Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланың беренче сүзләре - “Әнием үлми бит?” булды”

Ни өчен табиблар чаң суга, ә кешеләр боз чаналары һәм “ватрушка”ларда шуганда һәлак була, ләкин куркыныч кышкы уен белә мавыгудан туктамый - шул турыда “Татар-информ” агентлыгы язмасы.

news_top_970_100
"Баланың беренче сүзләре - “Әнием үлми бит?” булды”

Гади генә кышкы ял Буадагы гаилә өчен фаҗигага әверелде. Ир белән хатын, алар белән 7 яшьлек кызы таудан боз чанасы (ледянка) белән шуарга киткән. Чана астына түмгәк эләгеп, өчесе дә җитди имгәнгән.

Фаҗигадан соң, берничә көннән, 35 яшьлек Фиалка Вәлиулова, аңына да килмичә, реанимациядә җан бирде. Аның сабый кызы әлегә әнисенең үлүе турында белми. Җирле халык сөйләгәнчә, бу урын - “шайтан тавы”. Алар биредә инде берничә тапкыр бәхетсезлек очрагы булуны раслый.

“Әлеге фаҗига турында сүз белән генә сөйләп тә булмый. Бөтен шәһәр халкы һәлак булучы хатын гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Без аның белән җиде-сигез ел дус булып яшәдек. Эш буенча коллегалар идек – риэлтор булып эшләдек. Аның кызына 7 февральдә җиде яшь тулды. Быел бала беренче сыйныфка мәктәпкә бара. Кызчык әнисе үлгәнен белми әле. Ул көн саен елый, хәтта йоклаганда да. Аны реанимациягә “ашыгыч ярдәм” машинасында алып килгәннәр. Баланың беренче сүзләре “Әнием үлми бит?” булды”, - дип сөйли һәлак булган хатынның дусты Зөлфия Камалетдинова.

Фаҗига 2 февральдә Буа районы Бәбки авылында булды. Яшьләр Буадан әниләре янына авылга ял итәргә кайткан. Алар бөтенесе бер чанага утырып, таудан шуып төшкән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу урын чана шуу өчен җиһазландырылмаган. Анда түмгәкләр һәм сикертмәләр күп. Әлеге урын карап торышка да куркыныч. Тауның озынлыгы 160 метр чамасы.

Фиалканың иптәш кызы ул көнне Казанда булган. Ул бәхетсезлек очрагы турында үзенең 24 яшьлек кызыннан ишеткән. Районга шундук чыгып китү мөмкинлеге дә булмаган, юллар да ябык вакытка туры килгән. Зөлфия Камалетдинова Буага 6 февральдә генә кайта алган. Ул шунда ук реанимациягә киткән. Хастаханәгә көн саен барып йөргән. 9 февральдә, комадан чыкмыйча, аның дусты вафат булган.

Фиалка Вәлиулованың башы җитди имгәнгән. Күчереп йөртергә дә ярамаганга, ул үлгәнгә кадәр райондагы табиблар күзәтүе астында торган. Аның кызын, дәвалау өчен, Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Шунда балага тиешле ярдәмне күрсәткәннәр.

Һәлак булган хатынның бергә яши торган ире дә җитди травмалар алган, сынган урыннары бар. Ләкин, хәле авыр булуга да карамастан, фаҗига көнендә үз аяклары белән барып, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Җирле журналистлар фаҗиганең шаһитлары белән аралашкан.

“Өйләдән соң безгә бер ир-ат керде. Ул шок халәтендә иде. Аның сүзләреннән без таудан чана шуганда имгәнүләрен аңладык. Мин һәм берничә авылдашым ярдәм итәргә ашыктык. Шунда ук авылдагы медицина хезмәткәрләренә хәбәр иттек. Машинада арткы урында кыз бала ята иде, ә хатынны без тау итәгендә күреп алдык”, - дип сөйләгән “Буа-ТВ” журналистларына Ленар Хәмидуллин.

Зөлфия Камалетдинова сөйләгәнчә, бу яшь гаилә фаҗигага кадәр әлеге тауда беркайчан да булмаган. Беренче тапкыр шуып төшкәннәр. Бу – бик биек тау. Җәй көнендә тау битендә җиләк җыялар.

“Тау чама белән 151 метр биеклектә. Биеклекне фаҗигадән соң үлчәп караганнар. Алар иң биек урыннан түгел, ә урта бер җирдән шуып төшкән. Биредә авыл халкы да чана шуа, ләкин минем дусларым кырыйгарак китеп шуган. Бөтен кеше шуа торган урыннан төшмәгәннәр. Тау битенә урыны-урыны белән кар ятмаган. Җир туң, бозланып каткан. Алар түмгәккә очрап, чана сикерткән”, - дип аңлатты “Татар-информ” әңгәмәдәше.

