Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек сер ачылды: филармония Әлфия Авзалованың ничәнче туган көнен үткәрде?

Бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованың 85 яшьлек юбилеена багышланган беренче концерттан репортаж.

news_top_970_100
Бөек сер ачылды: филармония Әлфия Авзалованың ничәнче туган көнен үткәрде?

Бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованың 85 яшьлек юбилеена багышланган концертның репортажын финалдан башлыйм.

Сертотмас Салават

<~>

Хатын-кызның яше анекдотлар итеп сөйләнә торган зур сер инде ул. Әгәр хатын-кыз ул серен яшергән икән... димәк, яшергән инде. Салаватның ни өчендер Әлфия апаның чын яшен сәхнәдән әйтәсе килде. Һәм әйтте! Югыйсә концертның беренче бүлегеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә: “Әлфия апа турында әйтәселәремне әйтеп бетердем инде, калганын сез языгыз”, - дигән иде. Ә үзе сәхнәгә чыкты да... иң зур серне ачты да салды... 

- Әлфия апага сезнеңчә – 85, безнеңчә 89 яшь. Киләсе елга 90 яшен уздырсак – гаҗәпләнмәссез, - диде ул.


Әлфия апаның юбилее... үзеннән башка гына

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе уникенче тапкыр үз сәхнәсендә легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган көнен үткәрде. Быел ул беренче мәртәбә Әлфия апасыз үтте. Әлбәттә, залда аның кызлары Гүзәл белән Зөлфия, кияве, оныклары, кырык ел бергә иҗат икән дуслары Сания белән Кәрим Габидуллиннар иде. Баянчыларының берсе Кирам Сатиев та залда.  Шулай ук Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, финанс министры Радик Гайзатуллин да килгән. Ә сәхнәдә – Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, “Казан егетләре”нең беренче составының бер өлеше белән икенче составы һәм шактый яшь җырчылар иде. 

Былтыргы туган көн концертында да Әлфия апа залда үзе юк иде. Әмма ул исән иде әле. Ул бар иде әле...


Татар концертларындагы яңа күренеш - Илсур Метшин

<~>

Әлфия Авзалованың истәлек концертына моңарчы татар концертларында күренмәгән сәясәтче - Казан мэры Илсур Метшин да килгән иде.  

Концерт алдыннан

Концерт башланырга 20 минут вакыт бар. Сәхнә арты. 

- Әлфия Авзалова үзе биредә булганда хәзер нишләр иде икән? - дип сорадым мин концертның режиссеры Илдар Хәйруллиннан. 

- Әлфия апа концерт алдыннан бүлмәсендә утырыр иде. Һәрбер зур артист концерт алдыннан җыела, - диде ул.

Әлфия Авзалованың алыштыргысыз музыканты Кәрим Габидуллин: 

- Әлфия концерт алдыннан борчыла иде, бик киеренке була торган иде, бер-ике көйдән соң тынычланып кала. Кырык ел бергә эшләдек бит. Аның гадәтләрен белә идек. Беркемне танымый башлагач та, безне таныды, “Сания, Кәрим” дип әйтте, - диде.

Сания Габидуллина, Әлфия Авзалованың концерт директоры: 

- Әлфия апа хәзер рәхәтләнеп концертка әзерләнеп утырыр иде. Әлбәттә, борчылыр иде, әлбәттә, мин аның чәчләрен матур итеп ясар идем. Без аны матур итеп бизәр идек, матур итеп күлмәкләрен кидертер идек. Без аның зәвыген, нәрсә яратканын белә идек. Аңа концерт алдыннан бик матур мактау сүзләре әйтергә кирәк булыр иде. Концерт алдыннан өзлексез иҗади процесс барды. Яшь вакытта концерт алдыннан усаллана да иде әле. Яшьләрне бик ярата иде, мактап куя иде. Бик күңелле иде аның белән. Ансыз дөнья бушап калды. Үпкәләшеп йөрергә яратмый иде. Әйтә дә бетә.

Габидуллиннар моннан җиде-ун ел чамасы элек Мәскәүдә Илһам Шакировның юбилеенда чыгыш ясауларын искә төшерәләр. “Бер җырдан соң бер ханым чыкты да: “Сезне, Әлфия ханым, Илһам абый белән яңадан кавыштыгыз, диләр”, - дип сораган. “Ии, кызым, яшь вакытта мин аның бөтен каймакларын җыеп бетердем, сепарат сөте калды, кирәк булса алыгыз”, - диде. Икенче көнне бөтен Мәскәү шуны сөйләде”.

Концерт

Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе традицион концерт иде. Алып баручылар – Зәмирә Рәҗәпова белән Ришат Әхмәдуллин - сценарийда язылган текстларны укыйлар. Видеода шәхесләребезнең Әлфия апа турында әйткән видеоязмалары. Сәхнәдә – төрле буын җырчылары – танышлар да, таныш түгелләр дә, көчле вокаллылар да, уртачараклар да...

Әлфия Авзалованың видеоязмадагы сүзләре аларга киңәш булып яңгырады. “Йөрәк белән җырлыйм бит мин”, - диде ул. Видеоязмаларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, дөньякүләм танылган җырчыбыз Альбина Шаһиморатова, күренекле актерыбыз Әзһәр Шакировның сүзләре яңгырады.

Тамашачы алдында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов, «Артур & Марат» дуэты, «Казан егетләре», Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин һәм «АЙ-КАЙ» удмурт фольклор төркеме сәхнә тотты. 

Сүз уңаеннан, удмурт артистлары иң күп алкышлар кабул итүчеләрнең берсе иде.

Алкышлар дигәннән, тамашачы нигездә таныш җырларны алкышлады. “Моң патшабикәсе”нең тавышы аша бәгырьләргә үткән җырларны. Ә артистларның сәхнәдән сүз сөйләмәве – концертның, беренче чиратта, режиссерның зур уңышы иде. Ә Салаватның сүзләре... Әлфия апаның зур сере... Әйткән икән, димәк, сернең ачылыр вакыты җиткән булган.

Салават Фәтхетдиновтан: Сез аңларга тиеш мине

“Сез аңларга тиеш минем хәлне, сезнең дә бит хәлләр шул чама”, - дип җырлады Салават.


Концерттан соң. Зөлфия: "Мин елап алдым..."

“Репертуар яхшы сайланган, иң популяр җырлары яңгырады. Мин өч-дүрт тапкыр елап та алдым инде,  җырлардан түгел, видеоязмалардан, - диде Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия. - Бик авыр. Ул безне ишетеп, күреп торгандыр дип уйлыйм. Аны рухы шат булгандыр. Халык барыбер “унца-унца” кебек җырлардан традицион халык көйләренә әйләнеп кайтачак”.

“Ул туган көннәрен яратмады. Аның өчен сәхнә – тормышы иде. Ул туган көннәрен сәхнәдә үткәрә иде”, - диделәр Әлфия апаның гомерлек дуслары Сания белән Кәрим Габидуллиннар.

 Мәңгеләштерү

Ә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерү мәшәкатьләре белән йөри. “Кабер ташын өлгертеп ачып булмасмы дип тырышабыз, яшәгән йортына мемориаль такта куйдыру эшен башладык, кызлары белән берлектә китапларын барлыйбыз, яңадан бастырып чыгару турында сүз бара. 52 минутлык яңа фильм эшләнә”, - дип санап үтте ул.

Концертта Казан урамнарының берсенә Әлфия Авзалованың исеме бирелү турында сүз баруын да игълан иттеләр.




 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100