"Чиста репутацияле татар артистын таба алмадык". Мөселманнар турында спектакльдә фәрештә ролен ни өчен Головинга биргәннәр?

20 Марта 2018

Укылган: 863 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Марат Башаров Мәскәү мөфтияте белән берлектә Казан тамашачысына кешелекнең асыл кыйммәтләре турында “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” исемле шоу-тамаша тәкъдим итте. Тәнәфессез ике сәгать ярым барган тамаша Камал театры сәхнәсендә күрсәтелде.
Кинематография, драма театры һәм мюзикл жанры элементлары бергә кушылып, спецэффектлар белән бизәлгән “шоу-тамаша”ны мин визуаль вәгазь дип атадым. Миңа калса, Мәскәү мөфтияте белән Марат Башаровның уртак проекты жанрына иң кулай атама шул. Ә инде проект рус телендә тормышка ашырылганга, русчага да тәрҗемә итеп бирәм – визуальная проповедь.



“Мәңгелек кыйммәтләр турында, заман казанышларын кулланып, заманча телдә сөйлибез. Без яшәгән бу дөнья гади генә түгел. Кайчакта тормышта, буяулар кушылып, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең яман икәнлеген аңлап, акны карадан аерып булмый башлый. Без кешеләрне ак белән караны аерырга өйрәтәбез. Мәскәү халкына ошады. Сезгә дә ошар дип уйлыйбыз”, - дип үз фатыйхасын бирде Мәскәү җәмигъ мәчете имамы Илдар Аляутдинов тамаша башланыр алдыннан.

Камал театрының Зур залы тулы иде. Тамашачының төп өлеше – “беренче эшелон” булмаган чиновниклар һәм көндәлек тормышта дини атрибутларны кулланучы милләттәшләребез. Араларында моңарчы театрга аяк басмаган кешеләр дә бар иде. Алар, залга кергәч тә, моның Зур залмы икәнлеген сораштылар. 

Яшәү белән үлем арасында

"Җан белән сөйләшү" спектакльләре - дәвамлы проект. Моннан ике ел элек Мәскәү мөфтияте бер эшмәкәренең яшәү белән үлем арасында калып, дингә килүе турында хикәят-спектакль тәкъдим иткән иде. “Җан белән сөйләшү. Сөйләшер чак” дип аталды ул. Спектакль заманча “кросс жанр”ында эшләнгән иде - ягъни, бер жанр белән генә чикләнмәгән. Төп геройны Татарстанның атказанган артисты, Россиянең танылган театр һәм кино актеры Марат Башаров башкарды.

Быелгы спектакльдә эшмәкәрнең дин юлындагы эзләнүләре дәвам итә. Бу юлы Марат Башаров героена тагын шул ук яшәү белән үлем арасындагы кылдан нечкә юлны үтәргә туры килде. Марат Башаровның герое да Марат исемле. 

Кыскача эчтәлеге болайрак. Марат исемле Мәскәү эшмәкәре җомга намазыннан чыгып килгәндә затлы машинасы белән берәүне таптата яза. Әлеге адәм Маратны фәлсәфи фикерләре белән җәлеп итә. Алар тагын очрашып сөйләшергә сүз куешалар. Болар барысы да зур экранда кино кадрлары буларак күрсәтелә.

Бу эпизодларда без Маратны европача киенгән, сакалсыз ир-егет буларак күрәбез.

Вакыйгалар алга таба дәвам итә. Күпмедер вакыт узган. Һәм без Маратны татар халкына бик үк хас булмаган, гарәпләрнекенә охшаганрак образда  күрәбез - көрәк сакаллы, өстендә тезенә җитеп торган җилән, балтырлары күренеп торган кыска чалбар. Ул әти-әнисеннән дә, энесеннән дә, хатыныннан да, кызыннан да риза түгел. Бөтенесен хак динне аңламауда гаепли. Үзенең бар мөлкәтен сатканлыгын хәбәр итә. Хәтта кызын куып ук чыгара. Боларын да кино кебек карыйбыз.

Яшьләрнең төнге клубка җыену күренешләре һәм алар арасына Маратның кызы Сәйдәнең килеп керүе инде драма спектакле форматында бара. Әтисенең ачулы сүзләреннән, кимсетүеннән гарык булган Сәйдә, яшьтәшләренә ияреп, яулыгын салып, төнге клубка китә. Аңа анда салмыш егет бәйләнә һәм Сәйдә, әтисенең энесенә шалтыратып, ярдәм сорый. Марат энесе белән Сәйдәне коткарырга килеп керәләр, әмма Маратка клубта кәеф-сафа корып йөргән егетләр һөҗүм итә. Марат аңын җуя.

Алга таба вакыйгалар аңсыз яткан Маратның дөньясында дәвам итә - ир-ат борынгы гарәп комлыкларына “барып эләгә”. Маратның монда күргәннәре кино-театр-музыка-хореография аша җентекләп күрсәтелә. Маратның нинди дини агымга килеп эләгүе дә шунда ачык аңлашыла. Аның бар мөлкәте террорчыларга ярдәм булган икән ләбаса. Теге фәлсәфи фикерләр әйтүче дигәнебез Шайтан үзе булып чыккан. Шул Шайтан аңа әтисе белән энесен үтерергә тәкъдим итә. Видеорәттә – Сириядәге канлы күренешләр.

Маратның саташулы дөньясында без Шайтан белән Изгелек фәрештәсе көрәшен дә күрәбез.



