Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда туган Олимпия чемпионнарын беләсезме?

Халык үзенең батырларын белергә тиеш дип әйтәләр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанда яшәүче Олимпия чемпионнарын ачыклады.

news_top_970_100
Татарстанда туган Олимпия чемпионнарын беләсезме?
Авыр атлетика

Николай Алексеевич Колесников – 68 яшь

Николай Колесников 1952 елның 15 мартында Бөгелмә районының Наратлы авылында чуаш гаиләсендә дөньяга килә. Ул – совет спортчысы һәм авыр атлеты.


"Авыр атлетика мәсьәләләре" сайтыннан фото (http://olympic-weightlifting.ru/olymp-76.htm)

Николай Колесников 1976 елда Советлар Союзының атказанган спорт мастеры исемен ала. Авыр атлетика белән 1970 елда тренер Е.Тимерҗанов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Авыр атлетика белән шөгыльләнүен Советлар Союзының атказанган тренеры, Олимпия чемпионы Рудольф Плюкфельдер (Шахты шәһәре) җитәкчелегендә дәвам итә. 

Николай Колесников 1976 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә 60 килограмм авырлык категориясендә авыр атлетика буенча XXI җәйге Олимпиадада 1нче урынны яулый һәм дөнья чемпионы булып таныла. Бу ярышта ул ярым җиңел авырлыкта ике төр ярышта (285 кг: 125 кг кинәт тарту һәм 160 кг этеп җибәрү) җиңә. Ул 8 тапкыр дөнья рекордын һәм 17 тапкыр Советлар Союзы рекордын куя. 

1978 елдан Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә башлый һәм Казанга күченеп килеп, ТАССР Эчке эшләр министрлыгында угрозыск бүлегендә оператив хезмәткәр булып эшли башлый. Ул үз вакытында Казанда кеше ашаучы Алексей Суклетинны тоту эшләрендә катнашкан. 

Николай Колесников хәзерге вакытта Россия юниорлар җыелма командасының һәм Татарстан Республикасының авыр атлетика буенча җыелма командасының өлкән тренеры. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе авыр атлетика буенча Россия җыелма командасы тренеры Николай Колесников белән аның бүгенге тормышы турында сөйләште. Олимпия чемпионы спорт һәм шәхси тормышы турында сөйләде.

-Кызым Анастасия гимнастика белән шөгыльләнә. 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарында команда күп төр ярышында көмеш медалистка булды. Ул – Россиянең атказанган спорт мастеры. 

Тормыш иптәшем Александра Васильевна гомере буе Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгында эшләде. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Оныкларым Маяга 3 яшь, Владислав 5нче класста укый. Әтиләре – Дмитрий Древин. Ул да Олимпия чемпионы, спорт гимнастикасы буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, 27нче җәйге Олимпия уеннарында Россия командасы составының команда зачетында спорт гимнастикасы буенча бронза призеры.

Ростов-на-Дону шәһәренең физик культура һәм спорт буенча идарәсе фотосы (https://ufks-rostov.ru/news/olimpijtsy-dona-znaj-nashih-kolesnikov-nikolaj-alekseevich/)

-Николай, олимпиададан соң тормышыгыз үзгәрдеме?  

-Бу бит инде күптән булган хәлләр. Мин Бөгелмә районының Наратлы авылында туып үстем. Олимпия чемпионы булганнан соң, Бөгелмәдә безнең торак-көнкүреш шартларын яхшырттылар. Барлык кирәкле әйберләр белән дә тәэмин иттеләр. Бу яктан минем бернинди дә проблема юк иде. Миңа тренировкаларга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә берни дә комачауламасын өчен бар яктан да булыштылар инде.

- Бүгенге көндә сезнең төп шөгылегез нинди?

- Мин – хатын-кызлар Россия җыелма командасының тренеры, алар өчен мин җавап бирәм.

-Россия җыелма командасына өмет баглыйсызмы? Алар авыр атлетика буенча дөнья чемпионатына әзерме?

