Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: "Сәйф Сараиның Алтын Урда ханы сараенда хезмәт иткән булуы ихтимал”

Алтын Урда чорында яшәп иҗат иткән әдипләр арасында Сәйф Сараи дип аталган шагыйрь гаҗәеп зур урын алып тора. Аның ике җыентыгы билгеле: “Гөлестан бит-Төрки” һәм “Ядгярнамә”. Соңгысында әдипнең берничә робагые һәм “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаныннан өзекләр урын алган. Әдипнең тормышы, шәхесе, кайда туып-үсүе турында мәгълүматлар, кызганыч, бик аз. Сәйф Сараи иҗаты турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

news_top_970_100
Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: "Сәйф Сараиның Алтын Урда ханы сараенда хезмәт иткән булуы ихтимал”

  • Сәйф Сараи (Сәйф Сарай,1321 ел—1396 ел арасында) — Алтын Урда чоры әдибе. "Гөлестан бит-төрки" һәм "Ядкәр-намә" авторы.

Сәйф Сараинең туган җире – Волгоград өлкәсендә урнашкан Камышин шәһәре булырга мөмкин

– Сәйф Сараи үзенең “Камышлы йорт”та тууын әйтә, Сарайга килүе турында да яза. Бүгенге көндә галимнәр аның кайда туганын ачыклый алдымы? Ни өчен әдипне “Сараи” дип йөртәләр?

– Татар әдәбияты тарихында “Алтын Урда чоры” дип аталган дәвер бар. Ул гаҗәеп кызыклы, гыйбрәтле булып, әдәбиятыбыз тарихында үзгә урын алып тора. Татар әдәбияты үсеш-үзгәрешендә без бүген өч Яңарыш дәверен аерып чыгарабыз, аның берсе нәкъ менә урта гасырларга карый.

Урта гасырлардагы яңарышыбызның башлангычы Болгар дәүләте белән башлана: ислам динен кабул итеп, шәрык дөньясы белән тыгыз бәйләнеш урнаштырганнан соң, бу дәүләт мәдәни, икътисади, сәяси яктан үсеш ала. Алтын Урда чорында һәм Алтын Урда дәүләте таркалганнан соң барлыкка килгән аерым татар ханлыкларында да әлеге яңарыш дәвере бара, Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алынганга кадәр дәвам итә.

Алтын Урда дәүләте яшәгән вакытта аның әдәбияты да үсә, кызганыч ки, билгеле сәбәпләр аркасында безнең көннәргә аның бик азы гына килеп җиткән. Гаять зур территорияне иңләгән дәүләтнең әдәби мирасы бүгенге көндә күп төрки халыклар өчен уртак булып санала. Шуңа да анда яшәп иҗат иткән Котб, Сәйф Сараи, Харәзми, Хисам Кятиб, Мәхмүт Болгари кебек шәхесләрне без – татарлар гына түгел, башка төрки халыклар да өйрәнә. Сәйф Сараины өйрәнгән шәхесләр арасында Голландия, Венгрия, Төркия кебек ил вәкилләре дә бар. Үзебезнең Ш.Абилов, Ә.Нәҗип, Х.Госман, Г.Таһирҗанов, З.Максудова, Р.Кадыйров, Х.Миңнегулов, Р.Әмирханов, Ф.Яхин кебек галимнәребезне атый алабыз. Әдип мирасы, “Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика” исеме белән Хатип Миңнегулов тарафыннан әзерләнеп, Казанда 1999 елда басылып чыкты.

Сәйф Сараи турында мәгълүматлар чикле. Әсәрендә Алтын Урда дәүләтендә яшәп, Камышлы төбәгендә туып-үсүе күрсәтелә. Фәндә 1321 елда туган булуы фаразланып, 1396 елда вафат булуы әйтелә. Бүгенге көндә Волгоград өлкәсендә урнашкан Камышин шәһәре Алтын Урда вакытындагы Камышлы шәһәре урынында барлыкка килгән дигән фикер өстенлек итә. 

Алтын Урда ханнарының ике Сарай шәһәре салдыруы билгеле: берсе Әстерхан янында булса, икенчесе Волгоградтан ерак булмаган дип искәртәләр. Сәйф Сараиның тормышына бәйле мәгълүматлар юк диярлек. Әмма аның әлеге Сарай шәһәрендә шагыйрь булып танылуы бәхәс уятмый, билгеле, хан сараенда хезмәт иткән булуы да ихтимал. Шуңа күрә дә төбәгенә бәйле “Сараи”ны үзенә тәхәллүс итеп алган дип санала.