Ахырдан, әлбәттә, барысы да яхшы бетә. Терелеп хастаханәдән чыккан һәм кабат үзенең дөньяви киемнәрен кигән Марат Башаров кызын һәм аның яшьтәшләрен диплом алып чыгулары белән котлый. Алар җыелып фотога төшәләр. Ә үтеп барышлый аларны фотога төшерүче әлеге дә баягы теге Шайтан үзе ләбаса. Ягъни, ул һәрчак тирәбездә.

Федераль югарылыкта танылган чиста репутацияле татар актеры юк

Проектның генераль директоры – Шамил Аляутдинов, продюсер – Азат Галәмшин. Куючы режиссер һәм төп рольне башкаручы – Татарстанның атказанган артисты Марат Башаров. Сценарий авторы һәм Шайтан ролен башкаручы – мөфтиләр шурасы вәкиле Ренат Абянов. Изгелек фәрештәсе ролен Александр Головин башкара, тамашачыга ул “Ералаш” киножурналы һәм “Кадетство”, “Папины дочки” кебек телесериаллар аша таныш.

Спектакльгә Головинны чакыруларын оештыручылар әлеге роль өчен федераль югарылыкта танылган, чиста репутацияле татар артистын таба алмаулары белән аңлаттылар. 

Александр Головинга 29 яшь, актерлык белеме юк. Интернетта аның репутациясен бозарлык язмалар очратмадым, төнге клубларга һәм төрле тусовкаларга йөрми ди. Ягъни, татарлар өчен менә дигән фәрештә!


 Сүз арасыннан энҗе эзләп...

  • Мөфти Илдар Аляутдинов үзе фатыйха биргән проектның эчтәлеге ягына тел-теш тидермим – андый хокукларым юк, шулай да сәнгати ягына кагылып узасым килә. Спектакль гаять күп сүзле һәм бик озын. Әмма аның дини проект булуын искә алсак һәм нигезендә вәгазь ятуын искәртсәк, бу табигыйдыр, күрәсең. Вәгазь – ул сүзләр белән күңелгә керү. Марат белән энесе Камил дә, Шайтан белән Фәрештә дә, мәчет имамы да, башкалар да күпмедер дәрәҗәдә дини белем бирәләр, дини яктан агарталар. Ләкин залда инде үз юлын сайлаган, ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр утыруын искә алсак, бәлки, кайбер урыннары артыктыр да. Әйтик, спектакльдә мәчеткә килгән кыз баланың имам белән әңгәмәсе бирелә. Бу әле дингә килмәгәннәр өчен дип аңлыйм. Ә спектакльнең максатчан аудиториясе башка. Хәер, Марат Башаров яки Александр Головин өчен генә шоуга килеп эләгүчеләр өчен бер дигән эпизодлардыр ул бәлки. 
  • Музыкаль ягына килсәк, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Шәрип Умханов, яшь җырчы Илгиз Шәйхразиевларның җырлары аерым треклар булып интернетта таралырлык хезмәт. Композитор – Айдар Хәмзин.
  • Марат Башаров – проектның җаны һәм татарларның да иң татары. Аның текстка “Бу нәстә?”, “Нәстәгә ул миңа?”, “Рәхмәт” кебек җанга якын татар сүзләрен кыстырып җибәрүе үк рәхәтлек бирә. 
- Син Мисырданмы?
- Мәскәүдән.
- Син кем?
- Татар.
- Ишеткәнем юк.
- Ишетерсең әле, - ди Марат.

Сәхнәдән татарча сөйләшүче бер Марат кына түгел. Хәтта “кояшлы малай” Александр Головин да Марат Башаровның “Нәстәгә ул миңа?” диюенә каршы “Хәзер аңлатам”, дип җавап бирде. Кыскасы, “этник мөселман булмаган” чиста репутацияле “урыс малае” Александр Головин татарларга ошады.

 Акча мәсьәләсе

Оештыручылар проектның бюджетын 10 миллион сумнан артык дип әйтәләр. Бу бернинди дәүләт субсидияләре, грантлары түгел - хәйрия акчалары. Киләчәктә оештыручылар моның ниндидер дәүләт программасына әверелү мөмкинлеге турында хыялланалар.

Ә инде Казанга спектакль Татарстан Президенты ярдәме белән китерелгән.

Тамашачы артистларны озак алкышлады. “Завтра, иртәгә, в то же время шунда же”, - дип күрешү вакытын билгеләде Марат Башаров.











Фикерләр








Мәдәният

Иң популяр татар җыры героинясы Әпипә фахишә булганмы?

Иң популяр татар бию такмагы героинясы Әпипә кем булган? Биюче кыз Гафифәме, әллә... кыскасы, профессор Малышева җыр тарихының бик үк уңайлы булмаган версиясен якты дөньяга чыгарган. Такмаклар жанрындагы «Әпипә» татар халык җырының килеп чыгышы турында галимнәрнең фикере икегә бүленә.

Мәдәният

Зиннур, Камил, Әхәт: кайсы язучы Тукай премиясенә лаек яки язучылар кандидатлар исемлегеннән конкурентларны алып атуны сорый

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучыларны җыйдылар. Аларның үзләренең түгел, иҗатларының да шәплеге турында сөйләштеләр. Язучылар фикере буенча премия кемгә бирелергә тиеш? "Татар-информ" хәбәрчесеннән эксклюзив репортаж.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла