Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Бөек Ватан сугышы фотохроникасының электрон архивы туплана

Республика халкыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бер мең ярымнан артык фотосурәте җыелган. Алар Татарстан Республикасы милли музеена гомерлеккә саклауга тапшырылачак.

news_top_970_100
Татарстанда Бөек Ватан сугышы фотохроникасының электрон архивы туплана

Татарстанда Бөек Ватан сугышының электрон фотохроника архивы төзелә. Һәр фотога анда сурәтләнгән кешеләр һәм вакыйгалар турында кыска аңлатма рәвешендә мәгълүмәт китереләчәк. Архив мәңгелеккә саклауга ТР Милли музеена тапшырыла.  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү кысаларында республикада гаиләләрдә сакланучы, фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган кешеләргә багышланган фотосурәтләр җыю буенча бәйге игълан ителде.

“Бер мең ярымга якын фотосурәт җыелды – без моны үзебез дә көтмәгән идек. “Россиянең бөек сугышлары гаилә фотохроникалары” Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан төбәкләр арасында җиңеп чыкты. Акция вакытында бик дулкынландыргыч очраклар да булды – кайберәүләр конкурсның интернет-сәхифәсендә үз туганнарын таптылар. Чарада район ветеран советлары катнашты. Быел безгә республика предприятиеләре һәм министрлыклар да кушылды. Шәһәр мәктәпләрендә сугышта катнашучылар белән очрашулар уза. Балалар ветераннарның истәлекләрен бик кызыксынып тыңлый”, - дип сөйләде ТР Дәүләт советы депутаты Марат Шагитовның ярдәмчесе Анна Райхель.

Бөек Ватан сугышында төшерелгән, гаиләләрдә сакланучы фотолар fotohroniki.ru сайтында 2012 нче елдан бирле җыелып килә. Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Марат Шагитов тәкъдиме белән Татарстан да бу бөтенроссия чарасына кушылды. Казан мәктәпләрендә аңлату эшләре алып барылды, балаларны фотографияләр эзләү һәм җыю эшенә катнашырга өндәделәр. Казан халкы үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фотосурәтләрен, аларның орден-медальләрен китерә башлады. Фотолар электрон сурәт рәвешендә интернет-сәхифәгә урнаштырып барылды. Хәзер дә мондый материалларны теләгән һәркем үзлегеннән сайтка өсти ала.

Сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими бара

“Республикада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Гаилә фотохроникалары” бәйгесе игълан ителде. Кызганычка каршы, сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими. Сугыш елларында төшерелгән фотосурәтләр саргая, югала. Тик сугыш еллары – безнең илебезнең яшәеше, тарихы. Бүгенге буынның бурычы – бөтен сакланып калган фотоларны җыю. Аларны гына түгел, без сугыш кырларыннан кайткан “кара кәгазьләрне”, хатлар, телеграммалар, жетоннар, тәңкәләрне дә җыеп сакларга тиешбез. Боларны киләчәк буыннарга күрсәтергә кирәк. Яшьләр сугышның чын тарихын белергә һәм бу сугышта Татарстан халкының тоткан урынын аңларга тиеш”, - дип сөйләде проектның Татарстандагы координаторы Фәридә Хуҗина.

“Бөек сугышларның гаилә фотоархивлары” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Казан 2016 нчы елда төбәкләр һәм муниципалитетлар арасында  “Иң яхшы электрон архив” номинациясендә җиңүче дип табылды. Шәһәр мәктәп укучылары сугыш турында сөйләүче 810 фотография тәкъдим иттеләр. Хәзер акция киң колач алды. Проектны оештыручылар республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълуматлаштыру һәм элемтә министрлыклары белән килешүләргә кул куйды. Бәйге 2020 нче елга кадәр ел саен узачак.

Фотосурәтләр мәктәпләрдә кабул ителә

“Без архивны булдыра алган кадәр тулырак итәргә телибез, шуңа күрә һәр гаиләгә барып җитүне максат итеп куйдык. Быел бәйге сентябрьдән апрель ахырына кадәр бара, алдагы өч елда да шул рәвешле эшләячәкбез, бу 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәнче дәвам итәчәк. Шул вакытка сугыш фотосурәтләре банкын туплау эшен тәмамларга ниятлибез. Әгәр кеше фотоларны үзлегеннән скан аша чыгарырга булдыра алмый икән, ул якындагы мәктәпкә мөрәҗәгать итә ала, анда ярдәм күрсәтерләр. Бөтен җыелган материаллар районнардагы балалар иҗаты үзәкләренә җибәрелә. Аннары алар уртак бер форматка кертелеп, Мәскәүгә һәм Татарстан милли музеена тапшырыла”, - дип аңлатты Фәридә Хуҗина.

Конкурста Татарстанда яшәүчеләрнең һәммәсе дә катнаша ала. Шәхси һәм гаилә архивларында сакланган сугыш еллары фотосурәтләре, фотоматериаллар, фотодокументлар кабул ителә. Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне саклауга ярдәм итәргә теләүчеләр дә бу эшкә кушыла ала. Акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышы ядкәрьләрен мәңгеләштерү, яшь буынны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләү, укучыларны һәм укытучыларны ихтыярыйлык эшенә җәлеп итү.

“Бу акция – һәркемнең бурычы. Конкурста җиңүчеләр бүләк итеп нәрсә алыр – әлегә билгесез. Бәлки иң актив укучылар җәйге лагерьга юлама белән бүләкләнер. Районнар һәм оешмалар арасында бәйгенең ахыргы нәтиҗәләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынаюга таба чыгарылачак”, - дип аңлатты Фәридә Хуҗина.

Бәйгенең номинацияләре икәү: ветеран оешмалары өчен “Сугыш еллары фотосурәтләренең иң яхшы электрон архивы”, уку-укыту оешмалары һәм мәктәп музейлары өчен – “Иң яхшы фотокүргәзмә”. Акция уздыру үзәкләре фотоматриаллар җыю оештырылган мәктәпләрнең үзләрендә урнашачак. Уку оешмаларында фотосурәтләрне кабул итү һәм скан аша уздыру өчен барлык шартлар да тудырылачак, шулай ук якын-тирә районда яшәүчеләрдән материаларны кабул итү урыны һәм вакыты турында мәгълүмат тә элеп куелачак. Фотоларны волонтерлар кабул итә, алар акциядә катнашучыларның исемлеген төзи һм пенсионерларга, ветераннарга фотоларны китерү, эшкәртү һәм скан аша үткәрүдә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100