Илгиз Зәйниев драматург булып ачылмавы, режиссер буларак хокуклары булмавы, халык язучыларының халыкка танылмавы, Тукай премиясенең яшьләргә бирелмәве турында

8 Мая 2018

Укылган: 1353 тапкыр

Автор: Әңгәмәдәш - Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Яшь драматург, режиссер Илгиз Зәйниев белән шәһәр һәм авыл менталитеты, татар драматургиясе һәм яшьләр сәясәте турында сөйләштек.

Илгиз Зәйниев әйтте! 

Әңгәмәдәге 12 төп фикер

1. Авылда безне тегесе ярамый, монысы ярамый дип, яхшы түгел дип, башка сугыбрак тәрбиялиләр. Ә шәһәрдә балалар, гомумән, кеше иреклерәк тәрбияләнә кебек.

2. ГИТИС генийлар укый торган урын иде кебек. Соңрак укырга кереп карадым. Ләкин мин алар өчен “бозылган чимал” идем инде.

3. Үз режиссерым булган булса, мин режиссура белән маташмаган да булыр идем.

4. Күршеләр белән чагыштырсаң, безнең драматургия әйбәт хәлдә дип әйтергә була. Елына ике-өч әйбәт пьеса туса, ул Татарстан театрларына җитә дип уйлыйм.

5. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевага һәйкәл куярга кирәк. Чөнки Әлмәт, гомумән, театраль шәһәр түгел. Анда тамашачы җыюның нәрсә икәнен җитәкчеләр генә белә.

6. Татар җәмәгатьчелеге минем драматургия белән таныш түгел дип саныйм. Комедияләр, мелодрама форматындагы әйберләр генә куелды. Татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр читтә калды.

7. Минем теләсә кайсы театрга аяк тибеп кереп, менә бу әсәремне куям дип әйтергә мөмкинлегем юк.

8. Безгә үз эчебездә генә ябылып ятарга ярамый. Башка милләт әсәрләрен кую театр сәнгатен үстерә. Әмма әсәрне дә сайлый белергә кирәк.

9. Бездә күпме халык язучысы... Көтүләре белән йөриләр. Киләчәктә, бәлки, без дә шушы көтүдә булырбыз, безне дә белмәсләр. Исемнәрне аны дәүләт бирә, халык бирми.

10. “Әлиф”не чыгарган егетләргә – Эльмир Низамов, Марсель Нуриев, Нурбәк Батуллага Татарстанның атказанган артисты исемен бирергә кирәк, Туфан Имаметдиновка – атказанган сәнгать эшлеклесен.

11. Безнең татар милләтендә әле бай-бай абзыйларыбыз бардыр. Алар милләт язмышына битараф түгел икән, милли проектларга ярдәм итергә кирәк. Без милләтне милләт итеп сакларга тиеш һәм ул милләт безне саклаячак.

12. Йолдыз Миңнуллина белән Эльмир Низамовка бәлки Тукай премиясе кирәкмидер, ләкин аларга премия бирү ул безгә кирәк – менә шуны аңларга кирәк. 


Илгиз, "шәһәр мәдәнияте" дигән төшенчәне сез ничек анлыйсыз? Аның факторлары нинди? Бу сораудан башлавымның сәбәбе - сез авылда туып үссәгез дә, шәһәр татар мәдәнияте вәкиле дип саныйм. Килешәсезме?

- Үземне шәһәр йә авыл мәдәниятенә аермас идем - ничек бар, шулай инде ул. Менә хәзер сез әйткәч уйлап карыйм. Бәлки, ул шуның белән аерыладыр – авылда безне тегесе ярамый, монысы ярамый дип, күршеләрдән яхшы түгел дип башка сугыбрак тәрбиялиләр. Мәсәлән: мәктәптә укыганда минем озын чәч үстерәсе килде - ләкин ярамый иде. Мәктәптә әйбәт кенә укыдым кебек, беркемгә начарлык кылмадым. Минем чәчем кемгә комачаулагандыр, аннан кем дә булса хилафлык күрер идеме – ярамый, бетте-китте. Ә шәһәрдә балалар, гомумән, кеше иреклерәк тәрбияләнә кебек. Фикеремне бер сүз белән генә әйтә алмыйм – баланы чикләмәскә кирәк. “Бу мөмкин түгел, бу синнән булмый”, димәскә, “Эшләп кара, бәлки, булыр, нишләп булмасын!” дияргә.

