Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар көрәшенең ертык күлмәкләре һәм яраклашу тарихы: Авыл хуҗалыгы призларына узган көрәш ярышыннан репортаж

Көрәш сезонын ачып җибәрүче, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан ел да уздырылучы көрәш ярышлары тәмамланды. Татарларның яраклашуы, ертык күлмәкләр, читләрнең безнекеләргә әйләнү тарихы, Теләчеләрнең алтынчы тапкыр чемпион калуы - «Татар-информ» хәбәрчесе репортажында. 

news_top_970_100
Татар көрәшенең ертык күлмәкләре һәм яраклашу тарихы: Авыл хуҗалыгы призларына узган көрәш ярышыннан репортаж

Мәскәүгә җайлашып

Халык телендәгечә – «Минсельхоз»да быел 50 командадан 292 көрәшче сынашты. Узган ел белән чагыштырганда саннар да арткан икән: 2018 елда 45 командадан 286 көрәшче килгән булган. Көрәшчеләр күбәйгән, карарга килгән халык кына кимүгә таба. Бер ярышны да калдырмый карарга килүче ветераннар эшелоны, биш-алты кыз, көрәшчеләрнең туган-тумачалары һәм көрәшчеләр үзләре.

Иң беренче күз төшкән нәрсә – кием. «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» диләр бит әле. Ну игътибар итми булмый инде аңа, гафу итәрсез. Россия ярышларына әзерлекне киемнән башларга уйлаганнар. Узган елларны яшел һәм кызыл төсләрдәге футболкалар тараталар иде, ертылмый да, җыртылмый да иде әле. Нигә болары шулай ертыла икән ул? Кулларын өскә күтәрсәләр, бер буй булып умырылып чыга теге. Күрәсең инде аны, игътибар итмә дисез дә сез, ертык кием күзгә кереп тора бит. Аны киемнәрнең размерын төгәл итеп алып харап итәләр дип аңлаттылар инде. Кыскасы, ертык-мыртык булып йөрисегез килмәсә, тәти күлмәкләрне ике размер зуррак алыгыз. Әгәр ул гына ярдәм итсә инде.

Икенчедән, хәзер республика ярышларында да билбауны бәйләп кенә көрәшә башлаганнар. Бу ярыштан шундый кагыйдә кертелгән икән. Башта ике минут бәйләмичә, аннары ике минут бәйләп көрәшәләр иде. Моны да шулай ук Россия чемпионатларына җайлашу дип аңлаттылар. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил абый Хәйруллин: «Зарланмыйлар бит», – ди. Яраклашу һәм дә ки җайлашу инде бу. Артык сүз язып торудын мәгънә күрмим.

Татар көрәшенең яңа кагыйдәсе - көндәшнең өстенә ятарга өйрән!

Узган ел кертелгән кагыйдәләргә инде өйрәнергә вакыттыр. Юк инде, йөзләр сытыла, күзләр кысыла – рәхәт түгел. Анда кайбер күрешүләрне карап тормасаң да була. Күзеңне йомасың да, тыңлап утырсың: «Фәлән-фәләнгә аркасына яткан өчен беренче кисәтү бирелде.. Икенче кисәтү бирелде.. Һәм кабат аркасына яткан өчен өченче кисәтү алып, фәлән-фәлән җиңелде дә, фәлән-фәлән финалга чыкты!» Нишләтәсең, кагыйдә «позволяет»! Аның әле аркасына ятканына кисәтү биреп, шул яттырганына балл бирмәсәләр дә алай ук күңел тетрәткеч булмас иде. Хәзер күтәреп алып көрәшергә түгел, көндәшнең өстенә ятарга гына өйрәнәләрдер инде.

Кагыйдә «позволяет» 

Кагыйдә «позволяет» та соң, шул кагыйдә «позволять» иткәнгә бер күтәрсә баш очыннан әйләндереп чистага сала ала торган егетләр төшеп кала. Аннары тотыналар алдында күргән бар нәрсәне типкәләргә. Типкәләү түгел, әллә ниләр эшләрсең. Син күтәрәсең, синең күтәргәнеңнән файдаланып, өстеңә лач итеп килеп төшәләр. Берсе башлап күтәрмәсә, тагын булмый. Көрәшергә дип чыккансың икән, келәм уртасында оеп басып торып кына булмый бит. Обидны...