-Бик озак вакыт безнең ил командасына халыкара ярышларда катнашырга рөхсәт итмәделәр. Допинг диделәр. Киләчәк ярышларда исә мин медальләр булыр дип өметләнәм.

-Николай, гадәти тормышта сезне еш таныйлармы? Фотога төшәргә, автограф бирергә сорыйлармы?

-Фотога төшергә сорыйлар үзе. Безнең республикада үткән спорт чараларына да, төрле юбилей чараларга да чакырып торалар. Район башлыклары да үзләрендә үткән төрле чараларда мине кунак итеп күрергә тели. Яшьләр белән, балалар белән төрле очрашуларга еш барам. Ә хәзерге вакытта мин Мәскәүдә эшлим. Мәскәүдә эшләсәм дә, Казанда яшим. Авыр атлетика белән шөгыльләнгән Татарстан Республикасы яшьләренә консультация ярдәме күрсәтәм. Мин әзерләгән Андрей Деманов ике тапкыр Европа чемпионы булды, Олимпия уеннарында да катнашты.

Фехтовкалау
Наилә Фәйзрахмановна Гыйләҗева – 67 яшь 
 
Салават Камалетдинов фотосы

Наилә Гыйләҗева 1953 елның 2 гыйнварында Казанда дөньяга килә.

Наилә Гыйләҗева – фехтовкалаучы, Олимпия уеннары чемпионы, тренер. Наилә Гыйләҗева 12 тапкыр ССРБ чемпионы, күп тапкыр Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елгы җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Тренеры — Владимир Житлов. Хәзерге вакытта Наилә Гыйләҗева Казан балалар-яшүсмерләр фехтовкалау спорт мәктәбендә тренер булып эшли, яшь рапирачы кызларны һәм егетләрне фехтовкалау нигезләренә өйрәтә.


Фехтовкалау

Валентина Геннадьевна Никонова – 68 яшь

 
Фото ТР "Динамо" җәмгыяте шәхси архивыннан (http://www.dynamo.su/news/4831/)

Валентина Никонова 1952 елның 5 мартында Казанда дөньяга килә.

Ул 1975 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый. 1970 елда яшьләр арасында дөнья беренчелеген яулый. 1973 елда шәхси зачётта дөнья чемпионы, ә команда зачётында көмеш призёр була. Валентина Никонова “Динамо” спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый. Тренеры – Советлар Союзының атказанган тренеры Владимир Житлов. Валентина Никонова ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976). Олимпия пьедесталының иң югары баскычына Советлар Союзы командасы составында Наилә Гыйләҗева һәм Ольга Князева белән менә. Алар да, тренерлары Владимир Житлов да хәзерге Татарстанның “Динамо”сы вәкилләре булып чыгыш ясадылар.

Валентина Никонова – өч тапкыр дөнья чемпионы (1973 елда шәхси беренчелектә, 1974 һәм 1977 елларда команда беренчелегендә), дөнья чемпионатының көмеш призёры (1973 елда команда ярышларында), биш тапкыр Европа чемпионы (1974-1978 елларда команда зачётында), алты тапкыр Советлар Союзы чемпионы (1974 елда шәхси зачётта һәм 1974-1978 елларда – командада), РСФСР Кубоклары иясе. Валентина Никонова 1974 елда Европа Кубогы иясе була һәм дөньяның иң яхшы фехтовкалаучысы булып таныла.

Фото ТР "Динамо" җәмгыяте шәхси архивыннан (http://www.dynamo.su/news/4831/)

Йөгерү

Гөлнара Искәндәровна Сәмитова-Галкина – 40 яшь

Җиңел атлетика федерациясе фотосы (http://www.rusathletics.com) 

Гөлнара Сәмитова-Галкина 1978 елның 9 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә.

Беренче тренеры – Виктор Аржевитин. Озак вакыт тренер Миңнулла Чинкин белән дә шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта Гөлнара Сәмитова-Галкина Геннадий Суворов белән шөгыльләнә.