 - Илгиз, сез Казанда гына югары белем алган режиссер һәм драматург. ВГИК, ГИТИС, Әдәби мәктәпләр үтмәдең. Мәскәүдә, Питерда укыйсы калган икән дип бераз үкенеч калмадымы? Шушы дәрәҗә канәгатьләндерәме?

- Булган белем беркайчан да комачауламый. Һаман да шул тәрбиягә кайтып кала инде. Мин Казанда актерлык белеме алып чыкканда да ГИТИСка барып карау хокукым да юк иде кебек. Анда “някрошюслар” гына җыелып укыйдыр кебек иде. Ул ниндидер храм кебек, “Анда генийлар гына киләләр дә, шунда укыйлар, ә без кем инде?” дигән уй туктатып калды. Мин бардым соңрак. Укырга кереп карадым. Ләкин мин өлкәнрәк идем һәм алар өчен “бозылган чимал” идем. Мине анда укырга алмадылар, “Сез бит драматург, сез режиссер бит инде, сезгә нәрсәгә кирәк?” диделәр. Гаҗәпләндерә алмаганмындыр... 

Мин беркайчан имтихан тапшыра белмәдем. Имтиханда сөйли белмим – гадәтем шундый. Ничек булган – шулай булган! 

Аллага шөкер, без укыганда ук Камал театрында укыдык. Бервакыт Сергей Васильевич Женовачка Кирилл Серебренников турында сорау бирделәр. Ул бит, бернинди театр белеме булмаган кеше, Мәскәүдә театр белгечләре тәрбияли иде... хәзерге хәлләргә кадәр. МХАТта эшләде, “Гоголь-центр”ны оештырып, аны җитәкләде. Иң югары режиссерларның берсе булып санала иде, ә бернинди театр белеме юк. Сергей Васильевич әйтте: “Театр белеме ул нәрсә? Дүрт ел сиңа хаталар ясар өчен бирелә. Студент чагында хаталанасың, монысын эшләп карыйсың, тегесен эшләп карыйсың, өйрәнәсең. Ә белеме булмаган кеше театрга килеп, шул хаталарны театрда эшли һәм өйрәнә. Бераз башкачарак, ләкин шул ук юл”, - диде. Димәк, язмыш безне монда калдырган икән – монда кирәктер. Билгеле, “Мин укыган булсам, тагын да күбрәк эшли алган булыр идем”, дигән фикерләр килә. Ләкин анда укып та бернәрсәгә ирешә алмаган кешеләр бар. Монда кайтып та бернәрсә кыла алмаган кешеләр бар. Шуңа күрә бирелгән кешегә бирелгәндер, бирелмәгән кешегә бирелмәгәндер. Хәзер, Аллага шөкер, китап бар, интернет бар, өйдә дә укырга була. Шуңа күрә ул турыда гына уйлап утырсаң, эш бармый инде. 


"Минем иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр куелмыйча калды"

 - Сез беренче чиратта драматургмы, режиссермы? Минем сезне драматург дип кенә атыйсым килми. Чөнки мин драматургияне татар әдәбиятының кризистан чыга алмыйча үлеп баручы жанры дип саныйм. Сез аргументлар белән каршы килсәгез, шат булыр идем.

 - Мин беренче чиратта үземне драматург дип саныйм. Әгәр үз әйбәт режиссерым булган булса, мин режиссура белән маташмаган да булыр идем. Менә, Туфан абыйның бәхетенә Марсель абый булган. Билгеле, аны Татарстан театрларында һәм башка милли театрларда күп куйганнар, әмма Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып эшләгән кешеләр. Бәлки, минем дә шундый кешем булган булса, режиссурага кермәс идем, беренче хыялым режиссерлык булса да. Мин кинорежиссурга хыялланган идем, Татарстанда кинорежиссурага укытмаганнарын аңлаганнан соң, театрга китәргә булдым. 

