Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар кызы" бәйгесе: замана белән бергә кызлар да үзгәрә

Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә "Татар кызы-2019" халыкара бәйгесе финалы үтте. Бәйрәм шоу булып барды. Биредә балет та, татар театры да, кызларның татар халкы һәм ирләре турында фикерләре дә булды.

news_top_970_100
"Татар кызы" бәйгесе: замана белән бергә кызлар да үзгәрә

“Бәйгене бары тик матурлык бәйгесе итеп кабул итү кирәкми”

Бәйге башланганчы, чараның кунакларына сүз бирделәр. Шулай ук алар фойеда журналистларның сорауларына да җавап бирделәр.

Кунаклар арасында Удмуртия Республикасы башлыгының һәм хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Сергей Смирнов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе президенты Елена Колесникова бар иде.

“Коллегалар, бүген бездә бик мөһим вакыйга - бездә искиткеч “Татар кызы” бәйгесе бара. Әлеге бәйге безнең өчен бик мөһим, чөнки ул татар теле, аның мәдәнияты үсешенә үз өлешен кертә. Шулай ук әлеге бәйге регионнар, чит илләр арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыруда да ярдәм итә. Әлеге бәйгене үзебездә үткәрү – безнең өчен зур дәрәҗә һәм шатлык. Без үзебезнең яктан кунакларыбызга уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Алар үзләренең йөрәкләрендә Удмуртиягә карата мәхәббәт уята алганнардыр”, - диде Сергей Витальевич.

Сүз Васил Гаязовичка бирелде. “Беренче чиратта, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Удмуртия Республикасына безнең бәйгене үткәрү хакындагы тәкъдимебезне хуплап кабул иткәннәре өчен рәхмәт әйтик. Безнең өчен шушы бәйгенең финалын Удмуртиядә үткәрү бик мөһим. Оештыручыларыбызга уңайлы шартлар тудырулары өчен Сергей Витальевичка рәхмәт. Татарстан һәм Удмуртия республика буларак күршеләр, аларның икесенең дә уртак чикләре бар. Удмуртиядә татарлар яши. Татарстанда удмурт халыкларының берләшмәләре эшли. Бездә удмурт халыкларының бәйрәмнәре үткәрелә”, - дип сөйләде Васил Шәйхразиев.

“Быел бәйге тугызынчы тапкыр үткәрелә. Әле быелны ТАССРның йөз еллыгы һәм Удмуртия Республикасының йөз еллыгы билгеләп үтелә. Удмутрия Республикасына үземнең рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең бәйгебез һәр елны камилләшә бара, аның популярлыгы арта. Кызларыбыз – безнең бәйгебезнең йөзе. Проектыбызны бары тик матурлык бәйгесе итеп кабул итү кирәкми”, - ди Елена Колесникова.

Ишектән кереп булмаса, тәрәзәдән кер, диләр...

Бәйге башында Инсаф Абдулла белән аралаштык. Ул: "Татар кызлары тышкы яктан да, эчке яктан да чибәр булырга тиеш. Татар кызы - гаилә учагын дөрләтеп торучы хатын-кыз. Алар барысы да милләтебезнең мәгърифәтле анасы булырга тиешләр", - диде. Бу сүзләрне истә калдыруыгызны сорыйм.


Залга кереп утыргач, кызларның баш очларын гына күрүемне аңладым. Нишлиләр алар анда, ничек басып торалар икән?! Миңа урын залның балконнан да өстәрәк урнашкан урыннарында эләкте. Курчагын тартып алган кечкенә генә бәби булыйм әле, минәйтәм. Оештыручыларга: "Мине бераз булса да алга күчереп булмас микән? Күрмим бит", - дип яздым. "Нәрсә эшләргә тәкъдим итәсең? Урыннар юк", - диделәр.

Ишектән кереп булмаса, тәрәзәдән кер, диләр бит. Урын таптым, кыскасы! Курчагымны кире кайтардылар.

Кызларны ачык күрәм, сәхнә бизәлеше дә күренә. Башка журналистларны гына күрмәдем, аларга урынны партердан биргәннәрдер... Ялгышсам, гафу. Иң мөһиме - курчагым үзем белән, ягъни мин урын таптым.

Кызларның тышкы матурлыгы да, эчкесе дә бардыр. Жюри әгъзаларының берничәсеннән: "Нинди була соң ул тышкы яисә эчке матурлык?" - дип сорагач, җавап бирүче табылмады. Кызларның кайсысы 100 процентка матур, кайсысы 50?.. Гомумән, жюри әгъзалары ничек җиңүчене билгелиләр икән? Алар 14 кызның барысының да исемнәрен, каян булуларын ничек истә калдыралар? Кызларның ничәнче номер астында чыгыш ясавын күрсәткән "бләзекләр" дә гел күз алдында түгел бит. Остазлар, күрәсең.

