Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рәхәт күрә алмады ул бу җәмгыятьтә, күзләрендә йөрәк яше иде". Лена Шагыйрьҗанның вафатына бер ел

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Лена апа Шагыйрьҗанның ел ашын аның сеңлесе, Камал театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова Казанның иң затлы рестораннарының берсендә шагыйрьне искә алу кичәсе итеп үткәрде.

news_top_970_100
"Рәхәт күрә алмады ул бу җәмгыятьтә, күзләрендә йөрәк яше иде". Лена Шагыйрьҗанның вафатына бер ел

«Минем апаның бүгенге искә алу кичәсен нәкъ шушы зиннәтле залда уздырасым килде. Чөнки бу йортны XIX гасыр ахырында Хәмит Сабитов дигән безнең бик тырыш, булдыклы сәүдәгәребез салган. 110 ел элек – 1908 елның башында ул Шимбә клубына – Шәрыкъ клубына әйләнә. Оештыручыларның берсе Терегулов булган. Габдулла Тукай үзенең мәгълүм лекцияләрен биредә укыган. Бирегә Галиәскар Камал килгән. Габдулла Кариев, Гафур Коләхмәтов... Шушы тәрәзәләрдән шушы күлгә караган безнең бөекләребез, - дип аңлатты Луара ханым Кабан күленә күрсәтеп. - Бу бина бик мөшкел хәлгә килгән иде - Универсиада алдыннан төзекләндерелде”.

2015 елда, 70 яшен каршыларга әзерләнгәндә, Лена Шагыйрьҗанның үз юбилеен зур матур ресторанда уздыру уе булган. Әмма егылып билен имгәтеп, 70 яшен хастаханәдә каршыларга туры килгән. “Шушы залны күрсә, шуны сайлар иде”, - ди Луара Шакирҗанова апасын юксынып.


Кичәнең догалы һәм шигъриятле рәсми өлеше

Луара Шакирҗанова апасының – халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның ел ашын шәхесне искә алуга корылган шигъри кичә итеп үткәрде. Искә алу кичәсенә Лена Шагыйрьҗан чоры шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, аның шигъри энекәшләре булган Галимҗан Гыйльманов, Рәмис Аймәт; Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән хатыны Люция Хәмитова, Камал театры артистлары Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Илдус Әхмәтҗанов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһанша; “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, Бөтендөнья татар конгрессыннан Гөлназ Шәйхи, режиссер Нурания Җамали, шагыйрьнең якташлары, туганнары килгән иде. 

Мәҗлеснең хөрмәтле кунакларының берсе – Әтнә районында Лена Шагыйрьҗанның укытучысы булган сугыш һәм хезмәт ветераны Нәкыя Сәфәрова иде. Аңа 95 яшь, ул Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе.

“И кызым, Ленаны сорыйсың икән, Лена ул минем иң яраткан укучым иде, - ди Нәкыя Сәфәрова. - Әйткәннәремне үти иде, актив иде, лидер булырга яратты. Күз алдымда үсте, кеше булды. Адашмады-саташмады, талантына хыянәт итмәде, байлыкны кумады, битемә тап төшермәде. Аңа Аллаһы Тәгалә каләм биргән. Ул туры юлдан барды, көчле шәхес булды. Мин аңа хәер-догада”.

Коръян аятьләрен Тукай премиясе лауреаты Харис хәзрәт Салихҗан укыды. Шигъри кичә рәвешен алган ел ашының сәдакасы да шигырьле иде: Луара Шакирҗанова апасы шигырьләреннән җыйнак кына кесә китабы ясаткан. Китапның тышлыгына Марсель Галиев фотосы куелган. Ул аны ак шәлләр уранган милли киемнәрдән төшергән булган.


Биографиясеннән әһәмиятле мизгелләр

Лена Шагыйрьҗан биографиясеннән кайбер мизгелләр. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, азрак Казанның 80нче мәктәбендә укытып ала, мәктәп кысаларына сыя алмыйча Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә китә - анда биш ел эшли. “Бер дә үкенмим, дөньяны күрдем, Россияне иңләп-буйлап йөрдем, бу минем шагыйрьлегемә ярдәм итте”, - дип бәяли ул бу чорын. Үзе әйтүенә караганда, аны профессиональ белеме булмау сәбәпле кыскартканнар. 