Ә драматургия кризиста дигәннән, укып карасаң, гел шулай дигәннәр. Күршеләр белән чагыштырсаң, безнең драматургия әйбәт хәлдә дип әйтергә була. Драматурглар күп булмый, алар һәрвакыт бармак белән генә санарлык. Гел шулай булган: бөтен җирдә куела торган бер-ике драматург; аерым театрларда куела торган берничә драматург; беркайчан беркайда куелмый торган драматурглар булган һәм булачак. Безнең хәл әле Аллага шөкер. Конкурска да 60-70 пьеса килә торган иде. Елына ике-өч әйбәт пьеса туса, ул безнең Татарстан театрларына җитә дип уйлыйм.

- Туамы ул?

- Театрлар куйгач - туган инде, моңа классика өстәлә, тәрҗемә әсәрләре... җыела ул.

- Илгиз Зәйниев үзен-үзе куюдан тыш яңа драматургия бармыни соң?

- Сөмбел Гаффарованы куйдык. Айгөл Әхмәтгалиева куела дип беләм. Зөлфәт Хәкимне куйдык - быел иске әйберен булса да куйдык. Зөлфәт Хәкимне Әлмәт театры куйды, шул ук пьесаны Уфа “Нур” театры куйды. Санасаң, җыела...

- Иҗатыгызда, драматург һәм режиссер буларак, “ключевой” әсәрләр дип кайсыларын саныйсыз?

- Режиссер буларак мин үземнең “Нух пингвиннары” спектаклемне яратам. 2010-2011 елларда шәкертләрем белән театр оештырып маташкан идек. Ике әсәр куйдык, шуның берсе – “Нух пингвиннары” иде. Актерлар йортында да уйнадык без аны, Камал театрының Кече сәхнәсендә дә. Балалар өчен иде ул. Нишләптер, шул спектакльне бик яратам. 

Һәр спектакль - ул үзең белән көрәшү. Мин кабатланырга яратмыйм. Бертөрле итеп куйган кешеләрне аңламыйм. 

Һәр спектакль - ул минем өчен эксперимент. Бәлки, ул хәзерге күзлектән караганда бигүк эксперимент түгелдер... Мәсәлән, “Мәхәббәт FM”ны алсак, “комедия” диярләр. Миңа калса, бу спектакль комедия жанрын киңәйтте кебек. Хәзер аны 3 сәгатькә якын уйныйлар, чыкканда вакыты 2 сәгать 40 минут иде. Анысы инде артистларның импровизациясе һәм азрак шаярулары диимме соң? Бу әсәр белән комедиянең структурасы катлауланды кебек. Андагы вакыйгаларны гына санап китсәң дә... мин аны чыгарганда Айрат Әбушахманов “Әрем исе”н куя иде. “Нәрсә турында?” дип сорады да, мин сөйли башладым. “Бу бөтенесе бер пьесадамы әле?” - ди. Безгә хәзер ун ел элек уңыш белән барган кайбер әсәрләрне кабул итү авыррак, алар беркатлы булып тоела. Аның структурасы артык җиңел кебек тоела. Безгә вакыйгалар күбрәк кирәк. 

Кайсы спектаклемне алсак та... һәрберсендә үзем өчен ниндидер яңалык бар. Мәсәлән, “Бармы ришвәттән дәва?”ны күп кеше яратып бетерми. Мин татар театрында клоунадага якын фарс белән эшләнгән спектакльне хәтерләмим. Без аны эшләп карадык. Җиренә җиткереп бетерә алмаганбыздыр, бәлки, тик омтылыш булды. Спектакль беренче чиратта шунысы белән кадерле. Чаллы театрында куелган “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектаклен бик яратам. Театрын бик яратам, артистларын хөрмәт итәм. Бу театрның потенциалы бик зур һәм ул киләчәктә ачылыр дип уйлыйм. Әлмәттә куелган “Качаклар”ны бик яратам. Казанда булган булса, ул бөтенләй башкача яңгыраячак иде. Алар әле Әлмәттә булып та, Казан белән бер рәттән Россия театр киңлегендә яшәргә тырышалар. Анда Фәридә Бәгыйсовнага (театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. - авт.) һәйкәл куярга кирәк. Чөнки Әлмәт, гомумән, театраль шәһәр түгел. Аның тамашачысы театраль түгел. Анда тамашачы җыюның нәрсә икәнен җитәкчеләр генә белә. Алар фестиваль спектакльләрен дә, милли форматтагы спектакльләрне дә бер рәттән алып барырга тырышалар. Ни гаҗәп, ул аларның хәлләреннән килә, дип әйтергә кирәк. 