Монда көрәшчеләрнең гаебе юк инде. Ә кемнең җиңеләсе килсен? Әлбәттә, беркемнең дә килми. Һәрбер адымнарын баш белән кырык кат уйлап кына эшли алар. Гомергә сөймәдем «сила есть, ума не надо» дип үзләрендә булмаган акылны кешегә сатып йөргәннәрне. Шуларны кертеп бастырырга иде келәм уртасына, кулларына кагыйдәләр китабын тоттырып.

Тагын читләр..

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган ярышта эшләре, укулары, гомумән, тормышлары авыл хуҗалыгы белән бәйле көрәшчеләр генә катнашырга тиеш. Шәһәр командалары әлеге ярышта катнаша алмый. Тик шәһәрләрдә яшәүче егетләр үз районнары өчен көрәшә ала дигән сүзләр әйтелгән иде. Аннары ярыш Республикакүләм дәрәҗәдә узгач, көрәшергә дә теркәлү урыннары Татарстанда булган егетләрне генә кертәчәкбез диделәр. Диделәр дә, шуның белән бетте.

Татарстандагы ярышларда катнашып, җиңеп, Россия күләмендәге турнирларда үз Республикалары өчен көрәшергә китеп баручылар булды бит. Шуның өчен «бу вакыйгаларга нокта куябыз» дип әйткәннәр иде, куялмыйча калдылар. Чөнки Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев та, Мари иленнән Муса Галләмов та Теләче районы командасын якларга ныклы әзерлек белгән килгән иде. Нәкъ менә аларның фамилияләрен әйтеп, «кертмибез» дип чаң суккан булсалар да.

Тикшерү комиссиясенә синең туып-үсеп, тәпи киткән туган илең түгел, теркәлү урыны кирәк шул. Ә теркәлү урынын үзгәртү хәзерге заманда артык зур проблема түгел. Моны инде көрәш федерациясенең үз сүзендә тормавы дип кабул итсәк тә буладыр. Бәлки теркәлү урыны Татарстанда булырга тиеш дигән сүзне башкачага үзгәртергә кирәктер? Ул проблема тиз чишелә торган булып чыкты бит. Ул легионер көрәшчеләрдән «Китмим!» дип ант әйтертеп булмый бит инде. Татарстанның халык артисты, танылган көрәшче Вил Усманов «андый егетләргә хөрмәт булмаячак» дигән фикердә.

- Монда документ дигән әйбер бар бит. Комиссиядә шул документларны ныклап тикшерәләр. Әгәр дә комиссиядән узган икән, димәк беркем дә каршы килә алмый дигән сүз инде, теркәлү урыннарын Татарстанга теркәтә алганнар бит. Хәзер инде алар ямьсезләнеп йөрергә тиеш түгел.Үзләрен хөрмәт итәләр икән, алар шушы ярыштан Татарстан өчен генә көрәшергә тиешләр. Минсельхозда катнашканнар икән, аларга Республика чемпионатында да катнашырга туры киләчәк. Әгәр Татарстанны отып, Башкортстан белән Мари Элга китеп баралар икән, аларга хөрмәт булмаячак. Шәхсән минем - точно! Чөнки ир-егет алай ике төрле сүз сөйләп йөрергә тиеш түгел. Әйткән икән, эшләсен дә, – диде ул.

Алышларга күзәтү

Истә калган берничә очрашуны язып китәм. Гел кагыйдә хурлап утырам инде, чөнки күпчелек шулай көрәшә. Күренеп тора: егетләрнең үзләренә дә бу вәзгыять бик ошап бетми. Келәмдә пыр туздырып көрәшүчеләр дә бар бит.