“Гөлстан бит-төрки”нең зур кыйммәте – аның гуманизм идеяләренә таянган булуы”

– Безнең көннәргә аның “Китабе Гөлстан бит-төрки” һәм “Ядгярнамә” (“Истәлек китабы”) дип исемләнгән ике кулъязмасы килеп җиткән. Аларның үзенчәлеге турында сөйләп китә алмассызмы?

– Сәйф Сараи иҗатына киләбез икән, монда беренче җыентыгының исеме үк – “Гөлстан бит-төрки” – аның шәрык дөньясы белән тыгыз бәйләнешен ачык күрсәтеп тора. Ул XIII гасырда фарсы телендә иҗат иткән атаклы Сәгъдигә бәйле булып, аның “Гөлестан”ына нәзыйрә рәвешендә язылган әсәр. Бу фарсы телле әдәбиятның Алтын Урда әдәбиятына үтеп керүе һәм аның киң таралыш алуын да күрсәтә.

Әсәргә якынрак киләбез икән, Сәгъди әсәрендәге кебек үк, ул сигез бүлекчәдән, тагын кереш һәм бетемнән гыйбарәт. Әлеге баб-бүлекчәләрдә дәүләтнең, кеше яшәешенең күптөрле сыйфатларына нисбәтле фикерләр, хәл-күренешләр урнаштырылган. Анда кешеләргә хас булган әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклауга, шуларга нигезләнеп гомер кичерүгә яисә хөкемдар булу, ил белән идарә итү кагыйдәләре һ.б. киң урын бирелә. Шуның белән бергә, автор тормыш турында уйланырга, еш кына фәлсәфи фикер йөртергә этәрә. Хәл-вакыйгаларда инсанның рухи матурлыгы мәсьәләсе калкып чыга.

Әсәр, бер яктан, Коръән белән тыгыз бәйле. Изге Китапта урын алган һәм кешедә булырга тиешле бик күп сыйфатлар яклана, үрнәк буларак тәкъдим ителә, гыйбрәт буларак китерелә. Гаделлек, сабырлык макталса, шул ук вакытта хыянәт, мәкер, начар сөйләү, гайбәт тарату кебек кире сыйфатлар тәнкыйтьләнә, алар еш кына гыйбрәтле мисалларда укучыга тәкъдим ителә.

Бу яктан караганда әсәр ул чорда киң таралган үгет-нәсихәт китапларын да хәтерләтә. Аларда әлеге фикерләр киң урын ала. Шулай да, фәндә билгеләп үтелгәнчә, “Гөлстан бит-төрки”нең иң зур кыйммәте – аның гуманизм идеяләренә таянган булуы. Кешене ярату, бу дөньяда ук аны бәхетле итү теләге ачык чагыла. Ул чорда кабул ителгәнчә, кеше яшәеше ике– фани һәм бакый  дөньяга бәйле бирелә. Кеше үзенең фани, ягъни вакытлы дөньяда яшәеше белән бакыйга, димәк, мәңгелеккә барырга әзерләнә. Ләкин фани дөньяда да ул Ходай биргән гомерен матур, бәхетле үткәрергә тиеш. Ә моның өчен кешедән, Коръәндә кабул ителгәнчә, Мөхәммәт пәйгамбәрдән килә торган сыйфатларны үзендә тәрбияләү таләп ителә. Әмма кеше күңелендә, кызганыч ки, шайтан да бар, аны караңгы көч тә саклап тора. Шуңа күрә яшәеш һәрвакыт диярлек капма-каршылыкта булып, яхшылык-начарлык, изгелек-хыянәт һ.б. тартышы, көрәше рәвешендә бирелә.

Чиләбе өлкәсендә урнашкан Тамерлан манарасы Сөһәйл белән Гөлдерсен вафат булган урынмы?

Без бу чор әдәбиятын Яңарыш әдәбияты буларак, гуманистик әдәбият дип, югары бәялибез. Сәйф Сараиның икенче әсәре “Сөһәйл вә Гөлдерсен” мәхәббәт дастаны буларак билгеле. Гаять тә гыйбрәтле, фаҗигале мәхәббәт тарихына нигезләнгән булуы укучыларның игътибарын үз вакытында җәлеп иткән. Минемчә, бүген дә яратып кабул ителә.

