Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынгы күршеләр: Спас районында Ибн Фадлан заманнарында булган зиратта венгр каберлекләре табылды

“Генетик яктан татарлар белән без якын халык”, - ди Венгриянең Казандагы Генерал консулы Адам Штифтер. Аның фикеренчә, Татарстанда моннан 1100 еллар элек яшәгән венгр кабиләләре һәм безнең ата-бабаларыбызның бер-берсенә тәэсире булмый калмаган. Шул фикер белән рухланып, Венгрия археологлары Татарстан археологлары уздырган казу эшләрендә катнашырга дип, Татарстанга килде. “Татар-информ” хәбәрчесе Болгар җирендә - Спас районы Танкеевка авылындагы борынгы мадьяр каберлекләрен казу эшләре белән танышып кайтты. 

news_top_970_100
Борынгы күршеләр: Спас районында Ибн Фадлан заманнарында булган зиратта венгр каберлекләре  табылды

Биредә фәнни экспедиция эшли, анда студентлар да җәлеп ителгән. Ул Венгрия һәм башка илләрдән галимнәр катнашында, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, "Мәдәни мирас институты" оешмасы тарафыннан оештырылган. "Ватан тарихы" фондының грант хисабына финансланучы экспедициянең җитәкчесе - Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

Безне һәм консулны авыл башында ук каршы алдылар. Венгр археологлары командасының җитәкчесе Аттила Тюрк "каберлеккә кадәр юл бик начар" дип кисәтеп куйды. Консул алдан үз машинасында, без арттан. Яңгырдан соң юллар бик калтыр-колтырмы икән, аларның дәү машинасы барып җитәр, без барып җитәрбезме икән дип, пошаманга да калган идек, юкка булган. Дөрес, асфальт юк, ләкин ярыйсы гына сикәлтәсез юл. Нәрсәгә аптыраганнар?! Авыл чите шундый була инде. И көләбез шушыны бик начар юл дип уйлауларыннан. 

Венгрларның монда катнашуының сәбәбе - борынгы зиратта венгр каберлекләре дә ачыкланган. Венгрлар үзләренең борынгы ватаны - Идел буе дәүләтендәге тарихлары белән кызыксына. Аларны бирегә Татарстан галимнәре чакырган.

“Безнең бурыч – бу урында ни өчен шушы каберлек барлыкка килгәнен ачыклау” 

КФУның Татарстан тарихы, археологиясе кафедрасы доценты, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Леонид Вязов Танкеевка каберлегендә 60 лап кеше эшләгәнен әйтте. Бүгенгә 30 кабер тапканнар. Каберлекнең бер өлеше, елга күтәрелеп яр ишелү нәтиҗәсендә юкка чыккан. 1960-1970 елларда әле монда авыл кырые булган. Ул вакытта бик зур казу эшләре үткәрелгән. 

– Безнең өчен төп бурыч – бу урында ни өчен шушы каберлек барлыкка килгәнен ачыклау. Ибн Фадлан вакытыннан калган каберлек бу. Башта мәҗүсиләр, соңрак мөселман каберлегенә әверелгән. Монда халыклар конгламераты булган. Ни өчен нәкъ менә монда төрле кабилә вәкилләре мәрхүмнәрне җирләгәннәре безгә табышмак. Монда ун меңләгән кеше җирләнгән. Ким дигәндә 30 каберлекне тикшеререгә өлгерербез дип уйлыйм. Монда XX гасыр башында ук артефаклар табылган булган. Аннары 70-80 елларда күренекле археолог Евгений Казаков тарафыннан казу эшләре башкарылган. 2016 елда без эшне кабат торгыздык. Мәдәният министрлыгы белән берлектә бу территориянең чикләрен билгеләдек. Ул вакытта яр буйлап чыгып торучы 30лап кабер табылды. Бу археологик һәйкәлнең елга яры буйлап акрынлап ишелә баруы ачыкланды. Шуңа күрә мәгълүмат югалмасын өчен без быел бу эшкә янә тотындык, - дип сөйләде Леонид Вязов.

– Бу территорияләрдә алар VII-IX гасырларда яшәп, хәзерге ватаннары булган урыннарга күченгән. IX гасыр башында венгрларның бер өлеше Иделне кисеп чыгып, көнбатышка таба барганда, аларның бер өлеше монда калган. Аннары XII-XIII гасырларда венгр кабиләләре бу җирлектә – Башкортстанда һәм Татарстанда да табылган. Венгр телендә сөйләшүчеләр булган. XV гасырга кадәр алар монда ассимиляцияләнгән, - дип сөйләде Адам Штифтер.

