Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Гыйләҗевкә Муса Җәлил турында җиде сорау

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" агентлыгының каһарман шагыйрь Муса Җәлил турындагы җиде соравына җавап бирде.

news_top_970_100
Искәндәр Гыйләҗевкә Муса Җәлил турында җиде сорау

Муса Җәлил кем ул?

Шагыйрь, каһарман. Аны тагын ничек дип бәяләргә мөмкин?

Дөресен генә әйткәндә, безнең татарга кайчакта каһарманнарга ниндидер нормаль караш җитеп бетми. Дөрес, ул татарга гына түгел, гомумән Россиядә яшәүче барлык халыкларга да хас. Без кайбер кешеләрне артык күтәрәбез, күккә кадәр чөябез кайбер кешеләрне. Һәм карашлар, ситуация үзгәргәч, шул ук кешене төрткәли башлыйбыз. 

Ничектер урталык кирәк. Каһарманнар турында сөйлибез икән, ул кешенең урынын фактларга таянып,тыныч, аек акыл белән бәяләргә кирәк. 

Муса Җәлил тарихка кергән, ул һичшиксез зур, легендар шәхес, каһарман шагыйрь. Татар халкы өчен аның роле гаҗәеп зур. Татарның рухын күтәрү өчен каһарманлыгы бар. Нәрсәгә кирәк аны күккә кадәр чөю? Һәм шул ук вакытта нәрсәгә кирәк аны мәсхәрә итәргә? Нормаль урыны булган икәнен күрсәтеп, балаларга, яшьләргә сөйләргә, аңлатырга, барысын да матур итеп күрсәтергә кирәк.

Муса Җәлилнең каһарманлыгы турында сүз барганда, башкачарак фикерләр дә әйтелә. Моны ничек кабул итәсез?

Без һаман да тарихта ниндидер кер эзләргә тырышабыз. Ләкин тарихка ревизия ясар өчен нинди дә булса конкрет чыганак кирәк. 

Әлегә безнең карамакта Муса Җәлилнең конкрет батырлыгын, каһарманлыгын раслый торган чыганаклар бар. Аның шигырьләре - иң көчле дәлил. Аның үлеме - иң көчле дәлил. Менә хәзер ниндидер имеш-мимешләр тарату бары тик кер эзләү, үзеңне күрсәтү теләге генә. 

Әгәр дә без хәзер Муса Җәлилне пычракка батыра башласак, нәрсәгә ирешергә телибез? Татар халкын тагын бер кат мәсхәрәгә калдыруны телибезме, әллә ниндидер башка максатыбыз бармы? Шуңа күрә мин андый кешеләрне бер дә аңламыйм. 

Безнең конкрет мисалыбыз, тарихи үрнәгебез бар. Каһарман, аның шигърияте һәм аның танылуы бар. Шуңа күрә мин хәзер ревизия ясарга омтылган омтылышларны бер дә кабул итә алмыйм.

Тарихи шәхесләрнең шәхси тормышын, мәсәлән, шул ук Муса Җәлилнең хатыннары турында сөйләүне ничек кабул итәсез?

Җәмәгать, бу бөтенләй ярамый торган хәл бит инде. Ярар инде кешенең шәхси тормышын чәйнәргә! Бернинди кысага сыймый торган күренеш бит инде. Булганмы - булган. Нәрсә инде хәзер? Ул бит инде ниндидер хыянәт кылмаган. Беренче хатыны, икенче хатыны, "ну и что" дип әйтик инде русча. Булган - булган. 

Без күнеккән инде хәзер телевизорда күрсәтә торган җыен юк-бар, пүчтәк, әллә нинди нәрсәләрне китереп чыгара торган тапшыруларга. Хәзер шуларга ияреп, милли тарихыбызда булган шәхесләрнең бөтенесен шулай тышка чыгарып әйтеп бетерикме инде бөтен дөнья алдында?

Андый нәрсә кирәк түгел дип саныйм мин.

Сез тарихчы буларак, Муса Җәлилнең тормышындагы ниндидер фактларны ачыклый алдыгызмы?

