Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева “Җимеш агачы” җырын башкара

Гөлназ Асаева “Җимеш агачы” җырын башкара.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева “Җимеш агачы” җырын башкара

“Җимеш агачы”
Зифа Нагаева сүзләре һәм көе


Балалы йорт җимеш агачыдай -
Бөреләнә, яфракларга төренә,
Туа уллар, туа матур кызлар
Гаилә шатлыкларга күмелә.

Җимешләре – җимеш агачының
Балалардай үсә, өлгерә,
Әти-әни бәхетләрен күрим дисәң,
Бала кадерләрен бел генә.

Нигә икән, әти ныграк
“Кызым”, диеп яна, өзелә,
Нигәдер бит, әни, ныграк
Улын якын иткән кебек күренә.

Икесе дә, балам, диеп бөгелә,
Ике җан да, балам, диеп түзенә.
Икебезнең рәхмәтләрен,
Икебезнең рәхәтләрен
Тоеп яшәсеннәр иде лә.

Кызым, диеп, уелып уйларында
Тибрәлдерә, әти, моңында
Бишек җырын көйләп,
Әни белән сөенеп яши
Алар улына.

Җимеш агачының җимешләрен,
Җыя, җыя гомер итегез,
Пар гомерне безнең
Шатлык, хөрмәтләрдә
Бәхетләрдә яшәп үтегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100