Беренче әйләнештә 90 кг үлчәү авырлыгында Әлмәт командасыннан Айрат Сәмигуллин белән Кукмарадан Нәфис Галиев очрашты. Икесе дә көчле, икесе дә матур техник алымнар ясыйлар. Башта кисәтүләр аркасында исәп 1:1гә булды. Аннары исәп (алымнарга рәхмәт!) 3:4кә әйләнде. Галиев, ике баллык алым ясап, 3:6 итте, Сәмигуллинга автомат рәвештә кисәтү бирделәр. Инде Айрат кызып китеп, рәттән ике тапкыр берешәр балл алып, исәпне 5:6 иткәч, аркасына ятып, өченче кисәтү алып, оттырды. Беренче әйләнештә иң көчле очрашуларның берсе булгандыр бу.

Шулай ук 90 кг үлчәү авырлыгында келәмгә татар көрәшенең легендасы, Россиянең атказанган спорт остасы Балтачтан Ринат Хәйретдинов чыкты. Ул элеккеге елгырлыгын онытмаган икән әле, Менделеевск көрәшчесе Гыйлфановны 20 секунд эчендә чиста алым белән җиңеп чыкты.

Вил Усмановтан да «Келәмгә кайтмыйсызмы соң?» дип сораган идем, «Миңа яшьләр арасында йөрү ошый, тик тренировкаларда гына», – ди.

- Инде яшь бара, сеңлем. Шул яшьләр янына көрәш залына йөреп, үземә рәхәтлек алам. Фитнес дигән нәрсәләр дә бар бит. Ул фитнеска караганда көрәш залында миңа күпкә рәхәтрәк. Инде келәмгә кайтам дип, атнасына дүрт-биш тапкыр шөгыльләнергә кирәк. Мин шул үзем белгән «хитрость»ларны гына өйрәтә алам инде хәзер, – диде ул.

70 кг үлчәү авырлыгының ярымфинал ярышларында Әлмәттән Мортазин Искәндәр Балтачтан Муллахмәтов Илнар белән тартышты. Исәп 7:7, икесенең дә икешәр кисәтү. Матур саннар. Алайса күз 3:0 дигәнгә ияләшә башлаган иде инде. Бу алышта Искәндәр соңгы техник балл ясаучы буларак, финалга чыкты һәм финалда Кукмара егете Тимергалиев Илфатны җиңеп чыкты. Әле Искәндәр өченче әйләнештә Теләчедән Динар Кәримуллинны, 3:1 исәбе белән җиңелеп барган килеш, чистага атып, җиңү яулаган иде. Җиңелеп бару «приговор» түгел бит ул. Гомумән, Мортазин матур көрәш күрсәтте. Җиңгәч, гадәттәгечә, матур итеп сикереп тә күрсәтте. Булдыра!

80 кг үлчәү авырлыгының финалында Әлмәт көрәшчесе Марат Кәримов Теләче өчен көрәшүче Ренас Кәлимуллинны отты. Халык бераз аптырады сыман тоелды. Тик яңа чемпионнар туып торырга тиеш. Ренасның, кем булуына һәм авторитетына карамастан, көндәшләрен күккә очырырга яратканын беләбез. Аны юкка тимер кебек димиләр инде. Тик бу юлы Кәримов аны чиста алым белән алып салды. Башта ике баллык кына алым дип бәяләсәләр, «кино» карап алгач, чиста булуына шик-шөбһә калмады. Шатлыгыннан нишләргә белмәде инде Марат, биемәде генә.

130 кг үлчәү авырлыгында Радик Сәлахов батыр калды. Нургалиев та юк, Галләмов та юк. Бер әйләнештә Галләмов Нургалиевны алып салса, өченче әйләнештә Сәлахов Галләмовны алып салды. Финалда ул Гарифуллин Зөлфәтне дә чемпион титулыннан колак кактырды.

Теләче – чемпион

Узган ел белән чагыштырганда Актаныштан 60 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче Раббани Нургалиев кына үз титулын саклап калып, чемпион исемен яулый алды. Гомумән, призерлар арасында яңа исемнәр күп. 70 кг да Әлмәттән Искәндәр Мортазин, 80 дә шулай ук Әлмәттән Марат Кәримов, 90 кг үлчәү авырлыгында Алабугадан Илнар Галимов, 100 дә – Әлмәттән Айдар Алтынбаев, 130 да – Әлмәттән Радик Сәлахов һәм 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин җиңеп чыкты.

