Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Октябрь инкыйлабы турындагы уйдырмалар: бер гасыр элек чынында нәрсәләр булган соң?

Керенский Смольныйдан хатын-кыз күлмәге киеп кача, «Аврора» буш ут ача, ә Кышкы сарайны утка тоту гомумән булмый.

news_top_970_100
Октябрь инкыйлабы турындагы уйдырмалар: бер гасыр элек чынында нәрсәләр булган соң?

Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан КФУ ның Император залында «1917. Смольный белән Кышкы сарай арасында» дигән темага лекция булды. Бу лекция гасырлык тарихы булган күп кенә уйдырмаларны кире какты һәм кайбер серләрне ачты. Тарих фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең Санкт-Петербург фәнни үзәгенең иҗтимагый фәннәр буенча галимнәр советы әгъзасы Юлия Кантор Казанның югары уку йортларыннан килгән студентларга, аспирантларга һәм укытучыларга илебезнең яңа тарихны ачкан вакыйгалар турында сөйләде.

Кышкы сарайда солдатлар госпитале

«Казан университеты – 1917 ел вакыйгалары өчен әһәмиятле урын. Мин октябрь аенда булган үзгәртеп корулар турында гына әйтмим, ә бу хәлләр өчен ел дәвамында тупланган алшартларны да күз уңында тотам. Ульянов исемле студент белән бәйле булган КФУга чакыру һәм Император залында лекция уку Петербург өчен икеләтә символик мәгънәгә ия. Аны укудан куалар һәм ул, кызганычка каршы, безнең шәһәргә килеп төпләнә, һәм барысы да шуннан башлана да инде. Соңгы 25 ел эчендә Эрмитаж, хәрби диңгез флоты Музее һәм башка архивларда сакланучы документлар кулланылышка чыга башлады. Лекция нәкъ шушы документларга нигезләнеп төзелде. Чын дөресен әйткәндә, Питер матбугатындагы «инкыйлабның 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары Эрмитаж Дәүләт музеенда башаланачак» дигән хәбәрләр аңлашылмаучанлык тудыра. Безнең музейда бу хәлләрне фаҗига буларак кабул итәләр», - дип сөйләде Юлия Кантор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бу хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булачак – Кышкы сарайны утка тоту булмый. Эш шунда ки, 1917 елның 25 октябрь төненә каршы булган хәлләр тарихын без инкыйлабның 10 еллыгына, 1927 елда Сергей Эйзенштейн төшергән «Октябрь» фильмы кадрлары буенча өйрәндек. Дөреслектә исә, Кышкы сарай шау-шусыз һәм кан коюсыз гына басып алына. Документларда әйтелгәнчә, штурм булмый, ә сарайны әкренләп кулга төшерәләр.

1915 елда патша гаиләсе Царское селодагы Александр сараена яшәргә китә һәм анда Тобольск шәһәренә киткәнче яшиләр. Патша гаиләсе рөхсәте белән бу вакытта Кышкы сарай Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында яраланган солдатлар өчен госпиталь буларак кулланылышка тапшырыла. Романовлар өчен бу гамәл пропаганда яки халык алдында ялагайлану булмый. Бу тәхет варисы Алексейны гемофилиядән коткару өчен гаиләнең вәгъдә иткән нәзере була.

Төньяк башкалада госпиталь ике йөздән артык кешегә исәпләнгән киң палаталы, алдынгы, үрнәк медицина оешмасына әйләнә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, ул офицерлар өчен түгел, ә гади солдатлар өчен оештырыла. Чит ил делегацияләрен нәкъ менә шушында алып киләләр, шулай ук уникаль нейрохирургик операцияләр дә монда ясала, соңрак алар бөтен Россия буйлап эшләнелә. Госпиталь 28 октябрьдә ябыла. Шәфкать туташы Нина Галанина истәлекләре буенча, революция солдатлары палаталар буйлап йөреп, битләре бәйләнгән солдатларның бинтларын ертып ала торган булалар. Болай эшләп алар «качып» яткан Вакытлы хөкүмәт әгъзаларын табарга теләгәннәр.