Яңа спектакльләр куйган саен искеләре онытыла бара. Аннары яңа күз белән карыйсың да, карале, әллә нәрсәләр уйлап чыгарып бетергәнбез икән дип уйлап куясың.

Ә драматургиягә килгәндә, татар җәмәгатьчелеге минем драматургия белән таныш түгел дип саныйм. Китаплар басылганы юк...

- Ни өчен?

- Аның белән шөгыльләнергә кирәк. Минем вакытым да юк, пьеса беренче чиратта куелырга тиеш дип санаганга күрәме, кызыксынмадым да... Башта тәкъдимнәр дә булмады. Соңрак Татарстан китап нәшриятыннан Ленар Шәех, кабаттан Рифат Сәләхов тәкъдим итте һәм мин балалар өчен язылган әсәрләремне җыеп бирдем. 2018 елда, Алла бирса, балалар өчен язылган китап чыгырга тиеш. Куелган әсәрләрне генә беләләр. Күпчелек очракта комедияләр куелды, каядыр мелодрама форматындагы әйберләр. Ә үземнең иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр ничектер читтә калды. Алар беркемгә кирәкмичә калды, шуңа күрә мин “Татар драматургиясен үстерергә”, дип кычкырып йөргән кешеләргә азрак шикләнебрәк карыйм. Бу пьесалар туганда кайда иде ул кешеләр һәм нигә бу пьесалар куелмады, һәм шул кешеләр нишләп шул пьесаларны күтәреп чабып йөрмәделәр?

- Илгиз Зәйниев үзе аларны куя алмыймы?

- Мин бит үзем дә кеше кешесе. Теләсә кайсы театрга аяк тибеп кереп, менә бу әсәремне куям дип әйтергә мөмкинлегем юк. Үз-үзеңне чикләү дә бар, режиссер буларак үсәр өчен миңа башка авторларны куярга кирәк. Аннары, ул миңа кызык та түгел. Мин ул әсәр белән бер янган, бер эшләгән, тагын бер кат аңа мөрәҗәгать итеп үз пьесаңны эшләү – ничектер техник эшкә әйләнә, күңел халәтенә түгел. Шуңа күрә мин үз әсәрләремне куйганда, язылып бетмәгәндә үк эшли башларга яратам. «Мәхәббәт FM»ны мин тиз генә язып аттым да, эшли башладык, кайбер сәхнәләр кәгазьдә дә юк иде. Артистларга шунда ук: “Сез шулай дип әйтәсез”, - дип әйтелә иде. Үзем онытам, алар уйныйлар, соңыннан яннарына килеп: “Нәрсә дип әйткән идем? Язып алыйм әле. Моны бит инде текстка кертергә кирәк”, - дим. Шундый ук хәл булды Әлмәттә “Хыял йорты”н чыгарганда. Рәхәтләнеп көненә 13-14 сәгать эшләдек. Гомердә ул кадәр эшләгәнем юк иде. Беркем эх та димәде, рәхәтләнеп эшләделәр. Мин аларны өйләренә куып кайтара идем. Төн уртасы җитә, ә алар һаман прогон ясамакчы булалар. “Йокы булмагач, икенче көн югала”, - дип, өйләренә куып кайтара идем. 

Текстны үзгәртеп язу, артистлар белән нидер уйлап чыгару – анысы рәхәт. Тулысынча әзер әсәреңне алып кую башкачарак дип уйлыйм.

- Әзһәр абый Шакиров татар драматургиясендә трагедия жанры булмау милләт үсешенең тоткарлыгы дигән иде. Мисал итеп Такташның “Җир уллары”н гына китерде.

- Трагедия жанры Такташта гына түгел, мисал өчен, Нәкый Исәнбәттә дә фаҗигаләр бар. Миңа калса, трагедия белән милләт язмышы үзара бәйледер - фаҗига булмау милләт язмышының үсешен тоткарлыймы, әллә милләт язмышы үсештән туктаганга фаҗига юкмы? Бу инде алдан тавык булганмы, йомыркамы дигән кебек. Уйларга кирәк... 


