Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Лилия Габдрафикова: "Нинди инкыйлабны алсаң да, корбаннарсыз булмый"

Дөнья тарихында иң зур вакыйгаларның берсе булган Бөек Октябрь революциясенә быел 100 ел тулды. Бер гасырлык юбилей уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты “Человек в революции. Казанская губерния” дип исемләнгән ике томлы монография әзерләде.

news_top_970_100
Тарихчы Лилия Габдрафикова: "Нинди инкыйлабны алсаң да, корбаннарсыз булмый"

Берничә бүлектән торган хезмәттә җәмгыять төрле яктан тасвирлана. Шул чор укытучылары, хакимият, мәдәният, дин, инкыйлабның хатын-кызга карашы һ.б. ачыклана. Гыйльми-тикшеренү эшендә төп игътибарны галимнәр революция чорындагы гади кешенең тормышына юнәлткәннәр. Беренче том 1905-1907нче еллардагы революция хәлләрен ачыкласа, икенче том 1917 елның билгесез сәхифәләрен барлый.

Әлеге саллы хезмәт хакында тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының  тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова белән сөйләштек.

Лилия ханым, сез әзерләгән “Человек в революции” китаплары моңарчы дөнья күргән хезмәтләрдән нәрсәсе белән аерыла? 

Исеменнән күренеп торганча, бу фәнни хезмәттә тарихи вакыйгалар ниндидер партия яки аклар-кызыллар күзлегеннән чыгып кына бәяләнмәде. Китапның төп максаты – тарихны, билгеле шәхесләр язмышы белән беррәттән, онытылган “бәләкәй кеше”ләр тормышы аша чагылдыру. Моның өчен ул вакыттагы рәсми документлардан тыш, шәхси язмалар: ягъни хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, газет хәбәрләре җәлеп ителде. Кешеләрнең сәяси карашлары нинди генә булмасын, шәхси яшәешләренең нигезе барыбер бер төрле. Китапның күмәк хезмәт булуы аерым урын алып тора. Миңа калса, бик отышлы хәл, чөнки ул чордагы җәмгыятьнең бөтен катламнарын, Казан губернасындагы барча халыкларның тормышын күрсәтергә тырыштык. Әлбәттә, бер галим үзе генә бу эшне озак еллар буе язар иде. 

Патшаның тәхеттән баш тарту хәбәрен Казанга телеграмма белән җиткерәләр 

Дәреслекләрдә бу чор (әйтик, без укыганда ) бер яклы гына яктыртыла иде... Шәхсән, галим буларак инкыйлабка карашыгыз нинди? 

Мин үзем 1990нчы елларда укыгач, инкыйлабка тискәре караш шул мәктәп чорыннан ук калгандыр инде. Бүгенге белем кимәленнән караганда да, фикерем үзгәрмәде, чөнки нинди инкыйлабны алсаң да, корбаннарсыз булмый. 1917 елның кайтавазын, кирәксезлеген инде 1930нчы елларда ук күрәбез. Бу тарихи вакыйганы уңай күренеш дип әйтә алмыйм.

Гади халык әлеге канлы вакыйганы чынлыкта ничек кабул иткән соң?

Канлы дип әйтмәс идем мин аны. Һәрхәлдә, февраль вакыйгаларын. Патша үзе тәхеттән баш тарта, ул хәбәрне Казанга телеграмма белән җиткерәләр. Губернатор исә: “Үземнең урынны монда кемгә тапшырыйм?” - дип сорап, башкалага телеграмма суга. Вакытлы хөкүмәт патшаның рәсми варисы булгач, аңа адресланган күп кенә котлаулар сакланып калган. Хакимият үзгәргән дигән хәбәрне, чыннан да, шатланып каршы алучылар була. Март аенда төрле шәһәрләрдә “Ирек бәйрәмнәре” үткәргәннәр. Казанда да була алар. Әмма патша китсә дә, тормыш һаман авырая һәм кыйммәтләнә генә бара, сугыш туктамый, шуңа күрә, яз башындагы шатлык хисләре җәйгә таба бераз сүлпәнләнә төшә.


Әлбәттә, патшаның соңгы карарын аңламыйча, бераз югалып калучы, бу хәлгә ышанмаучылар да очрый. Мәсәлән, крестьяннар арасында шундый карашлар күбрәк була. Күп рус руханилары бу яңалыкны авыр кабул итсәләр дә, Вакытлы хөкүмәткә каршы чыкмыйлар. Эшсез калган кешеләр дә була, губернатордан башка, полиция, жандармерияләр бетерелә.

Февральдән башлап губерна хәяте буталчык дөньяга әйләнә. “Ирек” сүзен, ничектер, бер төрле генә аңлыйлар, хуҗа белән эшче, хакимият белән халык арасы һәм башка мөнәсәбәтләр бозылып бетә. Шундый вакытта октябрь хәлләре була, Казанда гарнизон солдатлары баш күтәрәләр. Әммә бу алдан ниятләнгән эш түгел, ә шул болганчык хәятнең дәвамы гына була. Урындагы халык атыш кебек нәрсәгә инде күнегеп бетә. Казанда бит август аенда Дары заводы бик нык шартлый. Ул гади халык өчен гаять куркыныч тоела, ахырзаман җиткән кебек күренә. Ә инде октябрьдә, идарәне Советлар үз кулына алгач, бу вакыйганы җәмгыять ниндидер зур түнтәрелеш дип уйламый, шул февральдә башланган үзгәрешләр дәвамы кебегрәк кабул итә. 


Илдәге үзгәрешләрдән күбрәк кемнәр файдаланып калган дип уйлыйсыз?

Үзгәрешләр беркемгә дә файда китерми, чөнки революциянең давамы – Гражданнар сугышы. Беренче бөтендөнья сугышы фронтыннан кайткан ир-атларны, яшүсмерләрне мәҗбүри рәвештә йә аклар, йә кызыллар армиясенә алалар. Атасы баласына, абыйсы энесенә каршы чыга... Күпме кан коела! Ә революционерлар исә күбесе соңрак, 1920нче, 1930нчы елларда репрессия корбанына әйләнә...

Шикле бәндәләр дә революционер булып йөргәннәр

Лилия, революционерлар дәреслекләрдә ялкынлы шәхесләр дип өйрәтелде. Дөреслектә алар нинди булган? 

 Ниндидер бер генә хисне, фикерне яисә шартны әйтеп китә алмыйм, чөнки бер төрле генә революционер язмышы юк. Алар арасында бай гаиләдән чыканнары да, мохтаҗлык кичереп яшәгәннәре дә бар. Революциягә кадәр партиядә торганнарын алсак, алар күбрәк эшче-крестьян арасыннан түгел, ә студентлар катлавыннан. Күп кенә революционерлар 1905 елгы инкыйлаб белән бәйле булганнар. Алар ул чорда укучы буларак укытучыларына, әти-әниләренә каршы чыгалар. Иске тормышны бетереп (ә Россия ул заманда сословиеле дәүләт булган), яңача яшибез дип, җәмгыятьтә гаделлек, төрле катлам кешеләре арасында тигезлек булдырам, дип җан атып йөргәннәре дә билгеле. Ләкин һәр инкыйлабта ялкынлы шәхесләр белән беррәттән, шикле бәндәләр дә революционерлар булып йөри. Алар өчен инде мал-мөлкәтне тартып алып, корал көче белән гади халыкны куркыту мөһимрәк, гаделлек, кешелек кебек хисләр аларга хас түгел...

Бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп үскән...

Казан 1917 елда нинди хәлдә булган соң? 

1917 елда Казанда халык саны 215 меңнән артык. Сугыш чоры сәбәпле, Казан гарнизонында хәрби хезмәткә яңа алынган солдатлар булса, Казан юнкер училищесында офицерлар әзерләнгән. Алардан кала, шәһәрдәге дистәләгән госпитальләрдә фронттан кайткан яралы солдатлар яткан. Шуңа күрә, гаскәриләр саны Казанда болгавыр чорда бик күп була.


Ул елларда Казан губерна башкаласы гына түгел, ә Казан хәрби округының, Казан уку-укыту һәм Казан суд округларының мәркәзе, ягъни Идел буе губерналарының үзәге санала, монда күп кенә түрәләр һәм хезмәткәрләр яши. Көнбатыш губерналардан эвакуация вакытында күчерелгән идарәләр дә Казанда эшли. Мәсәлән, Холм губернасының (хәзерге Польша җирләренең) губернаторы 1917 елда шулай ук Казанда була.

Казан университеты төрле төбәкләрдән укучы яшьләрне җәлеп итеп торган, революция идеяләре студентлар арасында аеруча таралган була. Монда башка уку йортлары да шактый бит: ветеринария институты, дини академия, семинария, мәдрәсәләр, төрле училищелар.

Казандагы халык санының артуы да шәһәрдәге торак, азык-төлек һәм башка хезмәтләрнең бәясенә бик зур йогынты ясаган. Шәһәр халкы озын-озын чиратларда көн үткәрә, бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Хезмәт хакын арттырсыннар дип, эшчеләр ай саен баш күтәрә, забастовкалар ясый. Бу, әлбәттә, төрле хуҗалык мәсьәләләрендә тоткарлыклар китереп чыгара. Мәсәлән, трамвайлар һәм извозчиклар йөрми, электр булмый, почта эшләми.

Казанда кеше саны үскән, әммә революция чоры булгач, шәһәр хуҗалыгы таркала, тиешле идәрә булмагач, санитария ягыннан бик ямьсез күренешләр барлыкка килә. Сатылган азык-төлекнең сыйфаты тикшерелми, чүп-чар чокырлары чистартылмый, урамнар себерелми. Бу хәл соңрак төрле йогышлы авырулар үсешенә сәбәп була.

