Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар спортчылары дөнья тота: 2017 елның 17 вакыйгасы

Узып баручы ел дөньякүләм спорт вакыйгаларына бай булды: Россиянең футбол буенча Конфедерацияләр кубогын кабул итеп алуы, Казахстанда узган кышкы Универсиада, татар көрәшенең Франциягә барып җитүе, 2018 елгы Уеннарга һәм футбол буенча беренче тапкыр бездә узачак дөнья чемпионатына әзерлек, допинг белән бәйле вакыйгалар... Үзәгендә татар спортчылары кайнашкан вакыйгалар да булмады түгел. Шул уңайдан Intertat.tatar хәбәрчесе истә калган иң кызык вакыйгаларны барлады.

news_top_970_100
Татар спортчылары дөнья тота: 2017 елның 17 вакыйгасы

1. Казахстанда – “Әпипә”

29 гыйнвар – 8 февраль көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәре XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиада рухы белән яшәде. Биредә 57 илдән ике меңнән артык катнашучы спортның 12 төре буенча 86 комплект медаль өчен көрәште. Универсиадада иң зур җыелма команда – Россиянеке. Ил данын 227 студент спортчы яклады.

Ачылыш тантанасы шаккатырды: 12 мең кеше сыйдырылышлы “Алмата-Арена” шыгрым тулган иде. Иң сөендергәне шул булды: ачылыш тантанасында татар биюе – “Әпипә” дә куелды, Казахстан халыклары ассамблеясе татар биючеләре коллективы чыгыш ясады, алып баручылар татарларның Казахстанның үсешенә керткән өлеше турында сөйләде, илдә 200 мең тирәсе татар булуы әйтелде, спортчыларыннан Олимпия уеннарында ирекле көрәш буенча көмеш медаль яулаган Гүзәл Манюрова исеме алкышларга күмелде.

2. Алинә – боз йолдызы

Тимераякта фигуралы шуу буенча Гран-при финалында ялгыз чыгышта инде 2014 елдан бирле Россия кызлары гына җиңү яулый. Быел, Япониянең Нагоя шәһәрендә узган ярышта татар кызы – 15 яшьлек Алинә Заһитова җиңүче булды.

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Үзе дә спортчы, хоккейчы. Заманында Лениногорск һәм Әлмәтнең “Нефтяник”, “Нефтехимик”, “Авангард” кебек командаларда уйнаган. Хәзер “Ижсталь” командасының тренеры.

Алинә 21-24 декабрьдә Россия чемпионатында да хатын-кызларның ялгыз чыгышында җиңү яулады. Бу аның Россия чемпионатында беренче җиңүе. Әлеге уңыш Алинәгә 2018 елда Олимпиадада катнашу хокукы бирде.

Россия чемпионы булганнан соң Алинә “Р-Спорт” агентлыгына менә ниләр сөйләгән.

– Бозга чыгар алдыннан дулкынланумы? Өч стадияне узам: башта уч төпләре тирли, аннары аяк туңа һәм ахыр чиктә калтырата башлый. Ә җиңүләрдән соң интервьюлар, телевиденидә күрсәтүләр... Миңа болар бик ошый. Ләкин борынны чөймәскә тырышам.

– Әтиегез кебек хоккейчы булу теләге юк идеме? Кызлар да уйный бит...

– Юктыр. Чөнки әти белән уйнап караганым булды. Бөтен тезләр кара янып чыккан иде. Сайлау мөмкинлеге кабат бирелсә дә фигуралы шууны сайлар идем.

Олимпиадага кадәр Алинәне гыйнвар аенда Мәскәүдә узачак Европа чемпионатында да күрәчәкбез әле.


3. Татарлар атта мәккәгә җыена

Арча районы Яңа Кырлай авылында дүртенче тапкыр Россия күләмендә ат җене кагылган кешеләр җыелды. Быелгысына хәтта халыкара дәрәҗә бирелгән иде. Биредә атлар ерак арага узыша.

Иң зур игътибар, әлбәттә, иске татар токымлы чабышкыларга юнәтелде. Яңа Кырлайда иске татар токымлы 12 ат күрдек. Иң җитезе булып Булат Бәдретдинов иярләгән Асылбай кушаматлы ат танылды.