Әсәрнең сюжетына салынган вакыйгалар яулап алу сугышлары белән бәйле. Аны Аксак Тимер яуларына бәйләп карыйлар. Хан гаскәре икенче бер дәүләтне басып ала һәм Сөһәйл исемле бер батыр сугышчы әсирлеккә төшә. Яулап алган гаскәр башлыгының кызы Гөлдерсен әлеге егетне күрә һәм гашыйк була, күңелендә мәхәббәт хисе туа. Күрәсең, егет күңелендә дә кызның матур образы саклангандыр. Әсәрдә әйтелгәнчә, Гөлдерсен сакчыны “сатып ала” – ризык белән йоклата торган дару бирә һәм, ул йокыга киткәч, егетне зинданнан азат итә. Алар чүл-сәхрага качып китәргә мәҗбүр булалар. Ач-ялангач, судан тилмереп, бик авыр хәлгә җиткән кыз хәлсезләнеп егыла. Сөһәйл, аны калдырып, су эзләргә китә. Ләкин су таба алмый. Яңадан Гөлдерсен янына килгәндә, кыз инде үлгән була. Шуннан соң, ул тормышын сөйгәненнән башка күз алдына китерми, хәнҗәре белән үз-үзен үтерә.

Автор шушы вакыйганы сурәтләп бирә. Билгеле булганча, Чиләбе өлкәсендә “Тамерлан” тимер юл станциясе булып, шуннан ерак түгел “Тамерлан манарасы” дигән урын бар икән. Халыкта моны нәкъ менә шушы ике яшь кешенең үлгән урыны дип атаган риваять бар. Гәрчә бу очракта инде аның чүл-сахра дигәне белән туры килми. Кайбер текстларда хан гаскәренең яшьләрнең артларыннан кууы һәм сугышта егет һәлак булып, ә кызның үз-үзен үтерүе турында сөйләнелә. Бу очракта “Сөһәйл вә Гөлдерсен” сюжеты үзгәртелгәнлеген дә күрәбез.

“Ислам дине кешенең үз-үзен үтерүен тыя, ләкин ул гөнаһлы адым әдәбиятка килеп кергән...”

– Әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалардан чыккан фикер ни өчен бүгенге көндә дә популяр һәм үз вакытында да кызыксынып укылган?

– Беренче сәбәп – яулап алу сугышларының кешеләргә афәт, ачлык-ялангачлык, юк ителүне алып килүне сурәтләве белән автор һәр төр кан коюны кире кага. Әсәрдә үлем сурәтләнә икән, моны укыган кешенең күңелендә сугышка карата нәфрәт туа. Икенче сәбәп – автор җир кешесенә хас булган мәхәббәт хисенең гаҗәеп матур үрнәген бирә. Шулай кабул ителгән ки, мәхәббәт дастаннарында (Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә һ.б.) автор геройларның мәхәббәтенә мәдхия укый. Әлеге хиснең кеше күңелен яулап алуы, аны гаҗәеп һәм көтелмәгән эш-гамәлләргә этәрүе, көч-рух бирүе бик матур итеп сурәтләнә. Алар олы мәхәббәткә лаек кыз һәм егет буларак күз алдына килә. 

Дөрес, ислам динендә кешенең үз-үзен үтерүен тыя, бу гөнаһ, ләкин ул әдәбиятка килеп кергән. Үзара яратышкан геройлар, берсен югалтканнан соң, тормышта яшәүнең мәгънәсен тапмый һәм әлеге гөнаһлы адымга бара. Бу үзе үк әсәрне кызыклы һәм гыйбрәтле итә.

Телисеңме-теләмисеңме, кеше психологиясе шундый: безгә нәкъ әнә шундый гыйбрәтле геройлар ошый. Үзебезгә якынрак булган тарихны алып карыйбыз икән, шул ук Хәлил һәм Галиябану язмышы ни өчен кызыклы? Ә бит ике егетнең бер кыз өчен тартышуы ул вакытта да, хәзер дә бар. Ул гадәти, табигый күренеш. Ләкин Хәлил белән Галиябануга бәйле хәл киң таралып, әдәби әсәргә килеп кергән, чөнки нәкъ менә шушы үлем, фаҗигалелек сыйфаты белән әсәр укучыга тәэсир итә, күңелендә сыкрану, сызлану хисен уятуы белән хәтердә кала, кызыксынып укыла һәм сәхнәдән карала. Шуның кебек үк, Таһир белән Зөһрә дастанында да яшьләрнең үлеме бирелә. Шәрыкнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән атаклы “Ләйлә белән Мәҗнүн”ендә дә нәкъ менә мәхәббәттән юләрләнгән егеткә бәйле вакыйгалар бирелгән. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны да шушы ягы белән кызыклы: автор мәхәббәт хисенең матурлыгын ача һәм әлеге хискә мәдхия укый.