“Бу каберлекләр безгә венгрлар ничек һәм кем белән яшәгәне турында мәгълүмат бирә”

Казу эшләренә Венгриядән 8 кеше килгән. Генераль консул моның Венгриянең Пе́тер Па́змань исемендәге университеты һәм Казан федераль университеты, Археология институты арасында хезмәттәшлек нигезендә оештырылганын искәртте. Татарстанда борынгы венгр халкына кагылышлы предметлар эзләнә торган урыннарга килгәндә, иң беренче Алексеевск районында Зур Тигәнәле авылы янындагы зур каберлекне әйтергә кирәк. 1970 еллар азагы-1980 еллар башында биредә бик күләмле эшләр башкарылган. 

- Бу борынгы венгр каберлеге дияргә була. Бик яхшы хәлдә сакланган предметлар табылган. Ә аларга инде 1100 елдан артык. Безгә мирасны саклап калырга кирәк, шуңа күрә шушы эшкә яңадан тотынуыбызга шатбыз. Бу каберлекләр безгә венгрлар ничек һәм кем белән яшәгәне турында мәгълүмат бирә. 9 гасыр азагы – 11 гасыр башында монда нинди этномәдәни процесслар барган икән, безгә шушы контактлар кызыклы – Кама буе, борынгы болгар элементлары нәрсәне аңлата, ислам кабул ителү нәрсә биргән. Монда чиста венгр каберлеге дип, монысы татар яки монысы венгр предметлары гына дип әйтеп булмый, алар бер-берсенә тәэсир иткән. Венгр булса – кызык, булмаса – юк, дип әйтеп булмый, чөнки венгрлар башкаларга тәэсир иткән, башкаларның да аларга йогынтысы булган,”, - ди консул. 

Венгрия археологы да казу эшләренең әһәмиятен искәртте.

– 1974 елда безнең өчен Татарстанда бик шәп каберлек ачылды. Бу борынгы венгрларның килеп чыгышында үзенә күрә бер революция ясады. Иң зур каберлек Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында. Ә Танкеевка авылында казу эшләре нәтиҗәсендә табылган материал Венгриядә инде 30 еллап билгеле. Монда казылган 1 мең каберлек турында Будапештта 1977 елда француз телендә монография басылып чыккан иде. Биредә 1960 елларда ук танылган археолог Евгений Казаков шушы җирлекне өйрәнгән. Монда күмү йоласы предметлары белән кызыклы гына дәлилләр табылды, шуңа күрә без казуны дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек, - диде Венгрия археологлары командасы җитәкчесе Аттила Тюрк.

Венгр телендә борынгы төрки телләреннән алынган 500 сүз

Консул да, Аттила Тюрк та көнкүреш сүзләрендә уртаклыклар бар дип әйтә. Аларның авызыннан матур яңгырашлы ["больта"] - балта, ["ольма"] - алма сүзләрен генә ишетү үзе ни тора! Мәгънәсе нәкъ шул безнеңчә.

– Венгр теле ул – урал теле. Венгр телендә борынгы төрки телләреннән алынган 500 сүз исәпләнә. "Балта", "алма" сүзләре һәм башкалар. Бу шул вакытта кешеләр арасында яңгыраган көнкүреш сүзләре. Элек коллегалар, төрки телләрдән алынган сүзләр, венгрлар инде Иделдән көнбатышта - Хазар каганатында яшәгәндә пәйда булган дип саный иде. Хәзерге вакытта без төрки телле халыклар белән багланышлар монда - Иделнең көнчыгышында башланган дип уйлыйбыз, шуңа күрә мондый тикшеренүләр мөһим, - ди Аттила Тюрк казу эшләренең әһәмиятен билгеләп.
      

Зур Тигәнәледәге каберлек мадьяр хәрәкәте чоры белән бәйле. 