Әлеге токым атлар кырыс табигать шартларына яраклаша алулары белән аерылып тора икән. Төмән татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров сүзләренчә, шул атларга атланып Болгардан Мәккәгә кадәр барырга җыеналар.

4. Хоккей – татарча

Быел 2 октябрьдә “ТНВ-Планета” каналы аша тарихи вакыйганың шаһите булдык – “Татнефть Арена” боз сараенда Казанның “Ак Барс” һәм Новосибирскиның “Сибирь” командалары арасындагы хоккей матчын татарча шәрехләп бардылар.

– Беренче булган әйбер кызыксыну уята бит ул. Бигрәк тә, бүген – татар теле бетә, аны кысалар, дип сөйләнгән заманда. Минемчә, шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта хоккей матчын татарча алып бару бер яңа сулыш өстәде. Шул исәптән тамашачыларда да зур кызыксыну уятты, – диде комментатор, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының спорт программалары редакциясе җитәкчесеАлмаз Гафиятов.

Сөйләшә торгач, хоккей матчын татарча алып баруның 1989 елда да булуын ачыкладык.

– Ул вакытта Казанда узган матчны – Урицкий исемендәге клуб белән Мәскәүнең «Спартак» командасы очрашуының беренче периодын татарча алып бару мөмкинлеге бирелгән иде. Комментатор вазифасын мин башкардым, – дип сөйләде танылган журналист Илдус Илдарханов.

Тарих кабатланды һәм дәвамлы булды.

5. Хоккейчылар да татарча сөйләшә

Комментаторлар гына түгел, хоккейчылар үзләре дә татар телен саклап калуга үз өлешен кертергә булды. Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей клубы алда торган бер матч уңаеннан, мәсәлән, татар телендә анонс эшләгән иде. Видеороликта команданың өч хоккейчысы үзара татар телендә аралаша.

Шунысы игътибарга лаек: роликта төшкән өч хоккейчының берсе татар егете – Дамир Шәрипҗанов булса, калган икесе чит ил уенчылары – Дэн Секстон белән Андрей Нестрашил.

«Исәнмесез, кадерле дуслар!», – дип сәламли Чехия һөҗүмчесе Андрей Нестрашил. «20 декабрьдә без «Ак Барс» белән уйныйбыз. Килегез «Нефтехим Арена»га карарга», – дип мөрәҗәгать итә Түбән Камада туып-үскән, чит илдә уйнап, кабат үз шәһәренә кайткан Дамир. «Без булдырабыз!» – дип җанатарларында ышаныч тудыра Америка хоккейчысы Дэн Секстон.

6. Данис һәм допинг

Вак-төяк очракларны исәпкә алмаганда, Россия хоккей тарихында мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде. Макларенның мәгълүм докладында хоккейчылар телгә алынса да, мондый хәлне һичкем көтмәгән иде: “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда КХЛда “Металлург” клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргәнлеге мәгълүм булды.

Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелде. Судлаша торгач гаделлек тантана итте – Данис ярты елдан бозга әйләнеп кайтты: Зарипов һәм “Ак Барс” арасында 2018-2019 еллар сезоны ахырына кадәр хезмәт килешүе төзелде.

...Әйләнеп тә кайтты, икенче уенда ук алка да кертте. “Динамо” капкасына керткән голы Зарипов өчен КХЛ чемпионатында керткән 200 нче алка булды.

7. Парижда көрәштек

Татар көрәше Франциягә барып җитте. Парижның Марс кырында уздырылган Сабан туе кысаларында, 24-25 май көннәрендә көрәш буенча халыкара турнир да узды. Анда 13 илдән килгән көрәшче бил алышты. Турнирның баш батыры булып, Теләче көрәшчесе, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев танылды.

– Халыкара аренада көрәш буенча Татарстан көрәшчеләренә каршы торырлык спортчылар юк. Ләкин спортта, аеруча аның көрәш төрләрендә, бер җиңү дә җиңел бирелми. Сүз дә юк, без – татар милли көрәше белән шөгыльләнүче егетләр, үз көрәш төребездә башкалардан көчле. Чөнки нәкъ менә көрәш төрендә безнең профессиональлек югары. Башкаларга безнең көрәшне тиешле дәрәҗәдә аңлау, тәҗрибә җитми. Шуңа да яхшырак көрәшәбез, осталыгыбызны яхшырак күрсәтәбез, – диде Раил Нургалиев Париждан кайткач.

