Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Вәлиев һәм Филүс Каһиров “Туган җирем – Татарстан” җырын башкара

Илһам Вәлиев һәм Филүс Каһиров “Туган җирем – Татарстан” җырын башкара.

news_top_970_100
Илһам Вәлиев һәм Филүс Каһиров “Туган җирем – Татарстан” җырын башкара

"Туган җирем - Татарстан"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Александр Ключарев көе

Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100