Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әминә Галимованың "Син, син" клибы: традицион күренешләр һәм бер оригиналь кадр

Әминә Галимованың "Син, син" клибы: традицион күренешләр һәм бер оригиналь кадр

news_top_970_100
Әминә Галимованың "Син, син" клибы: традицион күренешләр һәм бер оригиналь кадр
"Син, син..." клибын традицион дип атап була. Татар клипларын карап ияләнгән кеше өчен монда әллә ни яңалык юк. Клипның музыкасы да, сүзләре дә истә калырлык түгел. Җыр тексты "шулай булсын, болай булсын" дигән теләкләрдән гыйбарәт. Ә менә клибында бер-ике уникальлек бар.

Клибта традицион татар клибының барлык элементлары диярлек тә бар. Төп герой машинада утырып йөри, тәрәзә төбендә утыра, кадрга текәлеп карап җырлый, кулларын болгап урамнан уза, пляжда ята. 

Нәрсә юк? Берничә элемент юк - героиня караватта аунамый һәм аркасы белән стенага ышкылып йөрми. Пляжда булган чагында егете белән бергә су буйлап йөгерми.

Бер үзенчәлек - пляжда булган чагында бер егет карбыз күтәреп килә. Егет үзенчә мәзәк итеп киенгән. Кыз аннан куркып йөгерә. Хәер, моны үзенчәлек дип бик тырышкан очракта гына әйтеп була.

Клипның төп үзенчәлеге урта тирәсендә барлыкка килә. Ул - гашыйклар ролен уйнаган, мәзәк киенгән ир белән хатын. Клипны караган татар тамашачысы, бу ир хәзер кызга гашыйк була, ә аның хатыны көнләшә дип уйлый торгандыр. Әмма клипны төшерүчеләр стандартларны җимереп ташлаган - кызга... хатын гашыйк була һәм аңа чәчәк бирергә куша. Героиня, үзенә чәчәк тотып килгән ирдән качып китә. 

Һәм шушы урында клипның оригинальлеге кабат юкка чыга. 

Кабат традицион клипларда булган күренешләр башлана. Героиня Казан кремле тирәләренә килеп чыга. Аны мотоциклчы егет бәрдерә яза, билгеле инде, кызның кулындагы әйберләре төшеп китә. Әфлисунны кызга биргәндә, алар арасында гыйшык кузгала. Кыз сакал баскан карт кына иргә бик яратып карый. "Бер-беребезне хөрмәт итеп, саклап яшик бу җирдә", - дип өнди кыз. Аннары ул байкерның мотоциклына утырып, караңгылыкка таба китеп бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100