Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Реабилитацияләнмәгән каһарман: Җәлилчеләр төркеме җитәкчесе Гайнан Кормашның тууына 100 ел

Бүген тарихка "җәлилчеләр" атамасы белән кергән төркемнең иң күренекле шәхесләренең берсе - Гайнан Кормашовка 100 ел тулды. 1944 елда Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән татарлар исемлегендә ул - беренче. Марий Эл республикасы Бәрәңге районы Куян авылының батыр егете Гайнан Кормашевны бүген туган ягында искә алдылар.

news_top_970_100
Реабилитацияләнмәгән каһарман: Җәлилчеләр төркеме җитәкчесе Гайнан Кормашның тууына 100 ел

Тарихчылар фикеренчә, "Идел-Урал" легионындагы яшерен оешманың идеологик җитәкчесе Муса Җәлил булса, Гайнан Кормаш хәрби оештыру ягына җаваплы булган. Оешма хакында күбрәк билгеле булгач, аларны "Җәлил-Кормаш" төркеме дип тә атап йөртә башладылар.

  • Гайнан Кормашев 1919 елның 27 февралендә Казакъстан ССРның Актүбә өлкәсендә туа. Аннары Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда физика укыта. 1937 елда, кулак булуда гаепләп, аны комсомолдан куалар. Шул сәбәпле, Гайнан Актүбәгә мәктәп директоры булып китеп бара. 
1939 елда аны армиягә алалар, ул хәрби мәктәпне тәмамлый, фин сугышында катнаша. Гомель өлкәсендә хезмәт итә. Сугышның беренче көннәреннән үк катнаша. Разведкада хезмәт итә, дошман тылына махсус заданиеләр белән җибәрелә. Шул заданиеләрнең берсе вакытында пленга эләгә. Кайбер тарихчылар фикеренчә, Кормашев, ул вакытта гитлерчылар Германиясе җитәкчелеге тарафыннан оештырылган "Идел-Урал" легионына эләгү өчен махсус рәвештә әсирлеккә эләккән булырга да мөмкин. 

Профессиональ разведчик булу сәбәпле, легиондагы яшерен оешманың җитәкчесе итеп нәкъ менә 22 яшьлек Гайнан Кормашев билгеләнә. "Җәлилчеләр" төркеме арасында ул иң яше була. Яшерен оешма тырышлыгы белән легионның беренче батальоны 1943 елның 23 февралендә Кызыл Армия ягына чыга. 

Яшерен оешма хакында билгеле булгач, Гайнан Кормашев, Муса Җәлил һәм башкалар - кырыкка якын кеше кулга алына. 1944 елның февраль аенда Дрезден шәһәрендә узган Империя суды карарында алар "Кормашев һәм тагын ун кеше" дип телгә алына. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Суд Гайнан Кормашевка аерым хөкем карары чыгара. 

Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Гайнан Кормашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов,Әхәт Атнашев һәм Галләнур (Сәлим) Бохараевларның гомерләре өзелә. Фашист җәлладлары оешманың җитәкчесе итеп Гайнан Кормашевны таный, шул сәбәпле, иң беренче итеп аның башын кисәләр.

1990 елда Гайнан Кормашевка беренче дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены бирелә. 2005 елда Куян авылында аның истәлегенә мемориаль такта ачыла, Актүбә шәһәрендә Гайнан Кормашев урамы бар.

Гайнан Кормашның шигырьләр язуы да билгеле.

Гайнан Кормаш: әлегә кадәр реабилитацияләнмәгән каһарман

Бәрәңге районы хакимияте СССР вакытында ук Гайнан Кормашевка Советлар Союзы Герое исемен бирү мәсьәләсен кузгаткан. Соңыннан алар Россия Герое исемен бирүне сорап мөрәҗәгатьләр яза. Әмма Кормашка Советлар Союзы каһарманы исемен бирү мәсьәләсе әле дә “һавада эленеп” тора. 

Совет заманында легионда хезмәт итүчеләр сатлыкҗаннар саналган. Бөек Ватан сугышы мемориаль-музей мөдире Михаил Черепанов әйтүенчә, Гайнан Кормашев юридик яктан ул әлегә кадәр реабитацияләнмәгән. Бу мәсьәлә белән туганнар шөгыльләнергә тиеш, ди ул.

“Максатларына ирешер өчен “җәлилчеләр-кормашлар” вермахт солдатлары булырга мәҗбүр булганнар. Үз максатларына ирешкәннәр: шулай ук бөтен татар халкының намусын да саклап калганнар. Легионда Идел буе татарлары гына булмаган, Казахстаннан, Марийдан, Пензадан, Мәскәүдә дә татарлар булган”.

Михаил Черепанов билгеләп үткәнчә, татарларның туганлык хисләре көчле. Кормашев шуны бөек максатларда кулланган. Муса Җәлил әсирлектәге тоткыннарга "дошманнар белән хезмәттәшлек итсәгез, туганнарыгызны аяныч язмыш көтә" темасына шигырьләр укыган. 

