Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихыннан: ТАССРның 1926 елда язылган, әмма кабул ителмәгән Конституциясе проекты

Республика тарихы белән кызыксынучылар ТАССРның 1937 елда беренче расланган төп законы – Конституциясе белән таныш. Ләкин архив чыганакларында 1926 елда язылган беренче проекты табыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында төп закон проектының тарихы, эчтәлеге һәм үсеше турында таныштыра. Уникаль документ турында Татарстан Дәүләт архивының күргәзмә һәм публикаторлар эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы архивчысы Айсылу Хәйбиева сөйләде.

news_top_970_100
Татарстан тарихыннан: ТАССРның 1926 елда язылган, әмма кабул ителмәгән Конституциясе проекты

1926 елгы Татарстан ССР Конституциясенең проекты Татарстан Конституциясен кабул итү өчен нигез була

1925 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Конституциясенең беренчел проекты кабул ителә. Ул 1926 елның 13 мартында Татар автономиясе советларының VI утырышында хуплана. Әмма Татарстан АССР Конституциясе тексты РСФСР Үзәк башкарма комитеты (ҮБК) һәм РСФСР Советлары утырышында расланмый. 

1926 елгы беренче Конституция проекты барлыкка килүенең төп юридик чыганаклары:

- 1918 елгы Хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнгән халыкның хокуклары турында декларация;
- 1918 елгы III Россия Республикасы федераль учреждениеләре турындагы Советларның бөтенроссия съезды резолюциясе;
- 1925 елгы РСФСР Конституциясе;
- 1921 елгы Татарстан Автономияле ССРның ҮБК һәм Халык комиссариатлары советының Татар телен гамәлгә кую турындагы декреты;
- 1924 елгы Татарстан ҮБК турында нигезләмә.

Нәтиҗәдә, 1926 елгы Татарстан ССР Конституциясе проекты гамәлдәге Татарстан Конституциясен кабул итү өчен нигез була. 

Татарстан ССР Конституциясенең кабул ителү тарихы

Татарстан ССР Конституциясе проекты 1926 елның 13 мартында VI Бөтентатар Советлар съездының пленар утырышында кабул ителгән. Конституция проекты 5 кисәктән, 7 бүлектән һәм 91 статьядан торган. Ул рус һәм ул вакыттагы гарәп имлясында булган иске татар телендә язылган. 

1937 елда чыккан рәсми Конституциядә латин графикасы кулланылган.

1926 елгы Конституция проекты нигезендә Татарстан ССР РСФСР составына федерация шартларында керә торган эшчеләр һәм крестьяннарның социалистик дәүләте дип игълан ителгән.

1926 елгы Конституция проектында Татарстан ССРда бөтен хакимият эшче, крестьян һәм кызыл армия депутатлары Советларыныкы булган. Хезмәт республиканың бөтен гражданнарының бурычы дип танылган. Республика гражданнарына вөҗдан, үз фикереңне белдерү, җыелышлар, берләшмәләр ирекләре бирелгән.

Хакимият башлыгы исеме кемдә?

ТАССРда иң югары хакимиятне Татарстан Республикасы Советлары съезды, ә съездлар арасында - ТАССР Үзәк Башкарма комитеты йөртә. ТАССР Үзәк хакимияте органнары - ТАССР Советлары съезды, ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты, ТАССР Халык Комиссарлары Советы һәм ТАССР Халык Комиссариатлары.

Тел, байрак һәм мәгариф

СССР гражданнары өчен съездларда, судта, идарәдә һәм иҗтимагый тормышта туган телдән ирекле файдалану хокукы танылган. Татарстанның милли составын исәпкә алып, проект рәсми рәвештә ике дәүләт телен - татар һәм рус телләрен куллануны күздә тоткан. Бу телләрдә бер үк вакытта барча закон чыгару һәм хөкүмәт актлары алып барылырга тиеш булган. 

Татар республикасы Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы нигезендә декретлар һәм карарлар чыгарырга хокуклы саналган.

Проект РСФСР белән уртак герб һәм флагны, ике рәсми телдә дә "ТАССР" язулары белән билгеләргә тәкъдим итә. Шунысы кызык: милли республика өчен әлеге республиканың милли үзенчәлекләрен чагылдыручы герб һәм флагны кую рөхсәт ителә.

