Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаева “Кышкы романс” җырын башкара

Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаева “Кышкы романс” җырын башкара.

news_top_970_100
Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаева “Кышкы романс” җырын башкара

“Кышкы романс” (“Син – гомер агышларым”)
Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе


Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Менә инде тагы җиргә карлар ява,
Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100