8. Алия әни булды

Июнь башында гимнастика буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, 23 яшьлек Алия Мостафина белән бобслейчы, Россия җыелма командасы спортчысы Алексей Зайцев гаиләсендә кыз бала туды. Кызга Алиса дип исем куштылар.

Казан тамашачысы Алияне 27 февраль – 5 март көннәрендә Татарстан башкаласында узган спорт гимнастикасы буенча ил чемпионатында күргән иде.

Шул вакытта Алиянең бала көтүен белдек. “Әлегә агач күперчеккә тартмый. Карьерамдагы тәнәфес вакытында да спорт белән янәшә була алуым да сөендерә”, – дигән иде Алия ул вакытта.

9. Мөслимдә – самбо, Актанышта – көрәш

Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифасын башкарган вакытында Энгел Фәтттахов Мөслимдә узган республика педагогик киңәшмәсе кысаларында укучы малайны иң өсте аркылы ыргытып, самбо алымнары белән таныш булуын күрсәткән иде. Әлеге видео үз вакытында бик нык популярлык казанды.

Энгель Фәттахов хәзер Актаныш районын җитәкли. Заманында әлеге вазифада булганда Актанышта көрәшнең нык алга киткәнлеге хәтердә. Инде кабат Актаныш көрәшчеләренең лидерлар сафына күтәрелүен көтәбез.

10. Илнур – “Ел спортчысы”

Велоузышчы Илнур Зәкәрин 2017 ел нәтиҗәләре буенча тимераякта фигуралы шуучы Евгения Тарасова белән бергә Татарстанда “Ел спортчылары” дип танылды.

Чаллы спортчысы, “Катюша” командасы велоузышчысы Илнур Зәкәрин өчен ел уңышлы булды. Ул “Вуэльта Испания” күп көнлек ярышының гомуми беренчелегендә 3 нче урын яулады. Өч атнага сузылган узышлар Испания, Франция һәм Андорра юллары аша үтте. Илнур Зәкәрин гомуми беренчелектә 3 нче урынга күтәрелә алды.

Әлеге мәртәбәле узышта Денис Меньшов җиңү яулаганнан соң 10 ел дәвамында Россия спортчыларының мактау баскычына күтәрелгәне булмаган.

– Мин бу бүләкне алуым белән горурланам, туганнарыма, дусларыма, җитәкчеләремә теләктәшлек өчен рәхмәтлемен, – дип билгеләп үтте велоузышчы.

11. “Пирамида” сәхнәсенә – келәм

Быел көрәш буенча яңа турнир игълан ителде. Ул 2018 елның беренче бил алышуы булачак. Шулай итеп, көрәш тарихында беренче тапкыр Татарстан районнары Сабан туйларының төп батыры ачыкланачак. Ул 20 гыйнварда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Манзара” музыка премиясен тапшыру кысаларында уздырыла. Аны әаманында үзе дә бил алышкан татар журналисты Айдар Шәймәрданов оештыра.

– Сәнгать һәм милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәшнең янәшә атлавыннан нәтиҗәле эш кенә өмет итәбез. Татарча көрәш ярышлары күп, әмма мондый форматтагысы әле беренче тапкыр гына уздырыла. Безнең башлангыч көрәш үсешенә керткән бер өлеш булсын иде, – диде ул.

12. Эмиль – йолдыз

Казанның “Ак Барс” командасы капкачысы Эмиль Гарипов 2018 елда КХЛның Йолдызлар матчында катнашу хокукына ия булды. Казан капкачысын традицион тамашада катнашуын тавыш бирергә хокуклы матбугат вәкилләре теләгән. Бу хакта лиганың рәсми сайты җиткерде.

Эмиль Гарипов – “Ак Барс”ның Йолдызлар матчында катнашачак өченче уенчысы. Моңа кадәр, тамашачыларның тавыш бирүеннән соң, Андрей Марков һәм Владимир Ткачевның Йолдызлар матчында катнашачагы билгеле булган иде.

Хоккей тамашасы 10-14 гыйнварда Астанада уза.

Кызганыч, “йолдыз-капкачы”ны ил җыелмасына гына дәшмиләр.

