Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Сафин "Аерылмагыз" җырын башкара

Айрат Сафин "Аерылмагыз" җырын башкара

news_top_970_100
Айрат Сафин "Аерылмагыз" җырын башкара
Айрат Сафин DJ Radik Studio аранжировкасында "Аерылмагыз" җырын башкарган. Хитның яңа яңгырашына бәя бирегез!



Гөлшат Зәйнәшева шигыре, Чулпан Зиннәтуллина көе.


Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә үзәкләрем.
Нигә соң без бергә чакның
Белмәдек кадерләрен?!

Сөялдем нәзек талларга
Белмәдем бөгеләсен.
Бегелгэн талларга карап
Үзәгем өзеләсен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда.
Бер ялгызымны яндырма
Мәхәббәт утларында

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100