Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ку» рок-спектакле: "Бәхетле илдә сарыклар дә бәхетле» яки Инкыйраз нинди булачак

Кичә Камал театрының Кече залында аншлаг белән Илшат Сәетовның «Ку» рок-спектакле күрсәтелде. 160 урынлы зал шыплап тулган иде.

news_top_970_100
«Ку» рок-спектакле: "Бәхетле илдә сарыклар дә бәхетле» яки Инкыйраз нинди булачак

«Ку» рок-спектакле кызыл галстуклы пионерларның киләчәккә хаты белән башланып китте. 1977 елда пионерлар киләчәккә хат язып, капсулага салганнар. Бу вакытта әле хат текстының авторы Илшат Сәетов үзе тумаган да була.

Илшат Сәетов үзе үк режиссер да. Дөрес, аңа профессиональ кинорежиссер Рәмис Нәҗмиев тә булышкан. Әлеге командада яше буенча иң тәҗрибәле “яшь кеше” буларак, мөгаен, "теге заманнар" буенча консультант та булгандыр ул. Текст укучылар дүртәү – Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Гүзәл Сабирова һәм Илшат Сәетов үзе. Музыкантлар – Gauga төркеменнән. Вокал – Әскәр Юнысов. Электрон тавышларны көйләүче - Ислам Вәлиев.

«2017 елда коммунизм бөтен дөньяда җиңеп, планетабыз тынычлыкта яши – без моңа ышанабыз. Без коммунизмны төзибез, сез коммунизмда яшисез. Һади Такташ язганча:

Сез бу хатны минем укыганда 
Авыр еллар үткән булырлар, 
Җирдә коммунизм булган булыр, 
Безнең дәвер халкы онтылыр... 
Без беләбез сезнең киләчәкне, 
Без беләбез сезнең киләсен, 
Без беләбез алгы көрәшләрнең 
Безгә җиңү алып бирәсен!..

Без беләбез, сезнең чорда империализм, колониализмга каршы көрәштә халыклар җиңде. Җир шарында күптән көткән иминлек, агрессив Америка юкка чыккан. Кешелекле Америка социалистик штатлары Бөтендөнья совет социалистик республикалары берлегенә кергән... шовинизм, милләтчелек чирләре күптән югалган. Милләтләр бер-берсен хөрмәт итеп көн күрә, бер-берсенең телләрен өйрәнә. Акча понятиесе юк!..»

Бу татарча текстны Йолдыз Миңнуллина укый. Өстендә традицион футболка, джинсы һәм кроссовки. Дистә ел дәвамында «Ялкын» пионерлар журналын, ягъни, бүгенгечә әйтсәк, үсмерләр журналын җитәкләгән туташның тавышы да ялкынлы пионерларныкы кебек. Муенында кызыл галстугы да бар. Пионерлар белән октябрятларның ни икәнен тоеп карамаган кеше өчен бу текст бары тик текст кынадыр. Мин октябрят һәм пионер балачагымнан Йолдыз сөйләгән текстка якын хатирәләр яңартырга тырышам. Текстта яңгыраган Валя Котик, Олег Кошевой исемнәре искә төшә.

«Сез бәхетле дәвернең бәхетле балалары... Үзара ярдәмләшеп укыйсыз». 

Мин артыма борылып айфонына борынын төрткән «бәхетле балага» - кызыма карыйм. Әйе, ярдәмләшәләр, «классные беседы» аша бер-берсенә өй эшләрен бирешәләр...

«XVIII бишъеллык планнарыгыз артыгы белән үтәлгән. Сарык җитештерүдә сез дөнья алдынгылары. Бәхетле илдә сарыклар да бәхетле...»

Салмак кына ишетелә башлаган барабан тавышы көчәйгәннән-көчәя. Менә инде музыкантлар барабаннарга Йолдызның тавышын күмәргә тырышып кагалар. 7 минутлык монолог тәмам. Әскәр Юнысов җырлый.