  • Тарихчы Равил Фәхретдинов сөйләүләренә караганда, Евразия далаларында урта гасыр күчмә халыклары турында сөйләгәндә тагын ике халыкны: мадьярларны (венгрларны) һәм аларның бер үк исемдәге диярлек чордашлары - маҗарларны кыскача телгә алмый булмый. Мадьяр-венгрлар IX йөзнең беренче яртысында Идел аръягыннан—Көньяк Уралдагы үзләренең төп җирләреннән күченгән: X йөз башында Дон белән Днепр арасында, Хәзәр иленең төньяк-көнбатыш чикләре буенда Лебедия өлкәсендә төпләнгән. Бу төбәктә болгарлар, аланнар һәм славяннар да яшәгән. Шул ук вакытта Идел аръягыннан бәҗәнәкләр дә күченеп килгәннәр һәм венгрларга каршы сугыш башлаган. Мадьярларның төп көчләре Дунай ягына яуга киткән булудан файдаланып, бәҗәнәкләр Лебедиянең калган халкын кырып бетергәннәр. Көнбатыштан әйләнеп кайткан мадьярлар, җирләренең бушап калганын күреп, кире Дунайга - Паннониягә күченеп киткән. Алар шунда төпләнеп калган һәм Венгр дәүләте оештырган. Әйтергә кирәк, венгрларның кабиләдәшләре, алар белән бер үк диярлек телдә сөйләшүче, бүген Урал аръягында, Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар да бар. Алар — хантлар һәм мансилар, Ханты-Манси милли округының төп халкы. Венгр-мадьярлар да, хантлар да, мансилар да Урал телләре гаиләсенең фин-угор төркеменә карый торган угор төркемчәсенә керәләр.

Венгр кабиләләренең күченүе


Венгрлар белән татарларның генетик элемтәләре бармы?

Консул күңеленә татарлар бик хуш килә кебек тоелды миңа. Генетик багланышлар тыгыз булу мөмкинлеген консул бик рәхәтләнеп әйтте. Аттила Тюрк бу хакта тулырак сөйләде.

– Хронологияне төгәл билгеләү өчен Сегед шәһәрендә лаборатория бар. Тикшеренүләрнең ике варианты күзаллана: бүгенге көн венгр белән татар кешеләренең сөякләрен һәм борынгы сөякләрне тикшерергә була. Моны бергә башкарсаң, иң идеаль варианты булыр иде. Алар инде Венгриядәге халыкның аерым төркемнәрен һәм Татарстан, Башкортстан җирлегендә яшәгән катламнарны тикшереп, генетик мирасның вак кына элементларын исбатлаган. Без монда көнчыгышта калган һәм татар-башкортлар белән ассимиляцияләнгән венгр халкының эзләрен ачыклауга бик якын торабыз. Тирәнрәк тикшерү теләге бар, ләкин моны дәлилләү өчен бөтен каберләрне чистартырга кирәк, - ди ул.


Казуның үз тәртипләре

Леонид Вязов әйтүенчә, бу каберлектә берничә катлам булып кешеләр җирләнгән. Башта рус авылы катлавы салдырылган, керамик эшләнмәләр калдыклары табылган. Соңрак моннан мең еллар элек бабаларыбыз йөргән катламына төшеп тикшергәннәр. Без барган көнне казучылар мәрхүмнәрне искә алу йолалары эзе булган әйберләргә тап булган. Мәҗүсиләр җирләнгән урыннарда инвентарь – савыт-саба, бизәнгечләр дә, каешларның тимер һәм бронза элементлары да табыла.

– Каберләр арасында хайваннар сөякләре, сыерның казналык сөяге, ат тешләре чыкты, бәлки, бу мәҗүсиләрнең мәрхүмнәрне теге дөньяга озату йоласында ашалган терлек сөякләредер. Кичә шундый өч каберлекне инде чистарттык. Без инде моннан мең еллар элек бабаларыбыз йөргән катламга төшеп җиттек, - дип сөйләде ул.

Безгә биредәге каберлек эзләрен күрсәттеләр. Башта каберлек тирәсен казыйлар. Студентларның пакетка балчык тутырып яткан мәле иде.

Леонид Вязов безгә сөйләгән арада яшьләрнең ничек казуын да күздән ычкындырмый. “Бик тирән алма”, - дип кычкырды көрәге белән казып ятучы берәүгә. Каберлек, я сөяк күрдең дә, казып чыгардың түгел – казуның үз тәртипләре. Башта өслекне чистарталар, берәр эз күренүгә, тирәнгә бик акрынлап кына төшәләр. Болай гына актарып чыгару ярамый.

Туфракны өйрәнү нәрсә бирә соң, дип сорыйм Леонид Вязовтан. 

