Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча сайтлар бәйгесен оештыручылар: Ун ел элек конкурста утыз сайт иде, ә хәзер йөзләгән проект катнаша

Татар интернетындагы файдалы сайтларны, соцчелтәрләр пабликларын, татарча аккаунтларны барлап, анализ ясап, мактап һәм тәнкытьләп торучы бәйге бар - ул да булса "Белем җәүһәрләре" конкурсы. Бәйгене гамәлгә куйган Раил Гатауллин инде ул ел дәвамында бу эзлекле эшне энтузиазм белән башкарып килә. Быел бәйгенең унынычысы узган. Финалистлар билгеле.

news_top_970_100
Татарча сайтлар бәйгесен оештыручылар: Ун ел элек конкурста утыз сайт иде, ә хәзер йөзләгән проект катнаша
"Белем җәүһәрләре - 2019" бәйгесе финалистлары

I. .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект

II. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)

III. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

IV. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты

V. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта

VI. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

VII. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

VIII. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

IX. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

X. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче (никнейменар)


Татар интернеты үсештәме?

Раил Гатауллин ун ел дәвамында конкурсның зур үзгәрешләр кичергәнен әйтте. “2010 елда бәйгедә 20-30 сайт кына катнашкан иде. Соңгы ике елда исә йөзләгән проект катнаша. Быел 120дән артык гариза килде, - дип сөйләде ул.


Быел бәйгедә барлыгы ун номинация булган. Яңа өстәлгәннәрдән “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” һәм “Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта” дигәннәрен әйтеп узарга кирәк. 

Быелгы тагын бер үзенчәлек - бәйгенең юбилее уңаеннан оештыручылар беренче мәртәбә бәйгенең рәсми сайтында халык фикерен ачыклап карарга булган. Интернет кулланучылары фикерләре фәкать интернет-проектлар һәм аларның кулланучылары турында киңрәк мәгълүмат алу өчен кирәк, дип билгеләп үтте оештыручылар.

Билгеле, бәйгенең максаты - җиңүчеләрне ачыклау да таралышу түгел. Оештыручылар һәм жюри әгъзаларының максаты - татар интернетын үстерү, аны сыйфатлырак итү. Шуңа да оештыручылар тәкъдим ителүче сайтларның кимчелекләрен дә атады. 

“Тискәре якларын атыйм, киләчәктә яхшырак, сыйфатлырак эшли башласын өчен файдалы булыр дип уйлыйм", - дип аңлатты жюри әгъзасы, ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы, программист Рөстәм Хәйруллин.


Төп проблема дип ул сайтлардагы рекламаны атады. "Кайбер сайтларда ябылмый торган реклам банерлар бар, бу кулланучыларны сайттан читләштерә. Мәсәлән, укытучылар сайтларында спортка ставкаларны рекламалау килешми”, – ди ул. 

Хәйруллин шулай ук күпчелек сайтларның төрле конструкторларда ясалганын әйтте. "Конструкторларда сайтлар ашык-пошык ясалган кебек күренә. Чуар дизайннар, төрле төсләр кулланалар, бу матур күренеш түгел. Кайбер сайтларда татар хәрефләре башка хәрефләрдән аерылып тора. Бу да килешеп бетми”, - диде ул.

“Бүләкләү тантанасыннан соң бөтен кимчелекләрне яхшылап аңлатабыз, язып чыгабыз, киңәшләр тәкъдим итәбез. “Белем җәүһәрләре” сайтында киңәшләр урнаштырылган. Кешеләр аларга таянып, сайтларын яхшырак эшли ала”, - диде Раил Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Димәк, бәйгедә катнашкан сайтлар күз уңыннан югалмый. Шул уңайдан бер мисал: быел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татарча сайтының “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә Гран-при алу ихтималы бар. Үзенчәлеге шунда: быел бу сайт бәйгедә катнашмады. Әмма, Раил Гатауллин әйткәнчә, алар кайчандыр бәйгедә җиңгән сайтларны игътибар белән күзәтеп баралар. “Әгәр сайт беренче урын ала һәм өч ел дәвамында ныгый, кулланучылар саны, сыйфаты арта, дизайны яхшыра икән, аны, яңадан чакырып, Гран-при тапшырабыз. Өч ел элек бәйгедә алты-җиде беренче урын алучы бар иде. “Татар-информ” да шулар арасында иде. “Татар-информ”ның быел Гран-при алу ихтималы бар. Җиңүчеләрне без тантана вакытында гына әйтәчәкбез”, - диде Раил Гатауллин. 

Югалган сайтлар

“Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашып, соңрак юкка чыккан сайтлар да бар икән. Бу барлык татар сайтларының 4-5 процентын тәшкил итә. “Бу чагыштырмача күп түгел. Хәзерге вакытта кешеләр сайт ясый икән, аның доменын, сервер алырга кирәк. Домен өчен вакытында түләмисең икән, аны икенче кеше сатып алырга мөмкин. Бу адреста бөтенләй башка сайт урнашкан булырга мөмкин”, - дип кисәтте Раил Гатауллин.  

Сайтларда мәгълүмат яңартылып тормаса да ул сайт онытыла, дип искәртте Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин.

Аның сүзләренчә, әгәр сайтка материал өстәлеп торса, аның дәрәҗәсе үсә, кеше ешрак карый. 

Татар Википедиясе дә кушылган

Быел X дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” номинациясе дә булган, дидек. Ун кеше финалга узган: Әмир, A. Khamidullin, Marat-avgust,, Шәйдуллина Айсылу, Гатина Динә, Damir, AqQoyriq, Шәрәфетдинова Рәзилә, Хәкимҗанова Сирена, Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия. Инде аңлагансыздыр, бу - никнеймнар. Татар википедиясен үстерүчеләрнең күбесе билгесез. Алар википедия өчен мәкаләләрне үз ихтыярлары белән бушлай язалар, ләкин исемнәрен белдермиләр, диде татар википедиячесе Фәрһат Фәтхуллин.

 

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 15 ноябрьдә булыр дип көтелә. Оештыручылар бу хакта аерым хәбәр итәрбез дип белдерделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100