Лена Шагыйрьҗан иҗатка соң килгән. Беренче китапларын утызны узгач кына чыгарган. Лена апаны чордашлары бик чибәр, зыялы, укымышлы, эрудицияле иде дип искә ала. Шигърияттә ул шагыйрьне ир-атка һәм хатын-кызга аеруны яратмаган, шагыйрә диюгә кимсенә иде, диләр. Шагыйрь буларак ул тиз таныла, Тукай премиясенә лаек була. Халык шагыйре булып дөньядан китә.

Балкон кыйссасы

Лена Шагыйрьҗан гомере буе ялгызы яшәде. Бик соңарып кына фатирлы булган, анысы да бер бүлмәле җыйнак кына фатир иде диләр. “Чыгып йолдыз санар идем, балконым да юк минем”, дип язган ул балконсыз фатиры турында.

“Яхшы шартларда яши алмады, тәрәзәсе һәрчак пәрдәле булуының да сәбәбе бар, - ди Луара Шакирҗанова. - Икенче кат иде, бөтен өй эче узган-барганга күренеп тора торган бик мәгънәсез йорт булды ул. Стеналар аша бар тавышлар ишетелеп тора. Алыштырырга да йөрдем. Язмышы шундый булгандыр иде... Рәхәт күрә алмады ул бу җәмгыятьтә. Күзләрендә йөрәк яше иде”.

Татарстан Язучылар берлегендә төрле елларда рәис урынбасары вазыйфаларын башкарган һәм Лена Шагыйрьҗан белән якыннан аралашкан Галимҗан Гыйльманов белән Рәмис Аймәтләр аңа ике тапкыр фатир тәкъдим ителүен әйтәләр. “Жуковский урамыннан бер фатир тәкъдим иттек. Барып карадык – балконы юк, балконсыз йортка бармады”, - ди Галимҗан Гыйльманов.

Бәхет турында

Лена апа бәхетле идеме? Мин бу сорауны аның ике чордашына һәм аның уллары булыр яшьтәге, аның белән якыннан аралашып яшәгән ике иҗат кешесенә бирдем.


Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ: Бик табигый сорау, урынлы сорау. Тукай заманнарында да бәхет-сәгадәт һәм ләззәт нәрсәдә дип сорау биреп, шигырьләр язганнар. “Халкыңа хезмәттә ямь дә бар һәм тәм дә бар”, дип әйткән Тукай. Безнең шагыйрьләр шәхси бәхет турында уйламыйлардыр дип уйлыйм. Лена Шагыйрьҗан кебек шагыйре булу халыкның үз бәхете. Ә шәхси язмышка килгәндә... Гамил Афзалның бер шигыре бар: “Чын шагыйрьнең шәхси бәхете ни ул? Тик бәхетле булсын китабы”, дип язган ул.

Лена белән аралаша идек. Холкы авыр диючеләр дә бар иде. Әлбәттә, шулай булгандыр. Аның язмышы үзе бер поэма, үзе бер трагедия. Мин бәхетле шагыйрьне күргәнем юк, бәхетле булса, ул шигырь дә язмас иде. Иҗатта үзеңне табудан да зур бәхет бармыни?

Ленаның Тукайга үз карашы бар иде. “Сине, Тукай, бишектәге бала итеп сөясем килә”, - дип язды ул. Мондый сүзен беркемнең дә әйткәне юк. Бу - аның ана булу теләгенең чагылышы. Тукайны заманында ана назы белән назламаганнар, аның шул назларны кайтарасы килгән...

Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин: Лена Шагыйрьҗан белән без бер буын кешеләре, бергә тәгәрәп үстек. Ул безнең буынның бер бизәге иде. Аның үз холкы бар иде - талантлы кешенең шулай булырга тиеш тә. Ул үзе белән санлаштыра торган кеше иде.

Ул әдәбиятта бәхетле шәхес булды, ә тормышта ялгызрак яшәве аның иҗатында да чагыла. Лена бәхетен дә, бәхетсезлеген дә әдәбиятка салды. Аның гаиләсе дә поэзия иде. Лена ул үзе шигырь иде.


Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Ничек бәхетле булмасын? Чөнки язасың икән - аның кебек язарга кирәк. Аның кебек яза алу - бәхет. Кайбер кеше язганын әйбәтрәккә, начарракка аера, иҗатының “каймагын” җыя. Аныкы аерылмый иде, аның бөтен язганы яхшы. Ул заманның чичәне иде. Чичәннәр бит фикерләрен думбырага кагылып, уйлап тормыйча, рифмалап әйткәннәр. “Чыгып йолдыз санар идем, балконым да юк минем” диюе - чичәннәр теле. Ул тигез гаиләдә, бай булып, кадиллакларда йөреп яшәсә дә, аның дәрәҗәдәге кеше өчен ул тормышы бәхетсезлеккә әверелер иде. Миңа калса, аның сайлаган язмышы дөрес. Куйган хезмәтләре өчен ул бәяне бу тормыштагы сынаулардан соң, тегендә алыр шикелле...

Без аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшә идек. Мин бүгенге көнгә кадәр “Лена апа җайсыз иде”, дигәнне аңлый алмыйм. Бервакыт үзеннән: “Сезне холыксыз диләр”, дип сорадым. “Энем, кайчагында әзрәк телемне дә тыярга кирәклеген аңлыйм. Әмма дә ләкин бөтен кеше кебек булсам, мин булмыйм”, - диде.

Ә тел вазгыятенә килгәндә, хәзерге вакытта Туфан абый Миңнуллин белән Лена апа Шагыйрьҗан исән булса, яшеннәр уйнатырлар иде. Үткән көз язучылар өчен үзләрен күрсәтергә зур сынау иде...”


Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт: Журналист булып эшләгәндәге бер әңгәмәне хәтерлим. Илһам Шакиров үзен: “Мин дөньядагы иң бәхетсез кеше”, - дигән иде. “Шундый атаклы җырчы ничек инде бәхетсез булырга тиеш?” - дип аптыраган идем. Лена апа да, өлкәнәя баргач, үзен бәхетсез хис итә башлады, яшәргә теләге сүрелде кебек. “Яшисем килми”, - дигән сүзләре дә булды. Бер яктан бәхетле – бай иҗаты бар, шагыйрь өчен бу бәхет. Әмма өлкәнәйгәч: “Күп нәрсә яшьлек белән сизелми. Яныңда таяныч булырдай ир дә кирәк икән”, - дип борчылды. Ул ир хатыны булып яши алыр идеме икән? Гаилә тормышы өчен яратылмаган да кебек. Аның холкы “шагыйрьлек” дип атала. “Дөнья үзе шигырь иде аңа, дөнья үзе шагыйрь итте аны”, дип язган идем. Җәмгыять белән килешмәү дә аны шагыйрь итте. Халыкны һәм иҗат кешеләрен якламый торган җәмгыять белән килешеп яшәмәде.

“Ай, энем, яшь чагымда минем арттан күпме егетләр чапты, Казанның иң зыялы шәхесләрнең балалары иде. Миңа лаек ирләр булмады, йә миннән качтылар, йә курыктылар. Белемле дә булган, философ та булган ир-атлар булмады. Чибәр идем, энем”, - дия иде. Лена апа белән аралашасы рәхәт иде. Ул рояльдә уйный иде, ул җырлый, мин җырлый идем. Бер больницада утырганда башын җилкәмә куеп: “Юкка очраштырмагандыр безне Ходай”, - диде. Бик якын итте. Туганы кебек идем. Аның вафатын бик авыр кичердем.

Исән чакта кешенең кадерен белмибез, гел тирәбездә булган шул үзебезнең Лена инде, янәсе. Бездә бәяләп бетерү җитми шул. Аның бит иҗаты бөтенләй өйрәнелмәгән. Кемдер йә үпкәләр дип курыкты. Бу чын тәнкыйтьчеләр булмаудан килә. Лена апа язасын язып бетереп китте...

Йомгаклап...

“Аның нервлары - шәрә нервлар. Ул бөтен нәрсәнең камил булуын теләде. Алай булмаса, бәргәләнде, ярсыды. Без берне уйласак, телебез икенчене әйтә - аның алай булмады. Ул уйлаганын әйтә иде - шагыйрә шундый буладыр”, - диде Луара Шакирҗанова, Лена Шагыйрьҗанның апасы кебек үк шигъри җанлы сеңлесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100