"Киләчәккә пьеса бара, ә спектакль хатирә булып бүгенге көндә кала"

 - Тәрҗемә әсәрләрен тамашачының ярату-яратмавы режиссерларны борчый торган тема. Сезнең Әлмәттә куелган “Син кайда идең?” спектаклен күргәч, режиссер, теләсә, тәрҗемә әсәрен дә татарча куя ала икән дип уйлаган идем...

- Тәрҗемә әсәрләре дә төрле була. Әсәр, гомумән, төрле була. Кайсыбер әсәр татарча язылган очракта да татарча булмаска мөмкин, татар милләтенә ят булырга мөмкин. Бар кеше язмышын чагылдырган әсәрләр, бар әдәбиятны, сәнгатьне азрак үзгәртергә, аңа яңа киңлекләр ачарга теләү фикере, яңа ысуллар табу теләге белән язылган әсәрләр. Аларын, миңа калса, татарга гына түгел, башка милләтләргә дә кабул итүе авыррактыр. Ярослава Пулиновичның “Земля Эльзы” әсәре – анда кеше язмышлары, алар безгә бик якын. Шунысы кызык – анда әбиләр хоры бар. Алар рус, казак, чегән җырларын рус телендә җырладылар. Хәзер ташланырлар инде дип уйладым, янәсе, татар спектаклендә русча җырлыйлар. Ни гаҗәп, беркем әйтмәде. Ә Екатеринбургка фестивальгә алып баргач, анда “Нишләп русча җырлыйлар?” дип бәйләнгәннәр. 

Тәрҗемә әсәрләреннән бездә “Кара чикмән” бик әйбәт барды. Без ул вакытта әле студентлар идек. Статистика булдыру өчен театр фойесында тамашачылардан сорау алу үткәрдек. “Нинди әсәрләр куелуын телисез?” дигәнгә “Комедия кирәк, тәрҗемә әсәрләре кирәкми” диләр. Икенче сорау – “Яраткан спектаклегез?” “Кара чикмән” диләр. Кеше аның хәтта тәрҗемә әсәре икәнен дә аңламый иде. Шуннан нәтиҗә ясарга кирәк – әсәрне дә сайлый белергә кирәктер. 

Ләкин дөнья матур, дөнья киң, безгә үз эчебездә генә ябылып ятарга ярамый. Башка милләт әсәрләрен кую театр сәнгатен үстерә. Шекспир булсын, Мольер булсын, Брехтның әле Камал театрында беркайчан куелганы юк. Ул бик зур югалту дип уйлыйм һәм киләчәктә ул төзәтелер дип өметләнәм. Рус театрларының афишасын карасаң, алар, гомумән, тәрҗемә әсәрләрендә генә утыралар. Анысы да дөрес түгел дип саныйм. Режиссер ничек кенә гениаль булмасын, ул куйган спектакль, билгеле, театрга нидер бирә. Әмма киләчәк буыннарга, барыбер, пьеса кала. Аңлата алдыммы, юкмы? Менә, мәсәлән, Тимофей Кулябин “Өч сеңел”не куйды. Телсезләр телендәге хәрәкәтләр белән куйды, ишарәләр белән генә сөйләшәләр. Бик шәп уйлап табылган һәм башкарылган. Ләкин бу тарих булып, эмоция булып калачак. Без инде Шекспирны алып, яңадан бу ысул белән куя алмыйбыз. Ул кабатлау булачак. Бу бер спектакль өчен генә. Спектакль бу заманда калачак, ә пьеса китәчәк. Аны башка телдә дә, башка ысул белән дә куячаклар. Бииячәкләр дә, җырлаячаклар да ул әсәрне. 

"Халык язучылары көтүләре белән йөри. Киләчәктә, бәлки, без дә шушы көтүдә булырбыз, безне дә белмәсләр..."

 - Илгиз, син яшь иҗат кешесе. Республикада яшьләргә ярдәм итү сәясәте ничек булырга тиеш? Аларга төрле премияләр бирү мәсьәләсе... “Әлиф” спектакле Мәскәүдә танылып кайткач, бу тема аеруча актаульләште.

