Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: “Безгә колхозлар кирәкми!” яки авыл хуҗалыгын коллективлаштыру ничек узган?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстанда авыл хуҗалыкларын коллективлаштыруга багышланган уникаль фильм белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: “Безгә колхозлар кирәкми!” яки авыл хуҗалыгын коллективлаштыру ничек узган?
“Дүрт елга иле” фильмыннан өзек


Фильм 1929 елның августыннан алып, 1930 елның мартына кадәр төшерелә. Фильмда Казан да, башкаланың әйләнә-тирәсе дә күрсәтелә. Фильм өстендә режиссер А.И.Дубровский, режиссерның ассистенты Каюм Поздняков (киләчәктә күренекле Татарстан режиссеры, режиссер Всеволод Пудовкин белән эшләгән) эшлиләр. 

Республика турында беренче зур кинофильм – “Татарстан” (Дүрт елга иле)” фильмы – республиканың 10 еллык юбилеена төшерелә. Фильм Татарстан тарихының беренче елларының төрле этаплары үсешенә багышланган 6 өлештән тора. Беренче тапкыр фильм әдәби-документаль фильм итеп төшерелә: хроника белән беррәттән уен формасында вакыйгалар тергезелә. 

Юбилейга төшерелгән фильм җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр “Кызыл баһадир” Мәскәү заводында күрсәтелә. Завод эшчеләре арасында татарлар бихисап була. Фильм тамашачыларда төрле ярсулы хисләр уята. Мәсәлән, татар шагыйре һәм язучысы Гадел Кутуй сүзләренчә, ул белгән Татарстан әлеге фильмда чынбарлыкка туры килеп бетмичә күрсәтелә. 

Фильмның соңгы - алтынчы өлеше “Яңартылган җир” дип атала. Анда Татарстанда авыл хуҗалыкларын коллективлаштыру сурәтләнә. 

Татарстанда колхозлаштыру ничек узган?

Илнең авыл хуҗалыгын коллективлаштыра башлауны ВКП(б)ның XV корылтае (съезды) карарлары белән бәйләү традициягә кергән. Ул корылтай 1927 елның декабрь аенда була һәм аның “Авылда эшләү турында” дигән резолюциясендә болай диелә: “Хәзерге чорда вак шәхси крестьян хуҗалыкларын эре күмәк коллективларга берләштерү һәм үзгәртеп кору бурычы партиянең авылдагы төп бурычы итеп куелырга тиеш”. 

Беренче бишьеллык планын төзү буенча корылтай күрсәтмәләрендә хуҗалык итүнең коллектив ысулларын кертү кирәклеге әйтелә. “Кулак” системалы рәвештә һәм эзлекле “чикләү” зарурлыгы күздә тотыла. Коммуналарга, артельләргә, ширкәтләргә һәм җитештерү кооперацияләренең тормышка сәләтле башка формаларына, шулай ук совхозларга ярдәм итәргә кирәклеге ассызыклана. Яңа күмәк хуҗалыкларны крестьяннарның үз ризалыгы белән генә төзү күздә тотыла. 

Беренче гомумсоюз планы буенча бишьеллык азагына күмәк предприятиеләргә аерым крестьян хуҗалыкларының барысы да түгел, ә бер өлеше генә берләшергә тиеш була. Хәер, сүз хуҗалыкларның шактый күп өлеше турында бара. 1933 елга республикада аларның 25 процентын берләштерү карала. Әмма күмәкләшү эше баштарак күзаллаганча түгел, бөтенләй башкача килеп чыга. Ул тоташ була һәм мәҗбүриләү аша бара. Аграр тармакны үзгәртеп кору илнең ул чактагы сәяси җитәкчелеге өчен зарури эш була.



Тоташ коллективлаштыру алдыннан. “Бөек борылыш”ка әзерлек

Илдә аграр өлкәнең нигезен ярым натураль характерлы вак крестьян хуҗалыклары тәшкил итә. Үсештәге сәнәгатьне – чимал, ә арта барган шәһәр халкын азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итәр өчен ул хуҗалыкларның мөмкинлеге җитми. Крестьяннарның күп өлеше дәүләтнең ашлыкны, терлекчелек продуктларын җитештерү һәм сату эшен тулысынча үз контроленә алырга омтылуына шикләнеп карый.