«Мин хәтта гимназия спектакльләрендә дә кызлар күлмәге кимәгән идем»

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Кышкы сарай 1917 елның март ахырыннан Александр Керенский җитәкчелегендәге Вакытлы хөкүмәт резиденциясе дә булып торган. Гади генә әйткәндә, бу кабул итү бүләмәләре, эш кабинетлары булган Хөкүмәт йорты була. Ә Николай II нең китапханәсендә үзенә эш бүлмәсе ясаган Керенскийны «Николай Дүртенче» дип атап йөртә башлыйлар. Сүз уңаеннан, алга таба әлеге кушамат «Главноуговаривающий»гә әйләнә.

Иске стиль буенча 26 октябрьдә булган кулга алуга кадәр, ике тәүлекне, Вакытлы хөкүмәтнең барлык әгъзалары да Кышкы сарайда уздыра. Бары тик, 25 октябрь көнне Александр Керенский гына Санкт-Петербургтан китә. Ул ачык кабиналы автомобильдә, үзенең киемнәрендә Гатчинага килә, аның максаты хөкүмәткә тугрылыклы булып калган хәрбиләрне Петроградка алып килү була.

Димәк, аның хатын-кыз күлмәге киеп качып китүе уйдырма. Совет карикатурасы остасы Кукрыниксовның «Керенскийның соңгы чыгышы» картинасын күпләр хәтерлидер, анда Вакытлы хөкүмәт башлыгы көзге янында шәфкать туташы киемненнән басып тора. Бу Кышкы сарайда госпиталь булганын тагын бер кат раслый һәм мондый киемдә чыгу гаҗәп булмас иде. Ләкин мондый хәл булмый.

1966 елда танылган сәясәтче Генрих Боровик, Керенскийның вафатына дүрт ел кала, аннан интервью ала. Элеккеге диктатор ул вакытта Парижда яши. Мәгълүм сәбәпләр аркасында интервью яшерен була, ләкин могнитофон пленкасы сакланып кала. Ул тарихчылар өчен 2000 елларда кулланылышка тапшырыла. Анда Керенский: «Мин хәтта, гимназия спектакльләренә дә кызлар күлмәге кимәдем!», - дип сөйли.

Хөкүмәтне кулга алу һәм хастаханә «үрдәкләре» белән оборона

26 октябрь төнендә Вакытлы хөкүмәтнең барлык министрлары Кичке яки Ак ашханәгә җыла. Монда аларны кулга алалар. Эш шунда, бу вакытта Кышкы сарай сакчыларсыз була диярлек. Хакимияткә бары тик хатын-кызлар батальоны һәм юнкерлар гына тугрылыклы була. Сакчылар барлыгы 600 якын кеше санала. Ләкин болар ачлыктан, тәртипсезлектән һәм нидер көтүдән туйган кешеләр булалар. Юнкерлар Николай II портретына штыклар белән кадап күңел ачалар. Соңыннан портретка рестварация ясала һәм ул Эрмитажга куела, ләкин йөз өлешендәге штыктан калган «яраларны» реставраторлар махсус саклап калалар. 25 октябрь көнне кич, хатын-кызлар батальонын юынырга, ашарга өйләренә җибәрәләр. Әлбәттә, Антонов-Овсеенко җитәкчелегендә зур булмаган отрядлар белән, аңа министрларны кулга алуны тапшыралар, аның өчен кышкы сарайга үтеп керү һәм шунда «адашып» калу бер ни дә тормый. Кече ашханәне алар бер сәгать чамасы узгач, анда булган министрлар тавышыннан табалар.

Антонов-Овсеенко министрларга аларның кулга алынуы турында хәбәр итә, каршылыксыз гына аларны автомобильләргә утырталар һәм Петропавел крепостенә алып китәләр. Хөкүмәт әгъзаларының язмышы аянычлы тәмамлана. Сүз уңаеннан, Антонов-Овсеенко үзе дә ике дистә елдан соң, 1937 елда «халык дошманы» буларак кулга алына һәм атып үтерелә.

