Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил хәзрәт Юнысов кызы Айгөл Бариева улы белән кинода төшкәннәр

Казанда Юлия Захарованың "Хәлимә" дебют фильмы тәкъдим ителде.

news_top_970_100
Рамил хәзрәт Юнысов кызы Айгөл Бариева улы белән кинода төшкәннәр

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” проекты быел “Хәлимә” фильмы белән ачылды. Исегезгә төшерәбез, “Элитар мәктәпкә килеп эләккән хиҗаплы кыз турындагы фильм” Фестивальнең кино тәнкыйтьчеләренең махсус премиясенә лаек булган иде. Аннан алдарак фильмның сценарие Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган Сценарийлар ачык конкурсы җиңүчесе дип табылган иде.

 Сценарий авторы һәм режиссер – Юлия Захарова – Казан дәүләт мәдәният институтының Телевидение кафедрасы деканы урынбасары.

 Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова билгеләп узганча, кинокартина министрлык гранты хисабына төшерелгән.

Фильмның сюжеты нигездә 1983 елда экраннарга чыккан “Чучело” фильмы белән аваздаш, ягъни, башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торган, башкалар кебек уйламаган кешенең җәмгыятьтә кабул ителмәве проблемасы күтәрелә. Режиссер һәм сценарист Юлия Захарова Хәлимәнең классташлары тарафыннан кабул ителмәвен аның хиҗаплы булуына бәйләп аңлата. 

Фильмның төп герое – дини гаиләдә тәрбияләнгән һәм моңарчы 10 ел буена өендә укыган Хәлимә. Аның яңа классташлары Руслан белән Саша. Хәлимәне Казанның элитар мәктәбенә укырга китерәләр. Әмма классташлары кызны кабул итми. Аларга Хәлимәнең башкача киенүе дә, башкача уйлавы да, алар белән аралашырга тырышмавы да ошамый.

Конфликт исә класста Швейцариягә укырга җибәреләсе укучыны сайлап алу ниятеннән докладлар бәйгесе игълан ителүдән башлана. Фильмны төшерүчеләр карашынча, элитар мәктәпнең традицион укучылары берничек тә ул докладларны үзләре яза алмый: йә укытучылары, йә ата-аналары язып бирә. Докладны бары тик Хәлимә генә үзе яза һәм ул иң яхшысы булып чыга. Әлбәттә, классташларына бу ошамый. Аеруча Русланга. Руслан – бай эшмәкәр баласы һәм Русланның биредә укуы мәктәп җитәкчелеге өчен дә файдалы. Бу Русланның әтисе белән директор әңгәмәсе аша яхшы күренә. Саша – Русланның дусты. Ул эшмәкәр әтисе һәм җүнсез үги әнисе белән яшәүче малай. Шушы Саша Хәлимәгә игътибар итә һәм аны классташларыннан яклаша башлый. Бу Русланга ошамый.

Кыскасы, авторлар бу фильмны “бер хиҗап тарихы” дип бирсәләр дә, хиҗап монда форма гына. Фильм дуслык, көндәшлек, ялгызлык турында. Әти-әнинең үз баласын “ишетмәве” турында. Кемдер – бу очракта бала тәрбияләүне мәктәп өчен акча түләүгә кайтарып калдырган ата - баласы алдына Швейцария юлламасын алу максатын куя. Нинди юллар белән – бу үсмернең үз проблемасы. Кемдер – бу очракта хәзрәт – моңарчы өйдә укытылган баланы, “сөйләшеп”, элитар мәктәпкә китерә. Үзгә тәрбия алган балага монда уңайлымы, ул сынмасмы – ул моны аңлый алмый. Проблеманы үзе белгән юл – вәгазь белән чишмәкче. Фильм барышында бу баланың ятимә булганлыгы, бу гаиләдә тәрбияләнгәнлеге ачыклана.

Автор чишелеш тәкъдим итми. Ул бары тик Сашаны өеннән чыгарып җибәрә. Саша юлда үзен утыртып барган шоферга әлеге вакыйгаларны сөйләп бара һәм машинадан төшеп калгач, иген басуы аша киләчәккә таба юл ала.

Төп рольләрдә – үсмер балалар. Хәлимә ролендә Рамил хәзрәт Юнысовның кызы Хәдичә. Ул Казанның 19нчы гимназиясендә 10нчы класста укый. Оештыручылар фильмда “үз дөньясында яшәүче” мөселман кызын төшерсәләр дә, чынбарлыкта Хәдичәнең бик ачык, аралашучан булуын, үзен тормышта “актриса” дип атавын ассызыклыйлар. Хәдичә Юнысова 2016 елда “Татар кызы” шәһәр конкурсы финалына чыгып, II урын яулаган иде. Интернетта Хәдичә Юнысованың Раяз Фасихов белән бергә дуэт җырлавын да табарга мөмкин.


 

Руслан ролендә эстрада җырчысы Айгөл Бариеваның улы Камил Юсипов. Айгөл Бариеваның бик иртә вафат булган танылган актер Шамил Бариевның бердәнбер кызы булуын да искәртеп үтик. “Геннарга каршы барып булмый икән”, - диде залда утырган Айгөл Бариева. “Мир” кинотеатрына бик күп урта буын эстрада артистлары килүнең төп сәбәбе - Камил Юсиповның дебютын күрү иде. Камил фильмга кастинг аша килеп эләккән.

Тамашачылар ике дусны уйнаган Камил Юсипов белән Ренат Тукбаевның уенын аеруча билгеләп үттеләр.

Фильм тәмамлангач, тамашачы арасында төрле фикерләр ишетелде. Кемдер мондый хәлнең булуы мөмкин түгел дип санаса, кемдер моны табигый дип саный. Кемнәрдер монда чишелеш була алмавын танысалар да, кемнәрдер фильмның дәвамын сорады. “Бәлки, язармын да”, - дип өметләндереп куйды автор.

Искәртеп үтәбез, “Чучело” фильмында Лена Бессольцева (Кристина Орбакайте) бабасы белән шәһәрдән китеп бара. Режиссер Ролан Быков фильмны шулай тәмамлый.

Хәзерге вакытта “Хәлимә” фильмы Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында прокатта.

Шунысы игътибарга лаек, фильм рус телендә төшерелгән. Ә дәүләт заказы буларак төшерелгән фильмнар алдында ике теллелек максаты куелганга, татарчасы титрлар белән бара. Бары тик хәзрәт өендәге диалог кына татар телендә төшерелгән. Сүз уңаеннан, хәзрәт ролендә Ирек Хафизов, аның абыстае ролендә – Гөлчәчәк Хафизова.

Фильмны төшерү командасы ике теллелек таләбен үтәсә дә, титрлар бик күп грамматик хата белән язылган. Режиссер Юлия Захарова үзенең татар телен яхшы аңлавын билгеләп үтте һәм бу мәсьәләгә игътибар итәргә сүз бирде. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100