 - Монда ике яклы. Яшьлеккә аз гына каршылык та тудырырга кирәк - анысы да бар. Эшлисе килеп, эшләргә мөмкинлекләр аз булганда, көрәшеп зур әсәрләр туа. Икенче яктан караганда, “Әйдәгез, бернәрсә дә эшләргә бирмик, шулай әйбәтрәк эшләрләр”, - дигән сүз түгел. Шулай бит инде! 

Дәрәҗәле исемнәргә килгәндә, миңа калса, гомумән, ул исемнәрне күптән алып атарга кирәк. Ул бит совет заманында кешеләрне бушлай эшләтү ысулы. 

Минем әтинең иң яхшы тракторчы буларак җыйган мактау кәгазьләре бер сандык ята. Аңа карап аның хезмәт хакы да берничек артмаган. Монда “Эшләп кем баеган” дигән гыйбарә башка килә. Гомумән, бу дәрәҗәле исемнәр бирүне Россиядә алып атарга кирәк. Атказанганнар, халык артистлары, халык язучылары... Бездә күпме халык язучысы... чыгып халыктан сорагыз берәр шагыйрьнең ике юл шигырен беләсезме, дип. Тукайны, Такташны, Хәсән Туфанны, Дәрдмәндне әле әйтергә мөмкиннәр. Ә бүген яза торган кешеләрдән кемнекен әйтә ала? Халык язучылары көтүләре белән йөри безнең. Киләчәктә бәлки без дә шушы көтүдә булырбыз, безне дә белмәсләр. 


Исемнәрне аны дәүләт бирә, халык бирми. 

Әмма исемнәрне, минем сүзгә карап, алып атмаячаклар. Шуңа күрә, миңа калса, “Әлиф”не чыгарган бу егетләргә – Эльмир Низамов, Марсель Нуриев, Нурбәк Батуллага бүгеннән Татарстанның атказанган артисты исемен бирергә кирәк, Туфан Имаметдиновка – атказанган сәнгать эшлеклесен. Чөнки алар билгеле бер эш өчен лаек. Бу – “Намус һәм тугрылык” түгел. “Намус һәм тугрылык” әйбәт ул, ләкин кеше бөтен нәрсәне вакытында алырга тиеш. Аннары, башкаларын алып бетергәннән соң, “Намус һәм тугрылык”ны алырга тиеш. 

Гомер буена бернәрсә бирмичә, “Бу бит инде картайган” дип бирү дөрес түгел, миңа калса. Россиянең башка регионнарында 40 яшьтә Россиянең халык артистлары йөри. Ә бездә Татарстанның атказанган исемен алса, кеше инде бәхетле. Күпме кеше шуның өчен борчылып... Мин шәхсән үзем аның өчен борчылмыйм. Муса Җәлил премиясен алганда мин аңламыйча да калдым. Аны ничектер театрдан язып биргәннәр. Мин берничек катнашмадым. Барып кына алдым. Шулай алганда, билгеле, рәхәт ул. Ә кемдер: “Миңа бирмиләр, мин кемнәндер ким”, - дип, йөреп авырый башлый, төшенкелеккә бирелә, аның эшенә дә бу, миңа калса, йогынты ясыйдыр. 

Ә егетләрне, билгеле, күтәрергә, аларга эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Аларны гастрольләргә чакыралар дип беләм. Дәүләт аларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ләкин икеле. 