- Казан губернасы Россиянең башка өлкәләреннән аерылып торганмы?

Казан губернасы 1917 елда бик зур өлкә була, губерна эченә хәзерге Татарстан гына түгел, Чувашия, Марий-Эл республикалары җирләре дә керә. Төрле милләт халыклары яши. Сугыш елларында губернага Русиянең көнбатыш чикләреннән күп кенә качаклар килә (поляклар, яһүдләр, белоруслар, латышлар, хәтта Польша татарлары да була алар арасында). Сугыш тоткыннарын да монда җибәрәләр. Немецлар, австриецлар, венгрлар, чехлар һәм башка Европа халыклары да очрый. Алар авыл җирендә, урман хуҗалыкларында, завод-фабрикаларда хезмәт итә торган булалар.

Казанда дәүләт карамагындагы Дары заводы, Алафузовлар, Крестовниковлар дигән эшмәкәрләрнең зур фирмалары эшләп килә. Бу завод-фабрикалардагы эшчеләр саны берничәшәр мең кеше була. Гомумән, Казан губернасында бу елларда документларга 200гә якын эшханә (предприятие) теркәлгән, әмма революция чорында чирек өлеше инде эшләмәгән. Эшчеләрдән торган “фабрично-заводской комитетлар” булдырылу да эшханәләрнең идарә рәвешенә һәм эш барышына нык комачаулаган, забастовкалар турында инде әйтеп киттем.

Авылларны алсак, анда җир мәсьәләсе крестьяннарны бик борчый. Әмма Учредительный собраниеның җыелганын көтеп тормыйча, алар җирне бүлеп ала башлый. Ирекле заман, дип урманнарда агачларны кисәләр, утарларга аерылып чыккан хуҗаларны басуларынан куалар, алпавытларда эшләгән сугыш тоткыннарын да куып җибәрәләр. Бу хәлне туктату бик авыр булганнандыр инде, рәсми идарәләргә беркем буйсынмагач, 1917 елның җәй айларында өяз комиссарлары ярдәмчеләре арасында татар исемнәре дә күренә башлый. Ахырысы, идарә эшен җирле халыкка тапшыруны Вакытлы хөкүмәт кулай күрә. Мәсәлән, Казан губерна комиссарының ярдәмчесе булып май аеннан Кәлимулла Хәсәнов эшли башлый.

Революция һәм хатын-кыз

Лилия, Февраль революциясе хатын кызга бүләк иткән тигезлек ничек кабул ителгән?

- Әгәр урыс хатын-кызларын алсак, әлбәттә, бу тигезлек бик урынлы дип кабул ителә. Ниндидер каршылык тудырмый. Ә менә татар ир-атлары мөселман хатын-кызларына бирелгән ирекне бик авыр кичерә. Аларны мәчеткә кертмәскә тырышалар, җыелышка йөрүләренә каршы киләләр. Өязләрдә сайлаучылар санын барлаганда, крестьяннар хатын-кыз исемнәрен рәсми документларга кертми калдырган. Гыйззениса Таҗетдинова дигән ханымны Казан Советына делегат итеп сайлагач, Татар бистәсенең кайбер кешеләре, аның яшәгән урынына килеп: “Син урысларга сатылдың”, - дип сүгәләр. Шуңа күрә, хатын-кызга бирелгән тигезлек татар җәмгыяте өчен бик катлаулы мәсьәлә була, югары катламда бер төрле караш, гади халыкта – икенче.

Ике томлы монографиядә кызыклы фотолар урын алган.Кайлардан табылды? Тарихын бәян итеп китсәгез иде.

Китапка кергән күп фотолар Татарстан Республикасының Милли музей фондларынан алынган, бигрәк тә бу монографиянең икенче томына кагыла. Китапның беренче томында Марий-Эл Милли музее, Киров өлкәсенең туган якны өйрәнү музее фондларында сакланучы фотолар бар. Беренче рус революциясе елларында Казан губернаторы булган П.Ф.Хомутовның фотосурәте Татарстан мирасханәләрендә очрамады, Кировтан эзләп таптык. Шәхси архивлардан алынган фотолар да кертелде. Мәсәлән, икенче томда безнең Тарих институты фәнни хезмәткәре Розалинда Мусинаның Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бабасының шул чорда төшкән фотосы урын алды.

 - Үзе юкның күзе юк, дигәндәй, болганышлар илне бөлдерүгә дә сәбәп булган бугай?..

- “Русиянең алтын запасы” дип ишеткәнсездер. Гражданнар сугышы вакытында илнең көнчыгыш якларына алып кителгән ул һәм юлда югалган. Бу хәл шау-шаулы дәвернең бер күренеше, илдә хуҗа булмаса, дәүләт милке шулай әрәм-шәрәм ителә инде. Кем алган яисә кайда югалган ул алтын? Бүген бер тарихчы да моңа ачык кына җавап бирә алмас, мөгаен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100