Халыкның асылы нидә?

Бәйге барышында кызларның сөйләм телләрен тикшерделәр. Тема: "Татар халкының асылы, башлангычы нидә?"

Кызлар һәрберсе дә матур итеп үз фикерләрен әйттеләр. Аларны сезгә дә җиткерим.

Халыкның асылы телендә, авылда, "гаилә коручы яшь парлар бәхет эзләп килгән" чишмәдә, һәр гаиләнең үз тарихында, гореф-гадәтдә, яңа пешкән камыр исендә, милли киемнәрдә һәм бизәнү үзенчәлекләрендә, атларда, Тукаебызда, ягъни мәдәниятыбызда, әдәбиятыбызда, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклаучы ак сакалларда, нәселнең төп нигезендә, хезмәттә, ягъни икмәктә, иректә, Сөембикәдә.

Сөембикәгә тукталып үтик. "Татар кызлары - Сөембикә варислары, диләр. Сөембикә безнең өчен һәр яктан үрнәк. Без, аңа охшарга тырышып, зирәк, көчле булырга, һәр вакыт халкыбызга тугры калырга тиеш. Кирәк булса, туган җир бәхете өчен, үзебезне корбан итәргә дә әзер торырга тиешбез!" - диелде сәхнәдән.

Шундый кычкырып әйтелгән фикер - бу. Кайсы кызның әйткәнен яза алмыйм, чөнки, бу сүзләр әйтелгәндә, кызларны күрми идем. Фикер әйтелде, ләкин ышанып булмый. Корбан итү, имеш...Бу сүзләрне әйткән туташ үзе ышана микән моңа?! Пафос артып китте кебек.

Бәйгенең әлеге бүлегенең ахырында: "Татар хатын-кызы тыйнак та, батыр да, тугры да, тырыш та. Халкымның башлангычы нәкъ менә шул. Кыю хатын-кызлар һәм аларның туган илгә мәхәббәте!".

Бәйге ничек атала - "Татар хатын-кызы"мы, "Татар кызы" гынамы? Бу исемнәрдә аерма бар, шулай бит?! Исегездә калдыруыгызны сорыйм.


Кайсы ирне сөясең?

Икенче бүлектә кызлар композитор Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" спектакленнән өзек күрсәтте. Аларга сорау бирделәр: "Нинди ирне сөясең?". Ирне, ә егетне түгел!

Катнашучыларның җавапларына күз салыйк. Кызларның берсе мыеклы, таза гәүдәле, озынны ярата, икенчесе зур борынлы, кара кашлы пеләш ирне күзли икән. Өченчесе байны, абруйлыны үз итәр иде. Ә кызларның берсеннән: "Нинди ирне яратасың?" - дип сорагач, ул: "Бабайны, әтине, абыйны", - диде. Шуннан соң тагын берсе ул кыз турында: "Ул бит бабасы белән әтисен күрсә дә, ирләр турында уйлый", - диде.

"Без яшь чакта, кыз чакта егетләрне генә ярата идек. Ярата да түгел әле, ошата идек. Ярата дип тә әйтми идек егетләр турында. Хәзер дөнья үзгәргән икән инде, татар кызлары да пеләш башлы ирләрне каратмакчы булып йөриләр икән, әстәгъфирулла", - дип сукранды минем янда утырган бер ханым.

Хатын-кызны, гадәттә, без кияүгә чыккан ханым дип беләбез. Килешмәүчеләр, бигайбә! Ир исә - өйләнгән кеше. Бәйгенең исеме - "Татар кызы". Оештыручылар әйтүенчә, кияүдә булмаган, ягъни шәригать һәм әхлак кагыйдәләре буенча саф кыз ИР сөя. Ирнең тәрҗемәсе "муж, мужчина, супруг". Татар кызы өйләнгән иргә гашыйк булып йөрергә тиеш микән?! Илһам Шакировның һәм Зөһрә Сәхәбиеваның репертуарларында "Татар кызы" җыры бар. "Вакыты җиткәч, кияүгә чык тик татар егетенә", - дип җырлана җырда. Ир, дими бит, егет, ди.

Минем өчен бу сорау кызык тоелды. Татар кызларын бәйге дәвамында әхлакка өйрәтүче Кадрия Рәисовнага сораулар барлыкка килә. Кызганыч, әлеге сорауларга җавап табып булмады. Бәйгедән сон Кадрия Рәисовнага шалтыраткач, ул шәхси сәбәпләре аркасында минем белән сөйләшә алмады. "Дүшәмбе эндәш", - ди.

Тагын бер мизгел. Хәтерләсәгез, "Татар кызы-2019" халыкара бәйге финалына багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар арасында 27 яшьлек Айсылу Мирхафизхан булуын ачыклаган идек. Гәрчә бәйгенең кагыйдәләрендә 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша диелгән... Мин "Ирне сөю" дигән белән бер генә очракта килешәм. 27 яшьтә татар кызы бәйгесендә катнашып йөрү килешми, бу яшьтә хатын-кыз булып, ирен сөяргә ярый! Һәм кирәк тә.

Берничә сүз белән генә Айсылуның әнисе (кызганыч, исемен белми калдым) мине шелтәләвен язып үтим. "Син бит әле ул теге Алинә?! Нишләп шундый сораулар бирдең? Ул җиңәргә тиеш иде, хәзер әллә кая Үзбәкстанга барасы була инде менә", - ди миңа. (Алга китеп әйтик, бәйгедә Үзбәкстан кызы җиңде). "Журналист булгач, сорауларымны бирәм инде", - дим. "27 яшендә булса да, сабый гына бит әле ул. Минем көтеп алынган "поздний" балам. Ул әле укый, аның кеше буласы бар. Кияүгә чыкмый әле ул. Кызым бала карарга да әзер түгел", - диде апа.

Кадрия Рәисовна минем үземә берничә тапкыр: "Татар кызы кияүгә чыгып, бала табып, гаилә учагын сакларга тиеш", - дигәне бар. Инсаф Абдулла да шул ук фикердә. Язма башындагы сүзләрен искә төшерегезче.

Оештыручылар, әгәр бәйгене "Татар кызы" дип атагансыз икән, бәйге шул татар кызына гына хас булган сыйфатлар турында гына булсын. Әгәр кызларны милләт хатыннары, аналары итәргә өйрәтәбез, дисез икән, аларга ирләрне ошатырга тырышып йөрергә кирәкмәвен дә аңлатыгыз. Егетләргә гашыйк булсыннар! Пеләш башлы кеше иренә калганмыни татар кызлары?..



Концерт программасы

Бәйгенең Удмуртия Республикасы Ижау шәһәрендә барганын искә төшерик, ягъни тамашачылар арасында руслар да булуын аңлыйбыз. Бәйрәмне алып баручы Резидә Сәләхова белән Батыр Харисов рус телендә дә сөйләделәр.

Язма башынада әйтеп үткәнемчә, чара шоу кебек булды. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова, альтернатив татар музыкасы вәкиле Илгиз Шәйхразиев, М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артисты Артур Исламов, Чулпан Йосыпова, Рәсим Фасихов, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле булдылар.

Удмуртлар да биеде, ләкин безнең Дәүләт ансамбле сәхнәгә чыккач, зал тын да алмады. Безнекеләр болар! Горурлану хисе туды, чын.

"Юк, аерылышасыбыз килми"

Елена Колесникова сүзләренчә, бәйге елдан-ел камилләшә. Быел "Татар кызы" бәйгесе тугызынчы тапкыр үткәрелде. Димәк, проект үзенең тарихын туплап килә. Бәйгене үткәрү турыдан-туры татар телен, аның сәнгатен, мәдәниятын таныту, үстерү, татар халкының тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. 

Кызларның "Башмагым" спектаклен уйнаганда, кигән үзебезнең милли костюмнарыбыз үзе ни тора?! "Кара, нинди матур костюмнар", - диде минем янымда утыручы ханым. Әлеге сүзләрне ул миңа рус телендә әйтте. Аңлавымча, әлеге ханым Удмуртиядә яши. Кулында - үзебезнең милли бизәкле сумка, ә башында түбәтәй бар иде. "Бүген сатып алдыгызмы?" - дим. "Әйе, фойеда саталар бит, нишләп алмаска, бик матур! Бераз кыйммәт, ләкин барыбер сатып алдым", - диде ханым. 


Фойеда, чыннан да, үзебезнең милли бизәкләребез төшкән сумкалар, түбәтәйләр, калфаклар, милли алкалар сатыла иде. Матур, искиткеч! Бер генә мизгел: шушы фойеда милли көйләребез яңгыраса, гомумән, тылсымлы бер даирә барлыкка килер иде. 

Шулай ук, язып үткәнемчә, кызлар ак күлмәкләрдә егетләр белән биеделәр. Шул чак кызлар кәләшләргә охшап киттеләр. Аларның һәммәсенә дә тиң ярларын табып, тату чын татар гаиләсен коруны телисе килә. 


Бәйгедә катнашкан кызларның барысы да үзара дус. Бәйрәм тәмамлангач, безгә чәй эчеп алырга тәкъдим иттеләр. Мендек, өстәл каршына утырдык. Карелия Республикасын тәкъдим иткән кыз янына килеп эндәшкәч, ул минем нәрсә әйтүемне аңламады. Татарча тиз сөйләшүем аркасында аңламаган дип уйлыйм. Безнең янда утыручы катнашучы кыз, аңа ярдәм итәм дип, мин әйткән сүзләрне әкрен генә кире кабатлады. Һәм Карелия татар кызы, чыннан да, миңа татарча эндәште. "Сез матур! Ашларыгыз тәмле булсын", - диде. 

Бу сүзләрне нигә яздыммы? Кызларның үзара дус булуларын аңлатасым килде. Чәй эчкәндә, үзара аралашып, хис-кичерешләре белән бүлештеләр. Бераз арыганнары сизелеп тора иде. 

"Аерылышасыгыз килмиме?" - дип сорагач, алар барысы да: "Юк", - дип җавап кайтардылар.

Үзбәкстан, көт безне!

Халыкара "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе исеменә Үзбәкстаннан Лилия Камилова лаек булды. Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәрендә П.И.Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында аңа Златоуст осталары тарафыннан эшләнгән җиңүче таҗы һәм Lada Granta автомобилен тапшырдылар.

"Җиңүемә ышана алмыйм. Бу җиңүем минеке генә түгел, ул кызларныкы да. Әти-әниемә, Аллаһыма рәхмәтлемен", - ди Лилия. Ул КНИТУ-КХТИның 2 курсында укый, Ташкент шәһәре татар мәдәни-агарту үзәгенең татар яшьләре берлеге активисткасы.


Һәр катнашучы кыз үз номинациясендә җиңүче итеп табылды.
1. Ульбаева Альбина Нәсим кызы (Чиләбе өлкәсе) - "Нәзакәтле кыз"; 2. Гомәрова Илсөяр Илһам кызы (Ырынбур өлкәсе) - "Уңган кыз"; 3. Мирхафизхан Айсылу Мөнир кызы (Мәскәү шәһәре) - "Сәләтле кыз"; 4. Камилова Лилия Рөстәм кызы (Үзбәкстан) - "Гүзәл кыз"; 5. Куштанова Лилия Габдрәшит кызы (Ленинград өлкәсе) - "Серле кыз"; 6. Харисова Дилия Дилүс кызы (Удмуртия Республикасы) - "Сөйкемле кыз"; 7. Сәйдәева Милана Рәшид кызы (Кыргызстан) - "Тәвәккәл кыз"; 8. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре) - "Эчкерсез кыз"; 9. Афиетуллова Динә Замир кызы (Сембер өлкәсе) - "Зирәк кыз"; 10. Фәткуллина Юлия Руслан кызы (Швеция) - "Ялкынлы кыз"; 11. Шәехова Миләүшә Самат кызы (Свердлау өлкәсе) - "Максатчан кыз"; 12. Калиева Камилә Илдар кызы (Әстерхан өлкәсе) - "Тырыш кыз"; 13. Соловьева Александра Сергей кызы (Карелия Республикасы) - "Назлы кыз"; 14. Нәхиева Эльнара Марат кызы (Пермь өлкәсе) - "Моңлы кыз".

"Бүген кызларыбыз күпме тырышлык күрсәттеләр. Алар тырыш, иманлы, татар телебезне камил беләләр. Бу сыйфатлар бары гаиләдә генә бирелә. Әти-әниләргә рәхмәт! Кызлар, сезгә татар кызлары булып калуыгызны телим", - диде "Татар кызы" бәйгесе дирекция президенты Елена Колесникова.

Татар кызлары булып калыйк, яшик. Икенче елга Үзбәкстанга юл тотарбыз микән?! Ышанып бетмим никтер. Бәйгенең ун еллык юбилее дип якыр тирәдә генә үткәрмәсләрме? Мин ялгышып, Үзбәкстанда үткәрсәләр, бик шат булыр идем. Башка төбәктә "Татар кызы" узса, бик яхшы булыр иде. 

"Татар кызы" бәйгесеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100