Гомуми баллар буенча беренчелекне бер чемпионы да булмаган Теләче командасы, икенче урынны Балтач, өчне Кукмара командалары яулады. Җиде үлчәү авырлыгында дүрт чемпионы булган Әлмәт командасы дүртенче урында калды.

Теләче, Әлмәт командасы кебек үк, бу титуллы ярышта алтынчы тапкыр җиңүче дип табылды. Аларга төп приз итеп, ат та бирәбез диделәр. Ат – матур символ. Җигелеп эшли, авыл кешесе кебек. Бигрәк тә ул авыл кешесе татар булса.

Теләче командасы өчен җан атарга район башлыгы да килгән иде. Нәҗип Хаҗипов әлеге вазифада бер ай тирәсе генә эшләсә дә, көрәшчеләрен якларга килгән. «Теләче командасы лидерларсыз кала язды бит», – дигән идем, аптырады.

- Ул егетләрне без кире кайтармадык, чөнки алар китмәгән дә иделәр. Алар инде күптән Теләче өчен көрәшәләр, теркәлү урыннары да Теләчедә. Шуңа күрә монда бернинди дә шаккатырлык әйбер күрмим, – диде Нәҗип Нәкыйп улы. – Мин әле Теләчедә бер ай чамасы гына эшлим. Тик бездә көне-төне көрәшкә әзерләнәләр. Бу ярышта да булдырдылар. Хәзер инде Татарстан чемпионатына әзерлек башланачак. Теләченең үзеннән булган көрәшчеләр дә бар. Үсеп килүче яшь буын да бар, – диде ул.

Шулай итеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгының атына атланып кайтып китте Теләче җегетләре.

Аннары Кукмара командасы да юкка гына өчлеккә менмәде ул. Аларның тренеры үзе кереп көрәшердәй түгел, үзе сугышырдай булып утырды бит. Утырды түгел инде, кайчак утырыштырып алды. Үпкәли күрмәсеннәр тагын, яратып әйтәм. Илләда бөтен җаннарын биреп эшләүчеләр бар инде. Әле бәя белән килешмәгән очракта ул кубикны шундый дәрт белән ыргыталар! Русларда «эмоции на пределе» дигән сүзтезмә бар бит, шул ук хәл иде монда да.

Озын сүзнең кыскасы: татар көрәшен кысаларга кертүне дәвам итәләр. Шул ук темп белән барсак, белмим, ниләр күрәсе булыр. Өстән генә эшләнелмәсен иде ул эшләр. Халык фикере, һәр хәлдә көрәшчеләр фикере дигән нәрсә дә бар бит. Зарланудан башканы белми диләр аннары.. Халык юкка зарланмый ул, зары булганга зарлана. Күрә һәм ишетә белсеннәр, татар көрәшен бетерүгә таба илтмәсеннәр иде диясе килә.

Халык дигәннән, көрәш караучылар сирәгәйгән дигән идем башта. 22-23 ноябрьдә узачак Татарстан чемпионатында көрәш сөючеләр күбрәк җыелыр дигән теләктә калам.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Нургалиев Раббани (Актаныш)

2 урын – Әхмәтханов Илдан (Балтач)

3 урын – Хәлиуллин Алмаз (Сарман), Хәмидуллин Зөлфәт (Зәй)


70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Әлмәт)

2 урын – Тимергалиев Илфат (Кукмара)

3 урын – Муллахмәтов Илнар (Балтач), Фәләхов Ислам (Алабуга)


80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

2 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

3 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче), Мингалиев Ринат (Минзәлә)


90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Алабуга)

2 урын – Зыятдинов Руслан (Питрәч)

3 урын – Галиев Нәфис (Кукмара), Сафин Илсур (Лаеш)


100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Алтынбаев Айдар (Әлмәт)

2 урын – Зәйнуллин Наил (Лаеш)

3 урын – Гайнетдинов Ришат (Тукай), Мусин Булат (Яңа Чишмә)


130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәлахов Радик (Әлмәт)

2 урын – Гарифуллин Зөлфәт (Кукмара)

3 урын – Морозов Константин (Мамадыш), Сибагатуллин Рөстәм (Баулы)


130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән)

2 урын – Бәдретдинов Руслан (Минзәлә)

3 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама), Зәйнуллин Илнур (Арча)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100