Бакчачы Нәкыйф Шәрәфиев: “Рассаданы кар белән утыртсагыз, оттырмассыз”

19 Февраля 2017

Укылган: 3588 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Бакчачының урак өсте кайчан башлана дип уйлыйсыз? Февральдә! Теләче районы Үзәк авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Нәкыйф абый Шәрәфиев без килгәндә рассадага туфрак әзерләү белән мәшгуль иде.

Карагандада туып, Саба районының Оет авылында үскән егет яшьтән үк бакчачылык белән җенләнә. Бүген исә аның алтын киңәшләренә авылдашлары, тирә-як халкы гына түгел, бөтен район мохтаҗ. Байтак еллар Теләче радиосында бакчачы киңәшләре сәхифәсен дә алып барган.

“Бүген – шофер, иртәгә – агроном

–Бакчачылык белән мәктәп елларыннан ук кызыксындым, – дип сүз башлады ул. – Ырымширмә авылында укыдым.  Биология укытучысы миндәге кызыксынуны күреп алып, чыбыкчадан карлыган куаклары үстерергә билгеләде. Куяннарга да мин җитәкчелек итә башладым. Алмагачлар да күп иде. Аларга 20-25 чиләк су ташып сибә идек.

Армиядән кайткач, баш агрономның шоферы булып эшкә урнаштым. Агроном кайда инде ул? Басуда, билгеле! Аның белән йөреп,  кызыксыну тагын да артты. Ул миңа үз тормышымда бик кыйммәтле киңәш бирде. “Егет, син кырчылык эшенә бик хирыс, яшьлегеңне әрәм итмә, агрономлыкка укыга кер”, – диде. Шулай итеп, уйламаган җирдән, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем.

Нәкыйф абыйның 40 ел стажы бар. Дүрт дистә ел дәверендә агроном, агрохимик, бригадир вазыйфаларын башкарырга туры килә аңа.

“Помидор орлыгын чәчәргә вакыт”

Һәвәскәр бакчачы гына булса да, Нәкыйф абыйның тәҗрибәле икәнен танымый булмый. Аның киңәшләрен авыз ачып тыңларлык. Әнә - мәктәп чагында өйрәнгән чыбыкчадан карлыган үстерү методын әле дә куллана.

–Элегрәк без аның өчен  7 бөре ала идек. Хәзерге бакчачылар киметте, янәсе 5 биш бөре дә җитә.   Минемчә,  7 бөредән куак ныклырак үсә. Аның 4се туфракка керә, берсе җир тигезлегендә кала, икесе җир өстендә була. Биш кенә бөре алган очракта ул ике генә ботакта кала, формалаштыру өчен кулай түгел. Кызыл, ак, кара карлыганны да үзе шулай үстерәм. Миннән әле дә карлыган куагы сорап киләләр. Язын утыртам да, көзгә әзер куак бирәм. Шул арада ул 30 см лы куак  булып үсеп җитә.

Һәвәскәр бакчачы белән  рассада утырту мәшәкатьләре турында озак сөйләштек.

– Баклажанны февральнең 5сеннән соң чәчә башларга вакыт. Болгар борычын 10сыннан соң. Теплицага чыгарасы булса, помидорны да утыртырга була. Җиргә күчереп утыртканчы рассада 60 көнлек булырга тиеш. 15 февральдә  помидор чәчәрмен дип торам.  Кәбестә рассадасы апрель башында да өлгерә. Иртә, уртача, соң өлгерә торганының үзенчәлекләрен белергә кирәк. Иртә өлгерә торганы 45 көндә җитешә. Көзге сортларга исә 90 көн кирәк.

Черемәне ферма тирәсеннән алырга ярамый!

Сәламәт үсенте үстерү өчен беренче төп шарт – туфрак. Нәкыйф абый иң яхшысы урман туфрагы, ди. Андый мөмкинлек булмаса, яхшы черемә кирәк.

–Черемәне ферма тирәсеннән ала күрмәгез, – ди бакчачы. – Анда вак кортлар мыжлап тора, авырулары да күп. Рассада әзерләү өчен ике өлеш туфракка бер өлеш черемә кушыла. Черемә гумуска бай икән, азрак кушсаң да була. Тартмага салыр алдыннан мин туфракны иләктән илим. Туфракны артык тыгызларга кирәкми, кислород йөрерлек булсын.

