Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурихан Фәттахның 1996 елгы әңгәмәсеннән: "Безнең төп бурыч - аңыбызны исән-имин киләчәккә тапшыру"

Танылган язучы, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах һәм аның хатыны табиб Руфина ханымның 1996 елда "Сөембикә" журналында басылып чыккан әңгәмәсе аларның гаилә тормышы, ир белән хатын мөнәсәбәте турында. Язучы шулай ук татар халкының язмышының киләчәге турында да фикерләре белән уртаклаша. Алар бүгенге көн өчен дә актуаль.

news_top_970_100
Нурихан Фәттахның 1996 елгы әңгәмәсеннән: "Безнең төп бурыч - аңыбызны исән-имин киләчәккә тапшыру"

("Сөембикә" журналы, 1996 ел, май, әңгәмәдәш - Филисә Хәкимова)

Мәхәббәт болай сөйләшкәндә әйтелә торган сүз микән инде. Романнар язганда гына әйтелә торган сүз бугай ул, минемчә, - дип, Нурихан ага башка бераз кыенсыныбрак кала. - "Киләм", дигәч, нәрсә турында сорар икән дип уйладым, мәхәббәт турында сорар дип уйламадым инде мин, - дип ихлас елмая һәм: "Мәхәббәтсез яшәп булмыйдыр инде ул", - дип өсти.

Ә миңа калса, шушы сүзләргә Руфина ханым бергәләп 34 ел тормыш итү дә, иҗат гомере дә, балалар үстерү, оныклар туу - барысы-барысы сыйды төсле. Алай да мин Нурихан ага белән Руфина ханымны яшьлек заманнарыннан уратмакчы булам.

- Без Руфина белән якташлар. Бер мәктәптә укыдык. Руфинаның әтисе мәктәп директоры иде. Мин инде аның балачакларын хәтерләмим.

- Ә мин хәтерлим! Мин беренчегә кергәндә, син унынчыда идең. Мәктәптә бердәнбер отличник иде. Кире малай, дип сөйли иде әти.

- Шулай булгандыр шул. Нишләптер мине гел кире диделәр инде. Үз сүземдә нык торгангадыр, мөгаен, - дип ачыклык кертте Нурихан ага.

- Истә калган беренче очрашуыгыз?

- Беренче очрашкан чагында мин Янтыкта идем.

- Юк, Нурихан, беренче очрашкан чагында син Уфага бардың, - дип елмая Руфина ханым.

- Ә-ә, Уфага бардым шул, - дип тиз генә килешә Нурихан ага. - Уфага самолетта бергә очтык, шулай ич?

- Юк шул! - дип, Руфина ханым тагын матур үчекләп елмая. - Без беренче курста укыганда син Казаннан кайттың. Бездә чемоданнарыңны калдырып тордың. Язучы идең. Аннан сине юл вокзалыннан озатып җибәрдек.

- Менә бит Руфинаның исендә яхшырак калган. Үзе генә сөйләсен.

- Шуннан хат алыша башладык.

- Анысын хәтерлим, - дип барыбер күңеленнән үткәннәрне яңартмыйча кала алмый Нурихан ага.

Аларның бу сөйләшүе миңа челтәр бәйләүне хәтерләтә. Әйтерсең, бер эздә бер сүз - бер күз бизәк ясар өчен махсус төшереп калдырыла да, киләсе эздә тагын бизәк ясап ике сүз - ике күз бергә бәйләнә бара.

- Руфина ханым ниндирәк иде соң?

- Шәп иде ул! - ди Нурихан ага һәм күзендә очкыннар уйнап ала.

- Руфина ханымның Сезгә иң охшаган сыйфаты?

- Йомшак, ягымлы. Елмаеп чыгып китә, елмаеп кайтып керә.

Мин һичсүзсез килешәм. Кайчан гына, кайда гына очрашсаң да Руфина ханымның йөзендә елмаю гашыйк иткән идеме?" - дип сорарга онытылган. Әмма шул кадәресе мәгълүм: Уфа медицина институтының 3нче курсыннан соң Руфина туташ кияүгә чыгып, Казанда яши башлый. 1962нче елда уллары Алмас дөньяга килә. Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң Республика туберкулез диспансерына эшкә урнаша. Аннан аспирантура, кандидатлык диссертациясе, 24 ел ГИДУВта ассистентлык хезмәте һәм моннан тыш, соңгы өч елда Казан шәһәр туберкулез хастаханәсендә бүлек мөдире.

- Безнең арада мөнәсәбәт шундый инде, - ди Нурихан ага "җепне" ялгап, - Руфина үз эшендә булган яңалыкларны да, борчуларны да, шатлыкларны да сөйләп тора. Медицинага кагылышлы мәгълүматлар белән таныштыра. Бу өлкәгә бөтенләй катнашым булмаса да, мин күп мәгълүмат тупладым. Ул бик күп укый, чит ил, рус, татар әдәбиятыннан, көндәлек матбугаттан да иң хәбәрдар кеше ул. Театр, сәнгать, дөньясы да аныкы. Ул барысына да өлгерергә тырыша һәм өлгерә дә.

- Руфина ханым, ике бала анасы, галимә, язучы хатыны икәнегезне дә искә төшерсәк, бу эш-вазифалар күбрәк түгелме?

- Бу минем табигый халәтем бугай инде. Миндә таркалу-бүленүләр күп булды. Ул - барысын да булдырасы килү теләгеннән туды, ахрысы... Аспирантура да бетте, диссертация дә якланды, әмма чын фән белән шөгыльләнү авырлашты. 1962-64 еллар материаль яктан да, милли яктан да кыенлашты. Улым белән транспортта йөргәндә: "Нигә балаң белән татарча сөйләшәсез?!" - дигән шелтә сүзләрен дә еш ишетергә туры килде. Белмим, әллә шул милли хисләр этәрдеме, әллә аз булса да акча эшләү теләге идеме, мин кайбер брошюраларны татарчага тәрҗемә итә башладым.

- Ә менә Нурихан ага кебек күренекле шәхеснең гомер юлдашы булу җиңелме, кыенмы?

- Нурихан Фәттах хатыны булу ул минем өчен беренче чиратта зур җаваплылык. Мин үзем өчен яшәмәдем дә бугай. Кемнеке, аныкы дигәндә - мин үземә таләпләрне һәрчак зурдан куйдым. Профессиональ осталык буенча да, хатын-кыз буларак та - гел камиллеккә омтылдым. Нурихан янында башкача мөмкин түгел. Ул гаҗәеп камил шәхес. Мин аның өчен үземне милләт алдында да бурычлы дип саныйм. Минем аркада Нуриханга ялгышып та бер-бер күләгә төшәргә тиеш түгел. Язучы хатыны булу - үзе бер сәнгать.

- Ничек уйлыйсыз, Сезгә кызыгып, көнләшеп караучылар да бармы?

- Сизмим. Дуслар сиздерми, дошманнар белән аралашмаска тырышабыз.

- Руфина ханым, Сезнең тормышыгыз шундый җай бара төсле.

- Мин тормыш көтүнең авырлыгын бик күрмим. Безнең гаиләдә һәр эш җайга салынган. Һәркемнең үз вазифасы. Табак-савыт юу да, өй җыештыру да, базарга бару да, бакчада эшләү дә бүленеп куелган. Нурихан, мәсәлән, кыяр үстерә, мин помидор. Бәлкем, балалар җиткәч, утын әзерләп мич ягулар беткәч, шулай җиңеләйгәндер. Безнең бит күпме вакытыбыз өй салып үтте. Нурихан үзенең эш кабинетын булдырырга бик хыяллана иде. Бөтен эшләре белән алганда йорт-җирне егерме еллап төзедек. Бер елны мич чыгарабыз, икенче елны баз казыйбыз, куллар тупасланып бетте, үзебез бер эшне эшлибез дә сөенәбез, килгән кешеләргә күрсәтәбез.

- Руфина ханым, Сезнең ардым, талдым, авырдым дигәнегезне ишеткәнем юк.

- Авырганым, дару эчкәнем, больничныйда булганым юк.

Нурихан ага тиз генә "челтәрдәге" күнне күтәреп ала: "Аллага шөкер!" - диген. Ә аннан исенә төшеп, урап, тагын бер күз - бер сүз бәйләп куя: "Бар!"

- Ә-ә тамак шешкәч, - дип җай гына алып китә Руфина ханым.

- Хатын-кыз гаиләдә нинди булырга тиеш?

- Ирләргә юл куярга, мин-минлегенә тимәскә, баш итеп күрергә, юк-бар белән кытыгын китермәскә, күтәренке күңел белән йөрергә, елмаерга. Кеше алдында сер бирмәскә.

- Нурихан аганың күңелегезгә иң хуш сыйфатлары?

- Эшчәнлек, ихласлык, беркатлылык һәм хәйран калу, шакката белү.

- Нурихан ага, Сез бәхетле инде...

- Кеше бәхетне бәхетсезлек килгәч кенә аңлый. Таза-сау чакта эше барганда ул аны шулай тиеш дип уйлый. Кеше бәхетнең ни икәнен белми.

Мин туктаусыз яңалык ачам. Телне һәм тарихны өр-яңа ысул, моңарчы беркем күз алдына китерә алмаган үз ысулым белән өйрәнәм. Иҗат ул ачыштан тора. Үзеңчә булу, әдәби образлар, характерлар, тасвирлаулар табу. Соңгы вакытта бер юл, бер дөрес эз тапсам, көннәр буе уйлап, шатланып йөрим.

Нурихан ага тирәсендә бүген тагын ике шатлык бөтерелә. Ул кызлары Чулпанның өч яшь ярымлык Шамиле, ике яшьлек Зөләйхасы. Нурихан ага искәрткәнчә, олылар юкка гына: "Бала - бавыр ите", "Баланың баласы балдан татлы", - димәгәннәр. Мин үзем аларның тәрбиясенә, матур әдәби телдә сөйләшүләренә хәйран калып утырам. Җикән камыш җиле төсле йомшак тавыш белән балаларга анда-санда гына сүз кушып, күзе белән генә назлап, яратып алучы Чулпанны күзәтәм. Уйларымны Руфина ханым бүлдерә:

- Бигрәк тә, әллә оныклар тугач, үз балаларыбызны тәрбияләүдә җибәргән хаталар күбрәк күренә башлады дип әйтимме...

Мин аптыраудан елмаям һәм дә аңлыйм, бу йортта таләпләр зурдан куела шул.

- Бу тәти малайның исеме ничек була инде? - дип нәнәенә сыенган Шамилгә сүз кушам.

Соравына күрә җавабы дигәндәй: "Шамил була инде", -диде.

- Нурихан бабаңны кем дисең, дәү әти дисеңме?

- Картәтәй.

- Картатәң сине яратамы соң?

- Я-а-та.

- Сиңа ниләр ди соң? "Минем яраткан, акыллы улым", - диме?

- Кемә, - ди.

- ?

Нурихан картәтәй көлемсерәп ачыклый:

- Кермә, мин эшләгәндә бүлмәгә кермә, - диме?

- Әйе.

- Нурихан ага, ә миңа күз салып чыгарга мөмкинме?

- Әйдә соң. Тик синең өче нәрсәсе кызык булыр микән аның. Монда китаплар, сүзлекләр, картотекалар инде...

Үзем тыңлыйм һәм борынгылык белән тоташа барам.

- Минем шул бөтен вакытым Мисыр фиргавеннәре, Рим императорлары, Александр Македонский белән саташып үтә инде. Турыдан-туры булмаса да, аларның тамырлары безгә килеп тоташа. Гуннар патшасы Атилла, чоры белән дә, туганлыгы белән дә, безгә бик якын. Болгарлар гуннарның бер тармагы, дәвамы исәпләнә. Тарихчылардан, язучылардан аеруча Геродотны, Страбонны, грек драматурглары Софокл, Эсхил, Еврипидны, латиннардан Тит Ливине, Тацитны, Юлий Цезарьны якын күрәм.

- Яшьрәк чагында табынганнарыгыз кемнәр иде?

- Яшьлектә Лев Толстой, соңрак - Бальзак белән саташтым.

- Ә татардан кемнәр?

- Татар үзе! Татарның соклангыч шәхесе, иң авыр заманнарда да татарга тугрылык, рухын саклап кала алган Гомәр ага Бәширов. Без Бәшировлар тәэсирендә үскән кешеләр. Бүгенге көндә танымаска теләүчеләр, сүз тидерүчеләр дә бар. Килешмим!

Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур бар. Аларның күңел җылыларын тоеп яшәдек.

- Кайчандыр шулай кызыксынып безнең чорны дә өйрәнүчеләр булыр дип уйлыйсызмы?

- Җавап бирүе кыен. Кызыксынучан кешеләр табылыр, билгеле. Безнең төп бурыч - аңыбызны исән-имин киләчәккә тапшыру.

- Эш сәгатегез һаман шулай иртә башланамы?

- Гомер үтә, яшь бара. Иң элек мин торам. Сигездә эшкә утыра алмасам, эчем поша. 5-10 минутка соңга калсам, ул вакытта мин бәхетсез инде. Минем өчен иң күңелсезе - кич, көн бетүе. Кайчан тизрәк таң атар да, кайчан эшкә утырырмын икән дип хыялланам.

Руфина ханым "челтәргә" тагын бер күз өстәп куя.

- Артыннан куалармыни, тизрәк минем алдан бәрелә-сугыла эш бүлмәсенә кереп китә.

Нурихан ага исә бу сүз - бу күзне киредән алыр, яңа бизәк ясый.

- Юк, пальтосын кидереп, озатып җибәрәм.

Нурихан Садрыйман улы Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туган.  Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.

Ул тарихи әсәрләре белән таныла. "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтләрен яза.2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100