"Галимҗан Идрисине XX йөз татар тарихындагы иң зур авантюрист дип атар идем”

18 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков

Искәндәр Гыйләҗев интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Галимҗан Идриси - "төрки халыклар бердәмлеге тарафдары"

2. Галимҗан Идриси – Германия территориясендәге хәрби әсирләр лагере имамы

3. Галимҗан Идриси – Рус мөселман студентларына ярдәм җәмгыятен оештыручы

4. Галимҗан Идриси – Алманиядә дистәләгән татар студентын үз канаты астына алучы

5. Галимҗан Идриси – нацистик Германиянең казанышларын төрек һәм гарәп телләрендә танытучы шәхес

6. “Тегендә ул коммунистик агент дип шик астында булган, монда ул сатлыкҗан фашист булып саналган”

7. “Ул безнең татар өчен кызык”

8. “Бары тик батырлык күрсәткән кешеләрне генә өйрәнеп, тарихны аңлап булмый”

Галимҗан Идриси - төрки халыклар бердәмлеге тарафдары

- Искәндәр Аязович, Галимҗан Идриси дигән кызыклы шәхес турында сөйләп китсәгез иде. Ул кем булган?

- Галимҗан Идриси – чыннан да бик кызыклы шәхес, күп төрле юнәлешләрдә эшләгән, бик каршылыклы эз калдырган. Бүгенге көндә без аның эшчәнлеген, тормыш юлын тулысынча беләбез дип әйтеп булмый. Ләкин архивларда аның турында мәгълүматлар табып була. 

Мин аны зур авантюрист дип атар идем. Кайвакыт шундый сүз әйткәнем дә бар: мин аны XX йөз татар тарихындагы иң зур авантюрист дип саныйм

Галимҗан Идриси - төрки халыклар бердәмлеге тарафдары

Менә уйлап карыйк! Галимҗан Җәгъфәр улы Идриси, 1887 нче елда Кызылъяр шәһәрендә, ягъни хәзерге Казахстан территориясендә Петропавловск шәһәрендә сәүдәгәрләр гаиләсендә дөньяга килгән. Соңрак белемен Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә алган. Аннары белем алырга Европага барган. Бельгиядә Льеж шәһәрендә, Франциядә укыган, телләр үзләштергән. Бераз вакыт “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыткан. 

1911 нче елда, ниһаять, Истанбулга киткән. Бу вакытта Галимҗан Идриси үзен төркичелек идеясе, ягъни төрки халыклар бердәмлеге идеясе тарафдары итеп күрсәтә. Аннан соң ул Төркиядә “Тюрк юрду” журналында Йосыф Акчура белән хезмәттәшлек итә. 

Бик күп басмаларда мәкаләләр бастыра һәм үзен бик зур графоман итеп таныта. Нинди генә темага язмый: анда авыл хуҗалыгы да, тарих та, география дә, ниндидер көнкүреш мәсьәләләр дә бар. “Ни өчен без уңагай?!”, “Наполеон мөселман булганмы?!” – аның хәтта шундыйрак мәкаләләре бар. Дистәләгән мәкаләләре “Шура” журналында басылган.

Галимҗан Идриси – Германия территориясендәге хәрби әсирләр лагере имамы

Шуннан соң ул 1914 нче елда Төркиядән Алманиягә китә. Бу ничегрәк килеп чыккан?! Анысын ачыклау шактый кыен, әлегә андый мәгълүматларым юк. 1914нче елда башта Швейцариягә килә, аннан соң, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Алманиягә күченә. Ниндидер юллар белән Германия территориясендә оештырылган хәрби әсирләр лагеренә имам итеп билгеләнә. Башта бу лагерьнең имамы Габдерәшит Ибраһим була, ләкин ул бу эштән әкренләп читләшә һәм үзе урынына Галимҗан Идрисине тәкъдим итә. 

Галимҗан Идриси үзен бик яраткан, бик тәкәббер кеше булган. Үзен һәрвакыт зур шәхес, лидер, юлбашчы ролендә күргән. Шуңа күрә, үз-үзен таныту максатыннан, бу имам вазифаларын үтәү аның өчен бик зур бер дәрәҗә булган. 

Ул татарлар арасында Россиягә, Антанта илләренә каршы бик көчле пропаганда эшен җәелдереп җибәрә. “Әл-җиһад” газетасын чыгара, рус, гарәп һәм татар телләрендә бик күп мәкаләләр бастыра. “Әл-җиһад” газетасы – шушы хәрби әсирләр өчен дүрт ел дәвамында бастырылган газета. 