Фиалка реанимациядә вакытта, Зөлфия танышлары һәм туганнары арасында ярдәм җыю оештырган. Бу акчага ул дус кызына, аңын баласына хастаханәдә ярдәм итәргә уйлаган. Күп кешеләр ярдәм итте, ди ул. Дуслар, хәтта таныш булмаган кешеләр дә шалтыраткан, язган. Алар имгәнүчеләрнең сәламәтлеген белешкән, авыр хәлләрен уртаклашкан. Авыл халкы раслаганча, биредә фаҗига беренче тапкыр гына булмаган инде.

“Мин төгәл белим, тик кешедән ишеткәнем бар: бу тауда нәкъ шундый очрак булган инде. Бала белән хатын-кыз шуып төшеп, машина тәгәрмәче астына эләккән. Анда бит юл да якын гына, ә машина йөртүче туктап өлгермәгән”, - ди Зөлфия Камалетдинова.

Һәлак булган Буа кешесенең кызы быел беренче сыйныфка мәктәпкә барырга тиеш. Хәзер ул Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, сәламәтлеге яхшылана бара. Бу атнада аны хастаханәдән чыгарырга әзерлиләр. Туганнары бала янына даими килеп тора, китаплар, уенчыклар китерәләр. Әнисе үлгәннән соң, ул ятимә калды. Карлы тауда алар белән чана шуган ир-ат баланың әтисе түгел. Нәни кызны вафат булган хатынның туган абыйсы үз гаиләсенә алачак.

“Фиалка бик ачык кеше иде. Ул һәрвакыт көлеп торды, авыр вакытларда да белгертмәде. Ул чын дус иде, теләсә-кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер булды. Ул миңа “үлгәнче дус булырбыз”, дип әйтә иде. Шулай булып чыкты да. Миңа хәзер ул бик тә җитми”, - дип сөйли Зөлфия Камалетдинова.

Буадан Гүзәлия Гыйззәтова баласын мәрхүмә Фиалка Вәлиулова кызы белән бер балалар бакчасына йөрткән. Бу чибәр, яшь һәм бик игелекле хатынның елмаюы аның хәтерендә мәңгегә калыр.

“Ул бит чып-чын кояш иде, йөзендә һәрвакыт елмаю булды. Балалар бакчасында аның кызы минем улым белән бер төркемгә йөрде. Бакчадагы бәйрәм иртәләрендә кызчык гел әнисенә карап тора, елмая, шул ук вакытта елый иде. Үзе шигырь сөйли, үзе елый. Үзе бии, үзе елый. Әйтерсең, алдан барысын да сизенгән... Алар бер-берсен шулкадәр нык яраталар иде”, - дип искә ала Гүзәлия Гыйззәтова.

Казандагы кар тавындагы фаҗига

Нәкъ ике ел элек, 2016 елның 5 февралендә, Казанның Совет районында Нокса урманындагы таудан “ватрушка”да шуганда алты яшьлек кыз һәлак булды. Кызчыкны тауга әтисе, балалар бакчасыннан соң, алып барган. Фаҗига “Франт” сәүдә үзәге янында булган иде. Аның һава тутырылган чанасы таудан төшеп килүче биш яшьлек кыз утырган боз чанасы белән бәрелешкән. Кызларның олырагы җитди имгәнеп, бераздан хастаханәдә реанимация бүлегендә җан бирде.


“Ватрушка” һәм боз чанасында шуу турында табиблар ни уйлый

Табиблар сүзе буенча, травматология бүлекләрендәге “ватрушечник”лар саны соңгы биш елда кискен артты. Нәкъ менә шушы елларда тюбинг модага керде.

“Идарә итү өчен “ватрушка” бик җайсыз. Бәрелешү куркынычы бик зур. Гадәттә, мускулларның аерым бер төркеме киеренкеләнеп, скелетны билгеле бер халәттә тотып тора. “Ватрушка”да исә мускуллар киеренке түгел, алар ял итә. Нәтиҗәдә, гәүдә сакланмый. Тагын шунысы да бар: стандартларга туры килми торган тау шуу урыннары күбәйде. Кешеләр кайда тели, шунда шуа, куркынычсыз урынны сайламый”, - дип сөйләде “Татар-информ”га 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе травматолог-ортопед табибы, югары категорияле табиб Андрей Лодвиков.

Травматолог раслаганча, балаларны таудан “ватрушка” һәм боз чаналарында шудыруны, гомумән, тыярга кирәк. Чөнки бу - сәламәтлек өчен бик куркыныч. Киң таралган кышкы ял итү уены вакытында балаларның умыртка баганасы сынарга мөмкин, дип әти-әниләрне кисәтә Казан дәүләт медицина академиясе травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков

“Бу - бик җитди проблема. Боз чаналарында, “плюшка”ларда шуганда балаларның умыртка баганасы бик еш җитди имгәнә. Балага күп кирәкмени? Ул чанада утырып тора, аның умыртка баганасы киеренке түгел. Аз гына бәрелү дә имгәнүгә китерә. Бу әйберләрне тыярга кирәк. Түрәләргә барып җитсә, яхшы булыр иде”, - дип әйтте эксперт.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100