Өченче сәбәп – әсәр үткен сюжет, вакыйгаларның көтелмәгән борылышлар рәвешендә тәкъдим ителүе һәм фаҗигале финалы белән дә укучыны җәлеп итә. Шуңа күрә дә әлеге дастан үз вакытында яратып укылган һәм бүген дә киң катлам укучыларны үзенә җәлеп итә торган әсәрләрнең берсе булып кала.

Төрки әдипләрне аерып карау дөресме яисә бу мәсьәләгә нокта куелганмы?

– Сәйф Сараины һәм башка төрки әдипләрне теге яисә бу халыкныкы дип аерып алып әйтү дөресме? Сезнең моңа карашыгыз нинди?

– Бу күптәннән килгән бәхәс булып, үз вакытында танылган язучылар, галимнәр – Җамал Вәлиди, Галимҗан Нигъмәти, Газиз Гобәйдуллин, соңрак Мөхәммәт Гайнуллин, Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Мансур Хәсәнов, Шакир Абилов һәм башкалар игътибар итә, хезмәтләрендә дә ул фикергә ачыклык кертелә. Гомумән, татар әдәбиятында, әгәр теге яки бу әдип, башка халыкның тормышына, иҗатына, әдәбиятына, рухи дөньясына көчле йогынты ясаган икән, аны уртак әдип итеп карау кабул ителгән. 

Мисал өчен, безнең татар әдәбияты башкорт әдәбияты белән бик тыгыз бәйле. Аерым шагыйрьләрне аерып карау да мөмкин түгел. Безнең фәнни хезмәтләрдә Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабичлар татар һәм башкорт әдәбиятының уртак әдибе буларак кабул ителгән. Әйтик, Мәҗит Гафури бөтен хезмәтләрен, әсәрләрен бары татар телендә язган. Шуңа күрә күршедә яшәүче коллегаларымның аны башкорт әдәбияты вәкиле буларак кына кабул итүләрен аңлап бетерә алмыйм. Минемчә, бу очракта иң уңышлы юл – аны уртак әдип дип карау. Мифтахетдин Акмулла – бүгенге көндә аны татар әдәбияты фәне татар, башкорт һәм казакъ әдәбиятларының уртак шагыйре дип саный. Мин моны кабул итәм.

Шуның кебек үк, Сәйф Сараи һәм урта гасыр әдәбиятының башка вәкилләренә нисбәтле дә әлеге фикер өстенлек итә. Бердән, күбесенең туып үскән урыны төгәл билгеле түгел. Икенчедән, әдипләрнең туган урыны буларак Алтын Урда дәүләте күрсәтелсә дә, байтагы хәзер татар яки төрки халыклар яшәми торган төбәкләр. Шул ук Сембер, Сарытау һ.б. төбәкләрдә төрки халыкларның бик аз санлы булуын беләбез. Шулардан чыгып бу дәвер әдәбиятын уртак төрки әдәбият буларак өйрәнү кабул ителгән. Россиядә яшәүче төрки халыклар, нигездә, әлеге фикерне яклый. Ә инде үз дәүләтләре булган Урта Азия, Казахстан халыкларында исә, аерым хезмәтләрдән күренгәнчә, теге яки бу авторны, әсәрне бер халыкка гына нисбәтле карау күренеше арта бара. 

Мисал өчен, Казахстанда Сөембикә-ханбикәбез турында китап чыкканлыгы билгеле. Чыгышы Ногай ханлыгына бәйле булып (бер өлеше хәзерге Казахстан территориясенә урнашкан була), Сөембикәне казакъ халкының бер вәкиле буларак кабул итәләр. Ә без исә Казан ханлыгының күренекле шәхесе буларак Сөембикәне татар халкы яшәеше, тарихы белән бәйләп карыйбыз. Безгә үз шәхесләребезне, үз тарихыбызны яклау буенча максатчан эш алып бару сорала

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100