1915 нче елда шушы лагерьдә мөселманнар өчен махсус рәвештә беренче агач мәчет төзелә. Ул – Германия территориясендә чын мәгънәсендә  эшләгән беренче мәчет. Аңа кадәр мәчетләр булган, ләкин алар күбрәк декоратив роль үтәгән. XVII, XVIII, XIX йөздә мәчетләр булган, ләкин монысы – Германиянең Вюнсдорфтагысы, мөселманнар өчен төзелгән гыйбадәтханә. 

Ул 1918 нче елда “Татар иле” дигән газетасын чыгара.

Галимҗан Идриси – Рус мөселман студентларының ярдәмчелек җәмгыятен оештыручы

Сугыш тәмамланган вакытта, Галимҗан Идриси Германиядә беренче татар-мөселман хәйрия җәмгыятен төзи. Ул Рус мөселман студентларының ярдәмчелек җәмгыяте дип атала, һәм ул җәмгыятьтән бик кызык файдалана: күбрәк матди ягын карый. Шушы җәмгыятькә төрле-төрле хәйриячеләр тарафыннан бирелгән акчаларны күпчелек очракта үз файдасына тота. 

Ул хәтта вафат булган әсирләрнең васыятьнамәләрен махсус төзетә, моның мисаллары бар. Әсирләр васыятьнамәләрне төзегән вакытта һәрберсе: “Минем үземнән калган акчаларым бөтенесе шушы җәмгыятькә күчәргә тиеш”, – дип кул куя. Ул һәрберсенә шулай яздыртып калдыра. Германиядә хәрби әсирләрнең, мөселман әсирләренең кайберләренең акчалары да булган, чөнки алар махсус хокукларга ия булган.

Шуннан соң, Беренче бөтендөнья сугышы беткәч, ул бераз вакыт Алманиядә яши һәм шушы җәмгыятьнең эшен алып бара. Бу җәмгыять 1918-1923 нче елларда эшли. 

Ул 1920-1921нче елларда ватаннарына кире әйләнеп кайта торган хәрби әсирләрнең эшелоннары җитәкчесе була. 1921нче елда, соңгы эшелоннарның берсен алып кайтканда, аны Совет иле чигендә кулга алалар. Анда нинди сәбәп булгандыр, мин әйтә алмыйм. Хәтта наркотиклар турында да сүз бара, имеш, ул наркотиклар алып кайткан. Бу дөрес микән, юк микән – анысын әйтү кыен. Һәрхәлдә, аны хөкем итәләр һәм бик озакка, зур срокка төрмәгә ябалар. 

Ләкин ни кызык: ул бер, ике, өч айдан соң ничектер яңадан иреккә чыга һәм яңадан Германиягә китә. 

Галимҗан Идриси – Алманиядә дистәләгән татар студентын үз канаты астына алучы

Аннары ул Германиядә Бохара совет республикасының рәсми вәкиле итеп куела. Әйтәм бит: монда бөтен элемтәләрне, нечкәлекләрне белеп бетереп булмый. Ул Бохара Совет республикасының рәсми вәкиле дәрәҗәсен алып, Алманиядә эш җәелдереп җибәрә. Совет Россиясеннән һәм соңрак оешкан Советлар Союзыннан мөселман студентларын Алмания университетларына укырга чакыра һәм үзенә күрә аларның кураторы була. 

Бик кызык бер юнәлеш бу. 1920 нче еллар башына караган, әле ныгытып өйрәнелмәгән бер сюжет. Дистәләгән татар студенты төрле төбәкләрдән: Пермь, Казан, Уфа, Оренбург, Кырым, Пенза якларыннан – Германия университетларына укырга килә. Галимҗан Идриси аларның бөтенесен үз канаты астына ала. 

Ул бу эшне нинди максат белән, ничек алып барган?! Мәсәлән, аның 1921 елда иреккә чыгуына бәйле фаразлар бар: ВЧК белән килешүгә килгән дә, ВЧК аңа ниндидер йөкләмә биргән. Шуңа күрә аны Совет шпионы, Совет агенты дип әйтүчеләр дә юк түгел. Бүгенге көнгә кадәр шул хакта язучылар бар. 1920 нче еллар башында аны коммунистик агент, коммунистик пропагандист дип санаганнар. 