Дәүләт барлык хезмәт ияләренә дә тулы һәм түләүсез белем бирүне үз өстенә йөкли. 

Милли азчылыкка мәктәптә туган телдә белем алу хокукы бирелгән.

Бюджет мәсьәләсе

Конституция проектына гомумдәүләт бюджеты файдасына керем чыганакларын алу РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм ТР Үзәк Башкарма комитеты килешүе буенча гына башкарыла дип билгели торган маддә кертелгән. 

ТАССР керемнәре һәм чыгымнары РСФСР бердәм дәүләт бюджетының состав өлеше буларак кертелгән.

Территория

Конституция проекты Татарстан ССРның 12 кантоннан торган территориаль составын билгеләгән: Арча, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш, Чаллы һәм Чистай. 

Дин

Чиркәү (барлык дини оешмалар) дәүләттән аерыла. Мәктәп чиркәүдән (дини оешмалардан) аерыла, ә дини һәм дингә каршы пропаганда иреге барлык гражданнар тарафыннан таныла.

Митинглар

Хезмәт кешеләре өчен җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре уздыру хокукын таныла. Гражданнарның чын ирекләрен тәэмин итү максатында, халык җыелышларын уздыру өчен яраклы барлык бүлмәләр, биналар эшче сыйныф һәм крестьяннар карамагына бирелә.

Чит ил кешеләре

Татарстан Республикасы республика территориясендә яшәүче чит ил кешеләренә хезмәт белән шөгыльләнү һәм барлык сәяси хокукларны бирә. Татар Республикасы сәяси эшчәнлек яки дини карашлары өчен эзәрлекләнүгә дучар булган барлык чит ил кешеләренә сыену хокукын бирә.

Бар нәрсә дә – дәүләтнеке

Барлык җир, урманнар, җир асты байлыклары, су, шулай ук фабрика һәм заводлар, тимер юл, су һәм һава транспорты һәм элемтә чаралары эшче-крестьян дәүләте милкен СССРның аерым законнары һәм РСФСР Югары органнары тарафыннан билгеләнгән нигезләрдә тәшкил итә.

1926 елгы Татарстан ССР Конституциясенең структурасы

I кисәк. Гомуми нигезләмәләр 1 бүлек

II кисәк. Совет хакимиятенең төзелеше турында

2 бүлек. Төп нигезләмәләр

3 бүлек. Үзәк хакимият турында

А. Татарстан Социалистик Совет Республикасы Советларының Съезды турында

Б. ТССРның Үзәк Башкарма Комитеты турында

В. Халык Комиссарлары Советы турында

Г. Халык Комиссариатлары турында 4 бүлек. Җирле хакимият турында

А. Советлар Съезды турында

Б. Башкарма комитетлар турында

В. Депутатлар советлары турында

Г. Җирле хакимият органнары вәкаләтләре чикләре турында

III кисәк

5 бүлек. Советларга сайлау турында

А. Актив һәм пассив сайлау хокукы турында

Б. Сайлауларны уздыру турында В. Сайлауларны тикшерү һәм гамәлдән чыгару һәм депутатларны чакыртып алу турында

IV кисәк

6 бүлек. Бюджет хокукы турында

V кисәк

7 бүлек. Татарстан Социалистик Совет Республикасының гербы һәм флагы турында

Татарстан АССР территориясендә турыдан-туры гамәлдә булган беренче төп закон 1937 елгы Татарстан АССР Конституциясе була. 1937 елгы Конституцияне эшләү катлаулы хезмәт булып чыга. Әлеге темага фикер алышулар һәм утырышлар күп була. Аның һәр юлын диярлек тикшергәннәр һәм уртак карарга килгәннәр.

Конституция комиссиясенә кергән, шушы мәсьәлә белән шөгыльләнгән кешеләр:

Инде билгеләп үтелгәнчә, 1926 елгы Конституция проекты РСФСРның бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСРның Советлар Съезды тарафыннан расланмый. Татарстан Автономияле ССРның эшчәнлеге исә 1922 елгы СССР Конституциясе һәм 1925 елгы РСФСР Конституциясе, шулай ук Татарстан Автономияле ССРда кабул ителгән закон актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

ТАССРның Конституциясе 1937 елның 25 июнендә, ТАССР Советлары  XI съездында кабул ителә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100