Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов: “Спортчы хорафатка ышана, хәтта аяк киеме бауларын да гел бертөрле бәйләргә тырыша”

Күп тапкырлар Россия, дөнья һәм Европа чемпионы Ильяс Хөснетдинов Мьянмада узган дөнья Кубогында гуньшу спорт программасында алтын медаль яулады. Россиянең төп җыелма командасы составына кергән Татарстаннан беренче спортчы егет “Татар-информ” хәбәрчесенә шәхси һәм спорт тормышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Ушу остасы Ильяс Хөснетдинов: “Спортчы хорафатка ышана, хәтта аяк киеме бауларын да гел бертөрле бәйләргә тырыша”
  • Ильяс Хөснетдинов – халыкара класслы спорт мастеры, XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры, 4нче дуань ушу остасы, 7 тапкыр дөнья, 6 тапкыр Европа һәм 19 тапкыр Россия чемпионы, ушу-таолу буенча 2018 елда узган дөнья Кубогы җиңүчесе, рус-кытай уеннары чемпионы, “Алтын билбау” – “Золотой пояс” сугышчан сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасының милли премиясе иясе, Россиядә ушу спорт төре үсеше буенча эксперт төркеме әгъзасы, Татарстанның судьялар коллегиясе һәм Татарстан Республикасы буенча техник дәрәҗәләр комиссиясе рәисе. Ильяс Хөснетдиновка 28 яшь, ул бүгенге көндә Казанда яши, су спорт төрләре сараенда ушу буенча тренер булып эшли.
-Ильяс, спорт дөньясына ничек килеп эләктегез? Ушу белән ничә яшьтә һәм ничек шөгыльләнә башладыгыз?

-Джеки Чан һәм Брюс Ли уйнаган сугыш киноларын мин бик күп карадым. Минем яшьтәге барлык егетләр өчен дә стандарт ситуация булгандыр инде бу. Әнидән мине карате секциясенә бирүләрен бик нык сорадым, чөнки карате ул чорда популяр иде. Ә менә ушу секциясен табу чыннан да кыен иде. Каратега 7 яшьтән кабул иттеләр, ә миңа ул вакытта 5 яшь иде. Әнием Киров районында урнашкан янган мәктәпнең “Заречье” өстәмә белем бирү үзәгендә ушу секциясен тапты. Мин, шунда өйрәнә башлап, бүгенге көндә дә ушу белән шөгыльләнәм.

-Әти-әниең спорт белән шөгыльләнә башлавыңны ничек кабул итте?

-Башта спортка бирәселәре килмәде. Баланың балачагы булырга тиеш, әле мәктәптә дә укымыйсың, инде сугышчан сәнгать белән шөгыльләнергә телисең, диделәр. Үз теләгемдә торуым миңа булышты, ахыр чиктә алар минем ушу белән шөгыльләнүемне кабул иттеләр. Мин шундый бала идем инде. Минем уенчыклар белән уйнап утырасым килмәде. Миңа ниндидер хәрәкәтчән спорт төре кирәк иде. 

Спортта уңышсызлыкка дучар булган чаклар да булгалады инде... Барлык яшьтәшләрем футбол, хоккей дип хыялланган чакта минем дә бервакыт бик нык футбол белән шөгыльләнәсем килгән иде. Әнием ул вакытта мине футболда тән җәрәхәтләре бик күп булачак дип, кире күндерде. Җитмәсә ул вакытта ушу буенча ярышлар башланган иде. Бу спорт төре миңа бик ошады һәм мин инде алга таба башка спортка китү турында уйланмадым.



-Ильяс, сез – 7 тапкыр дөнья, 6 тапкыр Европа һәм 19 тапкыр Россия чемпионы. Сез “Татар-информ” хәбәрчесенә “Чемпион булу хыялы һәрвакыт бар”, дигән идегез. Сез үзегезне чемпион дип санамыйсызмы әллә?

-Мин үземә гел яңадан-яңа максатлар куям. Күптән түгел мин дөнья Кубогында җиңү яуладым. Бу – минем беренче кубогым. Шундый мизгелләрдә, булган җиңүләреңне онытып, үз алдыңа яңа максатлар куярга туры килә. Минем өчен спорт – ул үз-үзеңне камилләштерү. Көн саен камилләшергә кирәк, бүгенге син кичәге синнән яхшырак булырга тиеш. Безнең сугышчан сәнгать, безнең ушу спорт төре шуңа өйрәтә.

-Мьянмада узган ушу буенча дөнья Кубогында бер генә Татарстанлы, ягъни сез генә булгансыз. Татарстан өчен, үз халкыгыз өчен горурлык хисе бар идеме?

-Мин Россиянең төп җыелма командасы составына кергән Татарстаннан беренче спортчы булу бәхетенә ирештем. Безнекеләр өчен шул юлны таптадым. Татарстан Республикасының ушу федерациясе һәм Казанның балалар ушу федерациясе эшләү сәбәпле Россия җыелма командасының төп составына керә алырлык кандидатлар күп. Әлбәттә горурлык хисе бар иде. Бу эшне бит мин үзем генә башкарып чыкмадым. Тулы бер команда башкарган эштә мин – төгәл бер механизм. Шунлыктан горурлык хисе ташып торды.

-Сез Мьянмада узган ушу буенча дөнья Кубогында гуньшу спорт программасында – алтын, дао шу программасында бронза медаль яуладыгыз. Дао шу программасында да алтын медальга ия булырга нәрсә комачаулады дип саныйсыз?