20 нче еллар ахырында республикада ярты миллион крестьян хуҗалыгы, шул исәптән – 110 мең ярлы, 370 меңнән артыграк урта хәлле һәм, шул чактагыча әйткәндә, 20 мең тирәсе “кулак хуҗалыгы” була. Шуларның биштән берендә бер генә дә ат булмый. Моннан кала аграр өлкәдә тагын 459 күмәк хуҗалык яшәп килә. Аларга крестьян хуҗалыкларының бары тик 2,5 проценты гына берләшә. Алар чәчү җирләренең 1 процентын гына алып тора. Ул чакта татарлар авыл халкының 49 процентын, руслар – 43 проценттан артыграгын, чуашлар – 5, мордвалар – 1,4, удмуртлар – 1, марилар – 0,5 проценты чамасын алып тора. 

Төрле сәбәпләр аркасында крестьяннар колхозга керергә ашыкмый.

1927-1928 еллар чигендә илдә икмәк әзерләү кризисы башлана. Дәүләтнең сатып алу бәяләре арзан булу сәбәпле, крестьяннар икенче елны да икмәк сатуны тоткарлый. Хакимият гадәттән тыш чаралар кулланып, ашлыкны көчләп тартып алу юлына баса. Авылларга махсус вәкаләтле кешеләр, кораллы отрядлар җибәрелә. Алар крестьян хуҗалыкларында тентү оештырып, “артык” икмәкне тартып ала. Икмәген яшергән кешеләрне “кулак” исемлегенә кертеп, спекуляциядә гаеплиләр, хөкемгә тарталар. Аларның милекләрен, терлеген, хезмәт коралларын алалар. 

1928 ел башында барлык республикалар һәм өлкәләргә икмәк әзерләү буенча катгый план төшерелә. Крестьян үз икмәген арзан бәягә тапшырмаган очракта, аны хөкем итү көтә. Гыйнвар-февраль айларында Татарстанда “башбаштаклык” өчен 533 кеше хөкемгә тартыла. Менә шундый гадәттән тыш чаралар кулланып, план 112 процентка үтәлә.


1929 елда Иосиф Сталин НЭПның гамәлдән чыгуын игълан итә. Бер ел элек ул сыйнфый көрәш кискенләшү турында бәян итә. Шулай ук ул крестьяннардан өстәмә салым яисә “ясак” түләтү кирәклеген нигезли. Сәнәгать товарларына һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр аермасы әнә шул “ясак” җыю механизмы булып хезмәт итә. 1929 елның ноябрендә Иосиф Сталинның “Бөек борылыш елы” исемле мәкаләсе басылып чыга. Анда ул: “Колхоз-совхоз производствосы ярдәмендә без икмәк кризисыннан бөтенләйгә чыктык”, нәкъ менә колхозлар үсешнең “терәк юлы”на әверелделәр, дип раслый. Моннан исә колхозлар һәм совхозларны үстерүне көчәйтергә кирәк дигән нәтиҗә ясала.



“Солтангалиев эше” буенча яңа кампания

Республикада тоташ коллективлашуга хәтле “Солтангалиев эше” буенча яңа кампания оештырыла. (Мирсәет Солтангалиев - Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчесе, Татарстан ACCP төзелгәннән соң, милли мәсьәләләр эше буенча Россия комиссариатының Татарстан бүлеге җитәкчесе) ҮК киңәшмәсеннән соң (1923 ел, июнь) Мирсәет Солтангалиев төрле дәрәҗәсез урыннарда, “Охотсоюзда”, илнең кулланучылар кооперациясе системасында эшли. 1927 елда ул Сталинның Григорий Зиновьев һәм Лев Каменев кебек оппозиционерларны гаепләп “Правда” газетасында чыгыш ясау турындагы тәкъдимен ике мәртәбә кире кага.

Яңа кампания зур сәяси табыш вәгъдә итә. Ул сыйнфый көрәш кискенләшү тезисына тагын бер “дәлил” бирә. Шулай ук икътисади һәм башка күпсанлы ялгышлар өчен игътибарны гаепле кешеләрдән гаепсезләргә юнәлтә. 1928 елдагы “шахта эше” процессы, соңрак “Промпартия” эше дә нәкъ шундый максатка хезмәт итә. Милли республикаларга административ басым, аларны үзәкләштерүгә омтылыш курку хисе тудыруны максат итеп куя. “Солтангалиев эше” процессы да шушы ук ният белән оештырыла. 

