Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган

8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

news_top_970_100
 Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган

Баланың анасы элегрәк психиатрия хастаханәсендә дәваланган һәм берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга омтылган, дигән мәгълүмат бар. Фаҗига булган көнне ул иренә шалтыратып, уксус эссенциясе эчкәне турында хәбәр итә. Ире тиз ара өенә кайтып җитеп, ашыгыч хезмәтләрне чакыра.

Баланың тәненә кан сауган, җәрәхәтләнгән. Хатын-кызның сул иңбашында киселгән җәрәхәт.

Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Төрле экспертизалар, шул исәптән, үлгән анага психологик-психиатрия экспертизасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100