-Асылда берни дә комачауламады. Көндәшлек тә гуньшу программасында кебек иде, әмма минем сугышчан сәнгатьтә шөгыльләнә торган төп спорт төрем бар. Ул – мин алтын медаль яулаган гуньшу. Ә өченче урында калган дао шу программасында мин, дөресен генә әйткәндә, бөтенләй урынсыз калырмын дип уйлаган идем. Әмма барыбер өченче урынга булса да эләгеп кала алдым. Минем төп максатым – ул пьедесталга гуньшу программасы буенча менү иде.



-Сез ярышларда катнашудан тыш тренерлык эшен дә алып барасыз. Ике эшне берьюлы алып барырга ничек өлгерәсез?

-Дөресен генә әйткәндә, бу ике эшне берьюлы алып баруы бик кыен. Ике куян артыннан чабып, берсен дә тота алмыйсын дип әйтәләр бит. Минем җитәкчелектә шөгыльләнгән балаларның әти-әниләре барысын да аңлыйлар, ярдәм итәргә ашкынып торган ата-аналар комитеты да бар, кыенлыкларны җиңеп чыгарга үз әнием дә булыша. Спортчылар арасында миңа тренерлык эшендә ярдәм итүчеләр дә бар. 17-18 яшьлек булуларына карамастан, алар тренерлык эшендә ярдәм итәләр. Әлбәттә, аларга безнең бергә уза торган дәресләр җитми, без читтән эшлибез, ягъни алар – Казанда, мин – кайдадыр ярышларда. Алар миңа видеолар төшереп җибәрәләр. Әлбәттә, андый дәресләр тренер җитәкчелегендә шөгыльләнгән көннәрдән нык аерыла. Тренерлык эшен тулы күләмдә алып барып булмый, әмма командада булган дуслык хисе һәм мине алыштырып торган тренерлар булганда барысы да була. 

Асылда, я тренерлык эше белән генә шөгыльләнергә, я спорт карьерасын гына төзергә кирәк. Спортчы карьерасы озакка сузылмый ул, аны кайчан да булса төгәллисе була.

-Сез ирешкән нәтиҗәләргә ирешер өчен спортчының холкы һәм физик әзерлеге нинди булырга тиеш?

-Һәр спортчының да эчендә ышаныч хисе буладыр ул. Ярышларга чыгар алдыннан спортчы максат итеп куйган уңышларына ирешә алуына бер дә шикләнмәскә тиеш. Әгәр дә спортчыны ярышларга чыгар алдыннан нидер борчый икән, димәк, ул уңышына ирешә алмаячак. Спортчыда үз-үзеңә ышану хисе булырга тиеш.

Спортчы бит ул хорафатка ышанучы кеше. Ул һәр сынамышка ышана. Хәтта аяк киеме бауларын да ул гел бертөрле бәйләргә тырыша. Икенче төрле әйткәндә аңа бернинди дә вак-төяк әйбер комачауламаска тиеш.

Мин үземне андый хорафатка ышанучы кеше дип атамас идем. Ярышлар алдыннан мин үз дөньяма кереп китәм, үземнеке турында уйлана башлыйм. Минем дуслар музыка тыңлап тынычланалар. Ярышлар алдыннан мин сөйләшергә яратмыйм. Минем белән берәр кеше сөйләшә башлый икән, мин читкә китәргә, ул кеше белән сөйләшмәскә тырышам, чөнки ул минем ниндидер эчке әзерлекне боза. Туклану мәсьәләсенә килсәк тә, мин артык бер әйберне дә ашамаска тырышам. Бу хорафат та түгелдер инде, бу – минем принципларымдыр.

Безнең спорт төрен бит кайвакыт бию дип атыйлар, “Сез биисез”, диләр. Әмма безнең сугышчан сәнгать белән шөгыльләнгәнне онытмаска кирәк.



-Ушу буенча иң көчле спортчылар кайсы илдән?

-Ушу модасын, берсүзсез, Кытай алып бара. Кытай – ушу спортына нигез салучы. Биредә ушу физик культура белән бер, чөнки ул анда федераль программага кертелгән. Бездә көрәш булган кебек, ушу – аларның милли спорт төре. Россия ушу дөнья рейтингында 3нче урыннан 7нче урынга кадәр берәр баскычта тора. Көндәшлек көчле булу сәбәпле, ул урын һәрвакыт үзгәрә. Ул катнашучылар саны белән дә бәйле.

-Спорт шәхси тормышка комачаулыймы? Тормыш иптәшегез, балаларыгыз бармы?

-Гаиләм юк. Миңа калса, ир-ат 35 яшькә кадәр буйдак булырга хокуклы. Өйләнергә бу вакытта кирәкмидер әле. Бу шәхсән минем фикер. Гаилә корырга вакыт булыр әле. Мин бу планда тыныч. Әйе, миңа “Кайчан балаларың була, кайчан өйләнәсең инде”, дип әйтәләр. Миңа 28 яшьне дә бирмиләр бит әле, сиңа 22-23 яшьтер, диләр. Булыр әле!

-Ильяс, 2019 елда ярышларга барырга планлаштырасызмы? Киләсе елда нишләргә уйлыйсыз?

-Иң беренче чиратта, Татарстан Республикасы командасын ярышларга яхшы итеп әзерләргә кирәк. Минем максат – ул, иң беренче чиратта, команданы әзерләү. Шәхсән үзем турында әлегә берни дә әйтә алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100