“Солтангалиев контрреволюцион оешмасы” турында уйдырмалар 1928 елда куертыла башлый. Декабрь аенда Мирсәет Солтангалиев кулга алына. Аның кәгазьләрендә тикшерүчеләрнең Сталинның милли сәясәте – ялгыш сәясәт, дигән фикерләргә юлыгуы мөмкин булгандыр. Күп айлар буе сорау алулар бара. Солтангалиевне Татарстан, Башкортстан һәм кайбер башка республикалар хезмәткәрләре белән астыртын сүз куешып, совет хакимиятен бәреп төшерү эшчәнлеге алып баруда гаеплиләр. Әмма моңа бернинди документлар һәм шаһитлар биргән дәлилләр табылмый. Ә ул арада кампания җәелә бара. Бу эш буенча 80ләп кеше җәлеп ителә. Аңа Казанда, Ташкентта яшәүче бер төркем кешеләр турындагы материалларны да кушалар. Сорау алу барышында гаепләнүчеләр кайбер мәсьәләләрдә партиянең милли сәясәтеннән риза булмауларын әйтә. Ләкин алар чит ил контрреволюцион оешмалары белән элемтә тотуда гаепләүне катгый кире кага. 

“Солтангалиевчеләр”не ябык судта, ОГПУ коллегиясендә хөкем итәләр. 21 кеше атып үтерелүгә хөкем ителә. Алар арасында Татарстан республикасынаның идарә органнарында эшләгән Мирсәет Солтангалиев, Кәшшаф Мохтаров, Гасыйм Мансуров, Кырым АССРның элеккеге прокуроры И.К.Фирдәвес һәм башкалар да була. Калганнарны төрле срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озаталар. 

Үлемгә хөкем ителгәннәр камераларында алты ай интегеп яткач, 21 кешегә карата хөкем карары үзгәртелә. Алар ун ел төрмәдә утырырга тиеш була. 1929 елның ноябрендә узган ВКП(б) өлкә комитеты пленумы бу чараларны хуплап каршылый. 1937 елда исә “солтангалиевчеләр”нең күбесе атып үтерелә. Илле елдан соң алар барысы да гаепсез дип табыла һәм аклана.



“Тоташ коллективлаштыру” – гамәлдә

1929 елның көзеннән үк республикада крестьяннарны кысу көчәя. Аларны авыллары, вулыслары, хәтта районнары белән коллективлаштыру бурычы куела. Колхоз төзелешенә каршы төп көч – кулак дип игълан ителә. Татарстанда күмәкләштерүнең аеруча читенлеген җирле партия җитәкчелеге дин әһелләре, бигрәк тә мөселман руханилары йогынтысы белән бәйли. Әмма чын “борылыш” әле алда була.

1930 елның гыйнвар башында ВКП(б) ҮК “Коллективлаштыру таләпләре һәм колхоз төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары турында”, ә шул ук айның ахырында тагын бер – “Тоташ коллективлаштыру районнарында кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында”гы карарлар кабул итә. “Сыйныф буларак кулакларны бетерүгә” юнәлеш алына. Кулакларның мал-мөлкәтен тартып алырга һәм аларны тоташ коллективлаштыру районнарыннан читкә күчерергә рөхсәт ителә.

1930 елның гыйнвар аенда гына да республикада 500 яңа колхоз төзелә, ә 1929 елның 1 декабрендә крестьян хуҗалыкларының 18 проценты коллективлаштырыла. Февраль аенда партия өлкә комитеты пленумы язга кадәр хуҗалыкларның 80 процентын, ә көзен тулысынча берләштерергә күрсәтмә бирә. Шушы айның уртасында Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы “Татарстанда кулакларны сыйныф буларак бетерү” турында карар кабул итә. Ул ВКП(б) ҮК карары нигезләмәләрен кабатлый.

Бу документ буенча кулак хуҗалыклары өч төргә бүленә. Беренче төргә эләккәннәр, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, илнең халык аз яши торган районнарына озатылырга тиеш була. Икенче төрен – республиканың башка кантон һәм районнарына, өченчесен кантоннар, районнар һәм вулыслар эчендә бүтән җиргә күчерү карала.

