җыелдык. Игелекле эш югалмас дигән әйтем бар. Без бүген игезәк Альберт һәм Артур Мостафиннарга дәвалану өчен акча җыябыз. Кем күпме булдыра ала, шушы тартмага акча салырга була”, - дип сәламләде тамашачыларны Ядкәр Хәбибуллин һәм, артистлардан беренче булып салыйм әле дип, 500 сум акчасын төшереп тә җибәрде. Татарча начар аңлаучыларга русча да аңлатырга иренмәде.

Әйтергә кирәк: җырчылар бушка җырлап кына калмады, тамашачыларга үрнәк күрсәтеп, җыр барышында үзләре дә тартмага акча салды.

Концертны Салаватның шәкертләре Фәнил Галиуллин, Регина Рәшитова ачып җибәрде. Аннары сәхнәдән икешәр җыр белән Раяз Фасыйхов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рафил Җәләлиев-Эльмира Гыйльфанова, Илгиз Хәсәншин, Нурзадә, Искәндәр Шакиров, Илшат Вәлиев, Резидә Шәрәфиева, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова чыгыш ясады.

Әйткәнемчә, акча бирү турында еш-еш искә төшереп тордылар. Бер мизгелдә, туйда ыштанга кыз яки малай өчен акча салуны үтенүгә дә охшап китте бу искәртүләр. 

Таһир, кызлар басып торган почмакка килеп: “Кызлар, салыгыз инде”, - дип тә карады. Ул арада Ядкәр Хәбибуллин “син өйләнгән кызлар янында бөтерелмә” дип чакырып алды да, “камытлы” тормышы турында сораша башлады. “Эчәргә ярамый, тартырга ярамый” дигәч, “үкенәсеңме” дигәненә, “үкенергә дә ярамый хәзер” диде. “Мишәргә өйләнмиләр аны”, дип өлкәнрәк сәхнәдәше.

1 мең сум акчасын салып җырларга дип эпатаж җырчы Искәндәр Шакиров та килгән. Искәндәр - Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы. Хәйрия концертында Искәндәрнең, татарчалы-русчалы, вата-җимерә, “әйдәгез, хәзер яңа җырны споем, но будем танцевать, прыгать, качать, яме” дигәненә яшь кызлар бик тиз уңай җавап кайтарды. Ядкәр Хәбибуллин, Искәндәр җырының соңгы ноталарында ук, “түләп җырлыйсы иде” дип исенә төшерергә сәхнәгә чыкты. “Салдым, салдым, борчылма”, - дип тынычландырырга ашыкты Искәндәр. Ядкәр Хәбибуллин аның алдамавына тамашачылардан сорап кына инанды. “Мин тагын салыйм әле, оялмагыз”, - дип, Ядкәр Хәбибуллин тагын 1 мең тәңкә акчасын әрҗәгә төшерде.

“Салмасын дип уйламасын әле” дип, Резидә Шәрәфиева дә акчасын җырлый башлаганчы ук тартманың ярыгына сузды.

– Мондый концертларда еш катнашырга туры килә. Саулык – зур бәхет. Шуңа күрә булышасы килә. Дөньяда яшәгәндә, сәламәтлектән аермасын иде Ходай, - диде җырчы “Интертат” хәбәрчесенә.

Раяз Фасыйхов хәйрия концертларында катнашканнан соң күңелендә җиңеллек тоюын әйтте.

– Без бит "Аллаһы Тәгалә бар" дип үскән кешеләр. Ниндидер яхшы эшләр эшләнә икән, сәдака биргән кебек булып китә. Салават Зәкиевич чакыргач, киләбез, Казанда булам, дип шундук ризалык бирдем. Үзебез дә балалар үстерәбез, шуңа күрә Ходайдан, безгә андый борчу-мәшәкатьләр күрсәтмә дип, исәнлек-саулык сорыйбыз. Әгәр дә чыннан да ихтыяҗ булганга оештырылган хәйрия концерты икәнен белсәм, мин андый концертта чыгыш ясарга барам, - диде ул “Интертат” хәбәрчесенә.

Рафил Җәләлиев хәйриячелек белән һәркем шөгыльләнергә тиеш дип саный.

– Кемдер акча белән ярдәм итә, кемдер нәрсә дә булса алып бирә ала, ә без талантыбыз белән балаларга ярдәм йөзеннән концертка үз өлешебезне кертергә телибез. Гадәттә, тамашачылар концертларга билет сатып алып килә, ә бу очракта без үзебез дә түләп җырлыйбыз. Мондый концертта катнашып, без үзенә күрә бер горурлык белән кайтып китәбез, - ди ул.

Таһир Гайнуллин белән Ядкәр Хәбибуллин концертны күтәренке рухта алып барырга тырышты. Җырларның да җиңелчә, күңеллеләре сайланган иде. “Футболга йөрисезме, футбол кайгысы юктыр әле, пенсия турында сөйләшәләрдер”, диештеләр алып баручылар. Футболның 22 кешенең бер тупны тибеп йөрүенә корылган мәнсез уен булуы да әйтелде. Ядкәр Хәбибуллин замананың үзгәрүен, яшьләрнең кулыннан телефон төшермәвен, Интернеттан башлары чыкмавын телгә алды, Таһир Гайнуллин исә әбиләрнең дә хәзер йон эрләмәүләрен, оекбаш бәйләмәүләрен, кабартма пешермәүләрен әйтергә ашыкты.