Мин беркайчан да Муса Җәлил тормышын өйрәнгән кеше түгел. Аның тарихын, бөтен тормышынРафаэль Мостафиннар һәм башка галимнәр нык кына, матур гына күрсәтте. Әле бүген дә Җәлилнең тарихын, биографиясен өйрәнүчеләр бар. Шуңа күрә мин моңа артык бернәрсә өсти алмыйм. 

Көнчыгыш легионнары тарихын өйрәндем. Һәм шул тарих буенча мин үземне азмы-күпме белгеч дип саныйм. Мин профессиональлек яклы, шуңа күрә минем ниндидер конкрет яңа фактларым юк. 

Германиягә архивларга эшләргә барган вакытта, мин һәрвакытта шундый бер хыял белән бардым, һаман да шул исемә төшә. Муса Җәлил турында ниндедер яңа материал табылыр дип ышандым. Нинди генә архивларда эшләмәдем: Берлинда, Мюнхенда, Потсдамда, Фрайбургта, ләкин Муса Җәлилгә кагылышлы бер яңа факт та таба алмадым. Шуңа күрә бернәрсә дә өсти алмыйм.

Муса Җәлилнең мәете җирләнгән урынны табарга мөмкинме?

Минем уйлавымча, алар барысы да яндырылган. Немецлар алар гадәттә андый өлкәдә бик педант. Әгәр алар концлагерьлары белән яндырганнар икән, төрмәдә гильотина астында һәлак булган кешеләрне дә яндырганнардыр. 

Бу - фараз гына.

Татар халкының гадәттә Тукай белән Җәлилне генә күтәрүен ничек кабул итәсез?

Без чын мәгънәдә тарихыбызны әле барлап бетермәгән. Безнең тарихыбызда Муса Җәлилдән башка да зур шәхесләр җитәрлек. 

Әлбәттә, ул үзенә күрә күнегелгән, бер табигый күренеш: Тукай бар, Җәлил бар. Ләкин без тарихыбызны барларга тиеш. 

Безнең XX йөз башында гаҗәеп дәрәҗәдә зур шәхесләребез булган. Без алар турында күп нәрсәләрне белеп бетермибез. Без үз-үзебезне күрсәтә дә, пропагандалый да алмыйбыз. Әйткәнемчә, йә без артык бер якка, йә икенче якка чайкалабыз. Ниндидер киң, тирән пропаганда, поплярлаштыру эше җитеп бетми. 

Муса Җәлилне татар халкы тиешле дәрәҗәдә кадерлиме?

Минем уйлавымча, Җәлилнең шәхесе инде җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелгән. Тагын яңадан өстәү-өстәү кирәк микән? Шуңа күрә, бәлки хәзер татар халкының тагын нинди шәхесләргә бай икәнлеген күрсәтергә дигән максат куярга тиештер без. 

Мәсәлән, аэропортка Тукай исемен бирдек. Тукайның дөресен әйткәндә, аэропортка бернинди дә катнашы юк. Ярар, инде куштылар, каршы түгел. Милли исем булды. Ләкин бит безнең тарихыбызда әле күп кенә ачылмаган шәхесләр бар. 

Без белә торган шәхесләр дә нинди зур урын алып тора. Шул ук Дәрдмәндне карасак, ул бит дөнья күләмендә танылырлык шәхес. 

Яки бөтенләй билгеле булмаган исем бар, Мөхәммәт Идриси мәслән. Мөхәммәт Идриси 20 йөз өчен зур ачыш ясаган кеше. Ул заманы өчен иң җайлы, иң сыйфатлы, бөтен кеше дә тиз үзләштерә алырлык, гарәп хәрефләре белән язу машинкасы уйлып чыгарган шәхес. Бөтен мөселман дөньясы 20 йөздә татар кешесе - Мөхәммәт Идриси уйлап чыгарган машинка кулланылган. Хәзер компьютер заманында аны аңлап бетермиләр дә инде, онытканнардыр да. Ләкин бит 20 йөз язу машинкасы заманасы булды. Ә аны татар кешесе уйлап чыгарган. 

Эзли, барлый башласаң, андый нәрсәләр бик күп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100