Кышкы сарайны басып алганнан соң, ул халык белән тула һәм патша палаталарын талау башлана. Дөресен генә әйткәндә, бу чын мәгънәсендә кәеф-сафа кору була. Ләкин йөри алган, яки аягында басып тора алган яралылар талаучыларга каршылык күрсәтәләр. Мародерларны баскычлардан төшереп җибәрәләр, яралылар оборона өчен урындыклар гына түгел, хәтта үз хаҗәтләрен башкару өчен куелган савытларны да кулланалар. Талау, большевиклар тәртип урнаштырганчы һәм Кышкы сарайны дәүләт музее дип игълан иткәнче бер түлек буена дәвам итә.

Инкыйлабның беренче каны

Кышкы сарайдагы госпитальгә әйләнеп кайтсак, урында яткан авыруларга кемнәр атканын искә алырга кирәк. «Без туптан ачкан ут Кышкы сарайның гына түгел, якын тирәдәге урамнарның да бер генә ташын калдырмас иде», - дип язылган була, «Аврора» крейсеры командасының ачык хатында, бу язманы алар 27 октябрьдә Петроградның барлык газеталарына тараталар. Инкыйлаб символы булган «Аврора» крейсеры чыннан да бер тапкыр, 25 октябрьдә, 23:00 сәгатьтә ата. Бу переворот башлануга сигнал була. Ләкин әлеге Нева елгасыннан яңгыраган бердәнбер ату «буш» була. Кышкы сарайга хәрби снарядар белән Петропавел крепосте ягыннан аталар, чөнки инкыйлабның хәрби көчләре нәкъ шунда урнашкан була.

Шулай килеп чыга: иң ышанычлы крейсер большивикларныкына әверелә. Инкыйлаб алдыннан ул нигездә дипломатик миссия башкара, кагыйдә буларак чит илләрдә. Россиягә крейсер 1916 елда капиталь ремонтка тукталу өчен килә. Шушы вакытта эшсез торган команда шәһәр буйлап йөргәндә, инкыйлаб агитациясенә бирелә. 27 февральдә корабльдә бунт башлана. Ул вакытта крейсерның командиры, беренче ранг капитаны Михаил Никольский була. Өлкән лейтенант Огранович белән берлектә алар револьвердан ут ачалар, берничә матрос яралана. Бу команданың язмышын хәл итә.

Алдагы көнне Никольский хәвеф сизгән кебек, ярда үзенең хатынына балдагын биреп калдыра. Кулга алынучыларны траптан алып төшкән вакытта, халык төркеме арасыннан кемдер Никольскийга ата. Рус-япон сугышында катнашкан, биш хәрби бүләккә ия булган капитан үтерелә. Ограновичның тамагына штык белән кадап үтерәләр. Шулай итеп февраль революциясе Октябрь инкыйлабына канлы юл ача.

Ул вакыттагы әдәби даирә, көмеш гасыр язучылары һәм шагыйрьләре башта инкыйлабка соклану белән карыйлар дип әйтергә ярамый. Александр Блок беренче көннәрдә «Бар йөрәгегез белән революцияне тыңлагыз» дигән мәкалә бастыра. Ул үзе дә моны тиешенчә тыңлый. Һәм бу хәлләрне үткәреп җибәрә алмый.

1918 елның 30 августында шулай ук, көмеш гасыр шагыйре, эсер, Леонид Каннегисер Петроградның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе Моисей Урицкийны револьвердан атып үтерә. Шул ук көнне эсер хатын-кыз Фани Каплан тарафыннан Ленинга һөҗүм була. Атучыларны урында ук юк итәләр, ә илдә «кызыл террор» игълан ителә. 1 сентябрь көнне «Кызыл йолдыз» газетасы битләрендә: «Кан коелсын – күп коелсын, күпме кирәк, шул кадәр кан коелсын», - дигән сүзләр языла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100