Бу эш беткәч, ул Алманиядә кала. 1927 нче елда, шактый өлкән яшьтә булса да, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. 1940 нчы елда ул Германия ватандашлыгын ала. 

Галимҗан Идриси – нацистик Германиянең казанышларын төрек һәм гарәп телләрендә танытучы шәхес

1930 нче еллардан аның эшчәнлеге тагын зур борылыш ала. 1933нче елда Германиядә нацистлар идарә итә башлагач, шушы режимның бик көчле һәм актив тарафдары булып китә. Ул Германия тышкы эшләр министрлыгында чиновник булып эшли, Германия пропаганда министрлыгында радиода пропаганда өчен җаваплы эшләр башкара, төрек һәм гарәп редакцияләрен җитәкли. Ягъни нацистик Германиянең казанышларын төрек һәм гарәп телләрендә танытучы шәхескә әйләнә. 

Кайбер мәгълүматлар буенча, Галимҗан Идриси Гитлерның “Майн кампф” төп теоретик хезмәтен фарсы теленә тәрҗемә итә. 

Гомумән, Галимҗан Идриси телләр белүдә бик сәләтле кеше булган. Ул 10-12 тел - Европа телләрен дә, көнчыгыш телләрен дә (төрек, фарсы, гарәп, француз, немец, инглиз) белгән кеше. Бик сәләтле кеше булган.

Мин аны партия әгъзасы булмаган дип беләм. 

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында аның көнчыгыш легионнары белән дә бәйләнеше бар. Ул бөтен татар-башкорт эмигрантларына каршы донослар яза, чөнки ул үзен генә лидер итеп күрә. Гаяз Исхакыйга, Әхмәтзәки Вәлидигә, үзбәк эмигрантларына каршы яза... Алар бөтенесе сакланган, Германия архивларында бөтенесе дә бар. 

Ул аларның бөтенесен пычракка батырып бетерә. Имеш, “алар сепаратистлар, аерым дәүләтләр турында хыялланалар, ә мин – төркичелек идеясе тарафдары. Бөтен төрки халыклар – бер зур халыкның кавемнәре генә. Алар ниндидер аерым дәүләтләргә ия булырга тиеш түгел”. 

Ул зур төрки дәүләт булырга тиеш, дип уйлаган һәм, күрәсең, үзен шул дәүләтнең җитәкчесе итеп күргән. Сугыш вакытында татар эмигрантлары белән элемтәләрен бозып бетерә.

Ул үзен сугыш вакытында нишләптер профессор дип атый башлый. Бөтен җирдә дә "профессор Алим Идрис" дип язып куя. Гәрчә беркайчан, беркайда, университетларда укытмаган, ниндидер профессор дәрәҗәсен алмаган кеше булса да! Исем аңа, күрәсең, ошаган. 

“Тегендә ул коммунистик агент дип шик астында булган, монда ул сатлыкҗан фашист булып саналган”

Икеме, өчме тапкыр өйләнгән. Ялгышмасам, аның бер хатыны Россиядә булган, ул аны калдырып киткән. Аннан соң бер немец хатынына өйләнгән, балалары туган. Анысы турында мәгълүматлар шактый томанлы. Өченче хатыны – минем белүемчә, мин аны өченче дип саныйм инде, бәлки, дүртенчеседер – Шәмселбанат Әшраф 1920нче елларда Пензадан укырга килгән студент, Берлин университетының медицина факультетында укыган. 

Шул Шәмселбанаттан аның өч баласы туа. Улы Илдар 1927нче елгы. Ул соңрак билгеле шәхес була. 1944 нче елда Илдар Берлин универстетының медицина факультетына укырга керә һәм соңрак медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Мюнхенда яшәп, “Селекта” дигән журнал чыгара һәм шушы юнәлештә бик танылган шәхескә әверелә. 

Аның тагын ике апасы булуы билгеле. Заманында алар белән Тәүфыйк Әйди дә очрашкан. Тәүфыйк Әйдинең мәгълүматлары бар, аның басмаларында табып була.

Галимҗан Идриси әле 1944нче елда оештырылган хәрби муллалар мәктәбе җитәкчесе була. Вермахт өчен һәм СС өчен муллалар тәрбияләгән. 

Соңрак, сугыш беткәннән соң, Галимҗан Идриси башта Швейцариягә, аннан соң Мисырга китә. 