13. Рафаэль Кадыйров вафат

19 гыйнварда танылган хоккей арбитры, Континенталь хоккей лигасы (матчларында эшләгән Рафаэль Кадыйров 48 нче яшендә вафат булды.

2016 елның ноябрендә Уфа арбитрының каты авыруы билгеле булды. Аның баш миендә шеш барлыгын ачыкладылар.

Кадыйров КХЛ оешканнан бирле аның матчларын хөкем итте. Узган елның 8 сентябрендә ул Россия хоккей тарихында 700 нче матчында эшләде. Рафаэль Кадыйровның халыкара дәрәҗәдә дә хоккей матчларын хөкем иткәне булды: үсмерләрнең – алты, яшьләрнең – бер, ә өлкәннәрнең ике дөнья чемпионатында эшләде. Кадыйров 2016 елда КХЛның Йолдызлар матчын хөкем итте, лиганың 2009-2010 елгы сезонында иң яхшы арбитрлар исемелегенә кертелде.

14. Футбол һәм үзебезнең Алсу

2017 елгы Конфедерацияләр кубогында Россия җыелмасы составында бер генә татар футболчысы да уйнамады. 2018 елгы дөнья чемпионатында да булмас, мөгаен. Шулай да футбол белән бәйле елның иң мөһим вакыйгаларының берсе – 1 декабрьдә Мәскәүдә узган дөнья чемпионаты жирәбәсен татар җырчысы Алсу алып барды һәм җыр да башкарды.

Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионы дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итеп ала. Казанга төркем этабындагы уеннарга килүчеләр арасында дөнья чемпионы булып танылган 3 команда – Франция, Испания һәм Германия дә бар.

Казанда узачак уеннар:

16 июнь. Франция – Австралия.

20 июнь. Иран – Испания.

24 июнь. Польша – Колумбия.

27 июнь. Көньяк Корея – Германия.

30 июнь. 1/8 финал матчы.

6 июль. 1/4 финал матчы.

15. “Татарча” йөзде

Мексикада йөзү буенча Паралимпия Дөнья чемпионатында Казахстан спортчысы Зөлфия Габидуллина алтын медальгә ия булды.

“Казахстан җыелма командасының тагын бер медале артты. Танылган спортчы, XV җәйге Паралимпия уеннары-2016 чемпионы Зөлфия Габидуллина 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча беренче урынны алды. Зөлфиянең Халыкара Паралимпия комитетыннан 2017 елда Бөтендөнья җиңүләр сериясе өчен махсус бүләк тә алуын билгеләп үтәргә кирәк.”, – дип язып чыкты җирле басмалар.

16. Татар кызларын көтәбез

Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякның: “Россия хатын-кызлар хоккей картасында киләсе елдан Мәскәү һәм Казан клублары булырга тиеш”, – дигән сүзләре күңелдә өмет уятты.

Чөнки бүгенгә илнең хатын-кызлар хоккей лигасында җиде команда – “Агыйдел” (Уфа), “Бирюса” (Красноярск), СКИФ (Түбән Новгород), “Торнадо” (Дмитров), “Динамо” (Санкт-Петербург), “Арктик” (Ухта) һәм СКСО (Екатеринбург) чыгыш ясавын, ә аларда татар-кызлары да алка кууын беләбез.

Шуларның берсен, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы кызы Фәнүзә Кадыйрованы әйтү дә җитә. Казахстанда узган Универсиадада Фәнүзәле команда финалда Канада кызларын отып (4:1) алтын медаль яулады. Үзебезнең кызларны үзебездә күрәсе килә.

17. Ринат ага эш тапты

Танылган татар тренеры, профессиональ футболчы Динияр Билалетдиновның әтисе Ринат Билалетдиновның декабрьдә Хабаровскиның «СКА-Хабаровск» футбол командасын җитәкләве игълан ителде.

Исегездә булса, 60 яшьлек татар тренерының соңгы эш урыны Казанның “Рубин” футбол клубы иде. Ул 2014-2015 елларда “Рубин” командасын җитәкләде.

«СКА-Хабаровск» командасы премьер-лигада 20 уеннан соң 12 очко белән иң соңгы – 16 нчы урында бара. Татар тренеры команданы упкыннан күтәрерме, 2018 ел күрсәтер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100