Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемеровода сәүдә үзәгендә балалар поролонга ут төрткән булуы ихтимал: янгында 41 бала югалган, 37 кеше һәлак

Кемерово шәһәрендә кичә көндез сәүдә үзәгендә коточкыч янгын чыккан.

news_top_970_100
Кемеровода сәүдә үзәгендә балалар поролонга ут төрткән булуы ихтимал:  янгында 41 бала югалган, 37 кеше һәлак

Кичә көннең икенче яртысында "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын башланган. Кичке якта 1200 кв. м мәйданда утны туктата алганнар. 600 кв. м мәйданда түбә ишелеп төшкән. 

Хәзерге вакытта 41 баланың язмышы турында мәгълүмат юк. Фаҗига вакытында сәүдә үзәгендә булган балаларны эзлиләр.

Кемерево өлкәсе вице-губернаторы һәм Тикшерү комитеты матбугат хезмәте 37 кеше һәлак булу турында хәбәр итә. Һәлак булучыларның гаиләләренә 1 млн акча бирәчәкләр.

"Интерфакс" мәгълүматы буенча, исән кешеләрне табу ихтималы юк диярлек. Агентлык табиблар арасындагы чыганакка сылтама белән, тәрәзәдән сикереп төшкән бала турында язды. Ул бик каты имгәнгән, хәзерге вакытта комада. 


"Вести" хәбәре буенча балалар уен бүлмәсендә поролонга ут төрткән булуы ихтимал. Янгын шул бүлмәдән чыккан. Бу турыда өлкәнең вице-губернаторы әйткән.

Хәзерге вакытта 47 кеше имгәнгән, 64 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

РЕН ТВ видеосы:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100