2003 елда спортчы Италиядә үткән Европа кубогында 3000 метрны каршылыклар белән йөгерүдә беренчелекне яулый. Шул ук елны ул Дөнья чемпионатында 5000 метр дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7нче урынны ала. Гөлнара Сәмитова-Галкина 2004 елда үткән Европа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 метр йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Маҗарстан) 1500 метр йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

Гөлнара Сәмитова-Галкина 2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 метр йөгерү) ярышларында беренчелекне яулый. Шул вакытта Олимпия уеннарында әлеге дисциплина буенча ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм шул сәбәпле Гөлнара Сәмитова-Галкина 3000 метр каршылыклар белән йөгерү буенча тарихта беренче Олимпия чемпионы булып таныла. Татарстан спортчысының нәтиҗәсе – 9.15.17. Шул ук Олимпиадада 5000 метр йөгерүдә катнашып, ул 4нче урынны ала.

Олимпия чемпионы Пекин Олимпиадасында алтын медаль яулаганнан соң Россия байрагы белән Татарстан байрагын тотып, стадион буенча йөгереп уза. Татарстан әләмен дә тотып чыкканы өчен Гөлнара Сәмитова-Галкинаны медальдән һәм чемпионлыктан мәхрүм итә язганнар. “Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Олимпия уеннарында бит ике байрак белән чыгу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр һәм җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булган иде”, дип исенә төшерә Гөлнара Сәмитова-Галкина.

Олимпия чемпионының Дуслык ордены (Россия Федерациясе, 2009) һәм Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры мактаулы исемнәре бар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнара Сәмитова-Галкинадан бүгенге тормышы турында сораштырды.

Җиңел атлетика федерациясе фотосы (http://www.rusathletics.com)

-Гөлнара, хәзерге вакытта да спорттамы сез?

-Әйе, хәзерге вакытта да мин шулай ук спорт белән шөгыльләнәм, “Динамо” җәмгыяте өчен чыгыш ясыйм.

-Җиңү яулаганнан соң тормышыгыз үзгәрдеме?

-Асылда, берни дә үзгәрмәде, шулай ук тренировкалар...

-Кызыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?

-Кызыбыз Алинәгә 8 яшь. Әлегә без аны спортка бирмәдек. Ул рәсем ясарга ярата. Шуңа күрә иҗат белән шөгыльләнә.

-Гөлнара, тагын бала алып кайтырга уйламыйсызмы?

-Планлаштыруын планлаштырабыз без. Бик телибез дә инде. Әмма Аллаһ бирми әле...

-Сезне Мәскәүгә дә чакырганнардыр? Китәсегез киләме? Бу турыда ни уйлыйсыз?

-Юк, мин үземнең яраткан Чаллымны бернигә дә алыштырмыйм. Шуңа күрә Санкт-Петербургка да, Мәскәүгә дә, Казанга да күченмим. Бары тик Чаллы.

-Сез тренер булып эшлисезме?

-Юк, балалар белән ирем Антон шөгыльләнә. Ул тренер булып эшли.

Стендка ату

Светлана Александровна Дёмина – 57 яшь


Россия ату берлеге федерациясе фотосы (http://shooting-russia.ru)

Светлана Дёмина (кыз чагында – Якимова) 1961 елның 18 апрелендә Вологда өлкәсендә дөньяга килә.

Светлана Дёмина – Советлар Союзы һәм Россия атучысы, Олимпия уеннарының көмеш призёры, Россиянең атказанган спорт мастеры. Үзенең беренче Олимпиадасында Светлана Дёмина Советлар Союзын яклый һәм скитта катнаша. Киләсе уеннарда атучы катнашмый, ә 1996 елда дубль-трапта бары тик 17нче булып кала. Австралиядә Сиднейда Олимпия уеннарында Светлана Дёмина шулай ук скитта катнашып, көмеш медаль яулый. Олимпия уеннарында ул Олимпия рекорды куйган азербайҗан хатын-кызы Земфира Мефтахетдиновага гына оттыра. Ә 2004 һәм 2008 Олимпия уеннарында ул ярашлы рәвештә 9нчы һәм 11нче булып кала. Ярышларга Светлана Дёмина Солтан Яруллин һәм тормыш иптәше Сергей Дёмин җитәкчелегендә әзерләнгән.