Нурбәк әйтте: “Бәйсез театрлар күбрәк булсын, булган театрлар бәйсез булсын”, - диде. Дәүләттән акча алгач, телисеңме-теләмисеңме – бәйләнеп куясың, анысы бар. Бу очракта, миңа калса... менә, камерага туры карап әйтәм: безнең татар милләтендә әле бай-бай абзыйларыбыз бардыр. Сез милләт язмышына битараф түгел икән, үзегезне дә тарихка кертәсегез килә икән, бүгенге көндә менә шундый егетләргә ярдәм итергә кирәк. Безнең бу традициябез булган, ул югалтылган. Шул ук Апанаевлар, “Галия” мәдрәсәләре, “Хөсәения” мәдрәсәләре... Ул мәдрәсәләрне бит үз тырышлыклары белән эшләп баеган кешеләребез төзегәннәр һәм анда укытучыларны тотканнар. Рәмиевләр “Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасын чыгарганнар. Аларның журналистлары ул вакытта Россия министрлары алган кадәр хезмәт хакын алып эшләгән. Болар барысы да аларның үз акчаларыннан түләнгән. Һәм алар аны кирәк дип санаган. Чөнки алар аңлаганнар: без милләтне милләт итеп сакларга тиеш һәм ул милләт безне саклаячак. Әгәр дә бүгенге көндә безнең бай татар ир-егетләреме, хатын-кызларымы милләтне сакламасалар, иртәгә алар урынына бүтән кеше дә яраячак. Татар бетсә, Татарстанның Президенты да татар булмавы гаҗәп булмаячак, башка урыннарга да башка милләт кешеләре килеп утырса, гаҗәп булмаячак. Милләтне саклап, сез үзегезне саклаячаксыз. Менә шуны аңларга кирәк! 


"Йолдыз Миңнуллина белән Эльмир Низамовның Тукай премиясе алуы аларга түгел, безгә кирәк"

 - Йолдыз Миңнуллинага Тукай премиясе бирү зарурлыгын беренче булып сез һәм без күтәреп чыккан идек...

 - Йолдызга ул премия кирәкми, Йолдызга премия бирү ул безгә кирәк – менә шуны аңларга кирәк. Эльмир Низамовка да, бәлки, кирәкмидер. Ләкин ул безгә кирәк булырга тиеш! 

Гаҗәеп халык, әйеме? Мәскәүдәге андагы абзыйларның: “Сезнең бу егетләрегез әйбәт”, - дип әйтеп җибәрүе кирәк. Үзебезнең күз юкмы әллә безнең аларны күрү өчен?! Бу бит гаҗәеп әйбер! Без бит үзебез аларны менә болай күтәреп, анда илтергә тиеш. “Менә, безнең нинди егетләр бар”, - дип, илтеп бирергә тиеш! Ә без анда күтәргәнне монда “Кара әле”, дип утырабыз. Мин моның мантыйгын аңламыйм. 

Җырчыларыбыз безнең – Динә белән Эльмира – Мәскәүгә бер атнага барып кайттылар да, яхшырак җырлый башладылармы? (Сүз “Голос” проекты җиңүчеләре Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина турында бара. - авт.) Алар бит моннан киткәндә үк шулай җырлыйлар иде. Нишләп соң без аларны шулай күтәрмәдек, куанмадык аларның җырлауларына?! Аларны Мәскәү телевидениесеннән күрсәткәннән соң гына: “Кара, ничек матур җырлыйлар икән безнең кызларыбыз, әйдәгез, аларның гонорарларын күтәрик, тегеләй итик, болай итик, “звание” бирик”, - дип уйладык. 

Үзебездә күрә башламасак, беркайчан да булмаячак. Хәленнән бигүк килеп бетмәгән кешене дә төртеп җибәрергә, күтәрергә кирәк. Мөмкинлек бирергә, үсендерергә кирәк. Ул үсендерү гомер буе булырга тиеш түгел, бер елмы, ике елмы... Төзәлми икән, юк икән кешедән, вакыт бирдең һәм онытырга кирәк. Башкасын эзләргә! Безнең ничә миллион татар арасында, миңа калса, андый кешеләр табарга буладыр.          

Фикерләр








Мәдәният

"Сергей Безруков Буага килергә риза булыр микән дип шикләндек, ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итте"

15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә узган “Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестиваленә танылган актер Сергей Безруков килде. 24 майда Буа мәдәният йортында актер Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектаклен күрсәтте.

Мәдәният

"Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектакле: "яңа күзәнәкле" татар яшьләренең бөтен дөнья театрларына елмаюы

«Калеб» яңа буын яшьләре, иҗат берләшмәсенең биш еллыгы уңаеннан, моннан 110 ел элек татар театрын тудырып йөргән яшьләрнең ниләр кичерүен тоярга тырышып карады. Кичә алар Камал театрының Кече сәхнәсендә моннан бер гасыр элек татарлар тормышын яктырткан заманча пьесаның эскизын күрсәтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла