Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова “Авылым хатирәсе” җырын башкара

Зәйнәб Фәрхетдинова “Авылым хатирәсе” җырын башкара.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова “Авылым хатирәсе” җырын башкара

"Авылым хатирәсе"
Асия Юнысова сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе.

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк, каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Өй түрендә мин утырткан сирень
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине юксыналар,
Тик әлегә читтә йөримен.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Туган якка кайттым әле менә,
Урамнардан кат-кат урадым.
Балачагым йөрде арттан калмый
Авыл хәтеренә уранып.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шул икән.
Күршеләргә саләм бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100