Икенче монологны "Алтын битлек" милли театраль премиясе иясе, биюче Нурбәк Батулла укый. Дөрес, аны «прямое назначение»се буенча кулланмадылар, хореограф һәм биюче егеттән монологлар укыттылар һәм төп спектакль текстлары буенча «төп йөк» аның өстендә иде.  

«... син поездны түгел, мине көтәсең... кан төсле светодиодлар мыскыл итә сине, имеш, успокойся, девочка, жди, пока есть ток, жди пока в тебе есть сок, как ждут свежий бавырсак, каклаган каз кусок. ...Син берничә мәгънәсез, әмма матур адым ясыйсың. Кайсы якка барганың кемгә кызык? Артка, алга, уңга, сулга, тегендә, монда, аска, өскә... Синең барлык ноктаң – мин! Синең барлыгың – мин! Мин чынлап кайттым. Мин кайттым! Мин монда! Мин синеке хәзер! Ышан! Мин ул – син! Син ул – мин! Синең синонимың – мин! Мин синең рухың да, язмышың да! Мин синең бәхетең һәм тормышың! Мин синең гөнаһың да, савабың да... Мин берьюлы атаң, анаң һәм оныгың... Мин – синең беренче магнитофоның!»

Мин соңгы акчама магнитофон алган заманнарымны искә төшерәм. Автор тарихи мизгелләрнең төрле нокталарына шулкадәр төгәл баскалап алган. Шулкадәр ирекле итеп баскан. Теләсәң – кабул ит, теләмәсәң – ихтыярың...

«Мәхәббәт турындагы» 6 минутлык монологтан соң Әскәр Юнысов җырлый.

«Ык, Идел, Чулман, Белая, Ык, Идел, Чулман, Белая...» 2 минут та 20 секунд дәвамында дүрт елга исемен дүрт кеше кабатлый. Кемгәдер медитация, кемгәдер бу елга исемнәреннән мәгънә эзләү... Нигә Агыйдел түгел? Нигә Белая, дисәм, шуннан башланды бугай рок-спектакль текстларының урыслаша баруы... "Ми, аң, бәгырь, ку..." тагын 2 минут. "Бар, нет, есть, юк..." минут ярым... 

Әлеге «ыклы-юклы» «разминка»дан соң татар егетенең минутка сузылган монологы (аны Гүзәл Сабирова укыды): «...моң, оказавшись азатлыкта, превращается в он для өчпочмака». Монысында аграр институт тәмамлаган традицион татарны күрәбезме? Никадәр генә көлке тоелса да, татар телен саклаган, аның «носителе» булган татар. Фәлсәфәсе дә, тормышның бөтен комизмы да шушы монологта. Көлсәң көл, көлмәсәң ела! 8 минутлык монолог һәм «Ай былбылым» җыры. Шушы рок-тамашага шулкадәр уңайлы яткан җыр.

Чираттагы текст - Нурбәк Батулла белән Илшат Сәетовның диалогы. Аны һәр тамашачы үзенчә аңлый ала. Мин бүгенге заманның "добро, яхшылык" дип сөйләшүчеләренең эше үзләренә «файда»га кайтып калуына ишарә күрдем. Ә баш миендә «Ты рух, а они - пух...» дигән сүзтезмә уелып калды. Бик күп акыллы һәм төрле сүзләр арасыннан «Ты хорошо отваренный холодец, җылы...» дигәне дә аерылып чыга. «Ты тонешь в катыке на сабантуе, пытаясь нащупать монету». Оп-па… һәм «Это же жизнь, ә не бал да май».

«Именно ты определяешь, что такое добро, делать добро для тебя самое важное, они должны это понять, они становятся яхшы, только когда добро для тебя… они просто буш, их надо наполнить, это они ку, а ты кот. Они бесполые, ты из них делаешь ир и ат. Ты ку гөмбәсе, который растет в их гниде. Они говорят ку аны, они тебя боятся…».