– Аны юып, җентекләп тикшерү кирәк. Анда берәр бөҗәк, я балык тәңкәсе, берәр үсемлек орлыгы, я тагын берәр нәрсә очрарга мөмкин. Болар җирлекнең нинди булуын күзалларга ярдәм итә. Без кешеләрне ни өчен нәкъ менә монда җирләгәннәрен аңларга телибез, - ди ул.

Аның сүзләренчә, скелет табылып кына, аның милләте буенча кем булуын әйтеп булмый, җенесен генә билгеләү мөмкин.

– Этник сораулар бик катлаулы. Без бит күп әйберне төгәл күзаллап бетерә дә алмаска мөмкинбез. Тел аермалыклары аларга никадәр мөһим булгандыр – бу авыр сорау. Без җирләнгән кием ягыннан гына таный алабыз. Аларның кайберләре ватаннары яулап алынган чорда Венгрия территориясендәгеләргә якын, охшаш. Аларның күпмесе тәгаен венгр булуын әйтеп булмый. Зур Тигәнәледә берничә дистә шул мадьярлар дип йөрткән кеше каберлекләре табылды дип истә калган. Алар мадьярлар киеп йөргән киемнәргә охшаш. 

Генотипка килгәндә, генетиклар уздырган яхшы тикшеренүләр бар. Монда күмелгән кешеләрнең берәр башка халыклар белән тугандаш булганмы икәнен ачыклап була. Безнең бурыч – объектив мәгълүмат алу. Кызыклы табылдыклар табасы килә, әлбәттә, ләкин без тарихи процессларны аңларга мөмкинлек бирә торган теләсә нәрсәгә шат, - диде Вязов.

Казу эшләренең нәтиҗәсе – китапта

Аттила Тюрк әйтүенчә, казу эшләренең нәтиҗәсе буларак, Венгрия һәм Татарстан галимнәре киләсе елга бергәләп китап чыгарырга да уйлыйлар.

– Танкеевка каберлеге табылдыкларының төсле фотосурәтләре белән XXI гасыр дәрәҗәсендә яңа зур каталог ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Венгрлар тарихы турында күбрәк мәгълүмат белербез дип ышанам, - диде Венгрия археологы.

Ул бу томның ике томлы саллы хезмәт булу мөмкинлеген әйтте.

– Китапта 1500 каберлек турында белешмә булачак. Бәлки, беренче томы яхшы фотосурәтләр белән каталог рәвешендә, икенче томы тикшеренүләр, бәяләмәләр белән булачак, - диде Аттила Тюрк.


КФУның тарих факультетының беренче курсны тәмамлаган студентлар Фазыл Вилданов белән Ильяс Вәлиев казу эшләрендә катнаша.

– Гадәттә, мәҗүси халыкларның сөякләре чыга диләр, без әле хайван тешләрен генә таптык. Ат, сыер тешләре чыкты, абыйларга күрсәтүгә, кайсы хайванныкы икәнен таныйлар инде, - диләр.

 

Ульяновск педагогика университетының тарих-филология факультеты студенты Ирина Тарасова археологик практикага җибәрелгән. 

– Башта негатив эмоция белән башланган иде бу эш, аннары кереп киттем, табылдыклар чыга башлагач, мавыктыра башлады. Казу эшләренең үз механизмы бар, шуңа төшенә башлагач, кызыграк була башлады. Команда рухы бар, бергәләп эшләү ошый, күп кенә яңа әйберләр беләбез. Бу үзеңне яңа рольдә сынап карар өчен яхшы тәҗрибә, - диде. 


Табылдыкларны тикшерүгә җибәрер алдыннан теш щеткалары белән суда юалар. Алар кипкәч, номер сугалар, описька кертәләр, тикшерү тәмамлангач, музейга җибәрүгә әзерлиләр. Институтның фәнни хезмәткәре Вера Бахматова әйтүенчә, коллекция күләменә карап, алар 1 елдан алып өч елга кадәр өйрәнелә. Археологик табылдыкларны республикада берничә музей-тыюлыгы гына сакларга хокуклы. Я Болгар музей-тыюлыгы, я археология институтының музей бүлегендә кала.

Венгр археологлары алга таба Башкортстанга, Самара өлкәсенә юл тотачак. Башкортстанда алар Бостанай каберлеге кызыклы булуын әйтте. Ә Танкеевка каберлегендә исә казу эшләре 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.





Татар һәм венгр телләрендәге охшаш сүзләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100