“Сирәкләгән үсемлек сәламәт булмый”

Нәкыйф абый орлыкны учлап сипми, берәм-берәм утырта. Бу махсус, шытымнарны сирәкләмәү өчен эшләнә. Сирәкләгән вакытта үсемлекләргә зыян килә, аларның иммунитеты какшый, ди ул. Нәкыйф абый  араларын 6 см калдырып, бер тартмага 30-35 орлык чәчә. Артык тирән дә түгел  – 1,5 см тирәнлектә.

–Сугаруның ике төрле юлы бар. Тартмага туфрак салгач, өстенә су бөркергә мөмкин. Аннан соң оячыклар ясап, берәм-берәм орлыкларны чәчәсең. Кабат туфрак белән юрган ябып, оячыкларга тагын су тамызырга кирәк.

Соңгы елларда рассаданы кар белән утыртам. Орлык төрткәннән соң, тигезләп туфрак сипкәч, өстенә 3-4 мм тирәсе кар түшим. Кар суы краннан аккан суга караганда файдалырак. Шуннан соң полиэтилен пакет каплап, кырыйларын кнопка белән эләктереп куям. Рассада өчен 25-28 градуслы урын кулай.  Газ миче, торба тирәсенә, караңгы урынга да куярга да мөмкин. Мондый шартта дүрт көн дигәндә помидор рассадасы тишелеп чыга. 3-4 данә шытым күренә башлады икән, якты урынга куярга кирәк. Әгәр бер тәүлек соңга калсагыз, рассада сузылып үсә, файдалы булмый.

“Дымлы туфрак файдалы түгел”

Үсемлекләр тишелеп чыкканда су сибәргәме-юкмы? Бу сорау күпләрне кызксындыра. Нәкыйф абый фикеренчә, яшел шытымнар барысы бергә дәррәү тишелеп чыкканчы, су сибәргә кирәкми.   Пленкага тамчылап пар җыела. Шуны селкетеп җибәрсәгез, шул җитә.  Туфрак дымлы килеш, су сибелә икән, рассада авыруга бирешә.

Мәсәлән, “кара аяк” (“черная ножка”) шундый мәкерле авыру.  Ул помидор, кәбестә, борыч рассадасында аеруча киң очрый. Кайберәүләр бу авыруны танымый да икән.

Күпләр миннән: “Нәкыйф абый, үсемлекләрне нәрсәдер кисә, килеп карый алмыйсыңмы?” дип сорый. Һәр кешегә бара алмыйм бит. Сорыйм: “Кай җиреннән кисә? Өстәнме? Астанмы?” – дим.  “Астан, җир тигезлегеннән” диләр. Бер әйбер дә кисми, бу – кара аяк авыруы. Ул туфракта дым күп булу сәбәпле, аның тыгызланып китүеннән килеп чыга. Мондый шартта бактерияләр рәхәтләнеп үрчи.  Аннан котылу өчен  ал төстәге марганцовка эремәсен пульверизатор белән сибәргә кирәк.  Аның өстеннән исә үсентеләргә зыян китерми генә туфрак сибәләр.

“Яхшы орлык ике кат пакетта була”

Сәламәт рассада үстерү, мул уңыш алуның башы – сыйфатлы орлыкта. Нәкыйф абыйның орлык сайлау, эшкәртү буенча да белемнәре шактый.

–Кибеттә сатыла торган орлыкны игътибар белән сайларга кирәк, – ди ул. –Яхшы орлык ике кат пакет эчендә була. Икеләтелгән пакетта орлык яхшы саклана, тишелеше дә әйбәт. Әгәр бер кат кәгазьдә икән, бу - акча эшләү юлы гына.

Мин гомер буе үзем әзерләгән орлык кулланам. Көздән үк аларны марганцовка эремәсендә ныгытам. Орлыкны тиешенчә эшкәртсәң, ул фитофторозга бирешми. Помидор иркендә үсәргә тиеш: тартмада да, бакчада да. Куе булып үссә, үсемлек кояштан фотосинтез ала алмый. Ә алар өчен иң мөһиме – фотосинтез.

Эремәне дә дөрес итеп ясау кирәк. Ярты литрлы банкага эремә ясагач, бер яктан куйган кул икенче яктан күренергә тиеш. Куе булса да, ул орлыклар өчен файдалы түгел. Чәчәр алдыннан исә тагын бер кат сыныйм. Көзен орлык тулы булса, кыш буена ул кибә.