Чираттагы монолог кисеп ташланган миң авызыннан язылган. Текст инде русча гына яңгырый, почти русча гына: «Язмыштан не уйдешь».

Соңгы монолог. Ул башлангачы ук теге капсула искә төшә. «Язмыштан не уйдешь»... Роботлаштырылган тавыш белән Нурбәк Батулла текст укый: «Девятнадцатый год после ядерной войны...» Атым-төш сугышы... Балачактан хәтердә калган гөмбә рәвешле рәсемнәр күз алдыннан йөгереп уза. Гөмбә... Ку гөмбәсе... ТатВЛКСМ авылы мәдәният йорты дивары буенда 1 метр тирәнлектә капсула табылган. Анда - теге хат. Рок-спектакль авторы Илшат Сәетов туганчы өч ел алдан авыл пионерларының киләчәккә язган хаты (Илшат Сәетов 1980 елгы. - авт.).

Хат исән. Әмма... Әмма... инкыйраз. Тел бит беткән. Хатны һәм аның нинди телдә язылганын иң акыллы роботлар да аңламый. Әмма теге пионерлар тагын да акыллы: «югалган телдә» язылган хатка аудиоязма кушылган...

Җыр яңгырый. Моң... Моң ул, җәмәгать, халык әйтмешли, Афракада да моң! Фольклорчы галим Геннадий Макаров пропагандалаган борынгы көйләр кайтавазлары да ишетелде бу җырда...

Шушы урында миңа Кече залның заднигында экран җитмәде. Теге пионерларның җырларын ишеткәндә үзләрен дә күрәсем килде. Мин алар арасында үземнең балачагымны да табармын иде кебек. Әйе, таныйм, минем һәм миннән алдагы буын язган капсулалар ул.

«Тарих хәзер кире кайтып, артыбызга тибә, - диде Илшат Сәетов спектакльдән соң фикер алышканда. - Хәзер илебез Советлар Союзы вакытында формалашкан кешеләр кулында. Икейөзлелек һәм цинизм шушыннан килеп чыга. Бәлки алар яшь булганда капсулага язылган әйберләргә ышанганнардыр, бәлки ышанмаганнардыр. Бәлки алар аны кирәк булган өчен генә язганнардыр...»

Илшат Сәетов, тирә-ягыңда кирәк булган өчен капсулалар гына түгел, әллә ниләрне әллә нинди телләрдә язарга әзер булган яшьләрне күрмисеңмени? Бүгенгеләр башкача дисеңмени? Бүгенге иҗтимагый оешмалар башында да шул «җитмеш җиденче» ел пионерларының яңа гасырдагы дәвамчылары утыра түгелме? Тегеләре ихласрак булса, бүгенгеләре, синең дүртенче текстындагыча, «файда» өчен...

Финалдагы җырның нигезендә “Өч аршын җир” радиоспектакленә язылган җыр ята. Илшат Сәетов, аңа сүзләр өстәп, тулы форматлы җыр рәвешенә китерергә Мәскәү композиторы Зөлфия Рәүповага тапшырган. Җырны Казанның 8нче музыка мәктәбенең балалары хоры яздырган.

Рок-спектакль шуның белән тәмам. Кумы бу? Ку түгелме? Моны Илшат Сәетов үзе дә, башкалар да белмидер. Халыклардан тел калмый, моң каламы?

«Ку» - бүгенге көннең әдәбияты һәм сәнгатенең синтезы. Әдәбиләштерелгән сәнгать һәм сәнгатиләштерелгән әдәбият. «Клиповое мышлениеле» бүгенге яшьләрне дә селкетә, кузгата торган әдәбият һәм сәнгать шундый булырга тиеш. Мондый «Ку» булганда ку булмас кебек тоела...

  • Рок-спектакль «Калеб» яшьләр иҗат берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан аештырылган мәдәни чаралар программасы кысаларында оештырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100