Светлана Дёмина – дүрт тапкыр дөнья чемпионы, беренчелекнең бер көмеш һәм өч бронза медале иясе.

Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә Демина хөрмәтенә аталган урам бар.

Стендка ату

Василий Александрович Мосин – 46 яшь 


"Динамо" җәмгыяте фотосы (http://dinamo-tatarstan.ru/)

Василий Мосин 1972 елның 9 маенда Казанда дөньяга килә. Ул 2012 елда үткән Олимпия уеннарының көмеш призёры.

Василий Мосинның әтисе ягыннан бабасы В.В.Мосин – ветеринар, Советлар Союзы Дәүләт премиясе лауреаты (1979), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. Әнисе ягыннан бабасы да, ике әбисе дә – татарлар. Василий Мосинның Гүзәл исемле тормыш иптәше бар, алар бүгенге көндә балалары Софья, Камилла һәм Русланны тәрбиялиләр.

Василий Мосин кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнә, ядрә белән атуны аеруча ярата. Әмма 13 яшендә ни өчендер стендка ату белән мавыгып, ату спортының шул төре белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры – Юрий Алексеев. 1995 елдан башлап Сергей Дёмин җитәкчелегендә “Динамо” спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый. Василий Мосин – 2000 һәм 2006 елларда дубль-трапта Европа чемпионы; 2005 елда үткән Европа чемпионатының көмеш призёры; 2005, 2006, 2008 һәм 2010 елларда Кубок этаплары җиңүчесе. 2004, 2008 һәм 2012 елгы Олимпия уеннары катнашучысы. Лондонда үткән Олимпия уеннарында атышу вакытында 2000 елгы Олимпия уенында бронзалы призёр булган Фехаид Аль-Диханине җиңеп, бронза медале яулый. Бу медаль Лондон уеннарында Россия атучылары җиңгән медальләр арасында беренче һәм Олимпия уеннарында дубль-трап дисциплинасында беренче булып табыла. Василий Мосин – Россиянең атказанган спорт мастеры.

Ул Казан дәүләт медицина университетының “Микрохирургия травматология һәм ортопедия өлкәсендә” белгечлеген тәмамлый. Күпмедер вакыт хирург булып эшли, әмма барыбер атуга берни дә комачауламасын өчен табиб эшен калдырып китә. 

Василий Мосин 2016 елдан полиция майоры, Татарстан Республикасы Казан шәһәренең 8нче “Горки” полиция отделының җинаять эзләнү бүлеге оперуполномоченные.

Олимпия чемпионына 2012 елның 13 августында “Ватан алдындагы казанышлары өчен” дигән II дәрәҗәле орден медален тапшырганнар. Бу медаль Василий Мосинга физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм Лондонда 2012 елның XXX Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен тапшырылган.

Су полосы
Ирек Хәйдарович Зиннуров – 50 яшь  

"Татар-информ" фотосы

Ирек Зиннуров 1969 елның 11 гыйнварында Якутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул – ватерполчы, ике тапкыр Олимпия уеннары призёры (2000 һәм 2004), дөнья һәм Европа чемпионаты призёры, Россиянең атказанган спорт мастеры һәм хәрәкәтчән һөҗүмче.

Ирек Зиннуров Казан балалар-яшүсмерләр фехтование спорт мәктәбендә белем ала. Беренче тренеры – В.Горюнов. Ул 1992 елда Симферополь дәүләт университетын да тәмамлый. Ирек Зиннуров 1994 елда “Лукойл-Спартак” Волгоград клубы өчен уйный башлый һәм шул клуб составында дүрт тапкыр (1997, 1999, 2003, 2004) Россия чемпионы исеменә һәм алты тапкыр Россия Кубогына (1998, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004) лаек була. 1995 елдан башлап Ирек Зиннуров Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый башлый.