Көчләп күмәкләштерү җәелә; кулакларны сыйныф буларак бетерү бу гамәлнең состав өлеше булып тора. Партия күрсәтмәләрен үтәгәндә каршылык күрсәткән өчен кулга алу белән куркыту, кулга алу, буйсынмаган крестьяннарны сайлау ирегеннән мәхрүм итү, яла ягу, баерак күршеләренә авылдашларында дошманлык уяту һәм башка шундый күп төрле чаралар кулланыла. Кулаклар гына түгел, урта хәлле, хәтта ярлы крестьяннар да кулга алына, башка төрле репрессияләргә дучар ителә.

“Татарстан АССР буенча кулакларны сыйныф буларак бетерүнең барышы турында 1930 елның 15 мартында бирелгән хәбәр”дә болай диелә: 

“Калинин вулысы Арча кантоны буенча урта хәлле 20 хуҗалык бетерелде, Яңа Кишет буенча – 25. Түбән Чаллы Афанасьев вулысы, Пробуждение авылы. Октябрь революциясендә актив катнашкан, Балтфлот диңгезчесе буларак фронтта йөргән урта хәлле Зотин (аклар аның йортын һәм милеген талап алганнар), әтисе йон тетү остаханәсе тоткан өчен, раскулачивать ителде. Тягузино авылында ачлык елында кыз туганы белән бергәләп ястык сатып алган өчен, урта хәлле Мутяшин хуҗалыгы таркатылды. 1 аты, 1 сыеры бар; Кызыл Армиядә хезмәт иткән, 2 мәртәбә тән җәрәхәте алган, абыйсы аклар белән сугышта үтерелгән. Чаллы кантонының Исәнбәй вулысында урта хәлле крестьян икмәк әзерләүгә каршы чыкканы, ә Акташ вулысында шундый ук кеше “кулаклыкка тартымлыгы” өчен раскулачивать ителде”. 

Буа кантоны Тархан вулысы, Минзәлә кантоны Семиостров вулысы һ.б. буенча да шундый ук фактлар теркәлгән. Урта хәлле крестьяннарның гына түгел, хәтта ярлыларның да хуҗалыкларын тар-мар итү очраклары булгалый. Мәсәлән, Мамадыш кантоны Вахитов вулысы башкарма комитеты “барлык крестьяннар, шул исәптән ярлылар һәм урта хәллеләр исемлеген дә төзергә” дигән карар чыгара. Шул ук кантонның Мамалай вулысында ярлылар һәм урта хәлле крестьяннарны да кулаклар исәбенә кертеп, милекләрен тартып алырга әзерлек өчен язып чыгалар. Татарстанның кайбер авылларында март башында кулак дип таркатылган хуҗалыклар 23 процент тәшкил итә (1929 елда республикада кулак хуҗалыклары бары тик 2,6 процент кына була).


Чиркәүләр һәм мәчетләрне җимерергә өндәүләр һаман яңгырап тора. Дини биналарны кыргыйларча җимерү-вату очраклары аз булмый. Эш халык алдында Коръән яндыру, мәчетләрдә дуңгыз фермалары оештыруга кадәр барып җитә.

Республиканың кайбер кантоннарына гаскәрләр, милиция һәм ОГПУ хезмәткәрләреннән торган оператив отрядлар җибәрелә. Буа кантоны Аюкөйдергән авылында алар корал куллана. Биш кеше үтерелә, 15 кеше яралана.


Крестьяннар зарлана. Три Озера вулысы Танкеевка авылындагы хәлләр бу яктан бик үзенчәлекле. Биредә авыл Советы чиркәү чаңнарын төшереп, дәүләткә тапшырырга һәм шуның акчасына авыл хуҗалыгы машиналары сатып алырга карар чыгара. Чаңнарны төшерергә керешәләр. Партия өлкә комитеты хезмәткәре сөйләве буенча, шуннан соңгы хәлләр болай була. 