Михаил Черепановның хатынының әтисе дә тоткынлыкта була. Ул Муса Җәлил укыган бу шигырьләрне тыңлаган һәм аларны Совет хакимиятенә каршы шигырьләр дип бәяләгән. “Шуннан син нишләдең”, дип сораган Михаил Черепанов кайнатасыннан. “Туганнар мине дошман дип уйламасыннар өчен качтым” дигән ул. “Нәкъ менә шул максатлардан шигырьләр укылган булган да”, - ди тарихчы.

Музей мөдире әйтүенчә, үз намусыңны саткан булып кыланмасаң, син “миссия”ңне үти алмыйсың. “Дошман булып аталырга кирәк иде, шунсыз немец аларга корал тоттырмас иде. Шуңа да документларда җәлилчеләр дошман дип язылган”, - дип билгеләп үтте.

“Кормашев тоткынлыкта үлем җәзасын көткәндә “Гитлер безне үлем җәзасына хөкем итеп зур хата җибәргән. Бу хөкем - безнең алиби. Безне җәзалап үтермәсә, без үзебезне ватанпарвәрләр дип беркайчан да исбатлый алмас идек. Без үзебезнең бурычыбызны үтәдек”, дип язып калдырган. Нәкъ шуның өчен дә кормашлар үлем җәзасын елмаеп кабул иткәннәр”, - дип сөйләде Михаил Черепанов.

“Гайнан Кормаш туган көне беркая да, берничек тә билгеләп үтелмәве кызганыч. Муса Җәлил һәйкәле янында да экскурсоводлар тиешле күләмдә мәгълүмат бирми”, - диде Михаил Черепанов.

"Без Муса Җәлилнең дә, Гайнан Кормашевнең дә ролен киметергә тиеш түгел"

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Идел-Урал" легионындагы яшерен оешманың ике җитәкчесе булуын билгеләп үтте. Алар: Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш. Гайнан Кормаш – хәрби, оештыручы, Муса Җәлил ул идеолог, рух бирүче, күбрәк символик рольне уйнаган. "Ләкин барыбер икесенең дә ролен киметергә хаклы түгелбез. Ул төркемне Гайнан Кормаш һәм Муса Җәлил төркеме дип атарга кирәк”, - диде.

"Гайнан Кормашка герой исеме бирелсә, бик шат булыр идек"

Гайнан Кормашның 100 еллыгына багышлап, Марий Элда республикасында чаралар 15 февральдә - Муса Җәлилнең туган көнендә башланып киткән һәм октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. 

Марий Эл Татар мәдәният үзәгендәге мәгълүматлар буенча, Гайнан Кормашев көз көнендә туган дигән дәлилләр дә бар. Рәсми рәвештә 27 февральдә туган булып исәпләнсә дә, Куян авылы мәктәбендә 28 февральдә туган дигән чыганаклар бар, диләр. Шул сәбәпле, туган ягында чаралар 28 февральдә уза.

Республика, шәһәр күләмендә, шулай ук Бәрәңге районы Куян авылында (биредә Гайнан Кормаш мөгалимлек иткән) Кормаш укулары узган. Куян мәктәбе Гайнан Кормаш исемен йөртә, мәктәптә урнашкан музейда Гайнан Кормашка багышлап экспозиция дә бар. 

Куян авылы мәктәбе директоры Гөлнара Фаткуллина: “Гайнан Кормаш белән бик горурланабыз. Герой исеме бирелсә, бик шат булыр идек”, - диде.  

Марий Эл “Татар мәдәнияте республика үзәге” директоры Илгис Гайсин әйтүенчә, татар үзәгенә 3-4 ел элек Гайнан Кормашның ерак туганы Курмашов Владимир Гайсич тә килгән иде. “Владимир Курмашов үзе белән шәҗәрә дә ала килгән иде. Гайнан Кормаш турында истәлекләрне “Материнские откровения” дип атап, үзләре өчен генә дәфтәргә дә язып барган. Кызганыч, Владимир Курмашов 2018 елда үлде”, - диде Илгис Гайсин.

Гайнан Кормашның туганы: "Улым җәлилчеләр тарихы белән кызыксынган галим белән очрашырга тиеш"

Гайнан Кормашевнең туганнары Казанда да бар – табиб Рафис Раулиевич Кормашев. “Гайнанның әтисе һәм минем әти - бертуган абыйлар. Гайнан Кормаш гаиләдә каһарман дип искә алына. Әтинең хатирәләрен дәфтәргә теркәп барырга тырыштым", - диде Рафис Кормашев.

"Бу көннәрдә улым Арслан Германиядә - җәлилчеләр тарихы белән кызыксынган Магдебург университеты профессоры белән очрашырга тиеш”, - диде Рафис Кормашев. 

Гайнан Кормашның туганының улы җәлилчеләр җәзалап үтерелгән төрмәдә видеоролик яздырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100