Ул – Сиднейда 2000 елда, Афиныда 2004 елда үткән XXVII җәйге Олимпиада уеннарының көмеш призёры, 1998 елда Нью-Йоркта үткән ирекле ихтыяр уеннары җиңүчесе, 2001 елда Фукуокада үткән дөнья чемпионатының көмеш призёры, 2002 елда Грециядә үткән дөнья лигасы җиңүчесе, 2002 елда Белградта үткән дөнья кубогы иясе һәм 1997 елда Севильядә үткән Европа чемпионатының бронза призёры. Ирек Зиннуров 2004 елда Казанның “Синтез” командасы капитаны була һәм шул команда составында 2006-2007 елларда “Len Trophy” кубогын, 2007 елда Россия чемпионатында җиңү һәм 2005 елда Россия кубогын яулый. Ә 2009 елда спорт карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итә.

Ирек Зиннуров 2009-2010 елларда “Оргсинтез” бассейны директоры, 2010 елдан – Казан “Синтез” клубының вице-президенты, 2011 елның гыйнварыннән – “Синтез”ның баш тренеры булып тора. Дуслык ордены һәм II дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнә. Ирек Зиннуров 2016 елда “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты итеп сайлана. 

Чаңгы узышлары

Андрей Витальевич Ларьков – 29 яшь 


"Татар-информ" фотосы

Андрей Ларьков 1989 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрендә дөньяга килә. Ул – халыкара класслы спорт мастеры, 2017 елгы чаңгы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты көмеш медалисты, 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары көмеш һәм бронза медалисты.

Андрей Ларьков чаңгыга соң – 14 яшендә генә баса. Ул 4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә укырга керә. Булачак Олимпия медалистын тренерлар Геннадий Рожков һәм Владимир Махалов әзерлиләр. Яшь спортсменның талантын Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе баш тренеры Леонид Савосин күреп ала һәм үзләренә укырга чакыра. Андрей Ларьков укырга да, спорт карьерасын төзергә дә, полициядә кече лейтенант булып хезмәт итәргә дә өлгерә. Яшь чаңгычы Түбән Кама районы полициясе бүлегендә патруль-пост хезмәте инспекторы булып эшли башлый.

Чаңгычы егетнең дебюты 2010-2011 елларда чаңгы узышлары буенча дөнья кубогында була. Рыбинск шәһәрендә үткән 4х10 км эстафетада 7нче булып килә. 2012-2013 елгы сезонда Канаданың Канмор шәһәрендә шәхси зачётта 15 км масс-стартта 7нче булып килә. Шунда ук берничә көннән соң Андрей Ларьков үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтә – 30 км скиатлонда 6нчы булып килә. 

2013 елның 22 декабрендә Красногорск шәһәрендә Көнчыгыш Европа Кубогында ирекле стильле 50 км масс-стартта көмеш медаль ала. Россия чемпионатында 2013 елда ирекле стильле 70 км арада көмеш призёр булып таныла. Россия чемпионатында 2014 елда ике тапкыр көмеш медаль яулый: беренче көмеш медаль – ирекле стильдә 50 км арада, икенче көмеш медаль – 30 км скиатлонда. 2015 елгы Россия чемпионатында Мончегорск шәһәрендә ирекле стильдә 70 км арада җиңүне яулый. Дөнья Кубогында иң яхшы нәтиҗәсен 2016-2017 елгы сезон этабында Италия үзәнендә Валь-ди-Фьеммедә күрсәтә – масс-стартта 5нче урынны яулый.

Андрей Ларьков – 2015 елгы кышкы Универсиаданың спринт, эстафета һәм ирекле стильле 30 км масс-старты чемпионы (өч алтын медаль). Россия чемпионатында 2017 елда тагын бер җиңүен яулый – ирекле стильдә 70 км арада беренче килә. Көньяк Кореядә Пхёнчханда 2018 елгы XXIII кышкы Олимпия уеннарында 50 км узышуда бронза медале һәм эстафетада көмеш медаль яулый.

Андрей Ларьковка I дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале һәм “Дуслык” ордены тапшырыла; Россиядә югары спорт исеме һәм Россиянең халыкара класслы спорт мастеры исемнәре бирелә. 

Чаңгы узышлары, биатлон

Марта Альфредовна Зәйнуллина – 28 яшь 

Анна Главатских фотосы

Марта Зәйнуллина 1990 елның 30 июлендә Түбән Камада дөньяга килә. Ул – биатлончы һәм чаңгычы, 2004 елда Сочида һәм 2018 елда Пхёнчханда үткән кышкы Паралимпия уеннары бронза призёры, биатлон һәм чаңгы узышлары буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Марта Зәйнуллина 2013 елда Швециянең Соллефтео шәһәрендә үткән чаңгы дисциплиналары буенча дөнья чемпионатында 6 км индивидуаль биатлон ярышында бронза медален ала; 12,5 км индивидуаль биатлон ярышында көмеш медаль яулый. 2014 елда Сочида үткән кышкы Паралимпия уеннарында спринтта бронзага лаек була. 2015 елда Кейблда үткән дөнья чемпионатларында 10 км индивидуаль биатлон ярышында – бронза; 6 км индивидуаль биатлон ярышында – көмеш; 12 км чаңгы ярышларында – көмеш; 12,5 индивидуаль биатлон ярышында – алтын яулый. 2004 елда Сочида һәм 2018 елда Пхёнчханда үткән XII кышкы Паралимпия уеннарында спринтта – бронза; 5 км чаңгы ярышларында – бронза; 10 км биатлонда – көмеш яулый.

Марта Зәйнуллинаның I дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале (2018), II дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале (2014) һәм “Дуслык” ордены бар.

Марта Зәйнуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә баласы тормышы һәм чемпионатка әзерләнүе хакында сөйләде.


Анна Главатских фотосы

-Марта, сез кияүдәме? Балаларыгыз бармы?

-Юк, мин кияүдә түгел. Кызым бар. Исеме - Айва. Ноябрьдә 4 яшь тулды.

-Кызыгызны спортка бирергә уйлыйсызмы?

-Юк, әлегә планлаштырмыйм.

Фигуралы шуу

Евгения Максимовна Тарасова – 24 яшь 


Евгения Тарасова Инстаграм @_tarasova_evg аккаунтыннан 

Евгения Тарасова 1994 елның 17 декабрендә Казанда дөньяга килә.

Евгения Тарасова – фигурачы, парлы шууда Владимир Морозов белән чыгыш ясый. Бергә алар 2018 елгы Олимпия уеннарында команда чыгышында көмеш призёрлар, 2017 һәм 2018 елгы Европа чемпионаты җиңүчеләре, 2016 елда Гран-при финалы җиңүчеләре, 2015 һәм 2016 елда Европа чемпионатының ике тапкыр бронза призёрлары, 2018 елгы дөнья чемпионаты көмеш призёрлары, 2013 елгы кышкы Универсиада көмеш призёрлары, 2014 елгы яшүсмерләр чемпионаты көмеш призёрлары, Россия чемпионатлары призёрлары, ә 2014 елда яшүсмерләр арасында Россия чемпионнары булып танылалар. Евгения Тарасова – Россиянең атказанган спорт мастеры.

Евгения Тарасова фигуралы шуу белән 4 яшендә шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры – Геннадий Тарасов. Аның үлеменнән соң фигурачы Вячеслав Головлёв белән шөгыльләнә башлый. 

Евгения Тарасова Татарстан Республикасының фигурачы кызлары арасында иң уңышлылардан була. Ул – Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы. 2008 елда Белоруссиядә яшүсмерләр турниры Гран-приендә 4нче урынны яулый. 2009 елда Россия беренчелегендә 12нче урынны ала һәм 2010 елда берүзе шууны калдырып, Мәскәүгә парлы шуу төркеменә күчеп китә. 2010 елда Егор Чудин белән парда шуа башлый. Бу парны тренер Андрей Хекало җитәкли һәм 2011 елда ук алар Россия җыелма командасы составына керәләр. 2011 елның ахырында Егор Чудин боз тамашасы эшләре белән мавыга һәм шул сәбәпле пар таркала.

2012 елның язында Евгения Тарасова элекке украин фигурачысы Станислав Морозов җитәкчелегендә Владимир Морозов белән шуа башлый һәм пар кабат Россия җыелма командасы составына керә. 2012-2013 елгы сезонда пар Варшава Кубогын җиңә, ә Россия яшүсмерләр һәм зурлар чемпионатында яраклы рәвештә 2нче һәм 5нче урында кала. Дөнья яшьләре чемпионатында 2013 елда пар 5нче урында кала. 2013 елда яшүсмерләр Гран-прие финалында дүртенче урында кала һәм аларны Италиядә үтәчәк кышкы Универсиадага барасы Россия җыелма командасы составына кертәләр. Универсиадада алар 2нче урынны яулыйлар.

2015 елда Стокгольм шәһәрендә үткән фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Владимир Морозов һәм Евгения Тарасова бронза медаль яулыйлар. 2016 елда Братиславада үткән Европа чемпионатында да пар бронза медальгә лаек була. 2016 елда фигуралы шуу буенча Гран-при финалында Франциядә Марсель шәһәрендә яшь пар беренче урынны яулый һәм алтын медаль ала! 2017 елда Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында пар бронза медаль гына алып калса, шул ук елны Чехиянең Острава шәһәрендә фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында пар алтын медаль яулый! 2018 елда Мәскәүдә үткән Европа чемпионатында яшьләр алтын медальгә лаек булалар, ә менә Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә үткән XXIII кышкы Олимпия уеннарында пар икенче урында кала һәм көмеш медальгә лаек була. 2018 елда Владимир Морозов һәм Евгения Тарасова тагын бер көмеш медаль яулыйлар – Италиянең Милан шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында икенче урынга лаек булалар.



Борынгы Олимпия уеннары

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкырлар бозыла). 

Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.

Грециягә римлыларның тәэсире арткач, Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшкән. Борынгы Римда христиан дине рәсми дингә әйләнгәч, Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлаганнар. 393 елда император Феодосий I мәҗүси культларны да, Олимпия уеннарын да тыйган.

Хәзерге заман Олимпия уеннары

Олимпия уеннары күтәрелүдә Франция бароны Пьер де Кубертенның әһәмияте зур. Ул спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы оештырылган чара дип уйлый: “Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар”, ди ул.

Үзенең фикерләрен Пьер де Кубертен 1894нче елда Париж университетында үткән конгресста җиткерә. Катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннары уздырырга дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана.

I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грециядә уздырырга теләк белдерә. Моңа Халыкара Олимпия Комитеты каршы чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә үткәрергә дигән карар кылалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908нче елда – сынлы шуу, 1920нче елда – сынлы шуу һәм хоккей). 

1921нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар.

1924-1992 елларда кышкы һәм җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый. 1932нче елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия аланы төзетәләр.


Олимпия уеннары атрибутлары

Олимпия шигаре (девизы). Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл тәрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизрәк, биегрәк, батыррак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр. Тик шулай да физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла.

Олимпия мәсләге (принцибы). Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк.

Олимпия эмблемасы. Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Европа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе. Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләве дә билгеле түгел. Альтернатив аңлатмасы шундый: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.

Олимпия байрагы. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.

Олимпия уты. Олимпия факелын Олимпиадада махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамланганчы яна. Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтарган. Беренче тапкыр Утны җәйге Олимпия уеннарында 1928нче елда, кышкы Олимпия уеннарында 1952нче елда кабызалар.


Уеннар ачу тантанасы. Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комиссиясе җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы. Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар барысы бергә, илләргә бүленмичә, парад ясап узалар. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президенты сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100