“Бу мәсьәлә гомуми җыелышта каралмаудан файдаланып, кулаклар 5-10 минут эчендә контрреволюцион чыгыш әзерләп өлгерәләр. Алар 200-300 кеше җыеп, чаңнарны кичекмәстән кире үз урыннарына күтәрүне таләп итәләр. “Кеше талаучылар”, “безгә тракторлар кирәкми”, “безнең чиркәүгә тимәгез” дип кычкырып, алар комиссия әгъзаларына яныйлар һәм, тегеләр чиркәү манарасыннан төшкәч, вулыс башкарма комитеты вәкилләренә (Емельянов һәм Орловка) ташланалар, 20 сажин буена карда сөйрәп йөриләр, аннары вәкилләрне кыйнарга керешәләр. Тегеләр, ычкынып, кача. Халык авыл Советы рәисен кичке сәгать 5тән төнге 12гә кадәр дәвам иткән җыелышта утырырга мәҗбүр итә. Җыелышта 300гә якын кеше катнаша. Анда алар мондый карар чыгаралар: 1. чаңнарны тапшырмаска; 2. чиркәүне кире кайтаруны сорарга; 3. яңа авыл Советын сайларга; 4. балаларны мәктәпкә җибәрмәскә; 5. укытучыларны авылдан куарга. Чыгышларда: “Безгә совет хакимиятенең кирәге юк, ул талый һәм туздыра гына, иске режим вакытында әйбәтрәк яшәдек, безгә колхозлар кирәкми”, - дигән сүзләр яңгырый. Соңрак кантон оешмаларына “гаеплеләрне” җәзага тарту авырлык белән бирелә.

“Татарстан Республикасы буенча кулакларның Советларга каршы массакүләм чыгышлары турында кыскача хәбәр”дә тагын мондый юллар да бар: “Буа кантоны Городище вулысы Яңа Чуклы авылы. Мулла белән кулаклар 3 кулакны һәм Галләмов мулланы кулга алуга каршылык оештыра. 13 гыйнварда 700-800 кешелек төркем тегеләрне кулга алырга килгән милиционерларга ташлана һәм тоткыннарны чыгарырга мәҗбүр итә. “Ура” кычкырып, мулланы өенә кадәр күтәреп илтәләр. Кабат кулга алудан саклану өчен, каравылчылар һәм күзәтче кешеләр куела. Икенче көнне Чуклы авылында булган хәлләрне тикшереп, яңа отрядка каршы торырга әзерләнәләр, бер үк вакытта авыл Советын яңадан сайларга, (анда) үз кешеләрен уздырырга омтылышлар ясала”.

Административ басым, колхоз хәрәкәтенә каршы торучылар белән көрәш нәтиҗәсез узмый. Җибәрелгән хәбәрләргә караганда, 1930 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр колхозга кергән хуҗалыклар саны 71 проценттан 84 процентка җитә. Коллективлаштыру темплары буенча Татарстан илдә өченче урынга чыга.

“Тоташ коллективлаштыру” барышында, рәсми мәгълүматлардан гына күренгәнчә дә, 13,7 мең крестьян хуҗалыгы таркатыла. 40 меңнән артык кеше читкә сөрелә. Йөзләрчә дин әһеле төрмәгә ябыла. Кискен көрәштә коллективлаштыруны уздыручылар да, кушканны үтәүчеләр дә һәлак була. Фёдор Гуляев, Ф.Газизова, Ф.Беркутов кебек үзара бәрелеш корбаннары исемнәре колхозларга, мәктәпләргә, пионер отрядларына бирелә.



Вакытлыча чигенү

Тулаем алганда илдә дә, республикада да хәл кискенләшә бара. 1930 елның мартында “Правда” газетасында Иосиф Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басыла. Тиздән “Колхоз хәрәкәтендә партия линиясен бозуга каршы көрәш турында” ВКП(б) ҮК карары чыга. Крестьяннарга, руханиларга карата җәза куллану, колхозларны көчләп өстән оештыру, торакны, терлекне һәм кош-кортны җәмәгать милке итү “арттырып җибәрү” һәм “читкә тайпылыш” дип игълан ителә. Бөтен гаеп урындагы кадрлар өстенә төшә. Аларны “уңышлардан башлары әйләнүдә” гаеплиләр. Кабул ителгән документлардан сүзнең авылга һөҗүмне вакытлыча туктатып тору турында барганлыгы күренә. 

Крестьяннар моңа үзләренчә карый: алар массакүләм рәвештә колхозлардан  кире чыга башлый. 1930 елның җәенә Татарстанда крестьян хуҗалыкларының бары тик 10 проценты чамасы гына колхозда кала. Урта хәллеләрнең генә түгел, ярлыларның да авылдан шәһәргә, яңа төзелешләргә качу очраклары ешая. 

