Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшаянның этлекләре яки татар хатыны ниләр күрсәтми?

Татар театры татар классикасын итальян театры калыбына утыртты.

news_top_970_100
Гөлшаянның этлекләре яки татар хатыны ниләр күрсәтми?

Тинчурин театры татар классик әсәрен итальян рецепты буенча “пешереп”, татар тамашачысын сыйлады. Татар тамашачысы, аеруча, өлкән яшьтәге ханымнар, спектакльне яратып кабул итте. Ир-ат кына бераз сагаеп калды... Сүзем шушы көннәрдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мирсәй Әмир әсәре буенча чыгарган “Шаян Гөлшаян” комедиясе турында. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Мирсәй Әмирнең туган көненә әдипнең “Гөлшаян” пьесасы буенча “Шаян Гөлшаян” спектаклен куйды.

Спектакльнең беренче үзенчәлеге аның комедия-буффонада жанрында куелуында. Комедия дель а́рте, ягъни мәсәлән, итальяннарның ачык мәйданнарда уйнала торган битлекле комедиясе.

Рәшит Заһидуллин Щукин училищесы һәм Е.Р.Симонов остаханәсе шәкерте, танылган Вахтангов мәктәбе дәвамчысы. Ә бу мәктәп - ачык тамашага, ихласлылыкка, рухи эзләнүләргә һәм комизмга омтылыш. Буффонаданы ул “Галиҗәнап Пурсоньяк” комедиясендә оста кулланган иде. Башка комедияләренә дә аның элементларын кертә. Әмма элементларын гына. “Татар классикасында буфф-комедиягә яраклы әсәрләр күп түгел. Ә “Гөлшаян” пьесасы моңа килешеп тора”, - ди режиссер.

Шунысы да игътибарга лаек – Рәшид Заһидуллинның бу әсәрне икенче тапкыр куюы. Монысы икенче үзенчәлек. Беренче тапкыр ул көнкүреш комедиясе жанрында 2000нче еллар башында куелды һәм шактый озак барды. Гөлшаян ролендә Татарстанның атказанган артистлары Илсөяр Сафиуллина һәм Лилия Мәхмүтовалар чиратлап уйнадылар. Тинчурин театры бу спектакль белән Истанбулга – “Дуслык күпере” театр фестиваленә дә барып кайткан иде. “Без аны Солтан Әхмәд мәйданында меңәрләгән тамашачы алдында куйдык. Спектакльне бик яратып кабыл иттеләр”, - дип искә ала режиссер ун ел элек булган вакыйганы.

Рәшит Заһидуллин әйтүенчә, “Гөлшаян”ны буффонада жанрында кую идеясе – шул вакытта – спектакль көнкүреш комедиясе буларак зур мәйданда гөрләп барган чагында ук туган. Ун елдан соң режиссер хыялын тормышка ашырган – спектакль ул күзаллаганча сәхнәләштерелгән.

Өченчедән, спектакльнең премьерасы Мирсәй Әмирнең юбилеена булмаса да, туган көненә туры килде (Мирсәй Әмир 1907 елның 6 гыйнварында туган). Әмма театр җитәкчелеге, ни өчендер, спектакль турында мәгълүмат таратканда бу фактка басым ясамады. Ә ясаса да яраган булыр иде.

Мирсәй Әмирнең халык иҗатына нигезләнгән “Гөлшаян” пьесасы 1948 елда дөньяга чыккан. Бу – 1939 елда чыккан «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны» пьесасының яңартылган варианты. 

Әсәрнең эчтәлеге болайрак. Авыл крестьяны Әхмәтнең бик чибәр Гөлшаян исемле хатыны була. Авыл кешеләре аны аулакта очратып сүз катарга гына торалар. Гөлшаян тирәсендә бөтерелүчеләр арасында староста да, авыл байлары да бар. Аларның аптыратуы җитмәгән, ире Әхмәт көнләшеп җанга тия. Гөлшаян аларның бөтенесен беръюлы акылга утыртырга уйлый һәм теләгәнен башкарып та чыга. Беренчедән, ул сабан сөргән ире алдына юлга тере чуртан ташлап китә, шулай итеп беркатлы ире “Буразнадан чуртан тоттым” дигән сүзләре белән кеше алдында көлкегә кала. Җитмәсә, Гөлшаян итәк астыннан балык койрыгы күрсәтеп ирен котыртып тора. Икенчедән, үзе артыннан йөргән авыл ир-атларын үз өенә җыя: чираттагысы килгән саен, алдагысын берәр җиргә качыра бара. Шулай итеп мич тишегендә дә, сәке астында да, сандык белән капчыкта да авыл байлары җыела. Ә аннары Әхмәт кайтып керә...

Дүртенчедән, спектакльнең “Проделки Гульшаян” дигән русча исеме әсәрнең сюжетына ныграк ятышып тора дияр идем. Чөнки хатын шактый усал шаяра, аның кыланмышларын шаянлык дип кенә бәяләп булмыйдыр, бу инде кыланышлар. Яки, “Гөлшаян этлекләре” дисәң, мәсәлән...

Бишенчедән, Рәшит Заһидуллин спектакльне хатын-кызның, аеруча, әбиләрнең яратып кабул итүен билгеләп үтә: “Алар буффонада жанрындагы комедияне яшьләргә караганда яхшырак кабул итә. Ә ир-атның саграк кабул итүе – гендер проблемаларыдыр, бәлки”, - ди.

Әлбәттә, шулайдыр, үз хатыны бөтен авыл алдында ирен җүләргә чыгаруын акылы булган кайсы ир-ат түзеп карап утырсын?! Сәнгать – яхшы әйбер, әмма татар иренең психологиясе кеше алдында үзен мыскыл иткәнгә түзәрмени?

Ә театрның төп тамашачысы хатын-кыз икәнлеген беләбез, димәк, бу әсәрнең репертуарда озак тоткарлауына өмет зур.

Алтынчыдан, Рәшит Заһидуллин катнашучылардан чын фольклор ансамбле ясаган. Артистлар сәхнәгә сырлы бәләк төрле фольклор уен кораллары күтәреп чыгалар. Рәшит Заһидуллин спектакльнең бу өлешен тагын да көчәйтергә исәпли. Театрга консультант буларак, “Бәрмәнчек” командасын тәкъдим итә алам. Керәшен ансамбле сырлы бәләк, морҗа, табагач кебек кирәк-ярактан менә уен кораллары булдырып, Европаны урап кайттылар.

Җиденчедән, спектакльнең премьерасы чыкса да, Рәшит Заһидуллин әле эш бара ди. Чөнки Чыршы бәйрәмнәре вакыт артистларның да иркенләп репетиция ясарга вакыты җитеп бетмәгән, сәхнә дә әкиятләр белән тулып торган.

Сигезенчедән, монысы десертка, спектакль 16+ дип билгеләнсә дә, шактый “гөнаһсыз” куелган, алдагы куелышта кайбер артистларның үзләрен иркенрәк тотулары билгеле. Биредә халыкны көлдереп алу өчен артык сүз дә өстәмәделәр, кирәкмәгән җирләрен дә кашымадылар. “Ә пьеса андый “иркенлекләргә” мөмкинлек бирә иде, әмма без кысалардан чыкмадык”, - ди Рәшит Заһидуллин.

Тугызынчыдан, режиссерга бер үтенеч – театрның кайбер артистлары, ай-һай, штампланган. Әйтик, мөмкин булса, театрның иң күп уйнаучы, әйдәп баручы актерларының берсе – Алмаз Фәтхуллинны бер куелган калыбыннан чыгарыгыз әле, зинһар.

Унынчыдан, Тинчурин театры татар классикасын татар сәхнәсенә чыгаруда иң актив эшләүче театр. Башка театрлар кайсы яктан килеп тотынырга икәнлеген уйлаган арада, Тинчурин театры совет чоры татар драматургиясе белән дә эшли. Уңышлырагы бар, уңышсызрагы. Иң мөһиме, Хәй Вахит, Мирсәй Әмир, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалимнәр һәм башкалар татар сәхнәсендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100