Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«МашаАллаһ», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ» - бу сүзләрнең мәгънәсен беләсезме?

“Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”,- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый?

news_top_970_100
«МашаАллаһ», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ» - бу сүзләрнең мәгънәсен беләсезме?

Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла: «МашаАллаһ», «Аллаһу Әкбәр», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбһаналлаһ», «Сөбһанаһү үә Тәгалә» һ.б. Белеп кулланган очракта, алар кайбер күңелсез хәлләрдән, мисал өчен, күз тиюдән сакланырга булыша.

  • Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим – мөселман кешесе һәр эшен шушы сүзләрне әйтеп башлый. “Рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән”- дип тәрҗемә ителә.
  • «МашаАллаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата. Кеше үзенә ошый торган әйберне күргән вакытта соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен куллана. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә. 
  • “Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйтелә.
  • «ИншәАллаһ» - «Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә, Ул ничек тели - шулай була” дигәнне аңлата. Нинди дә булса эшне ниятләгәч әйтелә. Бу гыйбәрәне куллану вәгъдә бирү дәрәҗәсен ала. Әгәр мөселман “ИншәАллаһ” дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз. Әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән.
  • «Әстәгъфируллаһ» - “Аллаһтан гафу сорыйм”, “Аллам сакласын!” - кебек мәгънәне аңлата. Куркыныч хәл күргәндә (мисал өчен авария шаһите булганда) мондый авырлык, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикр-мактау итеп тә укыйлар.
  • «Сөбһаналлаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.
  • “Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.
  • «Сөбһанаһү үә Тәгалә» - бу гыйбәрә Аллаһның исемнәрен әйткәннән соң кулланыла. Мәсәлән, "Аллаһ Сөбһанаһү үә Тәгалә” – Аллаһка гына бар мактаулар һәм зурлаулар.  
  • “ӘгүзүбиЛләһ” – «Аллаһтан ярдәм сорыйм” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә.
  • «БаракаЛлаһу фикум» - гадәттә, гарәп телен белүче кешеләр сөйләмендә еш кулланыла. Тәрҗемәсе: “Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен!” “Фикум” сүзе, аның кемгә әйтелүе һәм ничә кешегә әйтелүенә карап үзгәрә. 
  • «БаракаЛлаһу фикум» - Аллаһ сезгә (күплек сан) бәрәкәт бирсен! 
  • «БаракаЛлаһу фика» - Аллаһ сиңа (ир кешегә) бәрәкәт бирсен!
  • «БаракаЛлаһу фики» - Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!
  • “Хасбуналлаһ” – тәрҗемәсе: “Безгә Аллаһның ярдәме җитә”.
  •  “Лә иләһә илла-Ллаһ” – “Аллаһтан башка иләһ юк”.
  •  “ДжазакАллаһу хайран” – “Аллаһ сиңа әҗерен (яхшысын) бирсен!”
  • Аллаһу галим” – “Аллаһ белүче”.
  • “Саләллаһу галәйһи вә ссәлләм” – “Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын!” Бу сүзтезмә сөекле пәйгамбәребез исеменнән соң аңа мактау, хөрмәт йөзеннән кулланыла.
  • “Радиаллаһү ганһү” – “Аллаһ аннан разый (риза) булсын”. Әлеге гыйбәрә сәхәбәләрнең исеме, Пәйгамбәребез с.г.в. нең хатыннары исеменнән соң аларга хөрмәт йөзеннән әйтелә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Аллахнын рэхмэте булсын сезгэ!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100