Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров һәм Алсу Әбелханова “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын башкара

Филүс Каһиров һәм Алсу Әбелханова “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын башкара.

news_top_970_100
Филүс Каһиров һәм Алсу Әбелханова “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын башкара

"Бөтен нәрсә сине хәтерләтә"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Луиза Батыр-Болгари көе

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Сагышымны гына яңарта.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә:
Күкләр, җирләр, сулар, Иделләр.
Иделләргә агып китте — кире кайтмас
Синең белән узган гомерләр.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Синсез хатирәләр юк хәзер.
Өзелеп сөйсәң, йолдыз кебек сүнми икән,
Мәңгелек ут икән ул хәтер.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100