1950 нче еллар башында ул Мисыр короленә мөрәҗәгать итә: бөтен дөньяга чәчелгән эмигрант татарларны Мисырга җыярга! 1952 нче елда Мисырда революция булганга күрә, бу план тормышка ашмый. Мисыр королен бәреп төшерәләр, анда республика оеша.

Галимҗан Идриси Согуд Гарәбстанына качып китә. Ул шул ук проект белән Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. 1959 нчы елда Согуд Гарәбстанында вафат була. 

Соңрак Галимҗан Идрисинең җәсәде аның улы, балалары тарафыннан Мюнхенга китерелә. Мюнхенда аның кабер ташы бар. Аның хатыны Шәмселбанат шунда ук җирләнгән. Ялгышмасам, ул Мюнхенның “Урман зираты” дип аталган зиратында. Илдар Идриси та шунда ук җирләнгән.

Менә шундый каршылыклы, күпкырлы шәхес. 1930нчы елларда аның турында төрле-төрле имеш-мимешләр йөргән. Коммунистик агент дип аны гестапо берничә тапкыр тикшергән, ләкин бу исбатланмаган. Советлар Союзында аны хыянәтче, фашист дип йөрткәннәр. Тегендә ул коммунистик агент дип шик астында булган, монда сатлыкҗан фашист булып саналган. Бик кызыклы шәхес. 

- Бу кеше сугыш бетәр алдыннан Германиядән ничек китә алган? 

- Ул, сугыш бетәр алдыннан, Швейцариягә күчеп киткән. Швейцария – нейтраль ил, аннан соң, бераз дөньялар тынычлангач, Мисырга күчеп киткән инде.

Ул вакытта шундыйрак ситуация булган бит: кем гадирәк, самимирәк дип әйтик, шул кеше, әсирлектә булганмы, немецлар белән хезмәттәшлек иткәнме, ватанына кайтырга тырышкан. Әмма аларны тикшерү, фильтрация көткән, күбесен лагерьларга алып киткәннәр. 

Ә кем ераккарак, тирәнрәк караган, хәйләкәррәк, мәкерлерәк булган, дип әйтимме, алар ничек тә булса, Америка яки инглиз зоналарында калырга, аларга үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә тырышканнар. Инглизләр, американнар андый кешеләргә һәрвакытта да ярдәм иткәннәр

Гади солдат булган булса, аны кире кайтарган булырлар иде, әлбәттә. Ә болар күрәләр: ниндидер дәрәҗәле кеше, аннан ниндидер файда булырга мөмкин. Киләчәктә Америка белән Советлар Союзы арасында каршылыклар булачагын аңлаган бит инде, шуңа күрә Советлар Союзыннан чыккан ниндидер интеллектуалларны үз ягына тартырга тырышкан. Шундыйрак фактор да үз ролен уйнагандыр. 

- Бу кеше ничек Мисыр корольләре белән сөйләшә алырлык шундый зур дәрәҗәләргә ирешә алды икән?

- Акылсыз кеше түгел, сәләтле. Әйткәнемчә, авантюрист булса да, телләр белгән, исемнәре булган, ниндидер абруйлы вазифалар үтәгән. Мәсәлән, шул ук Мисыр короленә: “Менә мин – Беренче бөтендөнья сугышында Германиядә мөселман әсирләренә ярдәм иткән бердәнбер мәчетнең имам-хатыйбы, газета редакторы”, – әйтә алган. Минемчә, анда хәйләкәрлек тә, үз-үзенә ышану да булгандыр.

- Бу кешенең килеп чыгышы билгелеме? Әти-әнисе кемнәр булган?

- Әйткәнемчә, Казахстаннан, Петропавловскидан, Кызылъяр. Ләкин аның тамырлары Урта Иделдән. Әнисе Буадан, әтисе Казан ягыннан.

- Ә хәзер аның нәселе бармы?

- Менә анысын әйтүе кыен. Аның улы – Илдар Идриси, ул соңрак, сугыштан соң үзен Илдар Идрис дип атаган. Минемчә бар, ләкин алар татар түгел инде.

“Ул безнең татар өчен кызык”

- Бу кеше турында Германиядә яки башка җирләрдә язучылар, журналистлар беләме?