1930 елның маенда ВКП(б) ҮК “Татарстан партия оешмасының хәле һәм эше турында” махсус карар кабул итә. Ул карарда республикада коллективлаштыру белән җитәкчелек итүдә Татарстанның милли үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, темпларны артык тизләтү, дини хорафатлар белән көрәштә чамадан тыш тырышлык күрсәтү кимчелек дип бәяләнә. Пасха һәм Корбан бәйрәме көннәрендә мәчетләр һәм чиркәүләр тирәсендә мыскыллы җырлар җырлап йөрү тыела. Иконалар, Коръәннәрне халык алдында тартып алу, аннары яндырулар бетерелергә тиешлеге әйтелә.

Авылда вакытлыча тынлык урнаша. Хакимият коллективлаштыру темпларын кумый. Авылның матди-техник нигезен ныгытуга, кадрлар әзерләүгә игътибар арта. Сәнәгать предприятиеләренең колхозларга төрле ярдәм формалары, шул исәптән шефлык итү дә үсеш ала. 1930 елның апрелендә Чистай кантоны Яуширмә авылында беренче трактор колоннасы эшли башлый. Шул ук елны республикада беренче машина-трактор станциясе (МТС) төзелә. Егерме биш меңчеләрнең бер өлеше тора-бара күренекле авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручылар булып китә (республикага барысы 400 эшче җибәрелә, аларның ике йөзгә якыны колхоз рәисләре итеп билгеләнә).



Яңа тизләнеш. Колхоз строе ныгу

Әле 1930 елның мартында ук “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсендә Иосиф Сталин “партиянең бурычы ирешелгән уңышларны ныгытудан һәм аларны алга баруда планлы рәвештә файдаланудан” тора дип яза. Алга бару тизләтелгән темп белән шул ук елның көзендә башлана. Үзәк Комитетның сентябрь хатында партия комитетларына “колхоз хәрәкәтенең куәтле яңа үсешен оештыру эшендә кискен алга китүгә ирешергә” дигән күрсәтмә бирелә.

1931 елның көзенә республикада инде крестьян хуҗалыкларының 62,4 проценты коллективлаша. Аларның 55 процентын татар, ә 37,5 процентын рус хуҗалыклары тәшкил итә. 4 меңгә якын колхоз төзелә. 1933 елга колхозлар авыл тормышында төп урынны алып тора. Алар чәчүлек җирләренең 77,5 процентын били. Барлык терлекләрнең яртысы аларныкы була. Колхозларда һәм совхозларда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең 70 проценттан артыграгы, ә товарлык продукциянең чама белән 80 проценты җитештерелә. Дәүләт азык-төлек белән тәэмин итү чыганагын үз контроленә ала.

Республикада МТСлар саны кырыкка җитә. Шулай да кыр эшләренең бары тик 15 проценты гына машиналар белән башкарыла. Авыл хуҗалыгы белгечләренә, механизаторларга зур кытлык сизелә. Колхозларда иген уңышы гектарыннан уртача 6,4 центнердан артмый.

Терлекчелек җитди кризис кичерә. Бу коллективлаштыруның беренче чорында малларны күпләп сую нәтиҗәсе була. Крестьяннар моны хезмәт итеп тапкан мөлкәттән коры калачакларын белеп эшли. Мөгезле эре терлекнең өчтән бер өлеше менә шул чакта юкка чыга. 1932 ел ахырына республика авылларында атлар башының саны 39 процентка, мөгезле эре терлекнең – 38, кәҗә һәм сарыкларның саны 65 процентка кими.

Ярыш авылга да үтеп керә, монда да ударниклар хәрәкәте җәелә. 1932 елда авыл хуҗалыгы артельләренең 11 әгъзасы “Татарстанның социалистик төзелеш батыры” дигән исемгә лаек була. Колхоз рәисләре һәм колхозчыларның зур бер төркеме республика хөкүмәтенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул вакытта велосипед, патефон, сепаратор, кием-салым тегү өчен тукымалар, савыт-саба кебек кыйммәтле бүләкләр аерым әһәмияткә ия була. Товар кискен җитешмәгән һәм карточка системасы эшләгән шартларда алар кешеләр тормышында зур вакыйгага әверелә. 1931-1932 елларда республика икмәк әзерләү планын уңышлы үти.



Икенче бишьеллыкта дәүләт “тоташ коллективлаштыру” чорындагы кебек киң масштаблы адымнар ясамый. Колхозлар саны акрынлап үсә, крестьяннар аз-азлап яңа тормышка аяк баса. 1932-1933 елларда иген әйбәт уңа, тамак туйдыру проблемасы артка чигенә. Крестьяннарның йорт яны кишәрлекләре зур таяныч булып кала килә.

1933 елның җәендә республика Урта Идел төбәген, Украинаның Днепропетровск һәм Одесса өлкәләрен ярышка чакыра. “Правда” газетасы “Татарстан урып-җыюны үрнәк төстә үткәрергә, Союзда икмәк тапшыру планын беренче булып үтәргә йөкләмә алды” дип яза.


Татарстан уңышларына Иосиф Сталин да игътибар итә, 1933 елның маенда ударник колхозчыларның беренче Бөтентатар корылтае булып уза. СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе Михаил Калинин, анда чыгыш ясап, егерме алты иң яхшы колхозга автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары бүләк итә. Гади колхозчылар да, хуҗалык җитәкчеләре дә бүләк ала.

Сентябрь башында республика икмәк әзерләү планын үти, ә моңа кадәр башка еллардан да иртәрәк көзге чәчүне төгәлли. Хезмәт алдынгылары янә автомашиналарга, авыл хуҗалыгы техникасына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

1934 елның гыйнварында республика Ленин ордены белән бүләкләнә. СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карарында бу турыда: “Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, уңыш җыю, чәчүлек орлык салу) башкаруда, колхозларны һәм совхозларны ныгытудагы һәм дәүләт каршындагы йөкләмәләрен үтәүдәге күренекле уңышлары өчен”диелә. Бу уңышка ирешүгә тракторчылар П.Гусев, Д.Спиридонов, Г.Миңлекәев, К.Садриев, М.Ромашкина, Ш.Зарипов, С.Дәүләтшина, П.Усов, З.Әлимов һәм башка хезмәт алдынгылары зур өлеш кертә. Бер елдан соң аларны Ленин ордены белән бүләклиләр. Дистәләгән игенчеләр, терлекчеләр, агрономнар, зоотехниклар, хуҗалык җитәкчеләре орденнар, медальләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Икенче бишьеллык ахырына республикада 3,8 меңнән артык колхоз исәпләнә. Аларга крестьян хуҗалыкларының 91,5 проценты берләшә. Авыл хуҗалыгында тракторлар саны – 5, комбайннар саны 6 мәртәбә арта (аларның саны 5,1 һәм 1,9 меңнән артып китә). Барысы 91 МТС эшли. Бөртекле ашлыкларның уңдырышлылыгы 3,3 центнерга арта. Колхозчыларга бер хезмәт көненә берничә килограмм ашлык бирәләр.

Шулай итеп, көчләп һәм тизләтеп коллективлаштыру нәтиҗәсендә республиканың аграр өлкәсе тулысынча үзгәртеп корыла. Колхозлашкан авыл арзан азык-төлек һәм сәнәгать өчен чимал чыганагына, сәнәгать төзелешен эшче куллар белән тәэмин итүче чыганакка әйләнә.

Авыл хуҗалыгына “бөек борылыш” нәтиҗәләре белән әле озак еллар буе көрәшергә туры килә. Өстән катгый басым астында торган хуҗалыклар оештыруның иң тискәре нәтиҗәләренең берсе – әхлакый нигезләр җимерелү, җир хуҗасы булуыңны тою хисе югалу була. Шуның белән бергә авыл хуҗалыгы хезмәтен механикалаштыру дәрәҗәсе күтәрелә, 30 нчы еллар уртасыннан алып ачлык куркынычы янамый башлый. Тора-бара крестьяннарның тормыш шартлары азмы-күпме рәтләнә төшә. 

Файдаланылган мәгълүмат: 
Татарстан тарихы: Төп мәктәп өчен уку әсбабы. Казан: ТаРИХ, 2001. – 544 бит.
Рецензентлары: М.Х.Хәсәнов, И.Р.Таһиров, А.М.Прокофьев
Проект җитәкчесе һәм фәнни редакторы: Б.Ф.Солтанбәков
Авторлары: Ф.Ш.Хуҗин, И.А.Гыйлаҗев, В.И.Пискарев, Б.Ф.Солтанбәков, Л.А.Харисова, А.А.Иванов, Ә.Г.Галләмова
Тәрҗемә итүчесе: Ә.Х.Хәсәнов
Редакторы: М.Х.Вәлиев      

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100