Җырчы, пародия остасы Данир Сабиров ике тапкыр җырлап карады, икесендә дә җырының яртысында музыка өзелә дә кала. Ядкәр Хәбибуллин, чыгып: “Акчаңны сал, шуңа туктый ул”, - дип сәбәбен дә аңлатты. Данир башта нәрсәгә килгәнен аңлап та бетермәгән иде булса кирәк. Музыкасы сүнеп калгач, тел остасы сүзгә күчте: “Берәүдән нинди концерт соң дигәч, тәһарәт концерты диде. Аннары гына хәйрия концерты икәнен аңладым. Үзең җырлыйсың, үзең саласың – законнар яхшы монда”, - дип аңлатты Данир. А капелла гына җырлап кара дип тәкъдим итүчеләргә ул “Мин Филүс түгел бит” дип җавап кайтарды. “Карап торам: концертның изюминкасы барыбер да Җәвитнең малае икән” дип, Искәндәр Шакировны да бер чирек үстерде. Аннары Салават белән мөнәсәбәтләре турында да сөйләп көлдерде. Ләкин барыбер җырламый кереп китә алмады – Салаватның “Нидер җитмәде” җырын башкарды.

Гүзәл Уразова “Килче, килче”, “Красивая, хороший” хитларын башкарды. 

Салават Фәтхетдинов исә, концертны тәмамлап, өч җыр бүләк итте. Ул хәйрия концертларын уздыру филармония директоры Кадим Нуруллин идеясе булуын билгеләп узды. “Мин бу эшне бик сөенеп кабул иттем. Балаларга ярдәм белән 30 елдан артык шөгыльләнәм (Салават Фәтхетдинов Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе - ред). Шушы эстафетаны олы кызым Лианага тапшырасым килә. Аны өйрәтәм, аның беренче эше итеп кабул итегез", - дип мөрәҗәгать итте җырчы тамашачыларга.  

Концертка Салават Фәтхетдиновка рәхмәт әйтергә килүчеләр дә булды. 13 яшьлек Илдар Гыйсмәтуллин бик сирәк очрый торган куркыныч авырудан интегә. Хосписта ятканда, Салават аңа туган көненә видеокотлау юллаган булган. Илдарның әнисе җырчыга рәхмәт йөзеннән бүләккә шамаил алып килгән иде. Илдар исә белгән догасын укыды.

– Илдар хоспис баласы. Бездә 400 мең кешегә бер очрый торган дәваланмый торган диагноз. Илдар быел үз туган көнендә хосписта булды. Салават абый килә алмады, ләкин видеокотлау җибәрде. Кешеләр үзләре иницитива күрсәткәндә, үзеңнән дә нәрсәдер бирәсе килә. Аның кебек кешеләр сирәк. Шуңа без бүген шамаил һәм Илдарның хосписта үз куллары белән ясаган эшләнмәсен бүләк иттек. Илдар “Ярдәм” мәчетенә йөри, шунда өйрәнгән догасын да укыды”, - диде Илдарның әнисе Лилия “Интертат” хәбәрчесенә.

“Минем улым да хәзер хәйрия белән кызыксына башлады. Монысы инде сезгә кирәкле әйбер түгел. Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел. Кеше үзе белеп эшләргә тиеш”, - ди Салават үзе. Кеше белергә тиеш түгел дисә дә, ике дустының конвертка 100 мең сум акча салып килгәннәрен Салават әйтеп салды. Конвертны әрҗәнең тишегенә сыйдыра алмаган Ядкәр Хәбибуллинга ул “син сыйдыра алмаган тишекләр дә бар мени” дип сүзен тапты.

– Бик зур рәхмәт монда килүегезгә. Монда булганыгызга мин бик шат, чөнки бөтен Казан “чаша” янында гүләйт итә. Анда футбол карыйлар. Мин футболны бик яратып бетермим, шуңа караганым да юк, карыйсым да килми. Мин футболны соңрак карарга җыенам. Бездә шәп футболистлар беләсезме кайчан туачак? Бер 20 елдан. Менә болар эшләрен эшләп кайтып киткәч, бездә яхшы футболчылар, “кара татарлар” туачак, - дип көлдерде Салават тамашачыларны.

“Иң яхшы хыяллар тормышка ашсын. Рәхәт яшик, бай яшик. Безнең моңа хакыбыз бар. Яшәсен Татарстаныбыз!" диде җырчы. Соңыннан ул “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарды.

Концерт карарга килгән Нәзирә Төхвәтшина мондый чараларның берләштерү көченә ия булуын билгеләп узды.

– Хәйрия һәрвакыт кешелек сыйфатларының иң бөеге. Булганда бирү һәрвакыт рәхәт, ди.

– Үзебезнең балаларның бармагы гына киселсә дә, безнең өчен трагедия. Ә менә бу 50 килолы хатынга ике баласын күтәреп йөрү ни тора! Халык кулыннан килгәнчә ярдәм итә инде. Хәйрия концертын карарга миллионерлар килми бит. Үзләре дә пенсиягә яшәүче олы яшьтәге кешеләр. Кайсы 50 сум, кайсы 100 сум сала. Ил төкерсә, күл була ди, шуңа күрә ярдәм һәрвакыт булырга тиеш, - ди Казаннан Гөлфия апа.

Алып баручыларның, җырчыларның хәйриягә өндәве бушка китмәде: концерт дәвамында, бигрәк тә, азагына таба, әрҗәгә акча салу активлашты. Мостафиннар җыелган акчаларның бәрәкәтен күреп, газизләре дәваланудан шифа алсыннар иде дип кенә телисе кала.

Салават һәм аның сәхнәдәш дуслары катнашында концерт бүген 22 июньдә дә узачак, башлана 19 сәгатьтә. Кичәге артистларга Илназ Баһ, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров һәм башкалар кушылуы ниятләнә. Бүген җыелган акчалар ДЦП белән авыручылар – Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүдә профессор Скворцовның дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен, Казаннан бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” тернәкләндерү үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100