- Бу алманнар яки башка илләр өчен экзотик тема, алар өчен актуаль түгел. Ярый, булган ди ниндидер Галимҗан Идриси, сугыш вакытында үзен профессор дип йөрткән. Андый кешеләр меңләгән булган, алар өчен кызык түгел. Ул безнең татар өчен кызык. Ә Алмания өчен кем ул? 

Хәзер Алмания өчен хәтта Көнчыгыш легионнар темасы кызык түгел. Алмания өчен хәзер Татарстан кызык түгел, чөнки алар үзләренең гамәли, конкрет максатларыннан чыгып эш итәләр.

Германиянең фәнни дөньясын , Германия тарихчыларын алабыз икән, төрки дөнья аларны кызыксындырмый. Университетларны алабыз, фәнни оешмаларны алабыз икән, аларны терроризм, мөселман терроризмы кызыксындыра, Төркия кызыксындыра. Ә төрки дөнья алар өчен кызык түгел. Димәк, кайда монда ниндидер Галимҗан Идрисинең урыны?! 

- Ә безнең язучылардан берәрсе аны тикшергәнме?

- Аны тикшерер өчен, архивларда бик нык зур эш алып барырга, телләр белергә кирәк. Ә болай ничектер архивларга кереп китмичә, материаллар тупламыйча, тапмыйча, аны өстән-өстән генә күрсәтү авыррак. 

Бик кызыклы, әйткәнемчә, бик каршылыклы, бик күп яссылыктагы, гыйбрәтле язмыш. Фаҗигале язмыш. Кеше төрле шартларда яраклашып үзенә урын табарга тырышкан. 

Төркиядә милләтче, сугыш вакытында имам-хатыйб, аннан соң хәйрия җәмгыяте җитәкчесе, Бохара республикасының рәсми вәкиле, потенциаль шпион, яңадан Германиядә чиновник, тәрҗемәче, үзен профессор дип йөрткән сәясәтче, мулла мәктәбенең фәнни җитәкчесе – нәрсә белән генә шөгыльләнмәгән!

“Бары тик батырлык күрсәткән кешене генә өйрәнеп, тарихны аңлап булмый”

- Мондый шәхесләрне тикшерергә кирәкме?

- Әлбәттә кирәк. Гомумән, тарихны бөтен яктан аңларга һәм белергә кирәк. Без тарихта бары тик каһарманлыкны гына эзләргә тиеш түгел бит. Менә бу кеше – үзе бер гыйбрәт. Аның язмышын, биографиясен өйрәнеп, ниндидер тәҗрибә туплап, татар тарихының ниндидер сәхифәләрен яхшырак аңлап, шушы чорның кайбер каршылыкларын яхшырак күзаллап була. Андый шәхесләрне күзалламыйча, ничек тарихны өйрәнеп булсын инде?! 

Бары тик каһарман, бары тик батырлык күрсәткән кешене генә өйрәнеп, тарихны аңлап булмый. 

- Ничек уйлыйсыз: бу кеше нәрсә исәбенә шундый әйбергә ирешә алды икән? Сезнең фикер. Аның максаты нинди булган?

- Талантлы шәхес булган ул. Аның, русча әйтсәк, “непомерное тщеславие” булган, һәм ул аны, күрәсең, эчтән кыздырып торган. Үз-үзен күрсәтергә, ниндидер дәрәҗәләргә ирешергә, ниндидер урын алырга телщге булган – мин шулай дип саныйм. Шундый кешеләр бар бит: һаман канәгать була алмыйлар, һаман үзләренә ниндидер яңа шөгыль, яңа дәрәҗә, яңа исем эзлиләр. Ул бит юкка гына үзен профессор дип атамаган. Нинди профессор булсын ул?!  


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

"Кызларның кияүгә чыкмый калам түгел, кияүгә нәрсәгә чыгыйм дигәннәре бик күп"

Статистика никахлашу яшенең елдан ел өлкәнәя баруын күрсәтә. Кияүгә чыгарга теләмәүче кызлар да бар, чыкмый калудан куркучылар да байтак. Татарның туй йолалары арасында кызны елап озату дигән күренеш бар. Кыз бала кияүгә киткәндә еларга тиешме? Хәзерге заман кызлары бу йолага ничек карый? "Татар-информ" "Кызны елап озату" йоласын күзәткәндә, шул сорауларга җавап эзләде.

Тарих

Искәндәр Гыйләҗевкә Муса Җәлил турында җиде сорау

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" агентлыгының каһарман шагыйрь Муса Җәлил турындагы җиде соравына җавап бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла