Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда таудан чана шуганда әниләре үлгән, нәни бала һәм әти кеше нык имгәнгән

Фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда таудан чана шуганда әниләре үлгән, нәни бала һәм әти кеше нык имгәнгән
Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга барган.

Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.

Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясаганнар. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана.

Яшь хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Ул берничә көн реанимациядә яткан. Табиблар атнадан артык яшь ана гомере өчен көрәшкән. Туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, аны коткарып кала алмаганнар. Кичә хатын үлгән. Ире белән җиде яшьлек кызы әле һаман хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100