Язын исә ач һәм тук орлыкларны аерырга кирәк.  Бер бал кашыгы тозны ярты литр суга салып болгатам да орлыкларны шунда салам. Ач орлыклар шундук өскә калкып чыга. Төптә калганнарын алып, чиста суда чайкатам да, җилләтәм. Моны орлык чәчәсе көнне генә эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, орлыкны туфракка күпләп сипмим, ояга берне генә утыртам. Әгәр дә тишелеше начар булыр дип, шикләнсәм, икене салам. Икесе дә тишелсә, көчсезрәген, икенче яфрак чыгарганда, өзеп алам.

Рассада тишелеп чыккач та, аңа кирәксә-кирәкмәсә су коярга ярамый. Моның өчен аның дымлылыгын тикшерергә кирәк. Бу бик җиңел. Мин дә өйрәнеп кайттым. Бер чеметем туфрак алып, аны бармак очы белән кысып карагыз. Ул таралып китсә, су сибәргә вакыт.  Таралмаса, су кирәкми.

Рассадага кояш нуры кирәк

–Рассаданы лампа яктысында гына үстереп булмый, аңа кояш нуры кирәк, – ди һәвәскәр бакчачы. – Әмма кояш яктысын күргән үсемлек тартылып үсә. Кайберәүләр аны турайсын дип, икенче якка алыштырып куя. Болай эшләү дә зыянлы. Үсемлек бер  генә халәттә торса, әйбәтрәк үсә.

Туфрак катып китмәсен өчен кечкенә тырма белән төбен йомшартып алу кирәк. Бу вакытта тамырга кислород керә һәм үсентеләр юан булып үсә. Рассадада чакта ашламага ихтыяҗ юк. Ә менә чыныктыру турында онытырга ярамый.  Урам һавасы 15 градуска җиткәч, тартмаларны верандага чыгарып, ярты көн тотып, кабат өйгә керергә кирәк.

“Бездә кара помидор әйбәт үсә”

Нәкыйф абый күп еллардан бирле сынаган сортлар гына утырта. Мәсәлән, помидорның “Космонавт Волкова”, “Яблочный”, “Русский Великан”, “Бычье сердце” сортларын телгә алды ул. Теплицада һәм ачык һавада үстерә торган сортлар бер-берсеннән аерыла, аларны бутамаска кирәк.

Безнең шартларда иң әйбәт үсә торган помидор “негр” исемен алган кара помидор. Шулай ук итләч “Бычье сердце”, сары помидорның вак төрләре мул уңыш бирә.

Рассаданы төп урынга кайчан күчерергә соң? Иртән, кояш чыкканда һава температурасы 14 градус булса, җиргә күчереп утырырга вакыт дигән сүз. Нәкыйф абый, яшелчәләрне табигый юл белән, ягъни ашлама кулланмый үстерү яклы. Бары тик җиргә утыртканда 1 кв. метрга 250-300гр  көл сибә ул.

–Көл булмаса, катнаш ашлама да ярый. Аны квадрат метрга 35-40 гр исәбеннән кертәләр. Бакчачылар колакларына киртләп куйсыннар иде: азотлы ашлама белән мавыкмагыз. Азоттан соң үсемлек котырып үсә, әмма уңыш бирергә ашыкмый, – диде ул.





Фикерләр








Йорт һәм бакча

"Су сипкәндә нашатырь спирты кушарга кирәк". Экзотик үсемлекләрдән дә уңыш алган тәҗрибәле бакчачы киңәшләре

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова безнең якларда моңарчы үстерелмәгән төрле сорт кабакларны, карбыз-кыяр, кавын-кыярларны үстереп тә шаккаттырды. Чуфа, бататлар үстереп тә өләшә. Хәтта йокы бүлмәсендә дә кырык төрле, 500гә якын помидор кәлшәсе шаулап үсеп утыра. Орлыктан ике елда үстерелүче суганнан да, ул бер елда мул уңыш җыеп ала. Яшеллек булгач, бик күңелле һәм җанга рәхәт. 

Йорт һәм бакча

Көзен бакчада ниләр утырталар?

Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен “көрәшкән” бакчачылар бераз тын ала – яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.

Йорт һәм бакча

Туфракта эшләгәч, кулны ничек чистартырга - бакчачыларга киңәшләр

"Республика Татарстан" газетасыннан бакчачыларга киңәшләр тәкъдим итә. Бакчачы Тамара Михайловна бакчада эшләгәннән соң кулларны ничек чистартырга, җиләк сабагын кисәргә ярыймы, кайнатмада витаминнар саклансын өчен нишләргә кирәклеге хакында сөйли. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла